Төн белән көн аерылганда чыккан ачы, салкын җилләргә ышыкланырга берни тапмый, башларын бераз ия төшеп, авыл башыннан җәяүләп чыгып, ике кеше зур юлга борылды, һәр көн шулай бу ике шәүлә, аз гына да вакытларын авыштырмыйча, зур адымнар белән әлеге юлдан атлый да атлый. Зур юл дигәннәре дә кардан чистартылган, кешеләр йөреп, сукмаклар салынган юл түгел. Аны үткәч кенә, машиналар йөри торган олы юлга чыгасың. Арасы бик ерак булмаса да, сукмак ярып барган кешегә озынга китә шул. Аякларның да хәле бетә, ардырып та җибәрә. Ярый ла бураннар булмыйча, кичәге сукмакны кар күмеп китмәсә. Әле вакытында барып җитәсе дә бар бит. Билгеләнгән вакытның синең кар-бураннарыңда исе дә, косы да юк. Юл газабы — гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр шул инде борынгылар. Менә шундый юлларда йөрүчеләрдән чыккан сүз булгандыр инде ул. Таң тишегеннән чыгып китеп, караңгы төшкәндә генә кайтып керүчеләр, мөгаен, Нурлан белән Гөлҗамал гынадыр бу авылда. Котаймас авылы йортларының тәрәзәләреннән анда-санда гына күренгән утлар алармы күпмедер озата барса да, тагын япан кырның бер кырыенда салынган, каен полосасы ышыгында урнашкан бу каһәр төшкән юлга чыккач, бөтен дөньясы кабат караңгылыкка чума. Бу вакытта күктәге ай ярдәмгә килә аларга. Җитеш тормышта яшәүчеләрнең күккә күтәрелеп, тулган айга карап хозурланганнары да юктыр әле. Вакытлары да юктыр. Ә менә Нурлан белән Гөлҗамал айны, йолдызларны, иксез-чиксез күкне көн дә күрә, көн дә карап хозурлана. Алар белән кайчак серләшә дә. Могҗиза бит бу күк йөзе! Айның тулган вакытларында юл табулар бераз җиңеләя. Ә менә яңа туган ай вакытларында яки ай кимүгә таба борылып, чиреге генә калганда, яктылыгы кими генә түгел, бөтенләй юкка чыга. Юл кырыенда көздән калган әрем, алабуталарның корган сабакларыннан гына барасы сукмакны бераз шәйләп була.
Бу иртәнге вакытта, караңгылы-яктыда, кармаланып юл эзләп йөрүчеләр тагын бармы икән? Юктыр. Кешеләрнең бәхетлеләре үз авылларында яки шуңа якын җирдә эшли ул. Йә болай иртә таңнан юлга кузгалмый, йә аталары яхшы машиналарда гына йөртә. Әле транспортың булса бер хәл. Машиналарына утырып җилдерүчеләр авылның икенче башыннан, ягъни каралган, даими булмаса да, әллә нигә бер чистартылып торган юлдан йөри. Ә менә авылның бөтенләй икенче башыннан йөрүчеләр өчен кышын юл ябыла. Заманында күтәртелгән, әмма таш җәелмәгән бу юл гел кирәксез кебек кала. Нурлан белән Гөлҗамалны исә бу каһәрле юл инде ничә еллар сыный. Чыкмас та идең бу юлга, алар эшли торган мәктәп нәкъ шул якта. Чистартылып торган юлдан барыйм дисәң, ярты көнең шунда үтеп китә. Мәктәпкә барып җиткәч тә, әле балалар алдына кереп басканчы, бераз хәл алып булса ярый. Язын-көзен яңгыры, кышын кары-бураны дигәндәй, юл йөреп эшләүләрне, бер Аллаһым, дошманыңа да күрсәтмәсәңче.
Көн дә шунда барып эшләүчеләр өчен Поскан авылы да киредә бит әле җитмәсә: ни юл өсте түгел, ни юлы даими чистартылып тормый. Шуңа да «поскан» дигәннәрдер инде аны. Урман эченә кереп поскан, ачуым бер килмәгәе. Бәхетләре булмады шул бу балаларның. Шундый юлсызлыктан интегеп эшләп йөрүләрен аңлаучы булса, бер хәл иде әле. Кемгә кирәк соң син бу дөньяларда? Кемгә?
