СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гәрәй Рәхим "Сүз бирдем"
Яман инде, тагын бер нәрсә уйлап чыгардылар. Имеш, авылыбыздагы күмәк хуҗалык бозауларын шефлыкка алырга. Имеш, бозауларны яхшы караган хуҗалык идарәсе бүләкләр бирә. Һе, андый бүләк-мазарларыгыз белән генә алдый алмассыз мине. Юк, юк, кыш буе фермада тирес арасында казынып ятар хәлем юк. Атаклы нефтьче булу өчен, фермаң ни дә, бозауларың ни?! Әллә Татарстанның алдынгы бораулаучысы, райондашыбыз Илһам абый, мәктәптә укыганда, бозау карап яткандырмы?!
Менә нефть белән бәйләнешле берәр эш кушсалар, мин, аһ та итмичә, ваһ та итмичә, ялт итеп эшләп бирер идем. Кичә мәктәп җыенындагы кебек карышмаган да, Сәлимәнең мине ярышка чакыруына: «Бозауларың белән ярыш әнә», - дип җавап та бирмәгән булыр идем. Сәлимәнең бит ул, борынына чәнчә бармак белән кагылсаң, җаны чыгарга тора, шундый кечкенә, шундый нәзек.
Борыны борын, тик мин бозау да карамыйм, Сәлимә белән дә ярышмыйм. Әгәр быел яшь мо дельчеләрнең район смотрында нефть вышкасы моделем белән беренче урынны алсам, шул җиткән. Һәр елдагыча смотрга әзерлек буенча безнең мәктәпкә нефтьче кунаклар да килер инде. Алар арасында Илһам абый да булыр. Вышкамны күргәч, ул, мине котлап, кулымны кысар. Бәлки, шунда күкрәгендәге нефть вышкасы төшерелгән значогын алып, аны минем түшемә дә кадап куяр әле. Бу бүләк инде, әлбәттә, хуҗалык идарәсе биргән бүләк кенә булмас. Россиянең атаклы нефтьчесе бүләге безнең класс өчен генә түгел, ә бөтен мәктәп өчен зур дәрәҗә булыр.
Тәмам туйдырды бу Сәлимә мине шул бозаулары белән. Телендә һаман бер сүз: мәктәптә дә бозау, урамда да бозау. Шул мүкләкләрне шефка алуларына ярты ай узды инде, ә ул мине һаман фермага төшәргә кыстый. Имеш, Сәлимә, минем белән ярышса да, аннан артта калуымны теләми, миңа тиешле бозауларны үзе карап тора; имеш, фермада күңелле, кызык, бозаулар күзгә күренеп үсәләр, көрәяләр. Әй, көрәю генә түгел, симерүдән шартласыннарсана бозауларың.
Соңгы көннәрдә вышка моделем белән азапланып беттем әле. Уртасындагы будкасын һич кенә дә ясый алмыйм бит. Тегеләй дә итеп карыйм, болай да маташтырам, юк кына. Йә бер якка чалшая, йә икенче якка янтая. Сәлимәгә җиңел аңа җырлый- җырлый бозау карап йөрүе. Җитмәсә, бүген: «Моделеңне эшләргә булышам», - дигән була. Кичә мин чаңгы шуарга киткәч, өйгә килгән дә бөтен әйберләремне актарып бетергән. «Будкаң дөрес төзелмәгән, ә мин ничек төзергә икәнен уйлап таптым, инде сызымын да сыза башладым», - дигән була, мактанчык. Сиңамы соң инде, Сәлимә, вышка ясарга, әнә фермада бозауларыңны симерт.
Бозаулар дигәннән, бүген мәктәптә җыен булды бит әле. Класс стенасына «Ярты айлык ярыш йомгаклары» дигән кәгазь элеп куйдылар. Сәлимә беренче урында, ә мин иң азакта. Сәлимәнең фа милиясе янына - кызыл флагчык, ә минеке янына ташбака рәсеме төшереп куйганнар.
Җыенда мине ачуландылар. Бер мәртәбә дә фермага төшмәдең, диләр. (Әйтерсең мин аны үзем белмим.) Бигрәк тә Сәлимә очына инде. «Моңа чик куярга, чара күрергә кирәк», - ди. Белмим, ниш- ләтмәкче буладыр. Ә мин эндәшмәдем. Тыныч кына аска карап утырсаң, сөйлиләр-сөйлиләр дә туктыйлар алар.
