СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлфия Исхакова "Сукыр мәхәббәт"
Карадым да күзләреңә -
Яшьләрем тыялмадым...
Күп хәсрәт сыйды аларга,
Бер бәхет сыялмады.
Р. Фәйзуллин
-Әни, әни!.. Әти командировкадан кайчан кайта инде?
-Белмим, кызым.
-Әни, дим, әни! Нигә ул командировкада шулай озак тора?
-Эше шундый аның, кызым.
-Кайткач, әтигә әйтәм әле, андый озак командировкаларда йөри торган эштә эшләмәсен. Әйеме, әнием?
-Әйтерсең, кызым, әйтерсең.
-Әни, дим, әни!..
Менә шулай, кызының йөзләгән, меңләгән сорауларына җавап бирергә тиеш ул. Дөресе, бала күңелен сындырмый гына нидер аңлатырга, хәтта алдарга да туры килә аңарга, ул гына да түгел, фатир алыштырырга да... Кызын, авыз тутырып, «әти» дип әйтүдән мәхрүм итәсе килми. Кемнең үз баласын бәхетсез, сыңар канатлы итеп күрәсе килә икән? Андый ана юктыр ул дөньяда. Тик дөнья гел син дигәнчә бармый шул!..
«Кешенең, туганда ук, маңгаена язмышы язылып куелган була», - дип сөйли иде аңа әбисе. Тик ул язулар кеше күзенә күренмиләр икән... Ярый әле күренмиләр, барын алдан белеп торсаң, яшәүнең бер яме булмас иде.
Миләүшә үзен бәхеткә лаеклы хатын дип саный. Аңа да бер елмаер әле бәхет дигәннәре... Ул тулы, матур гаиләдә беркемнән дә ким булмыйча үсте, укуда да калышмады. Әллә ни тавышы булмаса да, берничә ел музыка белеме алды, аннан институтта укып, биш ел гомере үтте. Танышлык аша яхшы эшкә урнашты. Тик бәхет дигәннәре генә аны гел уратып узарга тырышты.
Балачакта яратып укыган әкиятләрдәге кебек матур, көчле, батыр, хыялдагы сыман бай булырга тиеш иде аңа яр буласы ир-егет. Авылдан кыш чыгарга килгән әбисе өйрәтеп калдырган догаларны укып, бәхет тели иде үзенә Миләүшә. Әллә чын күңеленнән теләмәдеме икән?.. Язмышына шулай язылганмы?..
- Мәхәббәтнең күзе сукыр, ялгышма, - дигән иде Миләүшәнең әнисе. Ә ул көлде генә. Сөюдән исергән күзләре ак белән караны аерырлык хәлдә түгел иде.
Нәкъ үзе теләгәнчә, матур, киң җилкәле, пәһлевандай егет белән очраштырды аны язмыш. Очкын чәчеп торган коңгырт кара күзләре, шундый ук кара куе чәчләре, телгә осталыгы белән кызны сихерләгән егетнең килмәгән җире юк кебек иде. Бер күрүдә гашыйк булган кыз, канатланып, бәхеттән күкнең җиденче катында йөзде. Кызларындагы бу кискен үзгәрешне күреп, әти-әнисе аны гади тормышка кайтарырга, күзен ачарга ни тырышсалар да, Миләүшә моңа кадәр табышмак булып, аның күбәләктәй яшь күңелен кытыклап торган серле мәхәббәт диңгезеннән чыгарга ашыкмады. Аны яратучы, илаһи зат итеп санаучы, матурлыгына сокланучы кешенең булуы белән бәхетле иде кыз. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында килеп керүче кыю егет үзенең бу кыланышын бердәнбере Миләүшәне сагынуы, аңардан башка ямь таба алмавы дип аңлатты. Наилнең үзенә булган кайнар хисләре турында ишетү, аңа кирәк булу кыйммәт иде Миләүшәгә дә. Тиз арада хисләр, ташып, ярга чыкты, Миләүшәнең буйга узуы туй көннәрен якынайтты. «Туй» сүзен дә нигәдер Наил түгел, кызының көннән-көн түгәрәкләнә барган гәүдәсен күргән Миләүшәнең әнисе башлап җибәрде. Шулвакыт Наилнең, җилкәсен җыерып, беренче тапкыр үзе алдында кечерәеп калуын күрде яшь хатын. Җитмәсә, егетнең беркайда да эшләмәве ачыкланды. Наил үзе: «Вакытлыча», - дип аңлатты.
Загска барып язылышып кайтканнан соң, Миләүшәнең әти-әнисе ярдәме белән, якын туганнарын җыеп, туй иттеләр. Үзенең хезмәт хакы ярыйсы гына булгангамы, бәлки, мәхәббәте көчле булгангадыр, беренче елда тормыш авырлыгын сизмәде яшьләр.
