СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Гаффар "Кояшлы яңгыр"

— И-и, монда!..—диде әни.—Бакчи, ә?
Җир җиләкләре тәмам кызарып пешкән һәм эреләр иде.
Әни, җиргә утырып диярлек, үләнне уч белән үзеннән читкә кайтара-кайтара җиләк җыя. Күз иярмәс җитезлек белән чеметеп кенә өзә дә эмаль чиләккә сала. Алар чиләк төбенә «тып» иткән тавыш чыгарып төшәләр.
— Карале, әни, кара!—дим мин, кып-кызыл эре җиләк өзеп алган саен аңа күрсәтеп. Хәер, минем шәһәрдән читтәге дачам түтәлендә мондыйлар бәлки күзгә дә ташланмас, ә кул астына туры килсә, һич тә шатландырмас, киресенчә, җиләкнең ваклана, кыргыйлана барганын гына белдерер, алыштырырга, яшәртергә вакыт җиткәнен генә искәртер иде.
— Әйе, әйе,—ди әни, елмаеп. Кайсысына карап та тормый.
Мин аңа табышыма карамаганы өчен һич кенә дә үпкәләмим. Чөнки ул җиләккә иң әүвәл мин үзем сокланам бит. Анда да әле өзеп алгач кына түгел, бәлки аның, качышлы уйнаган сыман, кытыршы яфрак астында посып торганын абайлагач кына.
Без өчәү: әни белән миннән кала әле яңа гына университет тәмамлап кайткан төпчек энекәш тә бар. Ул биленә тиклем ялангач, эре шакмаклы күлмәген җиңеннән биленә урап куйган. Җиләк җыю белән бер очтан кояшта да кызынмакчы. Эре сөякле, көчле тәнле. Җор телле, шук булса да, биредә, иркенлектә, ул да тын гына йөри. Сүзсез-нисез генә, ничектер җайсыз иелгәләп, җиләкне үзенең литрлы пыяла банкасына җыя. Нибарысы чиреген генә тутырган әле. Иң җитешкән җиләкләрне авызына озатудан тыела алмый. Алар чыннан да кызыктыргыч матур, тәмле. Таҗ яфракларын өч бармак битенә кыстырып, ирен белән генә өзеп кабасыны китерәләр. Ә мин түзәм, ашамыйм. Куе үлән арасында кояштан качып, кызармый калганнарын гына ара-тирә капкалыйм шунда. Ак булсалар да, алары да өлгергән, сусыл, йомшак.
Мин үзем дә пыяла банкага җыям. Ул җирдә, аны алга күчерә-күчерә, ике куллап җыям. Бу яктан ниндидер һәвәслегем бар бугай. Савытым түбәләмә тулган инде. Тик әнинең чиләгенә илтеп бушатырга ашыкмыйм әле. Җиләк күп. Сул учыма җыям да, башымдагы уңган түбәле солдат фуражкасын салып, учымнан шуңа аударам.
Талгын җил усаклыкны тын гына шаулата. Чәчәкләр чайкала. Кайвакытны бытбылдык кычкырып җибәрә. Чәчәктән чәчәккә очып кунганда төклетуралар жуылдый. Серкә җыйгач һәм чәчәк суты эчкәч, авыр гына итеп бал кортлары кузгалып китә, һава чикерткәләр зыңлавы белән тулган. Җылы, якты. Күктә ара-тирә кабарынкы ак болытлар йөзеп үтә. Аларның күләгәләре җир буенча шуыша, үләннәрне кыймылдата кебек. Боларның һәммәсен тураеп бил язганда, йә булмаса җиргә иелгәндә генә искәреп өлгерәсең.
Җиләк җыя-җыя, күкчәчәк һәм алабута үсеп утырган арыш кыры читенә җиткәч, без балан куагы күләгәсенә ял итәргә утырыштык. Бер-беребезгә сирәк-мирәк кенә сүз катабыз. Күбрәк һәркайсыбыз үзалдына гына уйланып утырабыз. Шулай да яхшы. Җан хис-кичерешләр белән тулып тора. Тормышта иң мөһиме сүз түгел, ә җанның тулы булуы бит. Әнинең тавышы тыныч, күңелгә ятышлы. Су чылтыравы кебек. Кайчак ул җиләк капкалап куя. Артык пешкәннәрен, кибә башлаганнарын яисә өлгереп җитмәгәннәрен. Матурларына тими.
