СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фаил Шәфигуллин "“Әти” дип әйтүчең булгач...."
Көтмәгәндә генә Хәбирнең кулы кысылды. Ярасы алай әллә ни куркынычлы булмаса да, аны хастаханәгә алып киттеләр. Вәлиулла ярдәмчесез калды. Әле Хәбир, ургыч артына басып, теземнәрне чама белән генә җибәреп торганда, салам барабанга болай ук еш чорналмый иде. Ә ул киткәч, Вәлиулланың тәмам теңкәсе корыды. Әнә тагын... Комбайн эчендә нәрсәдер дөбер-шатыр килде дә, терсәкле валына искәрмәстән лом китереп тыккандай, мотор шып туктап калды. Тирә-юньгә көек исе җәелде; колакка күрше кырда эшләп йөргән үзйөрешле комбайнның тигез гөрелтесе килеп керде.
- Тагын шабаш... - Вәлиулла ямьсез итеп сүгенде.
Тракторчы Габбас, кабинадан чыккач, Вәлиуллага карамый гына өметсез рәвештә кулын селкеде һәм якындагы салам күченә барып ауды. Янәсе, болай газапланып эшләгәнче, йокы симертүең мең артык.
Салам төшерүче яшүсмерләр Замирә белән Илдус комбайн артында нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр. Вәлиуллага аларның әледән-әле хәрәкәтләнеп торган аяклары гына күренә. Күрше кырдагы комбайн берөзлексез гөрли. Каядыр биектә, аксыл болытлар артында, тургай сайрый.
«Әллә бераз җилләгәнен көтәргә микән?» - дип, Вәлиулла, теләр-теләмәс кенә, барабаннан салам йолкый башлады.
Аның янына Замирә белән Илдус килеп җитте. Замирә, ябык кечкенә кулын азрак яргалана башлаган иреннәре өстенә куеп, Илдуска нәрсәдер пышылдады. Илдус кызарды, түбән карап, аяк башын юеш камыллар өстендә йөртте. Ләкин шул минутта ук кискен бер фикергә килеп, тотлыга-тотлыга, Вәлиуллага эндәште:
- Әти, син н-нигә яңа к-комбайн алмыйсың?..
Вәлиуллага кабул итү камерасында пар җибәргән мунча ләүкәсенә караганда да эссерәк булып китте. Әйе, әйе, Илдус аңа «әти» дип эндәште. Вәлиулла, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, башын тышка чыгарды. Аларның күзләре очрашты. Вәлиулланың кинәт ярылып торган түгәрәк иягенә, чокыраеп торган бит урталарына кадәр үзенә охшаган Илдусны күкрәгенә кысып-кысып сөясе килде. Ләкин Илдус тагын түбән карады. Вәлиулла, аны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, ашыгып сүзгә кереште.
Аның сүзләреннән Замирә белән Илдус шуны аңладылар: әле бу комбайн Вәлиулла пенсиягә киткәнче колхозның даны булып торачак икән...
Җил чыкты. Ул башта теземнәрдән арыш башакларын күтәреп уйнады, аннары, көчәеп, бункер стеналарына килеп бәрелде. Вәлиулла берничә минутка гына күренеп алган кояшны, күзләре белән, тилмереп, болытлар арасына озатып җибәргәндә, Замирә белән Илдус, ашыга-ашыга, зур транспортёрны салам белән томалап маташалар иде инде.
Грузчиклар бункердагы арышны агызып китәргә дә өлгермәделәр, бөтен әйләнә-тирә аксыл яңгыр пәрдәсенә чорналды.
Габбас, машинага утырып, авылга кайтып китте. Замирә белән Илдус трактор кабинасына кереп качтылар. Ә Вәлиулла, өстенә кыска кожанын бөркәнеп, комбайн астына чүгәләде.
