СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Равил Вәли “Кипкән җиләк тәме”

1
Айзат төнлә авыр төш күреп, бастырылып уянды.
Яңа гына конвейердан төшкән әрҗәсез «КамАЗ»ына утырып, ул үзенең туган ягына кайтып бара, имеш. Авыл юлы икәнлеге бөтенләй сизелми дә диярлек. Әледән-әле очрап торган тигезле-тигезсез урыннарны аның машинасы канатлы ат сыман очып кына үтә. Рәхәт!
Алда Ашыт тавы күренгәч, Айзат үзенең ничек итеп җырлап җибәргәнен дә сизми калды:
Биек тауларның башыннан
Күренә безнең урган җир.
Ямьле булса да торган җир,
Сагындыра туган җир.
Менә Айзатның машинасы Ашыт түбәсенә менеп тә җитте. Элеккерәк елларны бу тау итәгендә хәтфә болын җәйрәп ятыр иде. Кәнүшнидә эшләүче бабасы белән ул, җигүле арбага утырып, монда колхоз атлары өчен печәнгә килә торган иде.
Чү!.. Аның бабасы тагын биредә йөри түгелме соң? Айзатсыз гына... Никтер янында җигүле аты да күренми. Ашыт болыны сөреп ташланганга да биш былтыр бит инде. Нишләп йөрүе икән ташлы буразналар арасында үткен чалгысын күтәреп?
Айзат тизлекне арттыра төште. Ләкин бу ни бу? Спидометр теле инде йөз саны турысына килеп җитте, ә ике ара якынаймый да якынаймый. Гүя ниндидер сихри көч машинаның артына ябышкан да, аны бер карыш та алга җибәрмичә, тартып тора, имеш.
Ә бабасын гына кара инде тагын?! Үткен чалгысы белән селтәнә-селтәнә... сөрелгән җир уртасыннан баруын белә. Чын әгәр, болында печән чаба диярсең!
Чалгы йөзе җил-яңгырда беләү кебек шомарып беткән ак ташларга тиеп китә дә, зың-зың килеп, утлар чәчрәп куя. Ә бабасы ул ташларны алъяпкыч кесәсенә тутыра һәм үткен чалгысы белән тагын як-якка селтәнә башлый. Өстендә — озын итәкләрен чалбарына салындырып кигән ак күлмәк. Җиңнәре сызганулы. Яңа сөрелгән җир төсле кара түбәтәен, кемгәдер ачулы кешедәй, каш өстенә үк батырып кигән.
Менә әкәмәт, менә тамаша! Кайчандыр шул ук бабасы әйтмешли, тычкан таякка таянып йөрер заманның җитүләре шушы микән әллә?!
Айзат, үзен-үзе белештермичә, кычкырып җибәрде:
— Нишләвең бу, баба-а-ай?! Сөрелгән кырны әллә тагын болын итәргә йөрисең инде?..
Ниһаять, бабасы тау башында туктап калган сары кабиналы әрҗәсез машинаны күреп алды һәм, сул кулын каш өстенә куеп, гаҗәпсенеп, озак кына аңа карап торды. Менә ул кулындагы чалгысын ташлы буразналар арасына атып бәрде дә:
— Кара, кара-а!.. Айзат улым кайткан лабаса!.. Ниемә дип шул тикле чабасың? Хәтта ки завуттан гына чыккан өр-яңа әфтәмәбилеңнең яшниге төшеп калганын да күрмәскә! — дип кычкыра-кычкыра, өскә таба йөгереп менә башлады.
— Юкка борчыласың, бабай, барысы да үз урынында! — диде Айзат, иңбашларына ишелеп төшкән озын чәчле тубал башын кабина тәрәзәсеннән сузып.— Яңа маркалы самосвал бу! Конвейердан шулай кузовсыз гына төшә алар. Аннары без ул кузовларны күрше шәһәргә барып алып кайтабыз.
— Жәл!.. Яшнигең булмау дим... Яңа әфтәмәбилеңә салып, печән алып кайткан булырыек менә.
— Сөрелгән болында нинди печән...
Айзат сүзен әйтеп бетерергә өлгерә алмады: ниндидер сихри көчкә буйсынып, ул арада аның «КамАЗ»ы үзеннән-үзе артка чигә башлады. Менә сиңа кирәк булса: бабасы монда таба йөгерә, ә машина — кирегә!
Айзат, шатыр-шотыр китереп, тиз генә тормозга басты. Машина артка чигүдән туктады туктавын. Бераз тынычлангандай булып, Айзат зәңгәр күлмәгенең җиңе белән маңгай тирен сөртеп алды. Аның бабасы да никтер монда таба йөгерүдән туктаган иде. Әнә ул, кулын изәп, Айзатны үзенә чакырып тора. Тау башыннан бабасы янына җәяүләп кенә төшәргә чамалап, кабина ишеген ачып җибәргән иде, кинәт аның каршында ат башы кадәрле тимер ыргак пәйда булды. Күтәрү кранының тупыйк очлы салкын ыргагы күлмәк изүеннән эләктереп алды да, Айзатны башта кабина ишегеннән өстерәп чыгарды, аннары, җилтерәтә-җилтерәтә, каядыр җиде кат күккә алып менеп китте.
Инде ничә ел кайтып күрмәгән Ашыт таулары, ташлы буразнага чалгысын атып бәреп, аңа каршы йөгергән газиз бабасы да артта калды...
