СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбәнова "Чыпчык баласы ничек итеп бөркетне җиңгән"

Борын заманда бөркет белән чыпчыклар тату яшәмәгән, ди. Бөркет чыпчыкларны бертуктаусыз тоткан да йоткан, ә чыпчыклар аңа каршы берни дә эшли алмаганнар. Шулай үзләрен берәм-берәм кыра торгач, җир йөзендә нибары бер генә чыпчык калган. Ул да, үзенең соңгы сәгате җиткәнне көтеп, оясында калтыранып утырган. Качар иде - бөркетнең очлы күзләре әллә каян күрә икән.
Ә бөркет, чыпчыкларны юк итеп бетердем, дип уйлаган инде.
Чыпчык оясында бик озак утырган, ачлыктан хәлсезләнә башлагач, ни булса шул булыр, ичмасам, үләр алдыннан туйганчы ашап булса да калыйм, дип, оясыннан чыккан. Чыпчыклар юкка чыккач, урмандагы бөҗәкләр шулхәтле үрчегән булган, алар яфракларны гына түгел, агач кәүсәләренә хәтле кимереп бетергәннәр, ди.
Чыпчыкны күргәч, агачлар шулхәтле сөенгәннәр. Сөенмичә, нинди зур агачларны бөҗәкләр кимерсен дә, аларга каршы берни эшли алмасыннар әле!
Чыпчык туйганчы бөҗәкләр белән сыйланган, күңеле күтәрелеп киткән, хәтта бөркеттән дә курыкмыйча, канатларын җилпеп, зәңгәр күккә күтәрелгән. Ә зәңгәр күктә ул бөркет тырнагыннан ялгышып кына исән калган һәм, хәлсезләнеп, ачтан үлә башлагач, туйганчы ашар өчен дип оясыннан чыккан, ашап туйгач, үзе кебек үк һаваны колачлап очасы килгән бүтән чыпчыкны очраткан. Ә ике чыпчык бергә туры килгәч, бөркет бөтенләй исләреннән чыккан, ди.
Алар бөркет күзе төшмәслек бер агач башына оя ясаганнар, берсе йомырка салып, бала чыгарырга әзерләнгән, ә икенчесе сакта торган, җим ташыган.
Менә бер дә бер көнне ояда ике чыпчык баласы тыпырдашып чикылдый башлаган.
- Пип-пип! Җим бир! - дигән аларның берсе, авызын зур ачып.
И сөенгән әнкә чыпчык, и сөенгән әткә чыпчык. Ләкин сөенечләре озакка бармаган. Ник дигәндә, икенчесе:
- Пип-пип! Мин - бөркет! - дип чикылдапмы чикылдый икән.
Чыпчыкларның ничек курыкканын күз алдына китерәсездер инде. Үз авызларыннан чыккан сүзне чыпчык баласының йомырка эчендә үк ишетеп, әйтергә өйрәнгән булуы аларның башына да килмәгән. Күктән көткән бөркетне үзеңнең ояңда ук утырып чыгар да, ничек курыкмыйсың, ди. Башта алар, шушы сүзне ишеткәч, дәррәү икесе ике якка очып киткән. Тик икенче чыпчык баласының:
- Пип-пип! Мин - чыпчык! - дигәнен ишеткәч, кире кайтканнар, ди.
Ә икенче чыпчык баласы һаман да:
- Мин - бөркет! Мин - бөркет! - дип кабатлапмы кабатлый икән.
- Мин - бөркет, дисә дә, чыпчыкка охшаган бит. Ник дисәң - үзебез чыгарган бала. Үсә төшкәч, менә дигән яклаучыбыз булыр, - дип, чыпчыклар бераз тынычланган.
Әмма әллә каян бөркет үзе килеп чыкмасынмы!
- Эләктегезме! - дигән ул. - Күптән инде авызыма ризык капканым юк иде.
Ул әнкә чыпчыкны эләктереп алмакчы булган, ә әткә чыпчык аңа болай дигән:
- Туганнарыңны ашамакчы буласыңмы?
- Нинди туганнар турында әйтәсең? - дигән бөркет, аптырап.
- Оябызда бөркет баласы утыра. Үзебез йомырка салып, үзебез утырып чыгардык без аны!
Бөркет карый. Чынлап та ояда, бөркеттәй кабарынып, теге чыпчык баласы утыра икән. Кинәт бөркеткә бик моңсу булып киткән. Бөтен кошларның да, җәнлекләрнең дә әткәләре, әнкәләре, энеләре-сеңелләре, хәтта әби-бабаларына кадәр булган, ә бөркетнең беркеме дә юк икән. Ә аның туганлы буласы бик килгән. Бөркетнең «мин - бөркет!» дип кукраеп утырган шушы йолкыш чебине тизрәк үстереп, аның белән бергә ауга чыгасы килгән, һәм ул аңа ашарга бөҗәкләр ташый башлаган. Ташый- ташый арып беткән, чөнки чыпчык баласы:
- Пип-пип! Тагын бир! - дип, туктаусыз авызын ача икән.
Бөркет алып килгән җим белән теге чыпчыкларның да туенганын төшенгәнсездер инде. Бөркет, баласын тизрәк үстерим дип, урмандагы кортларны ташып торган, ә теге туганнарын сыйлый икән.
Бөркет күпме генә ризык ташыса да, чыпчык баласы барыбер артыгын үсмәгән. Шуннан соң бөркет, үзенең алдануын сизеп:
- Син бөркет түгел! Син - чыпчык! - дигән дә «йотам» дип авызын ачуы булган, чыпчык баласы:
- Син үзең чыпчык! Мин - бөркет! - димәсенме!
Бөркет ачкан авызын ябарга да онытып аптырап калган. Чынлыкта исә аның үзенә дә «бөркет» дип берүнең дә эндәшкәне булмаган.
-Мин бер көтү! Мин бер көтү! - дип, үзен күп күрсәтеп, чыпчыкларны куркытыр өчен мактанган сүзе генә бар икән.
Әллә чыпчык баласы шуны белде микән? Әллә бөркет - чыпчык, ә чыпчыклар чынлап та бер көтү - бөркет микән?
Әлбәттә, бөркетнең үз авызыннан чыккан бу сүзне чыпчык баласы эләктереп алып, «син - чыпчык» дип кабатлавы аның башына да килмәгән, җаны табан астына төшкән. Ул үзе чыпчык булгач, тотып ашавы да бар бит бу чәрелдекнең!
Бөркет куркуыннан шулхәтле биек күтәрелгән, очып-очып йөргән дә, кире кайтырга куркып, бүтән бер генә кош та очып менә алмый торган иң биек тау башына кунган һәм шуннан соң беркайчан да чыпчыкларны тотмаган. Чөнки аларның көтү булып үзен тотып ашауларыннан курка икән.
Менә шулай итеп, бер нәни генә чыпчык баласы бөркетне җиңгән.