СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рафис Гыйззәтуллин “Чылбырлы сәгать»
Маһинур карчыкның гомер агышын санап барган чылбырлы сәгать, өй эчен авыр тынлыкка күмеп, көтмәгәндә тукталып калды. Карчык Миңнулласыннан калган әлеге кадерле истәлеккә — сәгатькә озак кына каpaп торганнан соң, авыр итеп көрсенә-көрсенә түр якка узды. Мәрхүм ире рәсеме белән янәшә эленгән Назыйф улының зурайтылган фотосы каршына килеп басты. Алъяпкычы белән рәсемнәрнең тузанын сөртте.
Миңнулла үлгән елны кыш салкын килгән иде. Көннәрнең берендә Назыйф кайтты да, әнисенең итәгенә башын куеп, үксеп елап җибәрде.
— Малайлар миннән көләләр,— диде ул сулкылдый-сулкылдый.— Син, диләр, әтиеңнең иске-москысын киеп, йөрисең, диләр. Алар беткәч, нишләрсең инде, диләр.
Маһинур каршы бер сүз дә әйтмәде. Тамагына төер тыгылгандай булды. Назыйфны күкрәгенә кыскан килеш озак кына утырганнан соң, тавышсыз-тынсыз гына киенде дә күршеләргә керде. Әҗәткә дип, акча сорады, ә иртәгәсен Назыйф урамга яңа чалбардан, җылы туннан, киез итекләрдән чыкты.
Назыйф үсте инде. Хәзер өченче дистәне ваклый башлады. Шәһәрдә яшәп ята. Эше көйле. Ничек килеп чыккандыр, әллә нигә шәһәр ягын үз итеп үсте ул. Китәм дә китәм дигәч, каршы килмәде Маһинур, хәер-фатихасын бирде. Дөрес, әнисен дә үз янына чакыра улы. Имеш, ул да килсә, кечкенә бүлмәсен зурракка алыштырып та буласы икән. Ни дисәң дә сугыш ветераны хатыны бит Маһинур. Назыйф еш булмаса да әнисе янына кайткалап тора. Кайткан саен өй стенасына үзе ясаган рәсемнәрен ябыштырып калдыра.
«Яшьтән үк бу эшкә кулы ята иде шул. Өлкәнәйгәч тә әлеге шөгылен ташламаганына мең шөкер», дип уйлады Маһинур.
Әни кеше улы ясаган рәсемнәргә борылып басты. Арада аның өчен күзгә бәрелеп торганы менә монысы.
Шәһәр урамы сурәтләнгән анда. Ул электр утлары белән яктыртылган. Урам буйлап егет белән кыз атлый.
Маһинур рәсемдәге егетне улына охшата. Әйе, аларда охшашлык шактый гына. Озын буй, киң маңгай, куе кара кашлар. Аерма — бары тик сакал-мыекта. Маһинурның моңа кадәр улын сакал-мыектан күргәне юк әле. Ә кызы кем икән? Кечкенә гәүдәле кыз аягына биек үкчәле түфлиләр кигән, чалбардан.
Карчык карашын рәсемнән алды. Өйдәге авыр тынлыктан качарга теләгәндәй, йөренеп килде. Почмак якта сандык тора иде. Аның өстенә зур гына мендәр куелган. Каз мамыгыннан ясалган бу йомшак мендәр белән атлас тышлы юрганны ул улының туена әзерләде. «Нәзыйфның яше бар бит инде, өйләнер вакыты да җитә, кеше арасында кызарырлык булмасын»,— дип уйлады аңа.
Карчык, мендәр белән юрганны читкә алып куйганнан соң, сандыкны ачты. Аннан зур гына төенчекне алды. Кабаланмый гына чишеп җибәрде. Аннан елтыр-елтыр килеп торган өр-яңа бүрек чыкты. Улына туй бүләге итеп алды аны Маһинур. Ә монысы — килен булачак кешегә. Маһинур мамык шәлне кулына алды. Аны җәеп җибәрде, йөзенә үк китереп, тидереп-тидереп карады.
Үзенең булачак оныкларын да онытмады әбп кеше. Аларга дип күлмәкләр, башлыклар хәстәрләде. Бияләй белән оекбашларны, кич утырып, үзе бәйләде.
Төенчекне кире урынына урнаштырып куйгач, Маһинур зәңгәр чәчәкле күлмәклеккә үрелде. Аны Миңнулласы бүләк иткән иде. Ире вафат булгач, нигәдер, Маһинурның күлмәклекне тектереп кияргә кулы җитмәде.
Маһинур күлмәклекне кытыршы куллары белән сыпыргалады, аннан соң җәеп җибәрде дә гәүдәсенә урады. Килешәме икән? Сандыкны ачкан саен, шулай эшли ул. Хәзер дә көзге каршысына килеп басты. Үзенең вак җыерчыклы йөзенә карады, һәм яулыгыннан сибелеп чыккан аксыл чәчләрен рәтләштерде. Бит очына буялган күмер карасын күреп, оялып куйды.
«Шушы көннәрдә Назыйф кайтырга тиеш. Әйтергә кирәк. Өйләнсен. Инде өлкәнәя барам, минем дә кеше кебек улымның туенда утырасым, нәниләрен сөясем килә»,— дип уйлады Маһинур.
