СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Газиз Мөхәммәтшин “Кадерле бүләк”

Кая китте икән соң бу урак? Чорманың менә шушы җиренә генә кыстырган идем ләбаса. Башка чыкканнан бирле саклап тоткан бердәнбер урагым иде. Югалса, хараплар була инде, ходаем. Менә бәла. Әй үтә иде үзе, пәке кебек иде инде менә. Революция чыкканчы, ничә ел урдым. Ай урагың да, вай урагың дип, хатыннар шакката иде, исләре китә иде. Ә хәзер суга салган кебек юкка чыккан, эзе дә калмаган... Көздән әйбәтләп кенә чормага кыстырып куя идем дә икенче елны урак өстендә алып төшә идем. Алып төшкәч, тимерче Гаптеригә илтеп тешәтеп җибәрә идем, магазиннан бүген генә алган яңа урактай ялт итә иде, җан кисәгем... И-и-и, хәтеремнән дә чыккан бит, былтыр тотмадым ич мин аны. Шулай шул. Былтыр кул белән уру булмады. Басуны буеннан-буена комбайн белән урып та, сугып та чыктылар бит. «Сөенчегә ни бирәсез, җиңгиләр, апалар, моннан соң кул белән уру бетте...»—-диде бит прсидәтель ул чакны. Сүзе хак булды, рәхмәт төшкеренең... Әмма шулай да бу эш әллә ничек күңелгә мәзәгрәк булып тора әле. Бик ышанып та бетәсе килми, дигәндәй... Иртәгә уракка чыгабыз, дигәннәрен ишеткәч, урагымны хәстәрләп куйыйм дигән идем әле. Йә комбайннары ватылып-нитеп китәр. Машина җанлы нәрсәмени ул. Келт итсәң, черт итәргә генә тора ул машина.
Бөтен гомереңне басуда үткәргәч, өйрәнелгән шул. «Мәхүп әби, уракка!» — диюләренә, буран уйнатып чыгып чабармын дигән идем дә... Юк шул, табып кына булмый бит урагын. Җир тишегенә төшкәндәй булды. Менәтерәк бер тамаша. Көләргә дә, җыларга да аптырарсың мондаен тамашага, карт әйткәндәй.
Туктале, карт дигәннән, ул күрмәде микән. Икенче җиргә кыстырып куюы бар, дигәндәй... Сиңайтәм, сиңайтәм, димен, чормадагы урагымны тотмагансыңдыр бит? Шул инде, кызыл саплы урагыбыз бер генә бит. Шул, мин әйтәм, кул астыңа туры килмәгәндер бит?..
Ә?!. Каһәр генә суккан икән, алайсаң. Ялтырап торган өр-яңа уракны кем үз кулы белән тимер-томыр җыючыга биреп чыгара инде, җә... һе, алды, имеш! Биргәч, куана-куана ала инде ул. Сиңа зыяны-мазары тими иде бит аның. Ничә еллар, ннчәмә еллар буе сакладым бит, ә! Кешенең картайган саен акылы бетә диләр, валлаһи, дөрес икән. Ихлас... Көрәк кадәр сакал биргән, әмма бер тиенлек тә акыл бирмәгән икән ходай моңа. Мыек очларын бөтерә-бөтерә бөеренә таянып тора бит әле, җитмәсә. Юри әйтә дип беләсеңме әллә мине!.. Хәйләләмә, хәйләләмә, иске тимер-томырларны эретеп яңа комбайн ясаганнарын мин үзем белмимме әллә... Алдың, комбайн кадәр комбайнны ничек сиңа сатсыннар соң... һи, картлач, комбайнын алуын алсак, чорма ярыгына кыстырмасак та урын табар идек әле, әнә, колхозга бирер идек.
Мөхәммәтгариф, димен, көлмә, шаярырга бала-чага түгел инде мин. Ачуланып әйтәм, валлаһи менә! Бар, биреп чыгара белгәнсең, алып та кайта бел! Теләсәң каян алып кайт. Илле ел урдым мин аның белән, беләсеңме?!
Тузынам, нигә тузынмаска, әллә әйберем жәл түгелме миңа? Ирләрнең шул инде, туздырудан башканы беләләрмени алар. Син дә шулар сыңары, бер дә артык җирең юк...
