СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Кави Латыйп "Ясалып бетмәгән портрет"
Заводның пионер лагеренда өлкән вожатый булып эшләүче Данияне һич көтмәгәндә завком председателе Латыйфа апа чакыртып кайтарды.
—Сине Кара диңгез буена җибәрергә булдык,— диде Латыйфа ханым, мөлаем гына.
—Лагерьны ничек ташлап китим? Юк, баралмыйм,— диде Дания.— Минем урынга икенче берәүне җибәрегез, зинһар, дип әйтәм... Мин туйга әзерләнәм, Фәрит белән тиздән өйләнешергә вәгъдәләштек.
—Теге БРИЗда эшләүче Фәрит беләнме?
—Әйе.
—Котлыйм! — диде завком председателе, кул биреп.— Шулай да син, Дания, башта әйбәт кенә ял итеп кайт, аннары өйләнешерсез. Киявеңне әйтәм, бер айга гына түзәр әле, шулай ук синнән аерылып тору аның өчен үзенә күрә бер сынау булыр. Инде әйтсәм әйтим, шунысы да бар: бер өйләнешкәч, бик диңгез якларына йөри алмассың, үземнән беләм.
—Икенче берәүне җибәрегез инде, Латыйфа апа!
—Булмый дигәч булмый, Дания акыллым. Син ул путевканы яулап алган икәнсең, Кырымына да үзең бар инде. Диңгез күрү — үзе бер бәхет ул, ә бәхет таш түгел, аяк астында ятмый. «Урыныма кем калыр икән?» — дип хафаланма, кеше таптык инде. Өлкән вожатый булып Зарифа калачак, башлангыч класслар укытучысы.
Өч көннән соң Кырымга китүче Данияне Фәрит озата килде.
«Татарстан» поезды кузгалып китәргә биш минут вакыт калды. «Озатучылардан вагонны бушатуларын сорыйбыз!» — дип игълан ителгәч, Фәрит Дания белән саубуллашып купедан чыгып китте.
Вагон тәрәзәсе ачык иде, кыз шунда килеп басты.
—Туйга чакыру билетларын әзерләп куй, яме? — диде Дания.
—Ярый,— диде егете.
«Татарстан»нан соң Дания «Мәскәү — Феодосия» поездына утырды. Феодосиядән ул ял йортына автобуста килде.
Ашханәдә кызны ачык чырай, такта чәй белән каршыладылар, күтәреп алгандай, үз күңеленә ошаган якты урынга утырттылар. Бу юлы Даниягә япа-ялгызы ашарга туры килде, өстәлдәшләре төшке аш вакытын уздырганнар иде инде. Тәмләп кенә ашап утырганда, аның күзенә тутырып аш салган тәлинкә, кыздырган тавык ите, персик, лимон суы чалынып китте. «Кемдер ашарга килмәгән, күрәсең?.. Лагерьда минем пионерларым төшке ашны барысы да ашадылар микән? Зарифа балалар белән үзен ничек тота икән? Балалар үзен ярата микән?..» Аның уйларын үзара сөйләшүче официантлар сүзе бүлде.
—Теге художникны әйтәм, әбәткә бүген дә килмәде. Эте дә, үзе дә күренми.
—Иртән булдымы соң?
—Булды, әмма җүнләп ашамады, бары бер чынаяк кара кофе эчеп китте. Әллә, мәйтәм, әбәтне үзем илтимме? Карт кеше бит инде, аңа килеп йөрүе авырдыр... Сәнгать кешеләре, мәйтәм, әллә һава белән туеналармы? Узган ел бер балерина ял иткән иде, көненә бер күкәй белән туенып яшәде, мескенем, жәлләдем дә инде үзен. Инде менә монысы! Биюче дә түгел, ә шулай да әбәткә килмичә теңкәгә тия.
Дания ашаудан битәр, художник турында барган сүзләрне тыңлап утырды. «Безнең Нәкый аганы тетәләр түгелме соң? Әгәр аның янына аш алып үзем барсам?..»
