СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фатих Хөсни “Туган як моңы”
Үзе дә җитмеш өстендә бара торган бер вакытта художник Мансуровның кырык өч ел бергә гомер иткән хатыны үлеп китте. Якын кешесен югалту кем өчен дә җиңел хәл түгелдер, ә гомер буена сәнгатьтә эшләгән, күп кенә чит язмышларны үзенеке итеп үз йөрәге аша кичергән сизгер күңелле хис кешесе Мансуров өчен бу югалту аяк астындагы туфракның кинәт убылып төшүе кебек булды, әйтерсең ул үзе дә тиздән әнә шул упкынга дөмегәчәк. Андый чакта гел шулай булганы кебек, бу очракта да Мансуровка сабыр булырга киңәш бирүчеләр, «үлгән артыннан үлеп булмый, үзеңне сакла!» дип остаручылар күп булды, әлбәттә, алары өчен дә рәхмәт, хәлгә керүләре, кайгымны уртаклашуларыдыр, дип үзен ничек тә тигезлектәрәк тотарга тырышты. Ләкин хәлгә керүчеләр шундук китеп бардылар, ә художник зур кайгысы белән ялгыз үзе генә кала бирде — инде мәңгелеккә киткән хатыны аңарга, элеккегә бергә торган чактагыга караганда да якынрак килә бара — әйберләре, кигән киемнәре, ул тоткан савыт-сабалар, кара-каршы утырып чәй эчкән чынаяклар — барысы да, барысы да күз алдында, мәрхүмәне гел искә төшерә торалар иде. Башкасын әйткән дә юк, хәтта үз балалары да әниләрен алыштырмыйлар, чөнки хәзер инде аларның үз тормышлары, үз мәшәкатьләре, нишләтсеннәр, киткән әни инде киткән, аны кайтарып булмый, ә ялгыз калган әти... әй, чыдарлыгы бар, әле анда-санда сурәтләр дә ясап тора, пенсиясе дә ярыйсы, кыскасы, бай әле безнең әти, тик менә бер ягы балаларны пошындыра, шул байлыгына кызыгып берәр авантюристка тырнагына эләктереп алмаса ярый ла...
Икенче бер шәһәрдә укытучылык итүче, инде үз гаиләсе белән шунда оя корган кызы Луиза, ирен һәм студент малаен үзләрен генә калдырып, монда — картлары яши торган Казанга кайтып, авыр хәлдәге әнисен карашкан, озатышкан һәм кырыгы узганчы хәтта торырга да риза булган кызы бермәл әйтә куйды:
— Беләм, әти, беребезгә дә җиңел түгел, әмма бит ни... кайгыдан күмелеп калырга да ярамый.— һәм кинәт мажор тонга күчеп өстәде: — Көннәр дә ачылыбрак тора. Әллә ни... синең авторитет юк түгел, классный урыннарга билет табарыңа ышансаң, әллә, мин әйтәм, бергәләп пароходта Астраханьга төшеп менәбезме? Мин сорашкаладым, төшүе-менүе ун көн. Тем более минем аркада бер гаепсез Нурочка (Нурия дип укы!) шушы җылак җәйне Казан тузанын иснәп уздырды...
— Пионер лагеренда тоттык ич Нурияңне, нишләп Казан тузаны булсын.— Сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте моны карт Мансуров. Чынлыкта исә ул кызы Луиза тәкъдименә бик-бик риза иде. Риза булмаска ни, авыру хатынын ялгыз үзен генә калдырырга теләмичә, соңгы ике елда ул беркая да бармады, аз гына булса да декорация үзгәртү зыянга булмас: Идел, таулы-урманлы ярлар, Жигули күренешләре, шлюзлар аша үтәсе...
Сөйләштеләр, хуп дип таптылар, карар кылынды. Эш билет ягына терәлеп калгач... Хәтта терәлеп калу да булмады. Төште Мансуров үзе, керде порт начальнигының кабинетына, сөйләп бирде хәл-әхвәлнең ничек торганын. Хәтта озак сөйләргә дә туры килмәде, сүз арасында ычкынгалап киткән минорный ноткалардан начальник шундук аңлап алды.