Менә ул үлән сабагы өзде дә, чиләккә эләккән ялгыз кырмысканың шуңа үрмәләвен сабыр гына көтеп алгач, иреккә җибәрде.
Җиләкне ярты чиләк җыйганбыз. Әни чиләккә таянган, аякларын сузып утырган. Йомшак, затлы тиредән тегелгән чигүле чүәкләрнең башы үләнгә ышкылып ялтыраган. Йон оегы бераз бушаган, җыерылган. Ул аны тартып куйды, учы белән тигезләде.
Биредәге бар булган җиләкне җыеп бетердек. Без усаклык белән чокыр арасындагы ничектер кеше кулы да, чалгы да тими калган урынга килеп чыкканбыз. Шуңа ярты чиләк җыйдык та инде. Без, ихтимал, җиләккә барган кешеләрнең иң соңгыларыдыр. Монда безне әни алып килде. Бу мул җиләклекне электән яхшы белгән, күрәсең. Ялгышмаган икән. Ул быел җиләккә барган булган инде. Бу юлы дүрт чакрым ераклыкка ул безнең өчен чыгып китте. Ә без—аның өчен. Энекәш белән минем иртәгә яки берсекөнгә урманга утынга барасыбыз бар. Хәзер ауган яисә корыган агачлар карамакчы идек. Алдан кисеп, бер төшкәрәк өеп куясы да машина сорап алып кайтасы. Аннары ике куллы пычкы белән кисәсе, турыйсы.
...Озак утырмадык. Мин җиләкле бүтән урынны беләм. Бала чактан истә калган. Урман аша чыксаң, теге якта наратлык бар. Сирәк агачлар, куаклар арасында вак аланнар. Үләннең дә куе үсмәгәнлеге исемдә. Җир җиләге дисеңме, каен җиләге, бөрлегән, кура һәм кара җиләк дисеңме—барчасы үз вакыты белән пешә.
Бәлки анда йөргәннәр, җыйганнардыр инде, ә бәлки анда җиләкнең күптән тамыры корыгандыр, хәзер бу гадәти нәрсә. Алай да минем күңелем күзе ул урынны һаман элеккечә күрә икән, нигә ышанмаска ди әле? Үзара килешеп, шул тарафка юнәлдек. Бер очтан юл өсли корыган агачлар да барларбыз.
Дымлы һәм йомшак урман юлына төштек. Аңа арба көпчәкләре эзе сузылган. Аннары юл икегә аерылды. Без аның куе үлән, төрле чәчәкләр басканы буйлап киттек. Ул текә төстә аска алып төште дә шундук югары күтәрелә башлады. Шунда мин корыган имәннәр шәйләдем. Алар байтак иде. Ярсу төстә тукран тукылдаткан тавыш яңгырады.
— Шушында килербез,—дидем мин энекәшкә.
— Ераграк бит. Бу хәтле дә куркак булырсың икән. Машинада гына киләсе дә, ни эләксә, шуны кисеп төйисе урынга...
— Ә урманчы тотса, штраф салса?
— Килешер идек әле. Син дә әйтер идең.
— Кирәкмәс,—диде әни.—Халык ни димәс?
