СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илшат Сәйфуллин "Суынган өчпочмак тәмле булмый"


Иртәгә алгебрадан контроль эш дигән хәбәр Рәмисне аяктан ега язды. Нинди контроль эш тагын, күптән түгел генә эшләдек бит! Әле аны эшләр идең дә, тапканнар вакытын! Партадаш Әнәс авырып китте, ул үз вариантын эшләп бетергәч, Рәмиснекен дә кимендә өчлелек итеп эшләп бирә иде. Җитмәсә, «отличница» Лилия белән дә талашты Рәмис. Анысы бер мәсьәлә чишә дә Рәмискә күчертә, икенчесен чишә дә, Әлфия апалары күрмәгәндә, тагын Рәмискә күчертә иде. Шулай итеп, Рәмис узган контроль эштә биш мәсьәләне дә «чишә» язды, тик, дүртенчесен «чишкәч», Әлфия ападан яхшы түгел дип кенә туктап калды.
Көне буе уйланды малай булачак контроль эш турында. Ахыр чиктә кичекмәстән Лилия белән дуслашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде ул. Әле вакыты бар: озын тәнәфес, ашханәгә барасы, аннан соң Толстойның туган көненә багышланган кичә, аннары урам буйлап бергә кайтасы...
Озын тәнәфестә Рәмис кибеткә барып килергә өлгерде.
Шыпырт кына Лилия янына килеп утырды да:
— Кибетченең сдачасы юк иде, шуңа икене алырга туры килде, — дип, туңдырманың шоколад белән тышланганын кызга сузды.
Дәшми генә туңдырманы ашагач, сыйныфташлар актлар залына юнәлделәр. Кичәгә Рәмиснең дә килүен күргәч, рус теле һәм әдәбияты укытучысы егылып китә язды.
Аның, дулкынланып:
— Вас, Хайруллин, тоже интересует творчество Толстого? —дигән соравына Рәмис: — Учин интирисует, — дип башын какты.
Кичә беткәч, Рәмис гардеробта, тирә-якта торган сыйныфташларын шаккатырып, Лилиягә пальтосын кияргә булышты. Аннары кызның сумкасын үз кулына алды. Түбән очка атлаганда Лилиягә кичәнең бик тә ошавы ачыкланды. Толстой турында бик күп яңа мәгълүматлар ишеткән икән. «Война и мир»ны да Лилия бишенче сыйныфта ук укып чыгуын әйтте,
—Ә синең Наташа Ростовага карашың ничек? — дип сорады ул, күзләрен мәчедәй елтыратып.
Рәмис коелып төште. Нәрсә булса да әйтергә кирәк ләбаса! -«Война и мир»ны укымадым, дисә, кыз бүтән сөйләшеп тә тормас, укыдым, дисә, бу әсәр турында фикереңне сорап интектерер. Шулай да дәшми торып булмый бит инде. .
— Наташа Ростованың уңай яклары да, тискәре яклары да җитәрлек... — дип мыгырданды малай.
— Ә тискәре яклары нинди? — диде Лилия, кызыксынып. Рәмис белән кайчан да булса рус классигының дан тоткан әсәрен тикшерермен дип башына да китермәгән иде ул.
—Тискәре яклары дип, ни... нинди генә яхшы булмасын, мин андый кызга өйләнмәс идем, — дип куйды малай, сыйныфташының күзенә карап, беткән баш беткән, буласы булса булсын, булмаса — юк дигәндәй. Җавап Лилия дә көтелмәгән кызыксыну уятты.
— Ни өчен?
— Нигә дип... Нишлим мин аның белән? — Идән юа белми, сыер саумый, өчпочмак пешерә белми.
Лилия, әлеге җавапны ишеткәч, чишмә челтерәведәй көлеп җибәрде:
— Ә мин җиде яшьтән идән юам, берничә ел инде сыер савам, өчпочмак пешерергә дә өйрәндем, — дип кулларын чәбәкләп урынында сикергәләде ул.
— Син әле алгебрадан контроль эшне дә гел бишлегә эшлисең, — диде Рәмис, аңа каш астыннан гына карап.
— Әйе шул, — диде кыз, кинаяне сизмичә. — Иртәгә дә контроль эш, тик мин иртәгә мәктәптә булмаячакмын!
— Ничек?!
— Иртәгә район үзәгендә отличниклар слеты. Резидә белән мине шунда җибәрәләр...
Көтелмәгән хәбәрдән Рәмис сискәнеп китте. Аяз көнне яшен сугу шулай буладыр инде, дип уйлады ул.
— Вакытың булса, якшәмбе көнне кереп чык, алгебрадан өй эшен бергә эшләрбез, өчпочмак та пешерермен, — диде кыз, саубуллашканда.
...Сәер, никтер Рәмискә канатлар үскәндәй булды. Гомерендә беренче тапкыр ул алгебраны үзенә өйрәнә башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Китапханәдән «Война и мир»ны да алырга кирәк. Ә Лилия бер дә начар кыз түгел икән. Әле чибәр дә... Тик бүген бер ялгыш җибәргәнен аңлады Рәмис. Өчпочмакның сәгать ничәдә пешеп чыга икәнен сорамады. Алдан килсәң, көтеп торасы, соң килсәң, суынган була. «Өчпочмакны мичтән әле генә чыкканы белән чагыштырып буламыни!» — дип мыгырдана-мыгырдана үзләренең тыкрыгына борылды.