Яшь гаиләдә беренче гауга балага исем кушудан чыкты. Дөньяга яңа гына аваз салган сабыйның тәнендә зур гына миңе бар иде. Шуңа да Миләүшәнең әнисе оныгына Миңсылу исеме кушарга киңәш итте, яшь әнигә дә бу исем ошады. Яңа туган кызына саф татар исеме кушарга риза булмады Наил. Миләүшәнең әти-әнисен искелек калдыклары дип атады. Бала имезгән хатынының күз яшьләре белән үткән берничә көн һәм төн дә ир күңелен нечкәртмәде. Әйтәсен әйтеп, шул арада җыелган үпкәләрен чыгарып, ишекне шапылдатып ябып, бүтән бу фатирга кайтмаска дип чыгып китте Наил.
Мәчеткә барып, сабыйга барыбер Миңсылу исеме куштырдылар. Тик бу күңел тынычлыгы китермәде. Миләүшә һәр көнне иренең, үз ялгышларын аңлап, кайтып гафу үтенүен көтте. Ишек шакысалар, ул, дип, йөгереп ишек ачарга ашыкты.
Бер атнадан соң кайтты Наил. Берни булмагандай елмаеп, чәчәкләр күтәреп кайтты.
- Сагындым, Миләш! Синнән башка бер генә көн дә тора алмыйм, - диде ул, хатынын кочаклап.
Миләүшә дә сагынган иде аны. Үпкәләгәнен күрсәтергә тырышса да булдыра алмады. Кояштай балкыган күзләре сата иде яшь хатынны. Наил үзенә ошаган эш таба алмады. Әш эзлим дип чыгып китеп, кайтмый йөргән чаклары да еш булды. Кызын карап өйдә утырганда, Миләүшәнең бөтенләй акчасыз чаклары да булгалады. Әле ярый әти-әнисе ярдәм итеп торды. Миңсылу балалар бакчасына йөри башлагач, үзе эшкә чыккач кына, җиңел сулыш алды яшь хатын.
Чираттагы югалып торудан соң, Наил ябыгып, талчыгып, нидәндер бик арып кайтты. Сакал-мыек баскан йөзенә жәлләмичә карарлык түгел. Туй көненә дип сатып алган кара костюмының соңгы сәдәпләренә кадәр коелып беткән. Иренең талчыккан, сөмсере коелган йөзен күрү авыр иде Миләүшәгә. Ә ир, кайда йөрүен сорашкач, нигәдер ах-ух килде дә Миләүшәгә аркасын куеп борылып ятты. Яшь хатын төне буе кайнар яшьләрен агызып, күзен дә йоммыйча чыкты.
Эштән кайткач та, өйдә аны каршы алучы булмады. Хатын аяк киемнәрен салып түргә узды да үзләре яшәгән бүлмәнең ачык ишегенә күз салды. Иртәдән җыелмаган урын өстендә Наил ята. Кырынмаган йөзе аны олыгайтып җибәргән. Ул, хатынының кайтуын сизмәгәндәй, күзләрен түбәгә төбәп ята бирде.
-Бәлки, биредә мине аңлаучы табылыр дип кайткан идем, булмады инде... - дип торып басты Наил. - Кайгым бар минем, ягъни минем түгел, Маратның.
-Маратка ни булган? Кичә генә шалтыратты түгелме соң?
-Шалтыратса!.. Ул машина бәрдерде, кыйммәтле машина. Аңа счетчик ачтылар, атна азагында сораган «бабкаларны» китермәсә, икеләтә түләтәчәкләр. Йә башы бетәчәк!
-Марат машина бәрдергәч, ул кайгырсын. Мин бит синең үзеңә берәр хәл булгандыр дип курыктым. Нигә шулкадәр кеше өчен янасың, мине куркытасың?
-Ул - минем якын дустым. Ул хәтле акчаны Марат кайдан алсын? Әтисе эчә, әнисе гарип. Бетә инде башы, их! Бетә инде...
-Дус җанлы, нинди кешелекле икән Наил. Маратның кайгысын үз кайгысы кебек кичерә, дип уйлады Миләүшә.
Кич, йокларга яткач, Наил Маратны кабат исенә төшерде.
-Бәлки син, Миләшем, банктан акча сорарсың, танышларың буа буарлык бит синең.
Бу төнне ире Миләүшәне акчалата кредит алырга кирәкле кәгазьләр җыя башларга күндерде.
-Яхшы хатын син. Сине сайлап ялгышмаганмын, -диде Наил, хатынын иркәләп.
