СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хафизова «Әни нинди була?”

Роксана әнисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аңа заманча яңгыравыклы исем кушкан да ташлап киткән. Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы— болары кызчыкка мәгълүм түгел. Хәер, әлегә бу сораулар аны борчымый да иде. Ул яши торган яшелгә буялган йортта әти-әни сүзләре бик сирәк ишетелә. Роксана аларның мәгънәсенә дә төшенми. Күбәү алар биредә: малайлар, кызлар, зуры, кечесе. Роксананың иптәшләре, абый-апалары. Ашыйсылары килсә, аларны Галия апалары ашата. Фәридә апа белән Сәрия апа көндезләрен гел алар янында булалар. Роксана көйсезләнсә, зуррак кызлар аны күтәреп йөртәләр, юаталар, уенчыклар ясап бирәләр.
Роксана бик сөйкемле, көнбагыш чәчәге кебек сап-сары бөдрә чәчле, томырылып торган зәңгәр күзле кыз. Үзе хәрәкәтчән, шаян. Ул әле ятимлекнең нәрсә икәнен белми, сизми иде. Бу йортта ул иң нәние, шуңа күрә аңа наз күбрәк эләгә. Өлкәннәр аны «төпчек кызыбыз» дип иркәләп йөртәләр. Шаян-шуклыклары өчен дә ачуланмыйлар иде. Роксана да тәрбиячеләрен ярата, һәммәсенә тартыла. Шулай да аның иң яратканы Хисам бабай иде. Хисам карт биредә атлар карый, төннәрен каравылда тора, малай-шалайны чүкеч-балта тотарга өйрәтә, ишегалдын тәртиптә гота. Аның үз өстенә алган башка вазифаларын санап бетерерлек кенә түгел. Аның Балалар йорты штатында хезмәт хакы алыр өчен билгеләнгән бер эше булгандыр булуын. Иң мөһиме — карт бу йортта үз кеше, аның терәге иде. Балалар гел аның тирәсендә чуалалар. Картның күңел җылысы барына да җитә иде. Роксана да тәпи йөри башламас борын ук Хисам бабайны үз итте, аның белән гөлдер-гөлдер килеп сөйләшә. Хисам карт кызчыкны күтәреп ала, итәгенә утырта, үчтеки итә-итә сөя иде. Карт китәргә кузгалса, Роксана кычкырып елый, аңа ябыша. Еш кына ул бабайның итәгендә йокыга да тала. Бабай аны ипләп кенә урынына илтеп сала. «Роксананы иркәләп бозасың»,—ди иде аңа тәрбияче Фәридә апа. Ул үзе балаларны кырыслык белән тәрбияләү ягында иде. «Берни аңламый әле ул сабый»,— дип җавап бирә иде аңа карт. Озак күрми торса, ул үзе дә Роксананы юксына, күрешкәч, аның һәр сүзенә, шуклыгына кинәнә иде.
Җәйләрен балаларны Кама буена дачага алып чыгалар. Зуррак балалар өлкәннәргә бәрәңге, яшелчә үстерүдә булышалар. Җиләк-җимеш җыялар, һәр авыл йортындагы кебек биредә дә эш кайный. Җәйләрен Роксана тулысынча Хисам бабай янында кала иде. Зуррак балалар йә кырга эшкә, йә күрше урманга походка юнәләләр. Роксана исә берни сизми, тәгәрәп йоклый. Хисам бабай исә атлары янында кайнаша. Роксана уянгач, алар икәүләп, басуга, балаларга эчәргә мичкә белән су илтәләр. Бабай Роксананы яшел печән өстенә арбага утырта да башына ак панамасын кидерә. Арбага җигелгән Рекорд кушаматлы алаша салмак кына юырта. Хисам бабай, дилбегәсен тоткан килеш, уйга чумып бара. Ләкин Роксана аңа озак уйланырга бирми, яшел печән арасыннан тәлгәше белән җиләк, яисә зәп-зәңгәр чәчәк таба да, сөенечен бабасы белән уртаклаша.
— Мин таптым, менә моннан,—ди. Җиләкне берәмтекләп бүлә башлый. Бусы — сиңа, бусы — миңа, янәсе. Кызчык Хисам картның балалар йокыдан торганчы ук күрше урман аланына барып, печән чабуын да, бу җиләкләрне, чәчәкләрне Роксана табып куансын дип үлән арасына кыстыруын да белми иде.
Роксана шулай әти-әни сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган килеш беркемне дә юксынмый үсәр дә үсәр иде бәлки...
Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. Ник әнисе була торып Талия балалар йортында яшәгән, анысы сабыйларга сер булып калды. Шунысы хак: бик ошатты Роксана Талиянең әнисен.
Искитмәле әйбәт апа булып күренде ул балаларга. Талия белән рәттән хәтта Роксананы да кочаклап үпте. Балаларның һәрберсенә кәгазенә аю сурәте төшерелгән тәмле конфет өләште. Талиянең шатлыгы эченә сыймый иде. Тәрбиячеләр аны юлга әзерләгән арада, әнисенең кулыннан җитәкләп, «минем әни, минем әнием»,— дип мактанып йөрде. Әнисенең күзеннән туктаусыз яшь ага, үзе кытыршы куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Биредә иң кечкенәсе булганга аерым игътибарга өйрәнгән Роксананың күңелендә көнчелек сыман хис уянды. Ул үҗәтләнеп, ананың икенче кулына барып ябышты, аннары Талиягә телен күрсәтеп: «Минем әни»,—диде. Талия моңа түзеп тора алмады, әнисенең алдына чыгып, аның аякларына сарылды да елап җибәрде. «Юк, юк, минем әнием, минеке генә, әйе бит, әнием, минеке бит, әйт, әйт»,— дип кабатлады. Роксананың да тиз генә бирешәсе килмәде. Талияне читкә этәреп, анага ябышты. «Минем әни, әйе бит, әйе бит»,— дип, ул да Талиянең сүзләрен кабатлады.
Балалар моның ни белән бетәсен кызыксынып карап торалар иде. Талиянең әнисе дә аптырабрак калды. Кызының сүзен җөпләр иде, Роксана бигрәк сабый, әнинең кем икәнен дә белмичә, өзгәләнеп аңа сарыла. Шулчак тәрбияче Фәридә апа ярдәмгә килде. Ул иелеп, Роксананы кочагына алды. «Юк, бу апа Талиянең әнисе, тәртипле булсаң, синең әниең дә сине килеп алыр»,— дип кызчыкны юатты. И куанды Роксана, и шатланды. Тәрбияченең муеныннан кочаклап кабат- кабат сорады:
— Килеп алырмы, тәртипле булсам килеп алырмы?—дип өзгәләнде. Тәрбиячегә: «Алыр, алыр»,— дип ышандырудан башка чара калмады.
Талияне әнисе шул көнне үк алып китте. Балалар аннан көнләшеп, кызыгып, озатып калдылар. Роксана өчен бу аеруча истәлекле көн булды. Ул һәр баланың, шул исәптән аның үзенең дә әнисе булырга тиешлеген төшенде, һәм түземсезләнеп аның килүен көтә башлады. Ул еш кына әнисенең нинди икәнлеген күз алдына китерергә теләп карый. Ләкин берничек тә булдыра алмый. Күз алдына гел Талиянең әнисе килә иде.
Әнисе турындагы уй Роксананың бөтен барлыгын биләп алды. Йокларга ятканда ул иртәгә көн туасын, бәлки әле әнисе киләсен уйлап ята иде. Шулай булды ич: Талия йокыдан уянганда, аның аяк очында әнисе утыра иде. Роксана моны үз күзләре белән күрде. Аларның койкалары янәшә тора. Ул көнне Роксана Талиядән иртәрәк уянган иде. Ниндидер таныш түгел апаның кулъяулыгы белән күзен сөртеп, Талиягә карап елап утыруын күрде. Апа Роксананың уянганын күргәч, аңа карап матур итеп елмайды. Алга төшкән чәчләрен рәтләп куйды, тураеп утырды. Роксанага никтер бик рәхәт булып китте, ул да елмайды. Шулчак Талия күзен ачты. Аптыраган кыяфәт белән апага карап торды. Апа иелеп, аның маңгаеннан үбеп алды һәм пышылдап кына: «Бәбкәем!» — диде. Талияне ниндидер көч апага этәрде. Таныды ул әнисен, йөрәге белән таныды һәм аның муенына асылынып: «Әни, әнием!» — дип кычкырып җибәрде.
Шуннан бирле Роксана ятканда койкасының бер читенәрәк сыенып ята торган булды. Төнлә әнисе килә-нитә калса, аңа утырырга урын булсын, янәсе.
Роксана әнинең нинди булганын, кайдан килгәнен бик белергә тели иде. Әни ничек була икән ул? Талиянең әнисе ник Талиянеке генә булган?