Айзат бары:
— Бабака-а-ай!.. Хуш, бәхил бу-у-ул!..— дип кычкырырга гына өлгерә алды.
Ләкин, ни гаҗәп, үз тавышын бу юлы Айзат хәтта үзе дә ишетә алмады, әйтерсең ул телсез-авазсыз калган иде.
Айзат күзләрен ачып җибәргәндә, хатыны Һәдия аны төрткәләп маташа иде:
— Айзат! Айзат, дим... Саташасың түгелме? Борылып ят әле!
Ләкин Айзат һаман йокысыннан айнып җитә алмаган иде әле. Тавык төшенә тары керер димәктән... Бабасының дөнья куюына да ничәмә ел бит инде! Нигә ул нәкъ менә бүген төшкә кереп уятты икән?
Бераздан Һәдиясе тагын тынычлап йокыга китте.
Ә Айзатны йокы алмый да алмый. Хәтер ишеген борчулы уйлар өермәсе бертуктаусыз кага да кага...
II
Кичә кич телевизорда «Вакыт» программасы тәмамлангач, гадәтенчә, Айзат саф һава суларга -чыгып китте. Баскычтан төшеп барганда, ул аскы мәйданчыкта нишләргә белмәгәндәй аптырашып торган бер ир белән хатын-кызны күреп алды. Икесе дә резин итектән. Хатынның өстендә изүенә кадәрле кыйгачланып төшкән ак якалы яшел пальто. Шуның өстеннән мамык шәл бөркәнеп җибәргән. Ә ире чәшке мехыннан тегелгән бүрек һәм шундый ук якалы пальто кигән. Баскыч мәйданчыгы почмагында төргәк-төргәк төенчекләр, банкалы сумкалар тезелешеп тора.
«Май чүлмәге тышыннан билгеле! — дип эчтән генә көлемсерәп куйды Айзат, әлеге күчтәнәч-төенчекләргә күзе төшкәч.— Кунакка килгәнлекләре әллә каян күренә. Алай дисәң... Нигә баскыч төбендә торалар икән соң?»
Айзат алар турысыннан дәшми-тынмый гына үтеп китмәкче иде дә:
— Нихәл, энекәш!.. Безнең Мирзанурлар кайда икән? Алай-болай сезгә әйтеп китмәделәрме? — дип, үзенә төбәп әйтелгән сүзләрне ишеткәч, ирексездән тукталып калды.
— Мирзанур дисезме?
— Вәт-вәт... Мирзанур Маликов! Туган тиешле кешем ул минем! — диде чәшке бүрекле агай, кинәт җанланып китеп.— Менә шушы беренче ятаждан, алты йөз дә кырыгынчы фатирдан... Синең кебек төптән юан чыккан гәүдәле дип әйтимме...
— Ник белмәскә? Белә-әм... Бер этаж гына өстә яшибез: аларның түшәме — безнең идән, безнең идән — аларның түшәме димәсәң...
— Ут күршеләр икәнсез, алайсам! Ай, рәхмәт яхшы сүзеңә! — дип, әлеге агай шатлыгыннан хәтта кулларын угалап куйды.— Менә шулай баскыч төбендә сәгать ярымлап басып тор инде, ыстукан кебек! Күршеләренә дә шалтыратып карадык — юк, белмиләр! Кергән-чыкканнардан сораштырабыз — кая китүләрен түгел, хәтта ки менә шушы фәлән йортның фәлән фатирында Мирзанур атлы кеше яшәвен дә белмиләр. Рәзе шушыннан соң күршеләр дип атарга була инде аларны?
— Нишләтәсең... Сезнең исем ничек әле? Әһә! Шәһәр кешесенең шулай инде ул, Мәгъдән абый, бер йортта гына түгел, бер подъездда яшәүче кешеләрне дә кайчак тиз генә белеп бетерә алмыйсың. Бигрәк тә безнеке кебек яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә.
— Бер караганда шулай инде, энекәш! — дип килешкәндәй булды Мәгъдән абыйсы һәм тагын үзенекен сукаларга тотынды.— Ну, ярар, буразнадан читкә кереп киттек бугай... Менә шул... Бу юлы Мирзанур энекәшләргә атап килмәгән идек килүен. Алабугада укытучылыкка укучы кызыбыз янына барып кайтыйк, дип юлга чыккан идек. Камада боз кузгала башлаганчы... Аннары тынычлап чәчүгә төшәргә ие исәп... Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Түреш урманын чыгып бераз баруга, автобусыбыз ватылды да юлда чәчәк атып тик яттык, мин сиңа әйтим! Кичкә калынды... Кая инде караңгыда Кама хәтле Кама аша чыгып йөрисең? Аннан килеп, теге ярда сиңа кирәк чагында гына машинасы очрап торамы әле аның, юкмы... Вәт шулай итеп тәртәне кире борырга туры килде. Инде, Мирзанур энекәшләргә сугылып, төнне үткәрик тә иртән юлны дәвам итәрбез дип, монда килсәк — менә сиңа мә, чүп өстенә чүмәлә! Ишекләре бикле — өйдә юклар! Әле ярый син очрадың, энекәш!..
— Ә-ә... Сүзгә мавыгып, әйтергә дә онытып торам икән: Мирзанурлар кичә иртән Кичүлегә кайтып киттеләр. Моннан ерак түгел... Хатыннары авылына.