Аның каравы җыен ахырында минем өчен шатлыклы хәбәр булды. Киләсе атнада безнең мәк тәптә яшь модельчеләр бәйгесе була. Шунда укучы лар ясаган иң яхшы модельләр смотр өчен сайлап алыначак. Бәйгене үткәрү өчен, районнан кешеләр килә, ди, араларында Илһам абый да бар икән. Ур- ра! Танытам мин сезгә бер атнадан кем икәнемне! Ясый башлаган вышкамны күрсәтсәм, Илһам абый бөтен мәктәп алдында кулымны кысачак минем! Бәлки әле, значогын да... Их, шулай булса, бетәсең ич, Сәлимә, бетәсең.
Никадәр зарыгып көттем мин бу көнне. Нигә дисезме, әлбәттә, Илһам абый киләсе булганга. Шуңа күрә көндәгедәй иртәрәк тордым да, будкасыз вышкамны газетага төреп, мәктәпкә чаптым. Дәресләр тәмамланганны көтә-көтә зарыгып беттем, чөнки бүген яшь модельчеләр бәйгесе безнең класста үткәрелергә тиеш. Дәрестән соң жюри безнең класска керәчәк. Әлегә һәр укучы алып килгән моделен кәгазьгә төргән килеш парта астында тота, серне беркемгә дә ачмый. Шактый озак булып тоелса да, дәресләр бетте һәм... күкрәгенә теге мин сөйләгән значогын таккан Илһам абый класска килеп керде. Аның белән мәктәп директоры, хуҗалык җитәкчесе һәм башкалар да бар. Алар керүгә, бөтен класс гөрләтеп кул чаба башлады, билгеле инде, мин көчлерәк итеп чаптым.
Илһам абый бәйгенең шартларын әйтте дә безгә, модельләрне алып, берәм-берәм өстәл янына килергә кушты. Әй, ниләр генә ясап бетермәгән икән минем сыйныфташлар. Кайсы көймә ясаган, кайсы самолёт, берсе хәтта бозау фермасын да ясарга маташкан, ләкин түбәләре кыек-мыек килеп чыккан. Илһам абый модельләрне берәм-берәм карый, җитешмәгән якларын әйтә, киңәшләр бирә һәм модельне кире хуҗасына тоттырып җибәрә. Димәк, алар район смотрына ук куярлык түгел әле.
Менә Сәлимәгә дә чират җитте. Кәгазен ачып җибәрсә, ике күзем дүрт булды. Аның кулында минекеннән кечерәк һәм минеке шикелле үк будкасыз нефть вышкасы моделе иде. Һай, чәрелдек, ни кыланган була бит, минем белән ярышмакчы, янәсе! Менә Илһам абый модельне кулына алды, беравык әйләндергәләп карап торды да: «Бар, кечкенә кыз, урыныңа утырып тор әлегә», - дип, модельне укытучы өстәленә бастырып куйды. Бу - Илһам абый алып калган беренче модель иде.
Бераздан минем чират җитте. Өстәлдә һаман шул бер Сәлимә моделе генә кукраеп утыра. Мин, дер-дер калтырый-калтырый, будкасыз моделемне Илһам абыйга илтеп бирдем. Ул дәшми-тынмый гына модельне әйләндереп карады да, миңа урыныма утырырга кушып, модельне алып калды.
Барлык укучылар модельләрен күрсәтеп бетергәч, өстәлдә ике нефть вышкасы гына утырып калды. Шуннан соң Илһам абый сөйли башлады:
- Менә, балалар, сезнең класста үткәрелгән бәйгедә ике модель җиңеп чыкты. Бу - бик матур күренеш, бер класстан ике модель булу әйбәт инде ул. Әле без кайбер классларда бер модель дә таба алмадык. Хәзер инде шушы ике модельнең кайсысы район смотрында катнашырга хокуклы икәнен тикшерик. Модельләрнең икесе дә нефть вышкасы, димәк, бу ике укучы киләчәктә нефтьче булырга хыяллана.