Кара әле, Мөхәммәтгариф, димен, йөрәгемне яндырма, тимер-томыр җыючы китмәгәндер әле, уракны сорап алып кайт. Мәхүп җиңгәң ачулана, туганкаем, аның урагын кире бир инде, диген. И, акылыгыз, уракта күпме генә тимер бар соң анда, җә... Туктале, тукта, көлдерермен әле мин сине. Нишләрменме? һе, сакалыңның бер бөртегем калдырмый йолкып бетерермен...
Ә, шулаймы, инде хәзер «җеннәнмә»ме, инде хәзер «карчыккаем»мынн. Менә сиңа, менә тагын берсен...
Кит, кит, җүләрләнмә, «пәп» тә түгел, «мәп» тә түгел... Кысма, кысма шулкадәр, карт аю, утын пүләне юк ла монда. И-и, ходаем, акыл теше чыкмый калгандыр моңа, һи-һи-һи, өрлек чаклы улларың, кызларың булсын. Шулар килеп керер дә дими. Артыңа карасаң... алла, алла, кабыргамны... Артыңа карасаң алтмыш- җитмеш ел гомерең бар бит инде... И-и, китсәнә, кытыгымны китерәсең...
...Әй туктале, тукта. Бүген үк кырын ыштубыты.
Югыйсә чучка шитинасы сымак булгансың. Кем карты дигәндә, күкрәккә сугып, Мәхүп карты диярлек булсын. Шулай булмаса, син миңа, рус әйтмешли, нипачум. Вәт, аңладыңмы?.. Сакалыңны диммени мин сиңа, сакалың белән мыегың калсын, яңагыңны кыр. Сакалсыз ирне ир дип тә чутламыйм мин дөньяда...
Җә инде, җә... Кызып китте берәү, 18 яшьлек егет дип торырсың, валлаһи...
Ә-ә-ә, уракны әйтәсеңме? Соң, шулай инде. Азрак та әрләмәгәч, нәмәгә ярый ул. Синең, Мөхәммәтгарифкаем, дилбегәңне кысыбрак тотсаң да таманга килә әле.
Юк, жәллим дигәч тә, ул кадәр үк түгел түгелен. Басуда гомер буе бөгелеп йөреп, билем калмаган иде инде. Комбайннарына алла ярдәм бирсен. Тик менә... ни... ул урак синең бүләгең иде бит. Мин сиңа ябышып чыккан елны Минзәлә ярминкәсеннән алып кайткан идең. Исеңдә микән: «Мә, Мәхүпҗамалым, иң шәбен, чәч пәкесе кебек үткенен сайлап алдым, ядкәрем булсын, гомерең буе рәхәтлән!» дигән идең бит. Мин ул чакта яшь кенә, оялчан гына килен идем әле. Без, син ярминкәдән кайткан көнне, бакчага чыгып утырдык. Яфраклар коелган чак иде. Шунда алдыбызга бер сары яфрак төште. Син аны кулыңа алдың да әйттең, ни дидең, «Мәхүпҗамалым, безнең мәхәббәтебез ошбу яфрак кебек саргаймасын, ул гомеребез буе бетмәсен», дидең. Менә шуңарга ничәмә-ничә еллар кадерләп кенә йөрткән идем мин аны, уракны димен. Ә син тик торганда, дуамалланып, биргәнсең дә чыгаргансың. Шуңа күңел боегып китте. Ничек кенә дисәң дә, синең ядкәрең иде... Менә бит ул, карткаем... һи, менәтерәк, хәзер инде «кит аннан!»мы? Исеңә төштемени? Бөтенләй оныткансың, ә?! Ирләрнең шул дидем бит инде. Үзләре әйтәләр дә, әйткән минутларында ук үзләре оныталар алар... Ә син монда гомерең буе тузан да төшерми кадерләп...
Әй, әй, Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтгариф, дим... бала-чага шикелле кылт итеп кенә кая чыгып чаптың тагы?.. Ул кеше әллә кайчан киткәндер инде. Әй, ходаем, йөрмә инде, йөрмә, кайт... Мин бит болай гына, үзең биргән урак булганга гына... Эшләпәңне ки, ичмасам, яңгыр яварга тора, яңгыр... Сиңайтәм!.. Салкын тидерә күрмә... Мөхәммәтгариф дим, Мөхәммәтга- ри-и-ф!..