— Җиңел булыр дип ышандыра алмыйм, иптәш Мансуров, Москва — Астрахань рейсына Мәскәүдән үк тулып чыгалар. Безнең бәхеткә калса тик ике урын — өстә ике кешелек, аста дүрт кешелек берәр каютага бронь сала алалар.— Ул шундук кул астындагы зур кенәгәне ачып, маршрутлар һәм рейслар тамгалана торган юлларга күз салды — бишенче августта менә «Яков Свердлов» теплоходы узачак, шуңа хәтле түзәрлек чамагыз булса, хәзер үк ике кешелек өске каютаны тамгалап куям.
һәм шуның белән вәссәлам. Бишенче август икән — бишенче август, һава торышының ничек булачагын алдан хәбәр итүләренә караганда, август алай өметсез түгел. Хәер, бер караганда, Мансуров өчен һава ничек торса да барыбер түгелмени? Аның үз августы болытлы булгач...
«Яков Свердлов» теплоходы Казанга иртәнге сигездә үк килгән булып чыкты, көндезге уникедә генә кузгалып китте. Утырып, әйберләрен урнаштыру белән Мансуров пароходның шәһәр ягы палубасына чыкты. Көн кояшлы иде, шәһәрнең киң һәм якты манзарасы Мансуровны бермәл гаҗәпләндереп һәм алгысытып куйды. Күптән пароходта булганы, ерактан торып шәһәр өстенә караганы юк иде. Күр әле, күр: ничек үскән, ничек җәелгән, киңлеккә-озынлыкка гына түгел, өскә таба үскән аның Казаны. Университетның яңа биналары кебек егермешәр катлы корпуслар, кунакханәләр, тугызар, унар катлы торак йортлар, яңа скверлар, киң урамнар, өр-яңа һәм кояшта ялтырап торган ак микрорайоннар... Уйлап кына кара: бөтенесе кешеләр кулы белән, шушы Казан кешеләре куллары белән күтәрелгән бит болар, бөтенесе кешеләр өчен һәм бөтенесендә кешеләр, парлы-парлы кешеләр яши — ничек моңа хәтле бу хакыйкать башына килмәгән соң Мансуровның! Бер минутлык очыну булып алды күңелдә һәм шундук шуның нәкъ киресе, үзенә үзе шыпырт кына эндәшүе: «Парлы-парлы кешеләр шул, ә синең хәзер парың юк, нинди сәбәп бар сиңа алай очынырга?» Моңа хәтле бервакытта да, бер уңайдан да күңеленә килмәгән фәлсәфи фикер узды художникның башыннан: «Ачык авыз түгел диген: шуны да белми йөргәнмен чәчем агарганчы. Дөньяның бөтен рәхәте парлы- парлы булып яшәүдә икән, әлбәттә, тигез, аңлашып, яратышып яшәүче парлыларда, онытмагыз моны, Казан кешеләре, һәм гомумән, кешеләр!» Шулай дип сөрән саласы килде Мансуровның, ләкин ул моны хәтта кызына әйтергә дә базмады: ычкына башладымы бу карт тиле, дип уйлавыннан курыкты.
Иа Алла, кемгә, нәрсәгә кирәк мондый ашыгыч гомумиләштерүләр? Кемдә булмый Мансуровта булган кебек хәлләр!
Гомумән, уйламаска булды Мансуров. Ләкин озак дәвам итә алмады уйланмыйча бару. Түбән Ослан тирәсеннән узганда янә истәлекләр — татлы һәм инде кабатлануы һич мөмкин булмаган истәлекләр биләп алды картны:
— Менә Түбән Ослан яныннан узабыз,— дип сүз башлады ул, кызы Луизаны да янына чакырып китереп,— инде күптән, сугышка хәтле, сез җирдән бер карыш балалар чагында, без рәттән ике җәй шул Осланда дачада тордык, мактана алмыйм, ярлы тордык — кечкенә бер газетада художник-ретушер булып, кая сикермәк кирәк. Ләкин без бәхетле идек, әниең мәрхүмәнең бер вакытта да, без ярлы, син акчаны бик аз эшлисең, дип әйткәне булмады. Ул базардан кирәкле вак-төякләрне алырга дип шәһәргә киткәч, мин сезне — сине, энең Хәйдәрне — тау башына алып чыгар идем дә, икегезне ике ягыма утыртып һәм яшел тау башыннан аякларыбызны түбәнгәрәк суза биреп, шәһәр ягыннан килүче су трамвайлары, кечкенә-кечкенә пароходларны күзәтеп:
Әнә бер пароход кайтып килә,
Анда безнең әниебез юк микән?