— Кичүледәге кодагый ялгыз яши шул. Карын көрәргәдер инде,— дип, сүз кыстырып куйды моңарчы бер читтә дәшмичә генә басып торган хатын.
— Авылда бер кичтән дә артык кунганнары юк иде аларның. Иртәгә эшкә бит... Бер-бер нәрсә килеп чыкты микәнни соң?
— Да-а, кыз да утызда-а!..— дип яңадан сүзгә кушылды Мәгъдән абыйсы.— Әллә кабат речной портка китеп карыйбызмы соң, Бибинур? Кеше ишеге төбендә төн уздырганчы дим...
— Көткән-көткән... Тагын бераз көтеп карыйк инде, әтисе! Йөгебез дә ярыйсы. Бу караңгыда кабат күтәренеп йөрүләр җайлы булмас диюем.
— Иртә уңмаган — кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас, ди. Нишлисең инде өйдә туры китереп булмагач...
Авылдан килгән кунаклар, көтәргәме, китәргәме дип, баскыч мәйданчыгында әнә шулай киңәш-табыш итешеп калдылар. Ә Айзат, йоклар алдыннан үзенең мең адымын санар өчен, урамга чыгып китте. Тышкы баскычтан төшеп барганда, никтер аягы таеп, ул чүт-чүт кенә егылмыйча калды.
Урамда инде хәрәкәт басыла төшкән иде. Кичке тынлыкны ара-тирә үтеп киткән автобус һәм трамвай тавышлары гына бозгалап куя. Апрель һавасы сулап туймаслык җиңел һәм саф! Шул сафлыкны, шул җиңеллекне җаныңа сыйдыра-сыйдыра атла да атла гына! Иртәнгә хәтле булса да бу фани дөньяның борчу-мәшәкатьләреннән арынып тор, тынычлан! Табигатьнең язгы уянуын тыңла!
Ләкин Айзатның күңеле бүген никтер тыныч түгел иде шул. Кайчандыр аның бабасы: «Яхшылыкны эшлә дә суга сал: халык белмәсә, балык белер!» — дип әйтергә ярата торган иде. Никадәр изгелек, нихәтле тирән мәгънә ята икән бит бу сүзләрдә бер уйлап карасаң! Ә син... Ә син ерак юлдан килгән кешеләрне ишек төбендә калдырып чыгып киттең... Бабаң исән булса, монысына ни әйтер иде икән?! Бу вакыт җиткәч, күршеләр инде авылдан барыбер кайтып йөрмәячәк. Син бер кич прогулка ясамый калганнан да укаң коелмас, шәт! Шулай булгач... Бор рульне кирегә, Айзат!
Тагын бер мәлдән ике кулына ике зур төенчек тоткан Айзат, бернинди ай-вайларына карамый, төнге кунакларны үзләренең икенче каттагы фатирына алып менеп бара иде инде.
Чәй кайнаган арада, алар төсле телевизор карый тордылар. Тимераякта шуучыларның чыгышлары бара иде. Шуңа күрә бөтен дөньяларын онытып карадылар.
Хәтта Мәгъдән абый:
— Эттә генәсе!.. Бу телевизорыгызның экраны, ачуым килмәгәе, безнең авыл сәхнәсе хәтле бардыр! — дип, салпы якка салам кыстырып та куйды.
Кунакларның төсле телевизор тапшыруларын моңарчы да күргәннәре булган икән инде булуын. Район механизаторлары ярышында җиңеп чыкканы өчен Мәгъдән абыйга узган ел азагында төсле телевизор бүләк иткәннәр. Ләкин ул аны, алдынгылар слетыннан кайтышлый ук, клубка кертеп куйган. Янәсе, аларның Бибинур белән икесенә бер телевизор бик җиткән, ә бу тәти сүрәтлесен бөтен авыл карасын! Хәзер авыл клубында кичләрен тоз сипкән кебек була, ди. «Тракторчы Мәгъдән телевизоры»н карарга хәтта күрше авыллардан да киләләр икән.
Боларны Бибинур апа Айзатка, сер итеп кенә дигәндәй, карты коридорга тәмәке тартырга чыгып киткәч сөйләде.
Ул арада тимераякта шуучыларның чыгышлары тәмамланып, зәңгәр экранда «Спортлото» шарларын әйләндерә башладылар.
«Чаң-ң!» итеп барабан тәлинкәләре сугып куюга, үтә күренмәле түгәрәк савыт эченнән кайсы да булса шар тәгәрәп төшә. Диктор тавышы ишетелә. Аннары тагын тәлинкәләр суга, тагын нинди дә булса шар тәгәрәп төшә... Биш яки алты шар номеры язылган саннарны алдан чамалап белә алдың — димәк, бер «Жигули»лык акча кесәңдә дигән сүз! Ай, бер караганда, барысы да ансат кына кебек.