Халык берни әйтмәс иде. Хәзер ул корыган агачлар сайлап азапланмый. Кисә дә алып кайта. Урманчыдан курыкмый. Бер-берсеннән дә шикләнми. Ни ярый, ни ярамый икәнен карап тормый. Менә без җәяү чыгып киттек. Ә җиләккә барган хатын-кызны иртән иртүк колхоз машина сы белән генә илтәләр, каршы килеп алалар икән. Без шулай, гомер-гомердән аяк итен ашыйбыз инде. Әти исән чакта да шулай булды, аннары да. Әйтик, күрше-күлән яки очыбыздагы бүтән берәрсе урманнан юкә яфрагымы, болыннардан, ерганак буйларыннан үләнме—барысын да атта гына кайтарып аударганда мин, шәхсән, бик көнләшә идем. Ул кешеләрнең үзләреннән түгел, ә аларның малай-кызларыннан, яшьтәшләремнән. Без һәрвакыт арба тартып йөрибез. Тегеләргә җиңел. Ни сиңа көчәнү, ни эт булып ару-талчыгу. Ник ул әти бер дә атлы эштә эшләмәде икән? Гел ревизия комиссиясенең рәисе, склад мөдире һәм хуҗалыкның шуның ише вазифаларын үтәде. Аны колхоз рәисләре яратып җиткерми иде бугай. Алар күп, ел саен диярлек алышынып торалар. Әтинең отчетларын, төрле актларын укыганым бар. Мал-мөлкәтне тиешсез хисаптан төшерергә ирек куймаган. Аның каравы аны халык хөрмәт итә иде. Берәр гаиләдә низаг-әхрәт чыгып, ызгыша-нитә калсалар, аерылыша ук башласалар, ул ир белән хатын чиратлашып әтигә зарларын сөйли, киңәш сорый иде.
Ярый, болар—сүз чыгу уңаеннан гына, җәяү йөрүгә һичнәрсә җитми. Үз йөгең авырмыни ул? Көч кызгану егет эшемени. Безнең алда беркем гаепле түгел, гаепләргә, үпкәләргә уйлаган да юк.
Менә ич, барабыз әле. Шулай да нинди яхшы! Әни янында шундый яхшы... Теләк бер генә—кирәксезгә сүз озайтмау. Әйләнә-тирәне күңел белән тоюы рәхәтрәк. Уйларыңны тоюы, исләрне, аяк астында ботак сынуын, үлән кыштырдавын, туфрак йомшаклыгын, салкынлыкны, ялгыз кош очып үтүен, агачлар арасындагы алтын төсендәге тапларны тоюы. Тагын менә бу югарыга таба күтәрелүне, чиләк авырлыгын, әнинең йомшак адымнарын, артта энекәшнең сызгыргалап баруын тоюы—барчасы җанга тыныч бер рәхәтлек бирә.
Мин әйдәп китергән урында берни үзгәрмәгән икән, бары да искечә. Җир җиләкләреннән кала каен җиләге дә байтак әле. Алар алланып, оялгандай тыйнак кына посып торалар. Аларын ашадык кына, җыймадык. Изеләчәкләр. Җир җиләген чылатырлар. Җиләкне чистартканда уңайсыз булачак.
Ә ул арада яңгыр килеп җиткәнен күрми, сизми калганбыз. Хәер, мин күңелемнән генә кычыткан чыпчыгының урынлы-урынсыз чыркылдавын искәргән идем искәрүен. Чәчәкләр ябылырга да өлгермәде. Бал кортлары гына юкка чыкты. Яңгыр киләсен алдан сизенеп тә өлгергәннәр.
Ә без тәмам онытылганбыз. Чөнки яңгыр кояшлы иде. Җылы яңгыр. Өскә карасам, үр кашыннан болыт тавы күтәрелеп чыкты да ишелеп тә төште. Беренче авыр тамчылары тамды. Энекәш белән чикләвек куагы, тәбәнәк бер өрәңгенең ботакларын сындырып, нарат ботакларына аркылы яптык, куыш сыман нәрсә җайладык. Өчебез дә шуның астына постык. Аяк астыбызда җиләк белән тулган чиләгебез, нарат кәүсәсе төбендә банкаларыбыз. Әни яулыгын салды да чиләккә япты.
Коеп яңгыр яварга тотынды. Шундук әллә нинди исләр таралды. Моңа кадәр бөркү иде. Хәзер җәйге кичтә тәрәзә ачып куйган шикелле булды: дөнья сафланып, сулышлар иркенәеп китте. Нарат чәере исе бөркелде.