Гади колхозчы гаиләсендә туып үсеп, илгә-көнгә игелек өләшүче изге һөнәр — укытучылыкны сайласа да, уку йортларында яхшы укып, үзләренә яшәү өчен кәсеп тапса да, ничектер алга, беренчелеккә омтылмады алар. Чәчрәп чыкмыйча, сабыр гына, булганына шөкер итеп, үз көннәрен үзләре эш белән уздырды. Ә бит педагогия уку йортын тәмамлагач, үз авылларында да эш булырга тора иде башлангыч мәктәптә. Шуңа өметләнеп тә йөрде Нурлан. Тик анда башка түрә баласын урнаштырдылар шул. Әлеге урын Нурланга тәтемәде. Килүчесе дә унны гына тәмамлаган, читтән торып уку йортына кергән күрше авыл кызы иде. Нишләтәсең, килеште инде Нурлан, сүз озайтып тормады, ризалашты.
Беренче сентябрь көнне үк Нурланга шалтыратып, аны бирегә — үз авылларындагы мәктәпкә янә чакырдылар, анысы ата-аналар.
—Безгә унны гына бетергән укытучы кирәкми, килегез безгә укытырга, район җитәкчелеге белән сөйләштек, киңәшләштек, — диде ата-аналар.
— Юк инде. Мин биредә кабул иткән укучыларымны калдырып беркая да китмим. Мондагылар да шул ук балалар бит, аларны аралап йөрү килешмәс, — диде Нурлан, олыларча фикер йөртеп.
Башка җирдән китерелгән тагын бер укытучыны табып алып, укытырга куйдылар анысы. Тик Нурлан гына үз сүзендә калып, үзенә әле кыенлык та тудырып, барган җирендә эшләвен дәвам итте. Беренче гаделсезлекне ул шунда күрде, аның белән шунда очрашты. Нурланның әллә ни исе китмәсә дә, аның әги-әнисе авылдашлары алдында бераз хурланып алды алуын. Кеше аралауны авыр кичерде алар. Без дә бит кеше баласы. Оялу кирәк тә бит кайчак. Бездән алай булмый шул, иманлы йөз ояла шул. Вакытлар үтү белән, бу вакыйга да тоныкланып, баш миендә бер сыр арттырып артта калды, ләкин Нурланга гомерлек сабак булып, кешеләрдәге икейөзлелек, тәкәбберлек, мин-минлек кебек сыйфатлар иң булдыксызлар гамәленә әверелеп, керсез күңеленә гомерлеккә уелып калды. Эшендә дә ул андыйларны өнәмәде. Алар белән алыш-биреш итмәде. Алардан читтәрәк йөрергә тырышты.
* * *
—Абый, бик арыдым, туктыйк мәллә? — дип, Гөлҗамал, борылып, абыйсына дәште еш-еш сулап...
— Юк, сеңлем, туктарга ярамый. Туктап торсак, йә соңга калабыз, йә суык тидерәбез. Акрын булса да кыймылдыйк. Озак калмады инде, хәзер чыгып җитәбез олы юлга да.
Читтән карап торганда, абыйлы-сеңелле бу адәмнәрне укытучылар дип әйтеп тә булмас иде. Бот төбеннән кар ерып барган вакытлар да, язын-көзен яуган яңгырлардан өсләренә полиэтилен бөркәнеп барулар да булмады түгел. Тик боларны алар үзләре генә белә, үзләре генә кичерә. Арып-талып мәктәпкә барып җиткәч, барысы да онытыла үзе. Балаларга дәрес бирә башлагач, көннең ничек үткәне сизелми дә кала. Тагын дәресләрне тәмамлап, кайтыр вакыт җиткәч, буранлы юллар искә төшеп, тәмам үзәкләрне өзеп-өзеп куя. Мәктәп коридорыннан үткәндә яки укучылар алдына басып дәрес биргәндә генә укытучы итеп тоеп була шул ул үзеңне. Мондый юллардан йөреп, арып-талып кайтып кереп, иртәгесен кабат чыгып китеп эшләүче укытучылар тагын кайда бар икән? Эшләмәсләр дә иде, тик нишләмәк кирәк, башка җиргә чакырып торучы күренми әлегә. Укытучының аның эше дә үзе белән ияреп кайта бит әле. Анысын әниләре аңлый, ичмасам.