Шул чакта мин эчтән генә: «Һай, кая инде ул Сәлимәгә нефтьче булулар, бозау караучыдан уза аламыни ул!» - дип көлеп куйдым.
-Нефть эше - бик авыр һәм бик мактаулы эшләрнең берсе, - дип дәвам итте Илһам абый. - Нефтьче булу өчен күп укырга һәм авырлыкларга түзәргә, хезмәттә чыныккан булырга кирәк.
-Нәкъ минем турыда сөйли бит, дип уйлыйм эчтән куанып һәм нефтьчеләр турында укыган китапларымны, малайлар белән сугыш уеннары уйнаганда күрсәткән батырлыкларымны искә төшерәм.
Менә-менә Илһам абый сөйләп бетерәчәк тә, мине өстәл янына чакырып, район смотрында кат нашачагымны әйтәчәк һәм кулымны кысачак...
Илһам абый модельләргә тагын бер карап куйды һәм өстәлдән бозау фермасындагы шефлык эшләре язылып бара торган дәфтәрне алып укый башлады. Укыганда, аның йөзе бер яктырып китте, бер караңгыланды. Үзе нигәдер, әледән-әле күтәрелеп, бер миңа, бер Сәлимәгә карады. Бераздан ул дәфтәрне ябып куйды һәм сүзен дәвам итте:
- Менә сезнең классыгыз хуҗалык бозауларын шефлыкка алган, әйбәт кенә эшлисез дә икән. Сәлимә Халитова аеруча тырыша икән. Шуны искә алып, без аның моделен район смотрына алабыз. Ә менә Габбас Гобәйдуллин...
Фамилиямне әйтүгә, мин кинәт салкын суга чумган кебек бөрешеп куйдым. Күз алдымда Илһам абыйның вышка рәсеме төшерелгән значогы бөтерелә башлады. Бу дәрәҗәле кунакның һәр сүзе мине чәнчеп-чәнчеп ала. Аһ, әнә шул сүзләрне Сәлимә яки башка берәү әйтсә, миңа күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк булыр иде. Шушы ук сүзләрне һәр җыен саен кабатлыйлар, ләкин аларның Илһам абый авызыннан әйтелүе минем өчен дөнья бетүе белән бер.
Илһам абыйдан соң күмәк хуҗалык җитәкчесе сөйләде. Ул бозауларны яхшы караучыларга бүләк итеп яз көне нефтьчеләр янына экскурсиягә бару өчен бушлай путёвкалар биреләчәген әйтте һәм Сәлимәне район смотрында катнашуы белән котлады.
Шуннан соң мин бернәрсә дә ишетмәдем. Бары эчтән генә үземне ачуланып, әрләп утырдым. Ничә мәртәбә фермага төшәргә дәртләнеп тә, кирелегемне җиңә алмавым турында исемә төшердем. «Әй Габбас, Габбас, - дидем мин үз-үземә, - бозаудан да кире икәнсең».
Бәйгедән соң мин, моделемне кочагыма кысып, урамга чыктым. Артымнан Сәлимә куып җитте.
- Кайгырма, Габбас, быел смотрда катнашмасаң да, экскурсиягә бергә барырбыз. Язга кадәр вакыт бар бит әле, бозауларны да карарбыз, моделеңне дә төзербез, - диде ул, сумкасыннан нидер эзли- эзли.
Миңа ничектер рәхәт булып китте. Шундый күңелсез чагымда килеп эндәшкәнгә күрәме, Сәлимә дә якын булып тоелды. Ул сумкасыннан бер кәгазь чыгарып, миңа сузды:
- Габбас, Габбас, кара әле минем сызымымны.
Кәгазьдә, чыннан да, модель сызымы иде. Буд касы да дөрес килеп чыккан. Мин инде, шатлыгымны яшерә алмыйча:
- Сәлимә, әгәр хуҗалык җитәкчесе миңа да путёвка бирсә, бу ясаячак уртак моделебезне экскур сиядә нефтьчеләргә бүләк итеп калдырырбыз, - дидем.
Сәлимә берсүзсез риза булды. Инде моннан соң мин дә фермага бозаулар карарга барырга үземә сүз бирдем.
2025-09-02 10:37