Юк, тормыш «Спортлото» уены түгел шул. Ул «Жигули» дигәннәрен сатып алганчы, бик ныгытып тир түгәргә кирәк булды әле Айзатка. Армиядән кайткач, башта ничә ел буе скреперчы булып эшләде. КамАЗ төзелә башлаган беренче елларда балчык-туфрак күчерәсе бик күп иде. Шунлыктан бер генә минут та тик утырып торырлык вакытлары булмады, һәм, әлбәттә, акчаны да көрәп ала иделәр. Капкан саен болай майлы калҗа эләгеп тормас дип, Айзат берничә ел рәттән җәйге ялын эшләп уздырды. Шуңа күрә байтактан бирле туган авылына кайтып килгәне дә булмады. Дөрес, анда Айзатны ул хәтле дүрт күз белән көтеп торучы якын туганнары юк иде югын. Кем әйтмешли, чыбык очы да ботак кына! Әтисе сугыштан кайтмый калды, әнисенең дөнья куюына да инде берничә ел булды. Тик шулай да сагындыра, сагындыра икән туган җир! Никадәр генә күңеле омтылмасын, кайткач-кайткач яңа «Жигули»га утырып кайтырга ниятләп, Айзат авылдашлары белән очрашу шатлыгын һаман киләчәккә калдыра килде...
Яки машина борылып йөри алырлык, менә бу зал-бүлмәнең бөтен каршы ягын биләп утырган стенка-шкафны әйтәсеңме?.. Импортный! Польшада эшләнгән! «КамАЗ» кабинасы төсле ялык-йолык килеп торган шома ишекләренә карап, рәхәтләнеп кырынырга була. Көзге-фәләнең дә кирәк түгел!
Йә булмаса менә бу төсле телевизорны алыйк. Айзат аны Мәскәүгә үзе махсус барып алды. Ник дигәндә, берничә ел элек төсле телевизорны мондагы кибетләрдән көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый иде. Дефицит, ягъни мәсәлән!
Алай дисәң... Мәгъдән абыйсы әнә төсле телевизорын авыл клубына бүләк иткән...
Айзатның уйларын телевизор каршыннан торып стенка янына килеп баскан кунак апасы бүлдерде:
— Хараплар да матур икән бу шкафыгыз, апаем! Перәме уенчык итеп кенә тотарлык!
— Бардыр инде...— дип, авыз эчендә ботка пешереп алды Айзат.
— Апаем, син укытучы булып эшлисең мәллә?
— Ник?
— Китапларың харап та күп икән ич!
— Ә-ә... Ә нигә укытучы? Нигә, әйтик, конвейердан төшкән «КамАЗ»ларны сынаучы шофер түгел?
— Нигә дип... Китапларың күп булганга әйтүем инде — үпкәли күрмә тагын, апаем! — дип, чигенергә мәҗбүр булды кунак апасы, китап рәтләрен күздән кичерә-кичерә.— Безнең авыл китапханәсеннән табып булмаслык китаплар да бар икән монда: Есенин, Гамзатов... Оһо-о, хәтта Чыңгыз Айтматов!
— Ә-ә... Теге кара колаклы ак эт турында китап язган кешене әйтәсеңме? Берни дә әйтеп булмый — шә-әп этне эләктергән! Хәтта кинода күрсәттеләр. Ничек әле исеме? Тфү, тел очымда гына тора...
— Бим!.. Кара колаклы ак Бим! — дип ярдәмгә килде кунак апасы.
— Менә-менә...
— Тик син ялгышасың шул, апаем: Бим турындагы повестьны Чыңгыз Айтматов түгел, ә Гавриил Троепольский дигән кеше язган!.. Хәер, Айтматовның да «Яр буйлап йөгерүче ала эт» дигән хараплар да шәп повесте бар.
— Ә менә сез, Бибинур апа, дөрестән дә, укытучы икәнсез! Әдәбият укытасыз... Шулаймы?
— Ю-юк, апаем! Фермада...
Хатынының сүзен коридордан кергән Мәгъдән абый әйтеп бетерде:
— Фермада бозау караса да, авыл китапханәсенең иң актив укучыларыннан санала ул минем карчык!
Әнә шулай йомшак җәеп, катыга утыртты кунак апасы. Айзат җир ярылса, оятыннан җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җиткән иде. Әле ярый Һәдиясе газ плитәсе каршында торып кызарган йөзен зал ишегеннән сузды да:
— Коймак пеште! — дип, аларны чәйләп алырга чакырды.
Кухня өстәле авылдан килгән күчтәнәч-нигъмәтләр белән тулды. Нәрсә генә юк иде анда: ул каклаган каз, ул кәрәзле бал, ул чынаяк тәлинкәсе шикелле йомры атланмай дисеңме! Җыеп кына әйткәндә, чын әгәр, күгәрчен сөте генә юк инде! Бу киң күңелле Мөслим ягы кешеләре нәкъ менә Айзатларга атап кунакка килгәннәр, диярсең.
Ул да булмады, кухнядан чыгып, Бибинур апасы тагын ниндидер төенчек алып керде:
— И-и... Онытыплар да торабыз икән ич, әтисе! — диде ул, бияләй хәтле генә нәни капчыгының бөрмәле бавын чишә-чишә.— Кипкән җиләкне әйтәм әле... Хәтереңдә микән, узган җәйне Түреш урманыннан икәү бергә җыйганны? Үлепләр дә ярата инде шул кипкән кура җиләген Алабугадагы кызым. Менә, хуҗалар, сез дә авыз итеп карагыз!
Чакырылмый килгән кунакларның артык юмартлыгын, артык киң күңелле булуларын күреп, нәни капчык бавы белән бергә Айзатның ни өчендер моңарчы төенләнеп торган күңел җебе дә чишелеп киткәндәй булды. Кипкән җиләкле чәй, дөрестән дә, әйтеп бетергесез тәмле иде. Кухняга болын тәме, чәчәк, үлән тәме, ерак калган туган як тәме кереп тулгандай булды. Күңел түре дә, шул җиләкле урман аланнары сыман, кинәт кенә киңәеп-иркенәеп китте. Ул бу тар кухняга гына сыеп кала алмый иде инде.
