СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Галиев "Атлар да елыйлар икән"

(Хикәянең дәвамы)

Гали, арба алдына чыгып, янәдән тәртә арасына керде. Шулвакыт олы юлдан карачкы сыман Рәсим килеп чыкты. Ул Карлыгачның акрынлап артка кала барганын алдан ук күреп кайткан, әмма ныклап караңгы төшкәнче үзенең олавын булса да урманга кадәр кайтарып куярга уйлаган. Урманга җиткәч, атын юл читендәге аланга кертеп туарган да Галигә булышырга йөгергән.
—Нигә туардың? Туктатып хәл алдыра-алдыра да кайта алмыймыни? — диде Рәсим, башын мөшкел генә гүбән иеп басып торган Карлыгачка карап.
—Кая инде, тезгененнән тартыла. Хәтта арба артыннан да кайтырга хәле юк,—дип җавап кайтарды Гали.
—Тай гына шул әле. Беренче елын гына җигелә,— диде Рәсим, Карлыгачны чын күңеленнән кызганып.
Алар икәүләп тәртә арасына кереп җигелделәр һәм дәррәү тартылып кузгалып киттеләр. Арыган саен тукталып, хәл җыя-җыя, ниһаять, урманга килеп җиттеләр. Арбаларын Рәсимнең арбасы янына янәшә куеп, Карлыгачны бәйләгән җиреннән чишеп алдылар да, йөгәненә дилбегә бәйләп, Рәсимнең алашасы янына җибәрделәр. Карлыгач шунда ук җир өстеннән эзләнеп үлән кыркырга кереште. Рәсим арбасы төбеннән бәләкәй балтасын алды, Галине ияртеп урман эченәрәк алып керде, корырак ботак-сатак чабып, аны ике өем игеп өйде. Аннан алар, кискән ботакларны кочакларына күтәреп, арбалары янына чыктылар.
—Хәзер Ташкент ясыйбыз,—диде Рәсим һәм, җәһәт кенә мичкә авызын ачып, берничә чыршы ботагын керосинга манып алды.
Юеш салкын һавада тирә-якка керосин исе таралды. Гали дөрләп яначак учак янында бик рәхәт, җылы, якты буласын күз алдына китереп елмаеп куйды.
Рәсим куен кесәсеннән шырпы тартмасын тартып чыгарды, сырма итәге белән җилне каплап, алган шырпысын сызарга кереште. Гали түземсезлек белән шырпыга ут алынуын көтте. Ләкин, ни кызганыч, шырпы кабынмады, чөнки түш кесәсенә үткән яңгыр дымы белән чыланган иде. Юешләнгән күкерт кәгазе өстеннән шырпы үткән саен, кәгазь сыпылып кына төште, ут түгел, хәтта чаткы да бирмәде.
Инде тилмереп көткән соңгы өмет сүнде. Малайлар бу хәлгә еларга җитеп кәефсезләнделәр. Бермәлгә тирән уйга калып, башларын түбән иеп басып тордылар. Нәрсә уйладылар микән алар ул минутларда? Бәлки, алар җылы өйләрен, бәрәңге шулпасы булса да пешерен, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп улларын зарыгып көткән әниләрен уйлаганнардыр? Ә бәлки, бу ачы салкын җилле, яңгырлы шөкәтсез төнне ничек үткәрербез, дигәннәрдер, һәрхәлдә, уйласаң уйларлык, еласаң еларлык иде аларның хәлләре.
—Беренчесе барып чыкмаса, икенче җаен табабыз аның,—диде Рәсим, кинәт уйларыннан айнып. Рәсим балтасын алды да, Галине ияртеп, янәдән урман эченә алып керде. Алар тагын ике зур кочак чыршы ботаклары кисеп алып чыктылар. — Миңа ботакларны биреп торырсың,—диде Рәсим, үзе арба астына үрмәләде.
Гали Рәсимнең нәрсә эшләргә җыенганын баштарак төшенеп җитә алмады. Ботакларны, кочагына алып, сүз сез генә арба кырыена ташыды, аннан аларны Рәсимгә биреп торды, тегесе, ботакларны рәт белән тезеп, арба астына түши барды. Түшәп бетергәч, калган ботаклар белән арбаның җил, яңгыр үтә торган ягын каплап куйды.
—Күрдеңме, хан сарае ясадым,—диде Рәсим, үз эшеннән бик канәгать булып. Аннан йөзенә шаян-шуклык чыгарып, уң кулын күкрәге турына куйды да: — Пычрак юллардан, җил-яңгырга карамыйча, арык атлар белән сәяхәт итүче галиҗәнап Гали әфәнде, сезнең өчен патша куышы әзер! Әйдәгез, эченә рәхим итегез! Боерыгыз!