Дания официант хатынны чакырып алды.
—Минем бер үтенечем бар иде...
—Әйтегез!
—Художник янына аш алып барырга миңа рөхсәт итегезче!.. Мин беләм ул кешене...
—Мин каршы түгел түгелен, әмма өлкән шәфкать туташы ни әйтер? Сорап килим әле, хәзер, сабыр итегез...
Берничә минуттан соң, официант кире әйләнеп килде.Өлкән шәфкать туташы рөхсәт итте,— диде ул.
Дания кулына, ак җәймәгә бәйләп, кечкенә генә кәстрүл тоттырдылар. Официант аны озата чыкты һәм художник янына ничек барырга икәнлекне аңлатып бирде.
—Ярты километр чамасы яр буйлап баргач, сулга борылырсыз, аннары сукмак буйлап кечерәк кенә тауга менәрсез, ул шунда коттеджда яши,— диде.— Кичке ашка килми калмасын, болай да өлкән шәфкать туташы үземә шелтә ясады инде.
Кыз диңгез яры буйлап художник коттеджына юл тотты. Официант әйткәнчә, ярты километр үтеп сулга борылгач, ул капкасы яшелгә буялган коттеджны күреп алды. Килеп җиткәч, Дания кнопкага басып шалтыратты һәм дулкынланып ишек ачылуын көтте, ләкин берәү дә күренмәде. Кыз тагын бер тапкыр кнопкага басты, бу юлы исә үзе дә кыңгырау шалтыраганын ишетте. Менә хәзер кемдер чыгар да: «Рәхим итегез, туташ!» — дип әйтер кебек иде. Кыз капка төбендә озак басып торды. Берзаман ишек ачылып, мәче зурлыгындагы көчек килеп чыкты да чиный-чиный Дания тирәсендә бөтерелә башлады. «Мөгаен, хуҗасы да чыгар»,— дип уйлады кыз. Юк, берәү дә күренмәде. Көчек атылып кире кереп китте. Дания исә басып торуын дәвам итте. Көчек яңадан чыгып, койрыгын болгый- болгый, кыз янында әйләнә бирде. Дания, ниһаять, төшенде: көчек аны өйгә чакыра икән. Дания кыяр-кыймас кына көчек артыннан иярде.
—Мөмкинме? — диде кыз.
Ләкин җавап бирүче булмады.
—Мөмкинме? — дип кабатлады кыз.
—Кем бар анда?
Дания ни дип тә җавап бирергә белмичә:
—Мин! — диде.— Сезгә аш китергән идем, Нәкый ага.
—Әбәт тә җиттемени инде?
—Җитү түгел, узып та китте.
—Әйтәм аны «Төймә» бөтерелеп йөрде,— диде художник, көчеккә күрсәтеп.— Ашыйсы килгән икән. Гафу ит инде, «Төймә», гаеп миндә, сине әбәтсез калдырганмын, әйе, мин-картлач гаепле.
Кәстрүлдән сөяк алып биргәч, үзе өстәл артына кереп утырды.
—Тиздән күргәзмә була... Ничәмә еллар инде менә бер портрет өстендә эшлим, берничек тә тәмамлый алмыйм,— диде ул.— Аңа охшашлы кешеләрне дә эзләп карадым, ләкин табып булмый. Сугыш башланганчы портрет ясарга керешкән идем, һаман да шул бер эшне дәвам итәм. Дөрес, кайбер очракта, ял итәргә килүчеләрнең рәсемен ясыйм, тик аларның күбесе чын сәнгать эше түгел, фотография генә, фотограф булып калдым, ахры, дип борчылам.
Художник Данияне бер полотно янына алып килде.
—Ясалып бетмәгән полотно шушы инде, чирек гасыр газап чигәм. Бетте дигәндә генә йә күзләре, йә башка берәр җире ошамый башлый. Фотография итеп түгел, мәңгелек сәнгать әсәре итеп эшлисем килә.
—Ул ничек ясала соң?