Куышыбызга яңгыр үтә башлады. Көт тә тор, инәсеннән җебенә тиклем лычма су булачакбыз. Куыш астыннан чыктык та, ашыга-кабалана яңа ботаклар сындырып, әнинең баш очына җәяргә керештек. Энекәш һаман да билгә кадәр шәрә көенчә. Күлмәген биленнән чишеп, ул әнинең башына япты. Мин дә үземнең кыска җиңле күлмәгемне салып, әнинең аркасына капладым. Ул бөрешебрәк басып тора иде. Аскы иренен бүлтәйтеп, юеш чәченә өргәли. Куе кара кашы астыннан, бетәме соң әле бу яңгыр дигәндәй, әледән-әле күккә караштыргалый. Ә хәзер, аңа күлмәкләребезне япкач, турайды, бөтен йөзе белән елмаеп җибәрде, тын гына, ишетелер-ишетелмәс кенә көлеп куйды. Үзенә генә билгеле ниндидер хис кичерә иде, ахрысы.
Тагын аның янәшәсенә сыендым. Энекәш ышыкланмады. Көчле кулларын күкрәгенә кушырган хәлдә, матур бер җыр көен сызгыра-сызгыра яңгыр астында кала бирде. Беләкләреннән, күкрәгеннән су агымнары йөгерешә, кыска чәче чыланып чәбәләнгән. Аны баштанаяк кояшның яңгырда зәңгәрсуланып күренгән нурлары коендырган. Әни аның күлмәген башыннан алып, яңгырга сузды, тик энекәш:
— Яп, яп инде әйткәч,—дип, кире какты.
— Салкын тимәсен тагын.
— Тия ди инде!..
Икеләнә-икеләнә мин дә яңгырга чыгып бастым. Башта салкынча тоелды, әмма бер киерелүгә, тәнемә җылылык таралды. Яңгыр тамчылары эре, тик мин аларны тоймыйм диярлек.
Яшертен генә әнигә карап алдым. Ул елмаймый иде инде. Йөзе җитдиләнеп калган. Безгә карап тора. Ә юк, безгә түгел бугай. Безнең аша каядыр еракка текәлгән. Мин аңладым: карашы каядыр үзенә генә билгеле булган үткәннәргә төбәлгән. Уйлары белән без әле булмаган да чакларда гизә иде, ахрысы. Бәлки әтинең караңгы төндә тәрәзә пыяласын сак кына чиртүенә эчке киемнәрен генә кигән һәм яланаяк килеш үзен-үзе белештермәстән каршы йөгереп чыкканын, камчыдай кискән кар буранын һич сизмичә басып торганын исенә төшергәндер. Әти солдат капчыгын аяк астына ташлаган, ә шинелен салып, әнинең иңенә япкандыр да аннары үз иреннәре белән әнинең иреннәре дерелдәвен басарга теләгәндер...
Әниебез хәзер менә кайда иде, ахрысы. Янәшәдә генә басып торса да, күңеле безнең янда, бу урманда түгел. Аның әти сугыштан кайтып төшкән төн хакында тыйнак кына итеп сөйләгән чагында һәммәсен күз алдыма китергән идем, ләкин хәзергәчә аермачык итеп түгел икән. Әни сәгать теленең һәр чайкалуы саен көткән әнә шул төнге тәрәзәгә кагу булмаса, без бу мәлдә монда, якты дөнья кочагында тормаган булыр идек. Әнә ничек бит ул дөнья! Ә ул исә, әни, өй каршында үскән канәфер ботагы тәрәзә пыяласына ялгыш кына орынган саен, сискәнеп тыңлануын әлегәчә дәвам итә иде: ләкин, минем уйлавымча, ул инде шул мизгелләрдә үк безнең дөньяга киләсебезне ачык күргән булгандыр. Чөнки алар, безнең әниләребез, үзләренең киләчәгендә безне фәкать шулай гына көтә беләләр. Андый көтә белүне юкка чыгарырга һич мөмкин түгел, чөнки ул бетмәс-төкәнмәс. Шушы кояшлы рәхәт яңгырны хәзер өстебезгә яудырыр һәм балаларының яшәү белән хозурлануына җитәрлек ул—безнең әниләребез- нең көтә белүе!
