СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Патша, вәзир һәм тегермәнче"

Бер заман бер патшаның вәзире: "Мин патша булсам, фәлән, төгәнне төгән итәр идем, шунысын шулай, монысы итәр идем",—дип, күп сүзләргә җитеп мактанган, ди. Вәзирнең бу сүзләрен патша хәзрәтләре ишеткән, ди.
Бер вакыт табып, патша хәзрәтләре әлеге вәзирне чакырткан. Вәзир килгән дә:
— Падишаһым-солтаным, ни боерасыз? —дигән.
Патша әйткән:
— Артык эш юк. Мәгәр фәлән сәгатькә килеп җит!—дигән. Вәзир кайтып киткән. Иртәгесен әйткән вакытка килеп җиткән.
Патшаның бер тегермәнчесе бар икән, җор гына кеше икән. Патша вәзирне тегермәнчегә алып төшкән. Патша, тегермәнчегә кергәч тә, әйткән:
— Әллә-мәллә, — дип.
Тегермәнче җавап биргән:
— Кәллә-мәллә, — дип.
Патша әйткән тегермәнчегә:
— Өчнеке тугызга җитәме? —дип.
Тегермәнче җавап биргән:
— Җитә җитүен, утыз икедән артмый,—дип.
Шуннан соң патша әйткән:
— Бер каз төшерермен, йонын йолкырсыңмы? —дип. Тегермәнче әйткән:
— Йонын түгел, мамыгын да калдырмам,—дип.
Чыккан чагында патша әйткән тегермәнчегә:
— Ылтыр-мылтыр, — дип.
Тегермәнче җавап биргән:
— Шалтыр-шолтыр,—дип.
Моның соңында патша белән вәзир патша сараена кайтканнар.
Патша әйткән вәзиргә:
— Без тегермәнче белән нәрсәләр сөйләштек, белдеңме? —дип. Вәзир җавап биргән:
— Юк, падишаһым-солтаным, — дип.
Патша әйткән вәзиргә:
— Иртәгә фәлән сәгатькә белеп кил, әгәр белмәсәң, асармын,— дип.
Вәзир, уйга калып, акрын гына өенә кайтып киткән. Моның соңында тегермәнчегә төшкән. Вәзир тегермәнчегә әйткән:
— Сез патша хәзрәтләре белән нәрсәләр сөйләштегез? Әйтсәнә миңа, зинһар!—дип.
Тегермәнче әйткән вәзиргә:
— Йөз алтын тәңкә бирсәң, әйтермен,—дип.
Ни эшләмәк кирәк, үләсе килми. Йөз алтын тәңкәне биргән тегермәнчегә. Тегермәнче әйткән:
— Патша миңа кергәч тә: "Әллә-мәллә" дип әйтте, ул сүзе 'Әссәламегаләйкем" дигән сүз
— Аннан соң патша әйтте: "Өчнеке тугызга җитәме?"—дип, — сез әйттегез: "Җитә җитүен, утыз икедән артмый",—дип, ансы дигән сүз?
Тегермәнче әйткән:
— Бир йөз алтын тәңкә, әйтермен,—дип.
Вәзир нихәл итсен, "үлмәк читен" дип, йөз алтын тәңкәне биргә^
Тегермәнче әйткән:
— "Өчнеке тугызга җитәме" дигән сүз —"өч ай эшләгәнең тугыз айга җитәме?"дигән сүздер, минем "җитә җитүен, утыз икедән артмый" дип әйткәнем — утыз ике тештән артмый дигән сүз ул.
Янә вәзир әйткән тегермәнчегә:
— Падишаһ сезләргә: "Бер каз төшерермен, йонын йолкыр сыңмы?"—диде, сез әйттегез: "Йонын түгел, мамыгын да калдыр мам",—дип,—ансы ни дигән сүз, әйтсәгез лә!—дип.
Тегермәнче әйткән:
— Йөз алтын тәңкә бирсәң, әйтермен,—дип.
Бичара вәзир уйга калып торган да, үләсе килмичә, йөз тәңкәне биргән.
Тегермәнче әйткән:
— Анысы сез буласыз. Ягъни каз булыр үзең, алтының булыр йоның, — дип.
Янә вәзир әфәнде әйткән тегермәнчегә:
— Патша хәзрәтләре чыккан вакытта әйтте сезләргә: "Ылтыр- мылтыр", — дип, сез әйттегез: "Шалтыр-шолтыр",— дип, ансы ни дигән сүз? Әйтсәгез лә,—дип.
Тегермәнче әйткән:
— Бир йөз алтын тәңкә, әйтермен,—дип.
Вәзир кесәсен карый, кесә ягы такырайган. Алтыннары беткән моның. Вәзир тегермәнчегә елый-елый ялына башлаган:
— Алтыным тәмам бетте, бер дә калмады, зинһар вә зинһар, әйтсәнә, кызгансана мине, —дип.
Тегермәнче әйткән вәзиргә:
— Өстеңдәге киемнәреңне, чапан-чалма, күлмәк-ыштаннарыңны бирсәң, әйтермен,—дигән, бирмәсәң, әйтмәм,—дигән.
Үлемнән авыр хәл юк, вәзир бичара бирми нишләсен, ахыр чишенеп, киемнәрен дә биргән.
Тегермәнче әйткән:
— Патшаның "ылтыр-мылтыр" дигән сүзе —"тазарт, чистала, яхшы әмәллә" дигән сүз, минем "шалтыр-шолтыр" дигән сүзем —"шалтырап калыр, шалтырап өенә кайтыр" дигән сүз. Менә хәзер күрдеңме инде? Шалтырап калдың түгелме? —дигән.
Вәзир, таң калып, шалтырап кайтып киткән.
Бераз вакыт үтүгә, хәбәр чыккан: "Вәзир акылдан шашкан, күлмәксез, ыштансыз йөри",—дип. Ә вәзир әйткән вакытка патша янына барган. Патша, кабул итеп, аны сараена алып кергән. Патша әйткән вәзиргә:
— Кичә әйткән сүзләрне белдеңме?—дигән.
Вәзир җавап биргән:
— Тәкъсир, белдек,—дигән.
Патша әйткән вәзиргә:
— Иншалла, моннан ары күп сөйләшмәссең инде,—дигән. Шушы хәлдән соң, мактанчык вәзир шапырынмаска ант итеп, авызына май кабып йөри, ди.