—Нәрсә?
—Портретны әйтәм,— диде Дания...
—Ничек булсын, натурадан. Художниклар алдында атаклы балериналар, король кызлары анадан тума утырганнар, рәсем сәнгате натураны ярата.
—Яшь ханым сезнең каршыгызда шәрә килеш утырдымыни?
Художник кызның соравына җавап кайтармады, ә инде Даниянең бу турыда кабат сорарга батырчылыгы җитмәде.
—Дөрес, әлеге мин рәсем ясарга теләгән кешенең миндә фотокарточкасы саклана, егерме биш ел элек биргән иде,— диде художник.— Ләкин үземне фотограф итеп түгел, картлыкта да художник итеп исбат итәсем килә. Портретны фотокарточкадан гына эшләргә теләмим.
Дания яшь ханымның фотосын кулына алып, озак карап утырды. Әле фотога, әле ясалып бетмәгән портретка күз төшерде.
—Нәкый ага, сез миңа аның тарихын сөйләгезче?..
—Моннан егерме биш ел элек үпкә чиреннән дәваланырга килгән Ләйлә исемле бер яшь кенә туташ минем белән бер үк коттеджга фатирга урнашты,— дип сөйләп китте карт художник.— Йөзе лимон төсле сары, күзләре эчкә баткан, йокларга ятса, ютәлли. Мин аны Мәскәүдән килгән фтизиатрга күрсәтеп карадым, дәвалап булмый, соң инде, диде ул. Туташ сула, сүнә барды, әйтерсең бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә иде. Нишләргә? Мин үзем дә уйга калдым. Күңеле күтәрелмәсме дип беркөнне диңгезгә алып чыгып, көймә белән йөрттем, кыя-тауларны күрсәттем. Прогулкадан кайтуга Ләйлә түшәккә егылды.
—Бүген төнлә үләр, туганнарына телеграмма сук,— диде ял итүче фтизиатр...
Ләкин мин телеграмма җибәрергә ашыкмадым. Төн буе мольберт янында портрет ясадым. Иртә белән Ләйләнең үзенә күрсәткәч, ул:
—Мин әле шулай чибәрме? — диде, кулы белән битен сыпырып.— Хәтта йөземнең алсулыгы да бетмәгән, ә?
—Бетмәгән, Ләйлә, бетмәгән,— дидем мин.— Син әле, сеңелем, яшәячәксең. Алай гына да түгел, киләчәктә художниклар натурадан синең рәсемеңне ясаячаклар. Менә күрерсең, син натурщица булып басып тора алачаксың. Синең портретыңны беренче булып үзем ясаячакмын, вәгъдәме? — дидем мин.
—Вәгъдә! — диде Ләйлә.
Ул инде әкренләп торып утыра башлады. Ә мин аның рәсемен эшләвемне дәвам иттем. Инде мине портреттагы алсулык кына канәгатьләндермәде, аңа күбрәк яктылык өстисем килде һәм шулай эшләдем дә. Портретны күргәч, Ләйлә үзен яз көне уянган күбәләк шикелле хис итте, аңа җан керде. Ул инде бүлмә буйлап йөри башлады: тәрәзәне ачып, туйганчы һава сулады, бакчадагы кошлар тавышын тыңлады, портреттагы төсләр белән кызыксынды. Мин портретка тагын бер буяу — Ләйләнең яшәү теләген һәм тормышка булган мәхәббәтен өстәдем. Тора- бара рәсемгә елмаю иңде, үлем артка чигенде, Ләйлә яшәүнең тәмен белә башлады. Яшьлек һәм нәфислек бертуганнар, диләр. Ләйлә белән дә шулай булды: ул саф чәчәктәй нәфисләнеп, чибәрләнеп китте, шул сыйфатларны мин дә рәсемдә сурәтләдем. Әмма мин аның кемгә дә булса гашыйк булуын көттем, бөтен хисләрне кичергән кеше генә сәнгатьтә чын образ була ала, дип уйладым мин. Художниклар кеше йөзен китаптан укып беләләр, ниһаять, мин көткән көн килде: Ләйлә йөзендә мәхәббәт китапка язылган шикелле пәйда булды. Портреттагы буяулар тагын куерды: мәхәббәт буявы өстәлде... Ләкин кыз һич уйламаганда әйберләрен җыештырып туган шәһәренә кайтып китте. Әнә шулай портрет эшләнеп бетмичә калды...