Кояшлы яңгыр туктады. Җылы, бик вак тамчылар тагын бераз сибәләп торды да тынды. Без кайтыр юлга төштек. Урман читенә чыктык та әкрен генә атлап киттек. Аяк тая иде. Бу яктагы юлда машиналар әллә нидә бер генә үтә, ахрысы, шуңа күрә аяк асты тузансыз булган. Юл пычранмаган, чиста, такыр, аяк таюы да шуннан.
Әни чак кына алдарак бара. Безнең киң, салмак адымнарыбызга ияреп, сулышы капмасын, аңа үзебез яраклашыйк дип, мин аны шулай алгарак уздырдым. Әни ашыкмады.
Урман артта калды. Юл безне көзге бодай басуына алып керде. Җил булмаса да, бодайның күзгә күренер-күренмәс борнаган башаклары талгын гына чайкала, әйтерсең лә шулай югарыга тартылып үсәләр. Монда яңгыр яумаган, юл ту занлы иде инде. Энекәш сандалиен салып, элмәкләрен каптырды да чиләк бавына элде һәм, трико чалбар балакларын сызганып, яланаяк атлап китте.
Көтү кайтырга сәгать ярымнар каларак, авылга якынайдык, кайчандыр ак ташлар өстеннән чылтырап аккан, ә буалар буылмый башлагач, камыш, кыяк, таллыклар баскан ярына кысылып, боек кына яткан инештәге элеккеге кичү турысына җиттек.
Кичү диярлеге дә калмаган инде. Аны ком, ләм баскан, ярда төрле чүп-чар: агач төпләре, тәгәрмәч шиннары, дихлофос савытлары, ватык шешәләр... Ни генә юк. Җигүле атлар моннан йөрми инде. Авыл уртасындагы күпердән әйләнеп үтәләр.
Аһ, ул кичүләргә төшкәч, атларның тезгеннәрен бушатулар, аркалыкларны төшерүләр, йә чөңгереп, йә сызгыра-сызгыра ат эчерүләр!..
Әнине суга аркылы салынган ике дюраль торба буенча кулыннан тотып чыгарганда мин:
— Арымадыңмы соң, әни?—дип сорадым.
Кроссовкаларымны салып, мин яланаяклап чыктым, чалбарымның бер балагы суга чыланды.
— Менә яхшы,—диде әни сукмакка аяк баскач.—Сезнең белән нинди яхшы.
Соравыма җавап бирмәде, мин дә кайтарып сорамадым инде.
Безнең турыдагы текә яр буенча ике каз кайтып килә иде. Яр кисентесеннән аларның як-якка чайкалган башлары гына күренә. Арыган кебек, әкрен генә атлыйлар. Арыганга караганда алар, ялгызлыкта гомер итүче карт белән карчык шикелле, сагышлырак тоелалар.
Ул казларның бәбкәләре юк иде. Аларны өйләрендә беркем көтми инде, әлбәттә. Төнгә кайтып кертмәсәләр дә, аларны хуҗалары эзләп мәшәкатьләнмидер, шәт. Бәбкә чыгармаган казларны өнәп җиткермиләр шул.
Шунда мине сагыш басты, көтмәгәндә өстемә яр кисәге убылган сыман булды. Бер хәл исемә төште. Хәзерге мәшәкатьсезлектән арынып, ике ел элгәреге гөнаһым авырлыгы астында калдым шикелле.
