Имеш, җәйнең нәкъ уртасында төнге уникедә абага чәчәк ата икән. Кара урманга барып, шуны табып авызыңа капсаң, кеше күзенә күренмисең икән.
Менә шул сүзне ишетеп, бер мулла абага чәчәген кулга төшерү турында хыялланган, әмма кара урманга барырга йөрәге җитми, курка икән. Чыннан да, бик куркыныч эш икән бу. Дога укып, абага арасында түгәрәк сызык сызып, шуның эчендә тып-тын гына утырырга кирәк икән. Алай-болай куркып иптәшеңә кычкырсаң йә шунда сызыктан читкә тайпылсаң, җеннәр өере ботарлап ташлый икән үзеңне. Мулла тикмәгә шүрләмәгән шул. Алай да өметен өзмәгән бу. Моның курку белмәс бер хезмәтчесе булган. Көннәрдән бер көнне мулла моңа серен ачкан. "Әйдә, бергә барыйк!" —дигән.
— Барсак барырбыз,—дигән теге.
Хезмәтче риза булгач, мулла моңа догаларны өйрәтә башлаган.
— Шул догаларны укыгач, абага эчендә сарымы, кызылмы чәчәк күрсәң, миңа бирерсең,—дигән.
Көне килеп җиткәч, болар култык асларына Коръән кыстырып, кара урманга чыгып киткәннәр. Кара урман уртасында болар икесе ике төшкә туктаганнар. Хезмәтче, мулла өйрәткән догаларны укып, түгәрәк сызган да, ичмасам, бер туйганчы йоклыйм әле, дип, сызык эченә кереп ятып йоклаган.
Мулла ике күзен дүрт итеп үз түгәрәгендә утыра биргән. Карый торгач, моның күзенә сынып саргайган яфрак чалынган. Тора-бара яфрак сарылы-кызыллы чәчәк булып күренә башлаган. Мулла җәһәт кенә яфракны өзеп алып, бисмилласын әйтеп, Коръән эченә салып куйган0
— Йа Хода, картлык көнемдә үз бәхетемә ирештердең,—дип пышылдаган мулла.
Абага чәчәген кулына төшергәч, мулла шатлыгыннан нишләргә белмәгән, алай да, җеннәр үтерер дип куркып, шыпырт кына утырган. Хезмәтчесен дә уятмаган.
Таң атып, кайтыр юлга чыккач, мулла хезмәтчене әрләргә тотынган:
— Синең ише ялкау хәерче бәхетен йоклап җилгә очыра. Йокламаган булсаң, бүгенге көнне сиңа да бәхет эләгер иде. Менә мин абага чәчәген кабам да теләсә нинди кибеткә кереп, җаным теләгән малны алып, баеп китәм,—дигән.
Хезмәтче моңа:
— Йокламаган кеше байый торган булса, мин әллә кайчан зур бай булган булыр идем, — дигән. Аннары мулланы котыртып әйткән: —Син әллә баерсың, әллә юк, абага чәчәген кабып караганың булдымы?—дигән.
Мулла абага яфрагын Коръән эченнән алып авызына капкан да:
— Йә, корчаңгы, күрәсеңме мине? —дигән.
Хезмәтче мулланы бик яхшы күрсә дә, күрмәгәнгә салынып:
— Хәзрәт, син кайда? Әллә җеннәр алып киттеме?—дип кычкырган.
— Курыкма, мин монда, синең янда!—дигән мулла.
Хезмәтче мулланың эч серен белергә теләп әйткән:
— Болай булгач, хәзрәт, син баерсың инде, мине дә җиңелрәк хезмәткә күчерерсең,—дигән.
— һи, ахмак,—дигән мулла,—мин баегач, сиңа эш тагын да күбрәк булыр,—дигән.
Шулай дигән дә мулла хезмәтчене мыскыл итәргә тотынган. Әле алдына төшеп, әле артына калып, таяк белән төртә башлаган:
— Ишәк, мине күрәсеңме? —ди икән. Үзе шаркылдап көлә икән.
Шулай әрләшеп-нитеп кайта торгач, болар олы су аша салган басмага җиткәннәр.
Басмага кергәч, мулла:
— Күрәсеңме, дим, ишәк? Хи-хи,— дип, хезмәтчегә каты гына төрткән. Хезмәтче чак кына басмадан төшеп китмәгән. Хезмәтченең бик яман ачуы чыккан. Артына борылган да мулланы күрмәмешкә салынып:
— Хәзрәт, син мондамы? Монда булсаң, артык шаярма, суга төшерә яздың бит, — дигән. — Башка кеше булып, күзгә күренә торган булса, менә болай иттереп кенә бирер идем,—дигән. Шулай дип муллага берне салып торып җибәргән икән, теге мескен олы суның уртасына ук очып барып төшкән.
Авылга кайткач, хезмәтче мулланы сораганнарга:
— Хәзрәт абага чәчәген тапкан ие, шуны кабып, кеше күзенә күренмичә йөри торгандыр,—дип сөйләгән.