Рәсим бу сүзләрне хан вәзирләренә охшатырга тырышып, тавышын калынайтып әйтте. Малайлар икесе дә көлеп җибәрделәр. Бу аларның, юлга чыккач, тәүлек тулганда беренче тапкыр көлүләре иде.
Гали, үрмәләп, Рәсим янына керде, монда, чыннан да, яңгыр астындагы кебек түгел, бераз ышыграк иде. Малайлар, бер-берсенә елышып, сүзсез генә көчле җилгә агачлар шаулавын, шыбыр-шыбыр килеп, яңгыр койганын тыңлап яттылар. Беренче булып тынлыкны Гали бозды.
—Рәсим, безне персидәтел нишләтер инде?
—Нигә?
—Соң, кайтып җитә алмадык бит. МТСтан кайткан тракторлар эшсез торган булса?
—Бу яңгырда кая барсыннар алар!
—Барыбер бәйләнергә сәбәбен табачак.
—Болай да пошкан эчне пошырма әле, Гали! — диде Рәсим, ул хакта артык сөйләшәсе килмәгәнен белдереп.
Бүтән сөйләшмәделәр. Шулай тын гына ята торгач, Гали йоклап китте. Күпме йоклагандыр, каядыр якында гына ат кешнәгән тавышка күзләрен ачты. Башта үзенең кайда ятканын төшенә алмыйча аптырап бетте. Аның бөтен гәүдәсе тоташтан каткан, бик нык туңудан тәне, буыннары калтырый, бизгәк тоткандагы кебек, тешләре тешкә бәрелеп, шак-шок киләләр иде.
Гали шактый вакыт туңып оеган кул-аяк буыннарын кузгата алмыйча ятты. Үзәкне өздереп, бер-бер артлы ат кешнәгән тавыш яңадан кабатланды.
Ул, бар көчен җыеп, урыныннан кузгалды, мүкәләгән хәлдә бераз гын алып торды да әкрен генә, үрмәләп, арба астыннан чыкты.
Тышта яктырып килә, күктәге болытлар да кичтәге кебек түбәннән түгел, биегрәктән йөзәләр. Болытлар арасыннан зәңгәр күк йөзе дә күренгәләп киткәли иде. Әмма төньяк җиленең салкынлыгы һич тә кимемәгән, таң алды булгангамы, ул хәтта беразга арта төшкән иде.
Атлар, Галине күрү белән, кешни-кешни аңа якынлаштылар. Беренче булып Гали янына Карлыгач килде, килде дә башын Галинең күкрәгенә терәде, туңудан калтырана-калтырана, юеш салкын иренен чапылдатып, ашарга сорады. Гали Карлыгачның башын ике кулы белән кочып алды. «Туңдыңмы? Ачыктыңмы, Карлыгачкаем? Беләм, бик беләм ашыйсың килгәнен. Нишлим соң, җаным, юк бит, юк. Мин үзем дә синең кебек үк ач, ач бит, җаным».
Гали кинәт ниндидер бик мөһим әйбер уйлап тапкан кеше сыман маңгаена шап итеп сугып алды да, атын калдырып, Рәсим янына йөгерде. Кабаланып, арба астына керде, Рәсимнең иңбашына төрткәләп уятырга кереште.
—Рәсим! Рәсим, дим! Тор әле, тор. Атлар ашау сорый. Әллә чыршы ылысы биреп карыйбызмы? Габдрахман бабай, бик ачыккан ат ылыс та ашый, дия торган иде. Әйдә, биреп карыйк, ә?
Алар, балталарын алып, кабат урман эченә керделәр. Чыршы ботакларының очларын гына тураклап, шактый гына яшел ылыс җыйдылар. Кочакларына тутырып алып чыктылар да атларының алдына салдылар. Ачыккан атлар, артык назланып тормыйча, шунда ук кетердәтеп ашый да башладылар.
Өстән явып тормаса да, салкын таң җиле малайларга атлары янында озак басып торырга ирек бирмәде. Өсләрендәге юеш кием, болай да җылынып җитмәгән тәннәрен өшетеп, тагын калтырата башлады. Малайлар арба астына үрмәләделәр, тәннәренә җылы эзләп, бер-берсенә елышып, бөгәрләнеп яттылар. Сөйләшәсе килми иде. Күпмедер вакыттан соң йокымсырап киткән Рәсим сабыйлар кебек сулыгып елаган тавышка сискәнеп уянып китте. Елау тавышы каяндыр башка урыннан ишетелгән кебек булса да, кырыенда яткан Галинең сулыккан саен җилкәләре сикереп киткәнен күреп, елаучының ул икәнен аңлап алды.
Рәсим йомшак кына Галинең җилкәсеннән селкетте.
—Гали!.. Гали!
Җавап булмагач, тегенең сырмасыннан эләктереп тарткалады.
—Гали, дим, тор әле! Күзеңне ач!.. Нишләвең бу?
—Нигә?
—Елыйсың бит. Саташып елыйсыңмы соң син?.. Нигә дәшмисең?