Ул елны мин тулар-тулмас ике көнгә каладан әни янына ялга дип кайткан идем. Ялга дигәч тә, нәкъ менә бер эш майтару нияте белән. Июль ае, көн хәтәр кызу, уникенче ярты тирәсе. Сәгатьтән карап белмәдем, ә бу турыдан ярты чакрымнар тирәсе түбәндәрәк булган комлы кичүгә көтүнең туплауга төшүен күреп чамаладым. Үземне белә-белгәннән бирле авыл көтүе бездә төшлеккә унбердән соң туплана. Ул чакта да елганы шушылай яланаяклап кичкән идем. Кулымда әз-мәз күчтәнәч салганга күрә кабарып чыккан портфель, күбрәге әни бик яратып ашый торган түгәрәк шәһәр күмәче. Иңемдә—юка һәм тар гына нарат дранчалар бәйләме. Аңа кадәр бер ел элек энекәш белән әтидән калган кысан һәм таушалган болдыр урынына яңа веранда корган идек. Яхшы чыккан иде ул: иркен, якты. Әни аңа куанып туймады. Шуның такталары кибә төшеп, кайбер урыннарда ярыклар хасил булган. Дранчаларны шуңа кагарга дип апкайтам. Мин аларны, аермада автобустан төшеп калгач, җиде чакрым күтәреп килдем. Юл ыңгай машина эләкмәде, чатта көтеп торырга вакыт тар. Буш бер йөк машинасы мине үзебезнең оч турысындагы болынга җитеп, шушы кичүгә илтүче, инде үлән тәмам баскан, фәкать ат эзе дә көпчәк эзләре генә беленеп торган иске, ташландык юлга борылгач кына куып җитте.
Судан чыккач, ләмгә буялган аягымны юып, оекларымны һәм туфлиемне киеп маташканда ярдагы юеш комга төшкән күләгәне шәйләп алдым. Ниндидер сиземләү белән шундук танып алдым—әни күләгәсе. Югарыга, ярга күтәрелеп карадым: дөрестән дә, анда әни басып тора икән.
Исәнләштек. Тавышыннан чирләбрәк киткәнен аңладым. Ул кайдандыр кыр ягыннан, су буеннан кайтып килә икән. Шуннан соң, сукмакларыбыз кушылган урында очрашкач, авырганын да, бик арыганын да белдем. Бактың исә, көтүгә чыккан икән. Авылда тәртип шундый: көтүне чираттан көтәсе. Ул көнне әнинең чираты җитмәгән икән әле. Күрше Габбасның айнып бетмәве аркасында чыгарга туры килгән. Таң тишегеннән хәле китеп уянса да (әнидә кан басымы), тыңламый булдыра алмаган. Җитмәсә, чират саклауны җәмәгать тәртибендә үз өстенә алган кире холыклы Миннәхмәт әнигә төртмә сүзләр әйтеп ташлаган. Имеш, шул кирәк сиңа, өлешеңә тигән көмешең, бөтен балаңны да укытып бетермә идең. Менә хәзер каңгырап йөр инде, имеш.
Мин гарьләнеп, әнинең үпкәсен үземә шелтә урынына кабул итеп тыңладым. Рәхимсез кыздыра, әнинең аяк атлавы авыр, галошлары юл тузанын лыштырдатып сөйрәлә. Әйберләремне күтәрешергә теләсә дә, бирмәдем.
Аннары, өйдә самавырын куеп җибәргәч, ә мин, кичкә кадәр кадаклап куярга дигән ният белән, дранчаларны кайтып керүгә ышкылый башлагач, әни мине көтүгә чыгарга үгетләде. Хәер, ым гына бирде әле. Гөнаһ шомлыгына каршы, чыгырдан чыкканымны сизми дә .калдым, чыгымчылап тәртәгә типкән ат сыман, кинәт кычкырып ташладым: «Мин бөтенләй башка ният белән кайттым. Вакыт кысан. Ник ул сыерны азапланып асрап ятасың соң? Сат дип, йә иткә тапшыр дип күпме кабатларга инде сиңа?»
Шунда әни әллә ниткән ямьсез бер тавыш белән елап җибәрде. Күз яшьсез диярлек. Әйтерсең лә көч җитмәслек авыр йөк тартып ыңгыраша иде?!
— Җитәр инде, әни, җанны талкыма!—дип, ярсып кычкырдым мин. Җитмәсә ышкыга йомычка тыгылып ачуны китерә иде.—Берәр малай-шалайга өчлек төртеп чыгарсаң ни була? Ул әрәмтамакларга анысы да артык әле аның.