Калай кожухларга, бункер стеналарына килеп бәрелгән һәр яңгыр тамчысы Вәлиулланың җанына тия, йөрәген авырттыра. Кайчан чын-чынлап аяза инде?! Ничәнче көн бит. Иртә белән басуга киләсең - теземнәр лычма су; инде җилләде бугай дип җыярга керешәсең - тагын коя башлый. Ичмасам, ярдәмчесе дә... Ни гөнаһ шомлыклары булды соң быел?.. Тукта әле, тукта... Күңелдә ниндидер якты, өметле уй да бар бугай ич. Әйе шул, бар. Илдус бүген аңа ни гомердән соң беренче мәртәбә «әти» дип эндәште. Кара син аны, рәхәт икән ул «әти» дип әйтүчең булгач... Илдус - Вәлиулланың төпчеге. Калганнары зур инде, үз көннәрен үзләре күрәләр. Әйе, Илдус та буйга җитте. Эх, әллә ничек кенә булды шул Вәлиулланың тормышы. Яшьрәк чагында, авылдашлары әйтмешли, юләр сатып, «зимагур» булып йөрде. Әле хәзер дә юып алганы юк шул «зимагур» исемен; һәм, ахрысы, юып та ала алмас. Авылның һәр очраган кешесеннән сора, әйтерләр сиңа, бар, «комбайнёр Вәлиулла» дип, «зимагур Вәли», бетте китте - шабаш.
Беренче хатыны Зөлфирә ни ялынды ул чакта: «Китмә, Вәли, китмә, әле сугыш вакытында да түздек, һаман болай авыр булмас, рәтләнер, җайланыр», - диде. Әмма Вәлиулла үз сүзендә нык торды. Малайларының сынык икмәккә тилмергәннәрен карап торырга нинди ата риза булсын, имеш. Хәер, китеп тә әллә ни кылтайтмады инде Вәлиулла. Ике-өч посылка, бер тапкыр акча салды бугай. Шуның белән шул. Авылда, Вәлиулла ниндидер бер тол хатынга йортка кергән икән, дип сөйләделәр. Утсыз төтен чыкмый, дигәндәй, хәбәр рас иде. Вәлиулла, өч елмы, дүрт елмы гаиләсен бөтенләй онытып, онытып кына түгел, суд аша үзен эзләтүләреннән куркып, дерелдәп яшәде. Ләкин, ни өчендер, аны эзләтмәделәр. Күпмедер вакыт үткәч, аның күңеле яңа хатынга да суына башлады. Ир дигән кешенең кәефсезләнүләрен кичергән, көннәр буе уйланып сүзсез утыруларын күргән, төнлә, йокы аралаш саташып, малайларын чакыруларын ишеткән Настя - икенче хатынының исеме шулай - «ярар, җәфаланып яшәмә инде, безнең балабыз булмаячак, син аларны барыбер оныта алмассың» дигәч, Вәлиулла тәвәккәлләде.
Тик Зөлфирә дә, кызлары да аның белән бөтенләй диярлек сөйләшмәделәр. «Әти» дип, кочагын җәеп килә башлаган Илдусны да әнисенең ачулы карашы идән уртасында катырып калдырды. Бала, бармагын авызына кабып, бер - әнисенә, бер ишек төбендә селкенгәләп торган карачкы кебек ябык кешегә карады. Аннары, борынын тарта-тарта, уенчыклары янына китеп барды.
Икенче мәртәбә карт әнисен җирләргә кайтты Вәлиулла. Күмү мәшәкатьләре тәмамлангач, туган йортта бер ялгызы гына калгач, искереп, шомарып беткән юкә бусагага утырып, бер рәхәтләнеп елады. Кичке якта, ишеген бикләп, гаиләсе янына китте. Ә бу юлы инде аңа хәтта Илдус та эндәшмәде. Элек Вәлиулла кыска тунын элеп куя торган чөй астына барып сөялде дә, әле еламсырап, әле нәрсәгәдер гаҗәпләнгәндәй күзләрен зур ачып, әтисенә карап тора башлады. Вәлиулланың авызы кипте, уч төпләре кызышты. Әле - Илдуска, әле тазарып, чибәрләнеп киткән Зөлфирәсенә тилмереп-тилмереп карады ул.