Айзат, табанына ут капкан кешедәй, кинәт артсыз урындыгыннан сикереп торды һәм:
— Бибинур апа! Мәгъдән абый!.. Үзегез әйтмешли, бер күрешү — бер гомер бит. Әйдәгез, олы якка чыгып утырыйк әле! — дип, кунакларны зал бүлмәсенә кыстый башлады.
— Рәхмәт, апаем!.. Моңарчы якты чырай күрсәткәнегез дә бик җиткән. Без ул хәтле чакырып килгән кунакларыгыз түгел лә...— дип тә карады Бибинур апа, беләгендәге сәгатенә күз төшереп.— Вакыт та шактый соң икән — йоклыйсыгыз бардыр.
Ләкин Айзатның үз туксаны туксан! «Чакыргачтын аны кем дә килә — чакырмый да дусны дус табар!» — дип сөйләнә-сөйләнә, ул инде зал ягында мәш килеп үк йөри башлады. Стенканың көзгеле-пыялалы куышында ничә айлар буе бер файдасызга ялтырап утырган тәти чынаяклар өстәлгә күчте. Авыл күчтәнәчләре һәм кайнар коймак та кухнядан олы якка чыкты.
— һи-и, энекәш!.. Болай булгач, бер көйрәтеп кермичә йөрәк түзмәс инде,— дип, ул арада Мәгъдән абый кесәсенә тыгыла башлады.
Тартмаса да, компания өчен дип, Айзат та бер сигарет сорап алды. Бераз һава алыштырып керик дигән булып, алар балконга чыгып киттеләр.
III
— Анысы да монысы... Ну, йортыгызны салып та караганнар, энекә-әш! — дип сөйләп китте Мәгъдән абый, тәмәкесен кабызып тирән генә итеп бер суыргач.— Ишегалдыгызга сәмәлүт төшеп утырырлык! Ачуым килмәгәе, безнеке хәтле дүрт-биш авыл халкын сыйдыра ала торгандыр бу йорт, ә? Ул балконыгызның дәүлеген инде әйткән дә юк — перәме тәки ат ятып аунарлык!
— КамАЗ өчен билгеләнгән махсус проект... ВДНХада бронза медаль алды!
— Әйтәм җирле... Алыр да шул, алмыйни! Тулы бер кварталны биләп утырган мондый йортлар бөтен Рәсәендә дә юктыр, әй! Мирзанур энекәш әйтмешли, чынлап торып та «Брест крепосте» диярлеге бар икән шул моның! Узган ел сабантуйга кайткач, Мирзанур энекәш бә-әк нык кунакка чакырып киткән иде. Үзләренә ничек килергә икәнлекне дә инәсеннән җебенә тикле аңлатты. «Брест крепосте»ның кырыгынчы подъезд, алты йөз дә кырыгынчы фатир икәне хәтердә калган. Чөнки ике кырык кабатлана. Ә менә йорт нумеры, хәтер капчыгын хет селек, хет селекмә — онытылган бит, шайтан алгыры! Әдрисләрен ала килсәк, ак сакаллы карт буласы икәнбез дә... Кем уйлаган аны көпә-көндез афтавыз ватылып ятыр дип. Бәла дигәннәре агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри шул! Ул чакны, Мирзанур энекәш сөйләвенчә, яңа шәһәрегездә урам исемнәре дә кушылмаган иде бугай ич әле. Ниндидер квартал да кумплекс, дыруб та сыруб! Шайтаным аңласынмыни ул дыруб белән сырубларыгызны! Хәзер генә ул: Тынычлык урамы да, Төзүчеләр тыкрыгы... Әйтергә үк телгә ятышып тора!.. Ну, ярар, буразнадан читкә кереп киттек бугай... Нәрсәдә тукталып калдык әле?
— «Брест крепосте»нда...
— Әһә-ә... Менә шул... «Эскерт хәтле эскерттән инде ничек эзләп табасы инәне?» — дип, бүрек белән киңәшеп торганда, тәки искә килеп төште бит, сабакы! Теге чакны Мирзанур энекәш әйткәние: «Яңа шәһәргә кереп бераз баргач, «Кытай стенасы» дип аталган тамаша да озын йорт булыр. Аннары безнең «Брест крепосте»на ерак калмый»,— дигәние. Тот та кереп утыр җәтерәк өченче нумерлы афтавызга! Шактый ук соң булгангамы, кешесе дә ул хәтле күп түгел иде. Карчык утырды бер эскәмиягә, мин утырдым икенче эскәмиягә. Ә янда — күчтәнәч-төенчекләребез... Ярты сәгатьләр чамасы үтте микән, юк микән — килеп тә җиттек Яңа шәһәр дигәннәренә. Инде хәзер «Кытай стенасы»ның кайсы тирәдә икәнен сорашырга кирәк. Минем артта гына, кулындагы китабына текәлеп, бер чибәр кыз утырып кайта. Янында егете дә бар. Ыстудиннар, ахрысы... Утырган җиремнән генә яртылаш борылдым да теге сөрмәле күзгә сүз каттым:
— «Кытай стенасы» кай төштәрәк икән? Шуны әйтеп бирәлмәссеңме, сеңелем? — дим.