—дип, такмаклап утырыр идем.
Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Ташовка — бөтенесе үтеп-сүтеп йөргән җирләр. Ул да түгел, менә Кызыл Байрак авылы, аңа нарат урманы орынып тора. Хәтеренә төштеме икән кызының, шулай ук күптән булган хәл, шушы Кызыл Байрак урманында пионер лагеренда аны ял иттергән иделәр бер җәй. Әнисе белән икәү хәл белә баргач: «Мин дә сезнең белән Казанга кайтам!» — дип, әнисе мәрхүмәнең итәгенә тагылып елаган иде. Юктыр, исенә төшмәгәндер, искә төшерүләр, хәтерләүләр — алар бит карт кешеләр эше. Ә яшьләр муеннарыннан бүгенге дөньяга чумганнар.
Теплоход үз хуты белән дәрья өстеннән шуа. Мансуровны бу темп кына, әлбәттә, канәгатьләндерми. Әнә метеорлар выжылдап узып китәләр карт пароходны, шуларга утырып очасы иде, җанга рәхәтлек бирүче һәм, бер үк вакытта, җанны кыршучы әллә кайдагы ул истәлекләр дөньясыннан качасы иде, качасы иде...
Качарсың, бар! Менә уңда Кама Тамагы, Кама елгасының Иделгә кушыла торган бу тирәләрендә, бигрәк тә Кама Тамагы пристаненда, бик шау-шулы була торган иде элек, аңа җитәр-җитмәстән үк борынга алма исе бөркелә иде. Кайда ул хәзер, теплоход Кама Тамагына хәтта сәлам дә бирмичә узып китте. Узып китте, ә Мансуровның күңелендә бу тирә яңа истәлекләр кузгатты. Әнә шуннан, Кама елгасыннан, Балык Бистәсе пристаненнан утыртып, кесә ягы сай булса да, беренче мәртәбә кәләш алып кайтуда сер бирмәскә тырышып, өстә—классный урыннарда алып кайткан иде хатынын. Мондый ялтыравык дөньяны күрми күргән тыйнак күңелле авыл кызы, авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәкәйнең, шунда шул болай дигән иде:
— Авылга кунакка кайтып, икенче кабат пароходка утырып китәргә булсак, билетны болай югарыга алма, җәме, Исхак. Бу өске катта әллә ничек, кешеләр бик зур, мин үзем бик бәләкәй калган кебек.
Шулай да ераккарак китә барган саен, күренешләр һәм яр буйларында утырып калган калалар, авыллар үзгәреше белән Мансуров та бераз айный төшкән кебек булды. Монда, ихтимал, пароход ресторанына кереп, тамак чылатып чыккалаулар да, вакытлыча гына булса да, ярдәм иткәндер.
Ләкин сизеп тора, сизеп бара карт, бөтенесе вакытлыча. Ул пландаштырган тынычлык, онытылу юк, эч пошу басылмый, юксыну хисе килеп-килеп эчтән кимерергә тотына иде... Бервакытта да башына килгәне юк иде, баксана, бик зур, әйтеп бетергесез кадерле хәзинәсе булган икән аның хатыны. Ә исән вакытта кем иде? Гади бер «Сиңайтәм», «Мин шунда киттем, саргайма, вакытым белән кайтырмын» иде. һәм боларны шундый бер җиңеллек, өстенлек хисе белән әйтер иде, бичара хатын ни дә булса кайтарып сорарга хәтта өлгерми дә калыр, Мансуров — горур ир, чыгып киткән булыр иде.