Шулчак һич көтмәгәндә ишек шакыдылар. Ул да булмады, ишек ачылып китте. Бүлмәгә ят бер кыз килеп керде. Маһинурның күз алдыннан таныш чалымнар узды. «Кайда күргәнем бар соң әле минем моны?» — дип уйларга өлгермәде, ишектә киң җилкәле, озын буйлы егет күренде. Маһинур егетнең йөзен каплаган сакал-мыекка карап өнсез калды. Бу аның улы Назыйф иде. Ана, кисәк кенә, стенадагы таныш рәсемгә карады.
Шәһәр урамы. Егет белән кыз... Тик рәсемгә нидер җитми кебек. Ә, электр лампочкалары тоныкланып балкый икән.
— Исәнмесез,— диде кыз, Маһинурның корымлы битенә карап. Үзе балдаклы кулын аңа сузып алга атлады. Ул арада Назыйф та телгә килде.
— Исәнме, әни, таныш бул: Хәлимә. Киленең булыр. Мин өйләндем. Сиңа хәбәр итеп булмады инде. Аннан соң, борчылып юлда йөрмәсен дидек...— диде.
Маһинур, әлеге сүзләрне ишеткәч, идән уртасында тораташ булып хәрәкәтсез калды, авызыннан сүзе чыкмады. Ни-нәрсә дип тә әйтә алмады.
— Әни, авырыйсыңмы әллә? — диде Назыйф, аның янына ук килеп. Маһинур сискәнеп куйды.
— Юк, уз, Назыйф... Улым. Син дә... Хәлимә.
Назыйф әнисенең кечерәеп калган гәүдәсенә, аның кулындагы күлмәклеккә карады. Хәлимә исә түр якка узды, Нәзыйфның рәсемен кулына алды. Ә үзе Миңнул аның фотосына карап тора иде.
— Ә бусы кем? — диде ул, Миңнулла фотосына ымлап.
— Әти,— диде Назыйф, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Хәлимәнең күзе хәрәкәтсез торган иске сәгатькә текәлде.
— Ой, нинди иске сәгать. Инде йөрми дә икән,— диде килен кеше һәм озын нәзек бармаклары белән чылбырлы сәгатьнең телен тирбәтеп җибәрде. Ләкин сәгать берничә генә тирбәлеш ясады да яңадан тукталды.
— Эштән чыккан бит бу,— дип Назыйф та сүзгә кушылды.— Бер дә борчылма, әни. Яңасын алырбыз.
Әлеге сүздән соң Маһинур карчыкның күз аллары томаланган кебек булды. «Маһинурым, мин каладан чылбырлы сәгать кайтарттым. Чәчләребез — чәчкә бәйләнгән көннәрнең истәлеге булсын ул». Аның колагына Миңнулланың якын, үз тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, күзләрен зур ачып, стенадагы хәрәкәтсез сәгатькә карады. Әле кайчан гына Назыйф беренче тапкыр, шул сәгатьнең чылбырына ябышып дигәндәй, тәпи атлап киткән иде бит. Хәзер әнә... «Төзәт син аны, улым. Әтиеңнән калган кадерле истәлек ич ул», диясе килде ана кешенең. Тик тукталып калды. Бары тик:
— Тимәгез, торсын шулай,— дия алды.
Нәзыйфның стенадагы сәгатьне алырга сузылган кулы ирексездән салынып төште. Ул, әнисенең күңелен күтәрергә теләгәндәй, сумкасыннан күчтәнәчләр алып өстәлгә тезәргә кереште. Әнисе әле дә булса аңына килә алмыйча идән уртасында басып тора иде. Ниһаять, ул үзенең чәй яңартып җибәрергә тиешлеген аңлады.
Чәй янында да сүзләр ялганмады. Яшьләр үзләренең туй мәҗлесләрен искә төшерделәр. Тик әниләренең генә ясап куйган чәен дә эчмичә утыруына ничектер игътибар итмәделәр.
Йоклар вакыт та җитте.
— Улым, мин сезнең туй көнегездә менә боларны бүләк итәрмен дип уйлаган идем,— диде Маһинур, сандык өстендәге мендәр белән юрганга күрсәтеп.— Бәхет телим үзегезгә.— Аның тавышы калтыранып чыкты.
Ул төне буе керфек тә какмады. Башыннан күп төрле уй үтте. Алар барысы да буталчык, аңлаешсыз иде. Күңеленнән генә улына рәнҗеде ул.
Яктыра башлау белән Маһинур карчык, урыныннан торып, урын-җирен җыйды. Миңнулласы бүләк иткән күлмәклекне төреп урынына салды.
Аннан соң ул, вакытны белергә теләп, стенага карады. Сәгатьнең инде кичәдән үк йөрмәве исенә төште. Тиз генә киенде дә, сәгатьне, стенадан алып, шәлгә төрде. Назыйф белән Хәлимәне уятмаска теләп, сак кына басып, өйдән чыкты. «Югары оч Хәйретдин малае сәгать төзәтергә оста дип ишеткән идем, барыйм әле үзенә», дип уйлады ул һәм салмак кына адымнар белән урам буйлап китте.
2024-10-15 11:37