— Кытай стенасымы?! Атаклы Кытай стенасы фәләненче гасырның фәләненче елында фәлән коллар тарафыннан төзелә башлый...— дип сөйләп китте бу берзаманны, син күр дә мин күр!
Мин исә эчтән генә елмаеп утыруымны беләм: гомер буе тракторчы булып эшләп, башы буразнадан чыкмаса да, Мәгъдән абзагызның да чормасына авылдан кибәк тутырып җибәрмәгәннәр! Баягынак әйткән идем бит инде, карчыгым авыл китапханәсенең иң актив укучыларыннан санала минем, дип... Ат аунаган җирдә төк кала дигәндәй, димәк ки, Мәгъдән абзаң да китап исеннән бигүк мәхрүм түгел. «Кытай стенасы» мәсьәләсенә килгәндә дә, бозау белән сыерга гына кибәк аерып бирә алырлык хәл бар анысы!.. Каяле, энекәш, шырпың бармы? Сүнеп киткән бит, шайтан алгыры! — дип, тәмәкесенә кабат ут алды да Мәгъдән абый сүзен тагын дәвам итте:
— Ну, ярар, буразнадан читкә кереп киттек бугай. Кайда тукталып калдык әле? Әһә-ә... Вәт шул...
Ул арада теге сөрмәле күзнең егете:
— И Гөлинә, Гөлинә-ә! ГЭС поселогында яшәгәч, син белеп тә җиткермисеңдер шул! — дип пырхылдап көлеп җибәрде.
Аннары, бераз тынычлангач, миңа карап әйтте:
— Борчылмагыз, абзый, безгә дә шул «Кытай стенасы» турысында төшәсе.
Менә тиешле тукталышка килеп тә җиттек. Берүк аяк-куллары сызлаусыз була күрсен, әйберләребезне теге егет белән кыз да күтәрешеп төштеләр. Халык белми әйтми шул: «Кытай стенасы» дигәннәре, дөрестән дә, тамаша да озын, тамаша да биек йорт булып чыкты, һич арттырып әйтүем түгел — түбәсенә күтәрелеп карасаң, башыңдагы түбәтәең төшеп китәрлек, билләһи менә!— Йә, әнисе! — дим, әйберләрне афтавыз тукталышындагы эскәмиягә урнаштырып бетергәч.— Алы булды, инде гөле кирәк!Бу «Брест крепосте» дигәннәрен ничек эзләп табасы соң, шайтан алгыры!
Теге сөрмәле күз белән арыслан яллы егет тә яныбызда басып тора бирәләр. Дөресрәге, безне калдырып китәргәме, китмәскәме дип икеләнәләр төсле. Үзләре каядыр ашыгалар да кебек. Ул арада егете сорап куйды:
— Сезгә «Брест крепосте»на кирәкмени?
— Тач өстенә бастың, энекәш! — дим, эчкә җылы кереп китүне тоеп.
— Алай икә-ән... Менә нәрсә, абзый: яңа төзелә торган микрорайон булгач, пока анда автобуслар йөрми. Бераз тәпиләп алырга туры килер. Менә шушы турыдан бер йөз метрлап барыгыз да уңга борылыгыз! Ә аннары «Дорога жизни» башланып китә. Ул сезне нәкъ кирәкле җирегезгә илтеп җиткерер.
«Йөз метрлап» дигәннәре дә бер чакрым булып чыкты. Ху- уш!.. Чатка җитеп, борылдык. Инде бу «Дорога жизни» дигәннәре кайда икән тагы дип аптырашып торганда, теге егет белән кызның ашыга-ашыга монда таба килүләрен күреп алдык. Тамаша да кызу атлыйлар, әллә берәрсе куа чыкканмы дип торабыз. Җитмәсә, Бибинур апаң да:
— Алай-болай бер-бер нәмәстәкәйләре безгә ияреп китмәде микән? — дип күңелгә корт салып куя.
Юкка шикләнгәнбез икән. Бик тә игелекле, бик тә мәрхәмәтле яшьләр булып чыкты безнең яңа танышларыбыз.
— Бергә эшләүче иптәшемнең туган көненә чакырылган идек. Әйдә... бер ярты сәгатькә соңга калганнан гына дөньясы җимерелмәс әле. Шулай бит, Гөлинә?..— дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге арыслан яллы егет безнең сетка-сумкаларны җилпучтай иңбашына аллы-артлы элеп тә куйды.
Җан биргәнгә җүн бирер дигәндәй, бә-әк тә уңай килеп чыкты. Ату «Брест крепосте»н эзләп тапканчы, кичке караңгыда байтак каңгырып йөрергә туры киләчәк иде әле. Афтавызлар йөрмәгәч, бер мәртәбә дә барып күрмәгән-белмәгән җир булгач... Ә теге «Дорога жизни» дигәннәре брак панельләрдән түшәлгән бетон сукмак булып чыкты. Сират күпередәй тар үзе. Тирә-ягында кая карама казылып беткән чокыр-чакыр да, тездән пычрак-сазлык. Кем әйткәндәй, шайтан аягын сындырырлык!
Чынлап торып та «Дорога жизни» дип әйтерлеге бар икән шул бу сукмакның!.. Вәт шул... Кузгалып китүебезгә ун-унбиш минут үтте микән, юк микән — теге егет белән кыз, җилтерәтеп кенә дигәндәй, безне менә шушы подъезд төбенә китереп куймасыннармы! Аннары, ничек килгән булсалар, шулай кабаланып, үз юллары белән китеп тә бардылар. Хәтта ки акчага дип тыгылган кулымны кесәдән дә чыгарып өлгерә алмадым...