Ул зур кызларны бу сораулар белән аптыратып бетерде. Аның: «Әни ничек була?» — дигән соравына кызлар: «Әни әйбәт була, әни ачуланмый, иркәли»,— диләр. Аларның күбесе әле әниләре янында яшәгән вакытларын хәтерли. Ләкин Роксананы бу җавап канәгатьләндерми. Аның әнинең нинди булуы турында түгел, ничек булуы, кем булуы турында беләсе килә. «Тыңламасаң, тәртип бозсаң да ачуланмыймы?»—дип сорый. «Үз әниең ачуланса да онытыла ул»,— диләр кызлар. «Минем әни чынлап та мине килеп аламы?»—дип тагын бер кат ачыкларга тели Роксана. «Килеп алырга да мөмкин»,— диләр кызлар. Җирән чәчле Рузинә генә: «Минем әнием бик теләсә дә килә алмый. Үлде ул»,— дип моңсу гына әйтеп куя. Роксана үлемнең ни икәнен белми әле. «Ник үлде?» — дип төпченә. «Аның әнисе үлгәнгә өч ел инде, Сәкинәнең дә, Светаның, Машаның да әниләре үлгән. Монда әниле кешеләр бик сирәк»,— дип аңлаталар кызлар. «Ничек үлгән?» — дип аңларга тырыша Роксана. «Авырган да үлгән, аннары җиргә күмеп куйганнар»,— диләр кызлар.
Мондый сөйләшүләрдән соң Роксана озак кына уйланып йөри, аннары үзен-үзе ышандырып куя: «Минем әни үлмәгән, Фәридә апа әйтте, килеп ала»,— диде.
Бу көннәрдә яңгырлар яуды. Балалар мунча керделәр, өйдәге эшләр белән мәшгуль булдылар. Шуңа күрә Роксана Хисам бабай белән шатлыгын уртаклаша алмый торды. Яңгырлар туктап, көн аязуга балалар яңадан чөгендер утарга чыктылар. Роксана бу көнне түземсезләнеп көтеп алды. Бабай янәшәсенә, арбага менеп утырыр-утырмас тәтелдәргә тотынды. «Бабай, бер сүз әйтимме, әйтимме?»—дип кабатлады. Дулкынланудан аның тавышы калтырый, битләре янып чыккан иде. Хәтта яшел печән арасыннан җиләк, чәчкә эзләргә дә онытты.
Карт дилбегәне селкеп, атка чөңгереп җибәрде, аннары кызчыкка күз генә ташлап алды да әйтте: «Йә, белик, нинди сүзең бар икән?»—диде. Роксана күзләрен зур ачып, кулларын селтәп, бер сулыштан әйтеп салды: «Минем әнием бар. Ул мине килеп ала». Карт кызчыкка текәлеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Роксанага бу ошамады. «Ие инде, ие, минем әнием мине килеп ала, менә күрерсең»,— дип кабатлады. Карт авыр сулады. «Ярый, ярый, бик әйбәт. Тик син киткәч, мин нишләрмен икән соң? Басуга суны кем белән илтермен?» — дигән булды. Роксана бераз аптырабрак калды. Бу турыда уйламаган иде әле ул. Хәер, сабыйлар өчен дөньяда хәл ителми торган каршылыклар юк. Роксана да бик тиз юлын тапты: «Әни сине дә үзе белән алып китәр, бергә китәрбез»,—-дип, кулларын чәбәкләде.
Роксана үзенең хыялы, өмете белән бәхетле иде. Бервакыт ул йоклаганда әнисе аның янына килде. Ул Талиянең әнисенә охшаган да, охшамаган да иде. Өстендә Фәридә апаныкы кебек зәңгәр бизәкле күлмәк, чәчләре сап-сары, керфекләре Хисам бабай бүләк иткән курчакныкы кебек озын. Әнисе Роксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә, чәченнән сыйпады, битеннән үпте. Әнисенең куллары йомшак иде, аның итәгендә утыру шундый да рәхәт. Роксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. Уянып, күзен ачкач та, ул як-ягына карап әнисен эзләде. Тәрбияче апасы кызчыкның уянгач кузгалмый ятуын күреп, аның янына килде:
— Хәерле иртә, Роксаночка, яле, кем сикереп тора?!
Кызчык зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп тәрбиячегә карады һәм җитди итеп әйтеп салды:
— Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була,— диде. Аннары үз-үзенә бик ышанып өстә де:— Ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез...
Тәрбияче кызчыкның чәченнән сыйпады...