—Барыгыз, бар, эшләрне үзем карармын. Өйдә кеше юкмыни, — дип, йорт эшләренең берсен дә аларга кушмый. Эшли башласаң да: — Атагыз белән без аны хәзер эшләп куябыз, үзегезнекен карагыз, — дип туктата иде, рәхмәт яугырлары.
Поскан мәктәбенә барып укытучылар бер Нурлан белән Гөлҗамал гына түгел иде. Мәктәп директоры да, башка күп кенә фән укытучылары да йөреп эшләүчеләрдән. Күпчелеге директор белән бер авылдан булганга, бергәләшеп машинага төялеп киләләр дә төялеп кайтып китәләр нде. Барганда бу машинага эләгеп китү өчен дә ярты юлны үтәргә, аңа өлгерергә кирәклеген Нурлан белә үзе. Белеп ни хәл итәсең? Җитешә алмасаң, Посканга кадәр тәпилисең. Син барып кергәндә, йә дәресләр башланырга берничә генә минут вакыт калган була, йә инде дәресләр башланып берничә минут үткән була. Шуңа да Нурлан, алданрак торып, сеңлесен дә үзе белән ияртә, сүз тимәсен өчен, җитешергә тырыша иде. Әле алай гынамы сиңа, дәресләрдән соң үтә торган чаралар, педсоветлар яки җыелышлар булганда, соң гына кайтып егылырлар иде дә, таң беленгәнче чыгып та китәрләр нде. Шулай көн арты көн үтеп, ямьле май айлары җитәр иде. Аннан җәйге яллар. Укытучы өчен әнә шунысы кадерле ннде аның. Эшләмәс җиреңнән дә әнә шул ике айга якын ялларын уйлап эшләрсең. Җай көне юллар була үзе, әмма кышларын яман. Күз ачып йомганчы үтеп киткән җәйләрдән соң башланган яңгырлы көзләрнең суык яңгыры үзәкләргә генә түгел, җаннарга, бәгырьләргә үтә. Әле җиле дә булса, өскә япкан япманы әле бер якка алып ташлый, әле икенче якка алып ата. Кигән киемнәр юешләнеп, манма су була.
Түзә шул адәм баласы. Рәхәтенә дә түзә, михнәтенә да. «Михнәт күрмичә, рәхәтлек килми» дигән сүзне аларга белем биргән, кайсыдыр яктан килеп, мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләүче Гөлфия апасы гел әйтер иде. Бары тик русча гына сөйләшүче әлеге укытучыны якын итә иде Нурлан. Аның да язмышы аянычлы тәмамланды. Үз авылында укытып йөргән җиремнән кинәт кенә үлеп тә китте, бахыр. Авыл мәктәбендә эшләве җиңел дибез дә җиңелен. Әллә гаиләсендә тынычлык булмады, әллә йөрәк авыруы үзенекен итте. Иртән мәктәпкә эшкә барганда, шул ук мәктәптә татар теле укытучысының бусагасында майның соңгы атналарында җан бирде. Йөрәгенең хәле киткәч, юл уңаенда гына яшәүче бу укытучыга кереп, ятып тормакчы булган, тик бусагадан ары үтә алмаган, бөгәрләнеп төшкән. Каршыда гына торучы мәктәп директорына дару эзләп йөгерсәләр дә, дару бирүче булмаган, диләр. Берәр төрле ярамаган дару бирсәң, аның үлеменә шул сәбәпче булды, дигән сүздән курыкканнармы, башкасымы — дару учлап йөгермәгәннәр. Әле гаепле булсаң, утыртып та куярлар, Аллаһ сакласын. Вәйран җаннар диген син укытучыларны. Кеше баласы өчен тырыш-тырыш та, бу дөньяны ташлап, чит кеше бусагасында вакытсыз җан бир. Әле хәерле картлык килгәч тә, кадереңне белсәләр, бер хәл. Күз алдында ич. Кайсысының гомере ялгызлыкта үтә, кайсысыныкы хәтта картлар йортында очлана. Сине анда һөнәрең буенча сайлап кертмиләр шул. Эшләгәндә генә син «балалар командиры». Ә инде эштән туктасаң яки авырып китсәң, чит-ятка түгел, туганыңа да сыймассың, Аллаһ сакласын!