Банктан акча алганчы атна үтте. Ул көннәрне ир хатынына ничек ярарга белмәде. Ашарга әзерләде, Миңсылуны балалар бакчасына алып барды, алып кайтты. Миләүшә, тормышының көйгә салынуына шатланып, сөйгәненең таушалган киемнәрен рәткә китерде, булмаган акчасын бар итеп, яңа күлмәк- чалбар сатып алды.
Миңсылу да гел әтисе янында чуалды, аның итәгеннән төшмәде.
Әнисенең «Мәхәббәтнең күзе сукыр» дигән сүзләренең мәгънәсен соңрак аңлады Миләүшә. Банктан алган илле мең сум акчаны дусты Маратка илтеп кайтырга дип киткән Наил икенче, өченче көнне дә күренмәде. Кая гына шалтыратмады Миләүшә ирен эзләп. Күпме генә шалтыратса да, Маратның телефоныннан җавап бирүче булмады.
Көннәр үтә торды. Миләүшәнең кредит акчасын түләр вакыты җитте. Наил дә, аның дусты Марат та суга төшкәндәй юк булдылар. Миләүшә хезмәт хакының зур өлешен банк кассасында калдырып кайтты.
Ә Миңсылу әнисеннән һәр көнне әтисен таптырды.
-Командировкада, - диде Миләүшә.
-Әтиемә шалтырат, әнием. Тизрәк кайтсын, - дип кабатлаудан туймады нәни кыз, әнисенең җанын телеп. Миләүшәнең күңеле тулды, кызына күрсәтми генә яшьләнгән күзләрен сөртте.
Чыннан да, Миләүшә түгел, миләш мин, дип уйлады хатын. Пешеп җитмәгән миләш. Наил аңа тиккә генә «Миләш» дими. Кияүгә чыкканнан бирле, күңелендә миләш тәме аның, тормышында миләш әчесе. Ерактагы кояшның җылысы җитмәде аңа, Наилнең җылысы.
Инде Наилнең исән-иминлегенә өмете киселгәндә, ир тагын шалтыратты.
-Миләш, бу мин әле, - диде ул, моннан ярты сәгать элек кенә күрешкән танышы белән сөйләшкәндәй. Коры гына гафу үтенгән булды, икенче шәһәрдә һаман шул авария эшләрен көйләп йөрүләре турында берничә сүз әйтте дә трубканы куйды.
Уйламаганда-көтмәгәндә Миләүшәнең Наилгә булган өмете, киләчәктә гаилә терәге булыр дигән хыяллары пыяладай челпәрәмә килде. Бәлки, Наил кайткандыр, дип өметләнеп ачылган ишек каршында май кояшыдай балкып Марат басып тора иде. Эченә җылы йөгерде хатынның. Болай булгач, эшләре уңган икән дип уйлады ул. Аның тизрәк Наилне күрәсе килә иде.
-Наил өйдәме?
Миләүшәнең аптыраудан тавышы карлыгып китте.
-Ничек?.. Мин, Марат, бу сорауны үзем сиңа бирергә тиеш.
-Аңламадым?.. - диде Марат, һаман елмаеп.
-Ә авария? Счетчик? Сиңа үлем белән янаулар?!
-Нинди авария? Нинди счетчик? Син нидер бутыйсың, Миләүшә... Без кичә генә Гөлия белән Себердән кайттык. Мин өйләнергә уйладым бит әле. Туйга чакырабыз үзегезне.
Елап җибәрмәс өчен көчкә тыелып торган Ми ләүшәнең сабырлыгы бетте. Ул: «Наил юк бит, ю-га- аа-лды», - дип кычкырып елап җибәрде.
Дусларына шатлыгын бүлешергә дип килгән Марат ул көнне Миләүшәләрдә озак кына утырды. Налнең сәер эшләренә үзе дә аптырады.
Беркөнне хатын, урамда куелган уен автоматлары яныннан үткәндә, таныш чалымны искәрде дә туктап калды. Ир-ат автоматның туймас авызына тимер бишлекләр төшерә дә көтеп тора, аннан җан ачуы белән автоматка китереп тибә.
Наилнең тимер акчалары беттеме, хатынының карашын сизепме, як-ягына каранып алды. Бер- мәлгә генә күзләре Миләүшәдә тукталып калса да, ир, сиздермәскә тырышып, алга атлады. Автомат яны кабат җанланып китте. Үзе дә сизмәстән, Миәүшәнең аяклары Наил артыннан иярде. Ир каядыр ашыкты, аңардан калмас өчен, хатын йөгерә үк башлады. Наил, качма! Сөйләшергә иде безгә. Синең шәһәрдә яшәвеңне күптән беләм бит инде мин! - дип кычкырды Миләүшә, йөгерүдән тыны кысылып.