Ниһаять, Зөлфирә йөрәгендәге зәһәр ялкын тышка ургылып чыкты:
- Нигә кирәк соң син безгә, йә әйт, нигә кирәк?
- Ничек инде нигә? - Вәлиулла, аптырап, кулларын җәйде, тотлыкты. Аннары сакал баскан ияге белән Илдуска ымлады: - Мин - аның әтисе...
- Әтисе?! - Зөлфирәнең тавышы коточкыч иде. - Кит, барма анда, куркытма баланы, кит, дим, кит!..
Илдус күләгә кебек, тавыш-тынсыз гына, стена буйлап шуып барды да йөзен әнисенең итәгенә яшерде.
Шул кайтудан китмәде Вәлиулла. Әнисеннән калган бәләкәй йортта берьялгызы яши башлады. Аңа, ремонтлый алсаң, ремонтла, дип, колхозның иң иске комбайнын бирделәр. Тырышты Вәлиулла. Ремонтлады һәм шул комбайн белән уракның беренче көннәреннән үк алдынгылар рәтенә чыкты.
Ни генә әйтсәң дә, күңелендә өмет чаткысы сүнмәгән иде әле аның. Кайчан да булса кичерер Зөлфирә, бергә булырбыз, дип уйлый иде. Хәтта кайсыдыр көзне ул, яңа уңыштан бер йөк бодай төятеп, Зөлфирәләргә озаттырды. Гаиләсенә булыша, янәсе. Әмма Зөлфирә олаучы малайны капка төбеннән үк борып җибәрде. Әле җитмәсә, ярты урамга чаклы кычкырып, сөрән салып барды: «Әллә ач дип беләме ул безне, әллә хәерче дип беләме? Аллага шөкер, үзебезнеке үзебезгә җитә, балаларымның өсләре бөтен, тамаклары тук...»
Зөлфирәдән якты чырай күрмәячәгенә тәмам ышанган Вәлиулла тагын Настясы янына китте. Аны үзе белән авылга кайтырга кыстады. Йомшак күңелле Настя: «Кайтмыйм, уйлама да, анда кайтып, синең хатының белән талашып йөрер хәлем юк», - дип кырт киссә дә, Вәлиулланың йончыган йөзе, мескен кыяфәте аның йөрәгендә кызгану хисе уятты. Ул риза булды. Аннары аның үзен дә ялгызлык тәмам интектергән иде инде.
Хәзер Вәлиулла Настя белән яши. Алай зарланырлык түгел тормышлары. Тату яшиләр. Барлыклары да бар. Тик барыбер дөньяның бер чите китек... Чү, аңа эндәшә түгелме соң Илдус?
- Әти, дим, әти...
Вәлиулла ялт кына сикереп торырга итенде, ләкин, башын тимер рамга бәреп, кире чүгәләде. Илдус шаркылдап көлеп җибәрде. Башын учлары белән кыскан Вәлиулла да аңа кушылып көлде.
- Яңгыр туктады, әти, әнә... китерәләр.
Әллә яңгырдан соңгы һаваның татлылыгыннан, әллә «әти» сүзенең ләззәтлегеннән Вәлиулланың йөрәге еш-еш, сулкылдап-сулкылдап типте.
- Кемнәр, улым, нәрсә китерәләр? - диде ул, комбайн астыннан мүкәләп чыга-чыга.
Илдус кулындагы тимерчыбык белән подшипник капкачына бәргәләп тора иде. Аның оялчан карашы әтисенең эреле-ваклы җыерчыклар белән чуарланган түгәрәк йөзеннән шуып узды.
- Кем булсын инде, Настя түти, - диде ул, кызарып.
Вәлиулла, Настя түтигә артык исе китмәгәнен белдерергә теләп, кулын селкеде.
- Әллә ярдәмче-фәлән җибәргәннәрме дип торам тагын... Эх, кояшы да чыгып куйса...
Җитен чәчле Настя түти ачык чырай белән исәнләште; коры урынга ашъяулык җәеп, ашамлыкларны тезеп куйгач, табын янына, гадәттәгечә, Илдусны да чакырды. Илдус та бүген, кырт борылып, комбайн артына китеп бармады. Кулындагы тимерчыбыкны бөтәрли-бөтәрли, бер урында басып тора бирде. Вәлиулла аны, иңнәреннән тотып, табын янына утыртты.