Кайда ул тынычлану, бара-бара өч катлы теплоходтагы бөтен пассажирлар, арада ләм-мим сүз булмастай, Мансуров белән танышлар, хәтта артык танышлар, Мансуровның бу сәфәргә нилектән чыкканлыгын, тулаем алганда аның кирәккә-кирәкмәскә тиз кабынучан кеше икәнлеген, телгә алып әйтерлек әллә ни зур полотнолар бирмәгән уртакул провинциаль художник икәнлеген беләләрдер, шуңа карамастан, кем белән дә аралашмыйча, үзен зурга куеп баруын өнәмиләрдер кебек тоела башлады. Башкасын әйткән дә юк, соңга таба бу психка ишекләр артык күп һәм үтә дә каты ачылалар-ябылалар кебек ишетелә башлады һәм, каюта аша гына туалет бүлмәләре булганлыктан, бу йөрүләрне, ишекләрнең берөзлексез ачылып-ябылып торуларын кешеләрнең шулай еш һәм шулай ашыгып туалетка чабуларыдыр дип юрарга тотынды.
— Эчәләр соң каюталарына бикләнеп тә, аннары чабалар пожарга чапкандай,—дип, үзенә үзе мыгырданып куйды кыбырсык карт.
Үттеме икән ярты сәгать, чыгып, палубада китап укып баручы кызына кабынып эндәште:
— Аерыласы булмадың шул китабыңнан. Ичмасам әйт: кай җәһәннәм астында булды ул Астрахань дигәнегез? Җитәбезме барып, юкмы?
Кыскасы, карт көйсез, бу сәфәрдән өмет иткән максатының акланмаганлыгын сизеп тора, юксыну хисе Идел суына кушылып агып китмәде генә түгел, киресенчә, пароходта гөрләп, уйнап-көлеп баручы парлы кешеләрне күбрәк күргән саен, аңарда кызыгу катнаш чак кына көнчелек тә кабына бара. Шулай да дөньяда парлы-парлы булып, аңлашып һәм бер-береңне якын итеп яшәүнең иң законлы күренеш булганлыгын сизү аңарда көчәйгәннән-көчәя иде. «Кошлар да парлы-парлы яшиләр!» — дип куя ул күңеленнән үзен-үзе тагы бер мәртәбә ышандырырга тырышкандай, һәм аңарда тагын һәм тагын бер мәртәбә пароходтагыларга, яр буйларында басып калган кешеләргә, дәрьядагы суга карап: «Парлы-парлы булып яшәүнең кадерен белегез, адәм балалары! Ташлагыз үзара вак-төяк низагларны!» — дип сөрән саласы килү хисе кузгала, юк, алай гына түгел, шашынып кузгала иде. Ләкин, ай-һай ла, рухи тынычлану галәмәте түгел иде бу, киресенчә, гел шулай эчтән борчып торган югалту хисенең торып-торып яңара баруы иде.
Шулай да бер мизгел һәм бөтенләй көтелмәгән мизгел художникны мондый бәйләнчек уйлардан арындырды.
«Бер мизгел» дигәнебез, гади телгә күчереп әйткәндә, ундүрт сәгать булып чыкты. Ягъни «Яков Свердлов» теплоходы Астрахань портында, причалда барлыгы ундүрт сәгать торды. Кырык градуслы эссе һәм яхшы ук тузанлы бу шәһәрдә туристлар төяп килгән теплоход һич кенә дә ашыкмый, пассажирларын, кайчан кузгалачаклары турында кисәтеп, ярга — шәһәргә таратып җибәргән, шәһәр тулы кеше, белмәссең, әллә туристлар күп, әллә шәһәрнең үз кешеләре шулай болгана. Илнең күп шәһәрләрендә булган, хәтта ут алгандай чабып берничә чит илне дә урап кайткан Мансуровның Астраханьда булганы юк иде, артык исе китмичә генә карап, күреп йөрде. Астрахань дигәннәре шушы икән: шәһәр уртасындагы ясалма күлендә парлы аккош йөзеп йөри икән, Казан Кремленнән кайтышрак булса да, кремльләре дә бар икән, базарларында рустыр, әрмәндер, чегәндер — төрле халык кайнаша, ләкин, чама тартып караганда, иң күбесе татар икән. Балыкның төрле сорты өелеп ятмаса да, юка тәнле воблалары рәттән тезелеп киткән, бөтенесен диярлек күрше татар авылларыннан китергәннәр, безнекеләрнең Казаннан килгән «үз мөселманнарыбыз» икәнлеген белгәч, татарча шундый оста сайрарга тотыналар, сүзләрен җүпләп, сораганнарына җавап биреп кенә өлгер. Шулай да балыкны берсе дә бушлай тоттырып җибәрергә ашыкмый, хәтта әйткән бәяләреннән төшәргә дә яратмыйлар икән.