* * *
— Балалар, торыгыз, сәхәр вакыты җитеп килә, — дип назлап уятты аларны әниләре. Бергәләп торып сәхәр ашауларны бернигә дә алыштырырлык түгел шул. Хәтта синең кар салган юлларың да онытылып, бер читтә тора андый вакытта.
— Ярый, — дип, сикереп торып, әниләре әзерләгән табын янына килеп утырды абыйлы-сеңелле укытучылар. Тәгам җыю тәмамлангач, авызларын чайкап, ниятләп дога кылдылар. Аннан, иртәнге намазларын укып, юлга җыендылар. Рамазан уразасын үзен белә башлаганнан бирле тота Нурлан. Өйдәгеләр дә ел саен фарыз уразаны көтеп ала. Хәтта өй салып кергән елны да уразаны калдырмады Биктаһировлар. Моңа әниләре Гөлфирә апа зур әһәмият бирә, фарыз гамәл бит.
Өй салу ниятен тормышка ашырыр вакыт җиткәч тә, артык борчылмады алар. Белдерү буенча, иске йортның бер өлешен — алты почмаклысын сатып алырга килгән Миңнехай агай:
— Риза булсагыз, барысын да алам. Төрткесен дә, аның янындагы тагын бер алты почмаклысын да, - диде.
«Нишләрбез соң?» — дип авыз ачкан балалар белән гомер иткән ирен тынычлыкта калдырып, тәвәккәллек белән:
— Риза, теләгәч алыгыз, — диде Гөлфирә апа.
Яңа өй җиткергәнче, өч ай мунчада торды алар.
Яңарак кына салынган бу мунча, өй ролен үтәп, Биктаһировларны бер җәйгә үзенә сыендырды. Анда да бирешмәделәр. Аллаһка тапшырып, уразасын да тоттылар, яңа өйне дә җиткереп чыктылар. Корбан гаетенә, азаннар яңгыратып, Коръән укытып, яңа өйгә дә күченделәр. Шундый тәвәккәл булган әниләренә алар хәзер дә рәхмәт укый. Инде бу дөньялардан китеп, ахирәт дөньясына күчкән Гөлфирә апа да балаларыннан риза булып ятадыр. Матур итеп төшләренә керүне догаларның барып җитүенә юрады балалары. Догачылары булуына шатланып ятадыр, мәрхүмәкәй.
** *
— Абый, иртәрәк чыгып җиттек бугай, караңгы бит әле, машиналар да күренми, — диде Гөлҗамал, суык җилдән абыйсына ышыклана төшеп.
— Бер дә борчылма, — диде Нурлан, — хәзер карны казып, бераз күмелерлек урын ясыйбыз да шунда кереп ятабыз. Анда ышык була. Аннан көн дә эшчеләрне йөртә торган автобус та килеп җитәр. Ярты юлны булса да аңа утырып барып була.
Алар шулай итте дә. Карны казу өчен, әниләре кыска саплы көрәк тә биреп җибәргән иде беркөн, шуны эзләп табып, үзләре сыярлык оя да казып куйдылар.
— Монда үтәли җил дә юк, эшкә дә барасы килми, — дип сузды Гөлҗамал.
— Бармыйча ярамый, менә егерме биш ел эшләп «выслуга»га чыгыйк та ятарбыз өйдә, әле аңа чаклы «далеко»...