- Кабып кара, улым, мондый зур алмалар әле безнең бакчада гына пешкән.
Илдус каш астыннан гына Настя түтигә карады. Настя түтинең дә үз итеп, ягымлы елмаеп карап торганын күргәч, кыюсыз гына алмага үрелде. Алманы кулына алып әйләндергәләп торды. Аннары, керфекләрен түбән сирпеп, теш арасыннан гына:
- Әти, бусын Замирәгә бирикме? - дип сорады.
Вәлиулла ашка кашык тыккан көе кинәт тукталып калды. Көлемсерәде.
- Алай килешмәс бит инде, улым, бар, булмаса, үзен бирегә чакыр, кайнар аш ашап китәр.
- Килми лә ул монда.
- Алайса, бар, бергәләп ашарсыз... әнә тегеләрен - зурракларын ал; Настя, ник авызың ерып торасың, булышып җибәр малайга.
Илдус, Настя төреп биргән ашамлыкларны кочаклап, Замирә янына йөгерде.
Тракторчы Габбас килгәч, тагын кузгалып карадылар. Вәлиулла тагын, тирләп-пешеп, барабаннан салам йолкыды. Әмма ул хәзер элеккеге кебек еш сукранмый иде инде. Аз гына тукталып торган арада, аның янына Илдус килеп җитә; тегесен алып бирә, монысын алып куя, әле, җитмәсә, җаныңны эретерлек итеп «әти» дип эндәшә.
Шундый тукталышларның берсендә сүз иярә сүз китте дә, Вәлиулла Илдустан капылт кына сорап куйды:
- Карале, улым, сине әниең ничек минем янга җибәрәсе итте әле?
- Мин үзем килдем. Малайлар да синең комбайнны мактадылар, правлениедә дә сине, яхшы эшли, диделәр.
Илдус беравык башын иеп сүзсез торды һәм, әтисенең ничектер ышанмыйчарак караганын күргәч: «Аннары башка комбайннарга салам төшерүче дә кирәкми бит», - дип өстәде.
- Син миңа ачуланмыйсыңмы, улым?
- Юкта...
- Соң?..
- Замирә әйтә, нигә әтиеңә ярдәмче булып йөрмисең, ди.
Вәлиулла тирләгән битен тузанлы куртка җиңе белән сөртеп алырга теләде. Әмма, ни өчендер, кире уйлады. Аның кечкенә кара күзләре әле очкынландылар, әле уйчанландылар. Илдусның буен-сынын шулай берничә кат күздән кичереп чыккач, ниһаять, ул, йомшак кына итеп, болай диде:
- Көчең җитәр микән соң, улым?
- Җитәр, - диде Илдус, ирләрчә нык итеп. - Ә салам төшерергә Замирә, үзем генә дә өлгерәм, ди.
Вәлиулла тагын көлемсерәде.
- Замирә - егет ул...
- Ул мине гел әрли... сиңа «әти» дип эндәшергә куша.
- Акыллы кыз ул Замирә.
Илдус теземнәрне озын таяк белән тигез өлешләргә бүлеп җибәрә башлагач, эш ярыйсы ук алга китте. Ярты сәгатькә якын бер дә туктамыйча эшләделәр. Борылышларда Замирә Илдуска кул болгады, ә Илдус Замирәгә карап елмайды. Вәлиулла, аларны күрмәгәнгә салышып, җыйгыч бармакларына гына карап барган булды.
Кояш офыктагы киртләч урманнар артына китеп, басуга зәңгәр эңгер җәелгәч, комбайнда, гөлт итеп, утлар кабынды. Рәхәт, бик рәхәт иде бу төнге басуда эшләве. Вәлиулла, шатлык белән балкыган күзләрен алтынсу-саргылт елгадай берөзлексез комбайн эченә агылып торган теземнәргә төбәп, кычкырып җырлап җибәрде.
2024-05-15 14:28