Күрми күргән бу тәбәнәк шәһәрдә Мансуровны гаҗәпләндергән тагы бер нәрсә булды: көн үзәге җиткән булуга карамастан, күбесенең әлегә тәрәзә капкачлары да ачылмаган. Хәер, моның серенә художнигыбыз тиз төшенде — эсселектән куркып ачмыйлар икән.
Идел аша кешеләрне пләжгә ташып торган катерга утырып, аргы якта ике мәртәбә су да коенды. Астрахань күгенең куырып ала торган кызу кояшына корсагын ачып куеп, кеше рәтеннән янарга да тырышып карады, ләкин болар барысы да бик кыска сроклы булдылар, озаграк чыдап утыру — булса, тик бу якта, яр буе күләгәсенә ышыкланган ресторанда гына булгандыр...
Кыскасы, ундүрт сәгать дигәне, бигрәк тә бу чит-ят җирдә, белмәгән-күрмәгән кешеләр арасында ундүрт ел кебек озак тоелды Мансуровка, бичараның тынгысыз җаны тагын уйный башлады.
Инде кич җиткән, инде көньяк киченең зәңгәр күгендә анда-санда йолдызлар калка башлаган, причаллардагы пароходларның кайсылары кузгала, кыскасы, яр буе ыгы-зыгысы көчәйгән, китүчеләр һәм озата килүчеләр барысы да бергә буталган, берсе икенчесеннән уздырырга тырышкандай гөрләшәләр иде. Менә шул мәхшәр арасыннан, кинәт, көтмәгәндә... гармун тавышы, гармунга кушылып җыр, беләсезме, нинди җыр? Үзебезнең Минзәлә көе. Кыңгыраулы саратский гармун, уйнаулары да бераз тегеләйрәк, сүзләре дә Астрахань базарында ишеткәнчәрәк яңгырый... Ләкин, ничек кенә булмасын, бу безнең туган як моңы иде. Мансуров яр буе бульварында һава иснәп йөргән җиреннән, ирексездән диярлек, причал алды платформасынарак елышты. Тыңлый, уйлана. Уйлана һәм югалткан кешесен тапканнан- таба бара кебек: гомумән алганда җырлый белми торган хатыны, ул да шулай кайчакларда, ире ишетми дип уйлап булса кирәк, көйне чак-чак кына бозып, үзенчә борылышлар ясап, ишетелер-ишетелмәс кенә шыңшып йөргән булыр иде, мәрхүмәкәй.
Якынрак елыша төшеп, сорашкалый башлагач, тагын шунысын да белде Мансуров: өч парлы кешенең, ял вакытыннан файдаланып, пароходта Мәскәүгә китеп барышы, унөч кеше аларны озата төшкән һәм бөтенесе сәрхуш, бөтенесен җырлый белә. Иң әһәмиятлесе тагын шунда: килешәме, килешмиме дип тормыйлар, җаннары ачык, сүзләре ачык, җырлары агылып тора. Шушы самимилек, табигый садәлек башкаларны да үзенә тарта иде булса кирәк, бер заман теплоходның өч палубасы да, причал алды да тыңлаучылар, кызыгып тамаша кылучылар белән тулды. Ә уртада нибары бер кыңгыраулы гармун, бер уч шат күңелле кеше...
Фәлсәфәгә тиз бирелүчән Мансуров, ихлас тыңлаудан, карап торудан тыш, тиз генә гомумиләштерү ясарга да өлгерде: карасана, кошларның парлы-парлы булып очулары, ке шеләрнең парлы-парлы булып яшәүләре, табигый закончалык булганы кебек, туган як моңының кеше күңелен терелтүче эчке шифасы да үзе белән булса кирәк.
2025-09-08 18:36