*****
Рамазан аеның соңгы ун көне иде. Кадер кичләре була торган көннәр. Сәхәр ашап, иртәнге намазларын укып, юлга кузгалган бу авыл укытучыларын бүген Акбай да озак кына озатып барды. Эткә якты чырай күрсәтсәң аңлый бит ул. Кайчан кире борылгандыр, берзаман этнең юклыгы беленгәч, бераз ямансу да булып китте. Изге эшкә соңга калырга ярамый дип, кызу-кызу атлаган Нурланнан сеңлесе дә калышмаска тырышты. Караңгылыкка күнеккән бу җәяүлеләр бүген дә кичәге буран күмгән карны ерып атлый иде. Мәктәп хәлләрен сөйләшеп алгач, берара тын гына бардылар. Каен полосаларын үтеп, олы юлга чыгарга берничә йөз метр ара калгач, кинәт күк йөзе генә түгел, бөтен дөнья ап-ак булып алды. Мондый манзараны, мондый аклыкны гомерләрендә дә күрмәгән Нурлан белән Гөлҗамал бер-берсенә карашып катып калды. Бар җиһан бер мизгелдә агарсын да кире үз халәтенә кайтсын әле. Бөтен тирәлекне акка күмеп, аермачык булып күренгән бу күренеш япа-ялгыз кырдан атлаучы авыл укытучылары өчен көтелмәгән сәер хәл иде. Изге Рамазанның соңгы көннәрендә могҗиза ясады Аллаһы Тәгалә. Нурлан белән Гөлҗамал шушы аклык эчендә калгандай, аларны чолгап алып, ерактан махсус ут яктырткандай булды. Якындагы каен полосасы, бераз арырак башланып киткән урман да көндезге кебек ап-ачык булып күренеп алды. Аптыраудан катып калган яшь укытучылар, бер-берсенә карашып, ни әйтергә белмәде. Бераздан Нурлан:
— Күк капусы ачылды бугай, — диде.
— Фәрештәләр күренде, — диде сеңлесе.
— Аллаһы Тәгалә бер могҗизасын күрсәтте бит, сеңлем, үзенең барлыгын күрсәтте. Төнлә бөтен дөнья яктылыкка күмелсен әле! Акылга сыймый. Мондый аклыкны эштәгеләр дә, өйдәгеләр дә — берсе дә күрмәгән булып чыкты. Нурлан белән Гөлҗамалга гына күренгән һәм аларны аклыкка күмгән яктылыкның серен беркем белмәде. Әлегәчә бу алар өчен яшерен сер, илаһи бер күренеш булып кала бирде. Нинди серләр сыйган соң сиңа, төнге яктылык? Аллаһ безгә ни әйтергә теләде? Акыл белән аңлап булмастай, могҗизаларга тиң яшәешнең асыл мәгънәсе әнә шул аклыкта, яктылыкта түгелме?!
***
Нурлан бүген фәннәр докторы, профессор. Бик дәрәҗәле уку йортында студентларны Борынгы һәм Урта гасырлар татар әдәбиятыннан укыта. Әдәбият фәнен татар тарихы белән бәйләп укыган лекцияләрен шәкертләре дә бик ярата. Тик Нурлан Муллахмәтович карлы юлдан сукмак салып, үтәли җилләргә бирешмичә авыл мәктәбендә башлаган хезмәт юлын бер дә исеннән чыгармый, бигрәк тә үз күзләре белән күргән төнге аклыкны, яктылыкны оныта алмый. Фәндә дә бу сорауга күпме генә җавап эзләсә дә, әлегәчә таба алмады ул. Әлеге халәтне төгәл генә аңлатып бирүче, төшендерүче дә булмады. Шуннан ул кулына Коръән алды. Бөтен фәннәрнең нигезе булган бу Изге китапта Аллаһның ни әйтергә теләгәннәрен дә, яшәү мәгънәсенең дөреслеген дә, фани һәм ахирәт дөньясына ачык юлны да — барысын, барысын да шуннан тапты. Көннең яктылыгы кояшта, гыйлемнең яктылыгы Коръәндә, дип бик белеп әйткән шул бабайларыбыз. Әнә шул гадәти булмаган күренеш — төнге яктылык аны һәрдаим аклыкка, сафлыкка рухландырды. Уен, фикерен гел аклыкка, алгарышка юнәлтте. Фәндәге табышларын да Изге Коръән сүрәләре белән беркетте, ныгытты. Мондый халәтне Аллаһ Үзе аңа тәкъдим итте, Үзе асылын күрсәтте, аңлатып-төшендереп бирде түгелме?!