— Бишлек бирсәң дә тыңламыйлар. Хәзер унлык кына санда. Ә мин каян алыйм аны? Сөткә дә ничә ай түләмиләр. Банкта акча беткән, ди. Ә кайберәүләрнең акчасы идән астында, пыяла банкада. Аларга җиңел. Ә сез шәһәрдә нужа чигәсез, ни торыр җирегез җук, алган акчагыз ташка үлчим... Чык көтүгә, бүген хәлем җук. Хәтсез кызу, ә мине нишләптер туңдыра.
Әйе, тормыш җиңелдән түгел иде. Алдагы офыкны болыт томалаган. Артка да юл юк. Безгә генә көтү көтәргә димәгән. Нигә берәүләр җиде-сигез кара «Волга»да язылышып кайта, дөбердәтеп туйлар үткәрә, өсте-өстенә машина алып, арттырып сата, безгә әллә ниткән югарылыктан кәпрәеп бага?
Мин менә шулай уйладым да әнигә:
— Чыкмыйм, әни. Булдыра алмыйм,—дидем. Әйтерсең лә дөньяның гаделсезлеге өчен ул гаепле иде.
— Ник булдыра алмыйсың? Ә? Кайчаннан бирле? Кем булдың ул хәтле?
Шунда аның чем-кара күзендә яшь бөртеге күренде, төсе уңган яулык астыннан чәче тузгып чыкты. Күз чите белән генә аны күзәттем, ә уемда—Миннәхмәт. Нинди ахмак соң бу кешеләр? Үзләренә хуҗа итеп түбән җаннарны куялар да шуларның башбаштаклыгына түзеп торалар... Хәзер үк ул Миннәхмәтне эзләп табасым, ул ата каракны эт итеп сүгеп ташлыйсым килде. Ярый-ярый, хәзер вакытым юк, кичен күрсәтәм мин аңа күрмәгәнен...
Әни болдырга кереп китте. Анда диван пружиналары шыгырдавын ишетеп, куырылып килдем. Әни шунда ауган да мендәргә капланып елый иде инде:
— Нигә генә үлдең соң син? Кемнәргә калдырдың башкаемны?
Иң авыр мәлләрдә ул шулай әтине искә ала иде.
Мин ышкыладым да ышкыладым. Кызарынган битемне тир әчеттерә, хәтта җанымны да үтмәс ышкы белән ышкыйлар сыман. Түздем. Әни ялгызы гына утырып чәй эчкәндә дә, йомры коньяк шешәсенә сыек чәй ясагач, шуны капрон янчыкка салып, яссы ташларга ярсу-ярсу басып, кече капкадан чыгып киткәндә дә түздем. Әйләнеп карар дип көткән идем—карамады. Әнә капка келәсе дә шалтырап ябылып калды. Ә мин һаман түздем. Чикерткәләр сайравы белән тулы кайнар ишегалдында берүзем утырып калдым. Ишегалдында тавыклар гына йөри, әлсерәп, авызларын ачканнар. Аннары, әнинең кайтканын да көтмәстән, җәяүләп олы юлга, автобуска чыгып киттем. Ерак үрне таралып утлап йөргән көтү чуарлаган иде. Андагы нокталарның кайсысы әни икән? Мин атлаган юлдан моны белерлек түгел иде. Ә җан... җан телгәләнде.
һәм менә хәзер арыган-талчыккан әни, юлда тыгызланып сытылган җиләкләрне чүпләштергәләп, безнең аякларыбызга кигәнне көтеп тора. Мине аның әле генә:
— Менә яхшы. Сезнең белән нинди яхшы,—дигән сүзләре чиксез юата иде.
Яр өстендәге казлар туктадылар да, башларын янтайтып, безгә карадылар.
...Ә мин бу юлларны язган чакта әнигә тегендә, җир куенында ничек икән?
Безгә яхшы булсын өчен, ул беркайчан да яхшылык кылудан армады. Әниләребез әлегә яныбызда булган чагында аларга яхшылык кылудан без дә армасак иде. Яисә үзебез әлегә алар янында булган чагында...
Сине, тормыш, әнинең шул җиләкләргә соклануы аша таныйм:
— И-и, монда!.. Бакчи, ә?