СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кытай халык әкияте "Сары ләкләк" (Г. Солтанов тәрҗемәсе)

Кайчандыр Кытайның Фучжоу шәһәрендә Ми исемле бер бик ярлы шәкерт яшәгән, дип сөйлиләр. Ул шулчаклы ярлы булган, аның бер чынаяк чәйгә түләрлек тә акчасы булмаган, ди.
Әгәр дә бер чәйханә хуҗасы ярдәм итмәсә, Ми, бәлки, бөтенләй беткән булыр иде. Ул бу ярлы шәкертне, кызганып, түләүсез ашаткан, эчерткән, ди.
Менә бервакыт Ми чәйханә хуҗасына килгән дә:
-Мин китәм, - дигән. - Минем акчам юк, монда ашаган-эчкән өчен, сезгә берни белән дә түли алмыйм. Шулай да мин сезгә бер яхшылык эшләргә телим: менә, карагыз!
Ми, кесәсеннән сары акбур кисәге чыгарып, чәйханә диварына ләкләк рәсеме ясаган. Ләкләк тере шикелле килеп чыккан, тик сары төстә генә булган, ди.
-Бу ләкләк минем сезгә булган бурычыма караганда ун тапкыр күбрәк акча китерер, - дигән шәкерт. - Чәйханәгә җыелган кешеләр өч мәртәбә кул чапсалар, шушы ләкләк дивардан төшәр дә бии башлар. Ләкин хәтерегездә тотыгыз: бер генә кеше өчен ләкләкне биергә мәҗбүр итмәгез... Ә хәзергә сау булыгыз. - Ми шулай дигән дә борылып чыгып та киткән.
Чәйханә хуҗасы гаҗәпкә калган, шулай булса да, ләкләкне сынап карамакчы булган. Икенче көнне чәйханә халык белән тулган, хуҗа алардан өч мәртәбә кул чабуларын сораган. Ни күрсеннәр, сары ләкләк дивардан сикереп төшкән дә бии башлаган. Шундый күңелле, кызык биегән. Аннары кире үз урынына сикереп менгән. Кунаклар ни әйтергә дә белмәгәннәр, шаккатканнар, ахылдаганнар, үз күзләренә ышанмаганнар, һәм һәр көнне бу шулай кабатланган.
Мондый әкәмәт нәрсә турында тирә- якка төрле сүз таралган. Чәйханәдә халык берөзлексез тулып кына торган, һәм хуҗа тиз баеп киткән. Шәкерт биргән вәгъдә үтәлгән.
Менә бервакыт чәйханәгә бер бай килеп кергән. Ә анда, кая карама, гади эшчеләр, төрле һөнәрчеләр утыра икән. Байның ачуы килгән, һәм ул бөтен халыкны куып чыгарырга кушкан. Аның хезмәткәрләре таяклар белән тамашачыларга ташланганнар, - халык качып беткән,бай берүзе генә торып калган.
Хуҗа алдына бер кочак акча чыгарып салган бай, ләкләкне күрсәтергә кушкан. Акча күргәч, чәйханә хуҗасының күзләре томаланган, ул, бөтен нәрсә турында оныткан һәм өч тапкыр кул чапкан. Ләкләк, теләр-теләмәс кенә,дивардан төшкән дә бер-ике генә әйләнеп биеп куйган. Ул бик күңелсез, моңсу булган. Шуннан соң кире үз урынына киткән һәм яңадан инде кузгалмаган. Бай кычкырып та, куркытып та караган, ләкин ләкләк селкенмәгән.
Шул көнне кемдер бик каты итеп чәйханә ишеген шакыган. Хуҗа, ишек ачарга чыкса, ни күзе белән күрсен - шәкерт Ми басып тора, ди. Берни сөйләшми-нитми, ул кесәсеннән кураен чыгарган, артына борылып та карамыйча, уйный-уйный китеп барган. Шулчак ләкләк канатларын каккан, тиз генә дивардан сикереп төшеп, шәкерт артыннан ияргән. Шул вакыттан бирле Ми белән аның тылсымлы сары ләкләген бу якларда беркем дә күрмәгән.
Әгәр дә мәгәр берәр җирдә шундый могҗиза килеп чыга икән, ул бөтен халык өчен уртак булырга тиеш, дип сөйлиләр картлар. Әгәр инде аны бер генә кеше үзенеке итәргә тели икән, ул барыбер юкка чыгачак, ди.