Ниһаять, Мәгъдән абый тәмәкесен бик тәмләп тартып бетерде:
— Ну, ярар, буразнадан читкә кереп киттек бугай. Тел сөяксез ул. Салкын тия күрмәсен! Хәттин күп сөйләп, дим... Чәй дә суынып беткәндер, әйдә, керик, энекәш!
IV
Айзат бу юлы коймакны башка көннәрдәгечә чәнечке кадап түгел, кунаклар шикелле кулы белән тотып, бармак башларын ялый-ялый ашады. Чәйне дә, карт-карчыклар кебек, чынаяк тәлинкәсенә салып эчте.
Диван башында бәйрәмнән бәйрәмгә генә уйнала торган биш рәтле баяны бар иде. Айзат аны бераздан шундый сузып-сузып уйнап җибәрде ки, хәтта хатыны Һәдия: «Көн күрмәгән көн күрсә — көндез чыра яндырыр дигәндәй, нишләвең бу? Күршеләр йокларга яткандыр, башка көннәрне бу вакытта идәнгә каты басып йөреш тә юк иде ич!» — дигән мәгънәне белдереп, аңа нечкә кашлары астыннан сөзеп карап куйды.
Тик Айзат тагын да кычкыртып уйнавын дәвам итте. «Янсын әле көндезен дә хет бер тапкыр чыра! Аңа гел төнлә, гел караңгыда гына янарга димәгән ич!»
Айзат уйнаган көйгә бераздан Мәгъдән абыйсының йөрәккә ягымлы бәрхет тавышы килеп кушылды:
Үсә каен, үсә каен,
Яфраклары эрәтсез шул,
Яфраклары эрәтсез.
Бу дөньяда кошлар гына
Кайгысыз, хәсерәтсез.
Айзат та бүгенгә хәтле үзен әнә шул хәсрәтсез кошлар рәтенә кертеп яшәде. Торыр өчен өчесенә өч бүлмәле менә дигән фатиры, каядыр чыгып китим дисә — гаражында өр-яңа «Жигули»е, сөйим-сөелим дисә — яратып гомер кичергән Һәдиясе бар. Тагын ни кирәк ир уртасы кешегә?!
Юк, нәрсәдер җитмәгән икән шул! Айзат моны бары бүген, менә шушы минутларда гына аңлады. Ә нәрсә җитми соң аңа? Айзат анысын тәгаен генә әйтеп бирә алмый иде әле.
Җыр дәвам итте. Тик барыбер Айзатның күңеле борчулы-пошаманлы иде. Җитмәсә, баянының бер теле кычкыра башлаган. Күптән уйналмый яткангадыр инде. Көйнең иң матур төшенә җиткәч кенә тамагы карлыккан яшь әтәч кебек кычкырып җибәрә дә, бөтен җырны боза да куя. Мәгъдән абзыйсы әйтмешли, «буразнадан читкә кереп китә».
Тукта, тукта!.. Синең тормыш җырыңа да менә шушындый бозык аваз килеп кергән түгелме соң әле, Айзат? Ерак бабайларыңнан, әтиеңнән мирас булып калган җыр-көйгә!..
Көтелмәгән бу уйдан Айзат дерт итеп киткәндәй булды. Көй кинәт тынып калды. Маңгаен баян күрегенә салып, Айзат тирән уйга талган иде...
Ул башын күтәргәндә, вакытсыз мәшәкать арттырып йөрүләре өчен гафу үтенә-үтенә, төнге кунаклар өстәл артыннан тора башлаганнар иде инде. Айзатның, уйный башлаган көеннән өзелеп, берничә минут кына уйга талып торуын алар үзләренчә аңлаган, күрәсең.
Мәгъдән абый булып Мәгъдән абыйсы да:
— Ялыктырдык бугай... Сез инде, хуҗалар, ни... зинһар, гаепкә ала күрмәгез! Буразнадан читкә кереп киттек бугай...— дип, бая гына төбенә хәтле ачып куелган күңел ишекләрен яба төшүне кирәк тапты.
Ниндидер яңа көй эзләгән сыман, Айзатның бармаклары тагын баян сәдәфләреннән йөгерешеп үттеләр. Ләкин инде бер кузгалгач, кунаклар бүтән утырып тормадылар...
V
Күпме генә тырышмасын, Айзат инде бүтән йоклап китә алмады. Кунаклар да иртә тордылар. Кичәге тәти чынаяклар белән аннан-моннан гына берәр чынаяк чәй эчкәч, ашыгып-кабаланып, китәргә әзерләнә башладылар.
— Ярый, энекәш, сый-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! Гаеп итеп калмагыз инде,— диде Мәгъдән абый, саубуллашыр өчен ике кулын сузып.
— Бер кичкә — кер мичкә, диләрме әле? Үзегез үпкәләп китмәсәгез...
— Ниткән үпкәләү ди ул, апаем!.. Юлыгыз төшеп, инде үзегез безнең якларга килеп чыгыгыз!
— Белмәссең, Бибинур апа...
