СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Николай Сладков “Урман әлифбасы” Әйлән-бәйлән

Гөмбәче чебен гөмбәсенә дә куана: - бусы булгач, ак гөмбә була да була инде! Ашарга ярамаса да, матур ул чебен гөмбәсе. Челтәрле ыштан балаклары белән клоунныкы төсле кызыл эшләпәләре генә дә ни тора! Кыяфәтләрен генә күр – әллә кем диярсең!
Гөмбәләрнең түгәрәк уенын күрсәгез иде әле сез. Искитәрлек! Әйтерсең лә ямь-яшел алан уртасында кызылдан киенгән унике егет тезелеп баскан да биергә әзерләнә.
Элеккеге заманда шундый бер ышану булган: имеш, төнлә убырлар әйләнеп биегән җир тирәли чебен гөмбәсе үсеп чыга икән. Андый урынны «убыр түгәрәге» дигәннәр. Убырлар, җен-пәриләргә берәү дә ышанмый, билгеле. Әмма «убыр түгәрәге»н карау барыбер кызык. Әнә кызыл эшләпәләрен кыңгыр салган гөмбәләр биергә чыккан. Бер-ике! — бастык, өч- дүрт — без әзер! Биш-алты! — кул чабабыз, җиде-сигез! — әйләнәбез! Тизрәк, тизрәк! —ай-яй матур түгәрәк! Ак тәпиләр баскан җирдә коры яфрак кыштырдый.
Торасың шулай басып.
Чебен гөмбәләре дә, кайчан китәр инде бу дигән сыман, туктап көтеп тора. Түгәрәк уеннарын чит-ят күзләрдән башка гына, аулакта дәвам итмәкчеләр...
«Убыр түгәрәге»ндә. Нәкъ элеккечә...