—Шуннан бирле аны очратканыгыз булмадымы? — диде художникны бирелеп тыңлап утырган Дания.
—Юк шул, очратмадым... Портретны тәмамлармын дип күпме генә тырышсам да, эш урыныннан кузгалмады. Соңыннан инде иж,ат ялкыным сүнде. Ә менә хәзер шул портрет турында тагын уйлана башладым. Төн йокламыйм, аш үтми. Эшләп бетермичә үләрмен микәнни дип борчылам.
Художник яныннан ял йортына кайткач, Дания төне буе уйланып ятты: «Әллә рәссамчы алдында үземә басып торыргамы? Ләйлә портретын тәмамлый алмавына еламый гына бит. Эшләп бетерә алмыйча үләрмен микәнни? — ди».
Икенче көнне Дания художникны аш залында очратты. Хуҗасына ияреп килгән «Төймә» өстәл янында кызның күзләренә карап утырды. Беренче булып сүзне художник башлады:
—Син, сеңелем, Ләйләне хәтерләттең... Рәсемне сиңа карап ясасам ничегрәк булыр икән?..
—Мин үзем дә шулай уйлаган идем...
—Рәхмәт инде, сеңелем, мин-картлачның иҗат шатлыклары буласы бар икән!
Карт художник әлегә кадәр булмаган дәрт һәм илһам белән натурадан кыз рәсемен ясарга кереште, дөресрәге, теге портрет өстендә эшләвен дәвам итте. Художник күңеле белән Ләйләне сурәтләргә теләсә дә, куллары Данияне тасвирлады.
—Бу Ләйлә түгел, бу син,— диде ул, үзе дә.
Аннары художник бик ашыгыч кына үз шәһәрләренә кайтып китте.
—Син миңа иҗатта яңа бәхет бирдең, рәхмәт,— диде ул, Дания белән саубуллашканда.
Ял итү вакыты тәмамлангач, шәһәргә Дания дә кайтып төште. Әмма аны каршылаучы кеше булмады... «Телеграмманы алмады микәнни?» — диде кыз, Фәрит турында уйланып.
Дания эшли башлаганга инде атнадан артык вакыт узды, ә Фәрит күренмәде: «Командировкага киттеме әллә югыйсә?» — дип уйлады кыз.
Бервакыт Даниягә почтальон кыз хат китереп бирде, анда болай дип язылган иде:
«Син Кара диңгез буенда нишләп йөрдең? Синең сурәтеңне художниклар күргәзмәсенә куйганнар, көтмәгән идем...»
Әнә шулай Даниянең туе булмый калды.
Завком председателе Латыйфа ханым Фәритне чакыртып сөйләшеп тә карады, әмма тегенең сүзе бер булды:
—Диңгез буенда натурщица булып йөргән кызга мин ничек өйләним?
Хәтта күп кенә эчкечеләрне дә акылга утырткан Латыйфа ханым берни эшли алмады: «Өйләнмим дигән өчен шелтә биреп булмый бит инде!»
Дания исеменә тагын бер хат килеп төште, саклык белән генә конвертны ачып, кыз карт кеше кулы белән язылган шушы юлларны укыды:
«Дания сеңелем, син миңа иҗатта, әйтерсең, икенче яшьлек бирдең, тагын бер кат рәхмәт. Ә чын сәнгать кешесе аңлый: үзеңне яшь һәм халкың өчен кирәкле итеп сизүдән дә зуррак бәхет юктыр ул...
Мең рәхмәт сиңа, сеңелем!»
2025-12-17 09:05