Айзат кунакларны автобус тукталышына кадәр озата чыкты. Яшь шәһәр йокыдан яңа уянып килгән чак — урам-проспектлар тып-тын иде әле. Көн дә бүген, ниһаять, ярыйсы аяз булырга охшаган: баш очындагы бер-ике болытны санамаганда, иртәнге күк йөзе юып алгандай чиста һәм саф иде.
Мәрмәр колонналар тезелеп киткән җир асты юлына төшеп, алар Тынычлык проспектының икенче ягына чыктылар. Тик пристаньга йөри торган бишенче номерлы автобус кына һаман килмәде дә килмәде. Ә башкасына утырсаң, иске шәһәргә барып җиткәч, Кама ярына кадәрле җәяү генә теркелдәргә туры киләчәк.
«Их, «Жигули» белән генә илтеп куйган булсамчы?! — дип, эчтән генә үзен-үзе битәрләп алды Айзат. Гаражыңда машинаң була торып соң?!»
— Мәгъдән абый! Бибинур апа!.. Мин хәзер...— диде ул, ниһаять, ныклы бер карарга килеп, һәм якындагы гаражына йөгерде.
Айзат машинага утырып килеп җиткәндә, кунаклар автобус тукталышында күренми иде инде. Кемдер бишенче номерлы автобусның әле яңа гына кузгалып китүен әйтте.
Тагын дүрт-биш минуттан Айзат әлеге автобусны куып җитте һәм, «Жигули»е белән аның алдына төшеп, шофердан машинасын туктатуын үтенә башлады.
Бераздан автобус шоферының микрофон аша:
— Мөслимнән Алабугага юл тотучы пассажирлар! Автобустан төшүегезне үтенәм — сезне «Жигули» хуҗасы көтә,— диюе ишетелде.
Төенчек-сумкаларны урнаштырып, алар кабат кузгалып киткән арада, теге бишенче номерлы автобус күздән дә юк булган иде инде. Бетон заводы турысындагы тимер юл аша чыккач, Айзат машинасын уңга — элеватор тавына таба борды. Пристаньга илтүче бу юлдан күптән йөрергә туры килгәне юк иде инде аңа. Шуңа күрә берничә чакрым үтүгә, каршысында шлагбаум киртәсе күренгәч, Айзат башта каушап-югалып калгандай булды.
Җитмәсә, янәшәсендә утырган Мәгъдән абый да:
— Ялгыш юлдан кереп барасың түгелме, энекәш? Әле ярый аз гына китеп өлгердең...— дип, кыек атып туры тидереп куйды.
Ләкин Айзат үзен тиз кулга алды:
— И-и... Бу КамАЗны белмәссең инде, Мәгъдән абый! Тегендә дә казыйлар, монда да казыйлар... Адым саен төзелеш, көн саен бер үзгәреш! — дигән булды ул, сер бирәсе килмичә, һәм машинасын тирән чокыр каршындагы шлагбаум турысыннан олы юлга таба борды.
— Берничә көн рәттән пристаньга төшеп йөрде Айзат.
Дөрес, Кама ярында саубуллашкан чакта, авыл кунаклары үзләренең Алабугадан кайсы көнне, кайсы сәгатьтә кайтачакларын тәгаен генә әйтеп китә алмаганнар иде. Айзатны бирегә китергән сәбәп шул булды: ашык-пошык чыгып киткәнгә күрәдер инде, теге көнне иртән Бибинур апа кипкән җиләкләр салынган нәни капчыгын онытып калдырган иде. Менә бүген дә, кайтып барган чакларын туры китереп, шул кадерле күчтәнәчне тапшырып булмасмы ияләренә дип төште Айзат пристаньга. Алабугадагы бердәнбер кызларына дип җыелган җиләк ич! Урман җиләкләре, туган як җиләкләре!
Ләкин ул бу юлы да соңга калган булып чыкты.
Әле берничә көн элек кенә елга өсте тоташ боз иде. Ә бүген Кама-дәрья шаулап, бозлы дулкыннары белән ярларыннан ташый-ташый агып ята. Бер батып, бер калкып аккан ул бозлар, ерактан караганда, Кама өстендә чумып уйнаучы галәмәт дәү аккошлар сыман булып күренәләр иде.
Яр буе тулы халык! Әнә кемдер кулы белән элеватор ягына күрсәтә-күрсәтә:
— Утлы боз килә-ә-әү! Утлы боз...— дип кычкырып җибәрде.
Дөрестән дә, Каманың Ык елгасы килеп кушылган югары ягыннан, балачак хатирәләрен төяп, утлы боз төшеп килә иде. Кемдер ул боз өстенә каен пүләннәреннән учак яндырып җибәргән. Кемдер дип... авыл малайларыдыр инде. Айзат та кечкенә чакта Ашыт бозлары өстенә утлы салам «утыртып» җибәрергә бик ярата торган иде бит.
Ул бүген үзен боздан арчылып килүче менә шушы Кама елгасы сыман хис итте. Карасана — инде КамАЗга килеп төпләнүләренә дә ничә ел бит! Ә Айзатның, дөнья куып йөреп, бирегә беренче мәртәбә генә килүе иде әле. Ничә тапкыр язлар җитеп, ничә мәртәбә ярсу Кама боздан арчылган, ничә кат утлы бозлар ансыз гына аккан! Юк, дөнья булгач, яр буенда тынгысыз уйларың белән икәүдән-икәү генә калып, актарыла- бәрелә аккан туган як бозларына онытылып карап тору да кирәк, бик кирәк икән адәм баласына!