-Нигә минем арттан шымчылап йөрисең, башка эшең юкмы әллә? - дип кычкырды Наил, ачуланып.
-Югалттык без сине, Наил. Миңсылу сине югалтты. Тәрәзә турыннан үткән ирләргә «әти» дип кычкыра.
Миңсылу исемен ишеткәч, Наилнең күңеле нечкәрде бугай, адымнарын акрынайта төште.
-Ничек ул анда, чирләмиме?
-Төрлечә инде. Беркөнне балалар бакчасында Саша исемле малай белән сугышкан.
-Молодец, бирешмәсен!
-Алай димә әле, Наил, кеше булып үссен диген.
-Усаллар заманы, акчалылар заманы хәзер. Миләш.
-Ә акчасызга, усаллыгы булмаган кешегә ничек яшәргә?
-Менә ничек яшәгәнемне күрәсең бит инде.
-Эшләргә кирәк сиңа, эшкә урнашырга.
-Кирәк, Миләш!.. Тик минем кемнеңдер колы буласым килми.
-Заманы шундый аның, синең белән мин генә үзгәртерлек түгел. ...Кара әле, Наил, бөтенләй онытканмын. Безне Маратлар туйга чакырдылар, барабызмы?
Наил, Марат исемен ишетүгә, ничектер кыенсынып калды, тик үзен бик тиз кулга алды.
-Туйга барырга акча кирәк. Ә минем кесәләрдә җил уйный.
Ир куллары белән кесәләренә суккалап алды.
-Якын дустың туена бармый булмый инде, әниләрдән бурычка алып булса да барырбыз, - диде Миләүшә, иренең керләнеп беткән пинжәк якасын рәтләп.
-Гафу ит мине, Миләш! - диде ир, яшьле күзләрен күтәрергә базмый, хатыны алдында тезләнеп.- Шундый юньсез булганым өчен гафу ит!
Миләүшәнең күңеле нечкәрде. Киң җилкәле, пәһлевандай зур гәүдәле ир бу минутта көчсез, яклаучы таба алмаган сабыйны хәтерләтте аңа. Күз яшьләре белән елаган бу кешене һаман ярата идеме, баласын атасыз калдырасы килмәү теләге көчле идеме, жәлләдеме - үзе дә аңламады.
Миләүшә белән Наил тагын бергә яши башладылар. Артык акчалары булмаганга, «командировкалар» тукталды. Ышанычы булмагач, Миләүшә иренең кулына зур акча бирергә курыкты. Дуслары аша берничә тапкыр эшкә дә урнаштырып карады. Тик Наил бер генә мәртәбә дә хезмәт хакы алып кайтып бирмәде. Яңа эш урыныннан башыннан бурычка баткан ирне тиз азат иттеләр. Шундый чакларда ачуын ничек басарга белмәгән ир, эчеп кайтып, хатынына кул күтәрергә дә чирканмады.
Беркөнне эшкә киткәндә, кредит түләргә дип, Миләүшә акча калдырды аңа. Кибеттән ашамлыклар алырга кушты. Бүтән акчабыз юк, дип кисәтеп тә куйды әле.
Ана сөте белән кермәгәнне, кәҗә сөте белән керәмени?! Бу юлы акча гына түгел, Миләүшәнең иренә булган соңгы ышанычы да юкка чыкты. Инде ире тарафыннан алданып арыган хатынның, Наилне бүтән күрмәс өчен, еракка, еракка качып китәсе килде. Ул яшь, теләсә, үзенә тиңне табып, яңа тормыш башлап җибәрә ала. Миңсылу үскәч, барысын да аңлатып бирер ул кызына, һичшиксез, аңлар аны Миңсылу, һичшиксез, аңлар!.. Наил белән мөнәсәбәткә, һичшиксез, нокта куярга. Кысыр өмет белән күпме яшәргә була? Җитәр!., дип, үз-үзенә меңенче кат сүз бирде Миләүшә.
Уен клублары янында йөреп алҗыган, булмаган акчасын эзли-эзли кесә төпләре тишелеп беткән Наил Миләүшәнең үзен эзләп килүен күпме генә көтсә дә, хатыны автоматлар янында башкача күренмәде. Ирнең гаиләсе янына кайтасы килә башлады, тик ничек, нинди күз белән карарга? Ашыга-ашыга, Миләүшәнең телефон номерын җыйды. Тик трубкада ир-ат тавышы ишетелгәч, тотлыгып, әйтер сүзләрен онытты. Ул: «Миләшем, гафу ит инде, минем сиңа ярдәм итәсем, күп итеп акча отасым килгән иде», - дип әйтергә теләгән иде.
2025-12-02 12:35