—Саташмыйм мин...
—Алайса, нигә елыйсың соң?
—Туңам. Өшим... Эчемә суык төште.
—Мин өшемимме? Минем эчемә суык төшмәде дип торасыңмы?!
—Ашыйсым да килә. Эчәкләрем сулкылдый. Нишлим соң түзәр хәлем калмагач...
—Түзәргә кирәк, Гали. Елап кына җылынып та, тамак туйдырып та булмый. Әйдә, чыгыйк арба астыннан, йөреп килик!
—Булмый. Аякларымны көзән җыера. Кузгата алмыйм мин аларны.Алай ярамый, Гали! Йөрергә, хәрәкәт итәргә кирәк безгә. Болай ятсак, гомерлек чир алуыбыз бар.
Рәсим үзе дә, калтырана-калтырана урыныннан торып, арба астыннан чыкты. Галинең артыннан чыкмаганын күреп чүгәләде дә, җиңеннән эләктереп, аны да тартып чыгарды. Алар, туңудан оеган аякларына көч-хәл белән басып, олы юлга чыктылар. Көнчыгышта сирәгәйгән болытлар арасыннан сыек кына кызыллык йөгертеп таң атып килә иде. Рәсим Галине култыклап алды да, баштарак кызу-кызу атлатып, аягы языла төшкәч йөгертеп алып китте. Йөгерүнең файдасы булды, бераздан икесенең дә тәннәре җылынып, оеган аяк- куллары язылып, йомшап китте. Юеш чабата эчендәге аяк бармаклары җылы суга тыккан кебек кызыштылар. Ләкин хәрәкәт белән сарыф ителгән энергия яшь организмның соңгы егәрлеген суырып алды, бу исә үтереп ашыйсыларын китерде. Кан тамырлары буйлап, хәлсезлек дулкыны йөгерде...
Яктыру белән, малайлар, атларын җигеп, юлга чыктылар. Унике чакрым араны мең газап белән үтеп, көн кичкә авышканда авыл башына кайтып җиттеләр.
Көн аяз. Күк йөзендәге кичәге болытларның әсәре дә калмаган, баш өстендә кояш көлә, ат юлы да ярыйсы гына җилләп өлгергән иде инде.
Авылны кергәндә, аларга, нәсел айгырын тарантаска җигеп, басуга баручы колхоз рәисе очрады. Атлар тәмам алҗып туктаганнар, хәл алалар, малайлар арбалары кырыенда күңелсез генә басып торалар иде. Колхоз рәисе: «Йә егетләр, исән-имин генә кайтып җиттегезме? — дип сорар. — Сез юлга чыкканнан бирле койды гына бит. Юл газабын гүр газабы, диләр. Ай-Һай, кайтулары авыр булгандыр»,—дип, хәлебезгә керер дип өметләнеп, рәискә текәлделәр.
Әмма ләкин алай булмады шул. Күз төпләре зәңгәрләнеп, суырылып эчкә баткан, йөзләре шиңгән гөл кебек сулыгып калган, ачыгудан, арудан көч-хәл белән басып торучы малайларга рәис бераз карап торды да авызын чалшайтып елмайды, аннан мыскыллы тавыш белән:
—Нәкәнис кайттыгызмы? Нигә тагын берне кунмадыгыз? Тагын берне кунасыгыз калган! —диде.
Малайлар, акланырга теләп, юлда күргән газапларын сөйләргә теләсәләр дә, рәиснең тагын да ныграк кычкыра башлаячагын белгәнгә дәшмәделәр.
Аңа карап, рәис тынмады. Кара кашларын җыерып, төкерекләрен чәчеп җикеренде.
—Субатажниклар! Әнә сезнең аркада иртәдән бирле калусныйлар тик тора. Нәрсә, ваянни вримә икәнлеген оныттыгызмы? Или списиәлнә язгы чәчүне өзәргә, нимескә булышырга булдыгызмы?! Мин сезне!..
Бераз төртелеп торгач, күзләрен усал ялтыратып өстәде:
—Хәзер үк гәрүчиләрегезне IV басуга илтәсез! Трактор вагоны каланча янында булыр. Колакларыгызга киртеп куям: ярты сәгатьтән гәрүчиләр урынында булсын!
Рәис малайларның җавапларын да көтеп тормады, айгырын юыртып китеп барды.
IV басу авылдан ике чакрым ераклыкта иде, шуның өстенә басу юлыннан барасы, барып җиткәнче үр менәсе.
Малайлар тәмам аптырашта калды. Инде нишләргә? Трактор вагонына хәтле ничек барып җитәргә? Атларының да, үзләренең дә аяк өсте басып торырлык та хәлләре калмады бит инде, тәүлектән артык авызларына бармак башы кадәр дә ризык әсәре капмаган килеш ләбаса алар. Хәер, зарланудан кемгә файда? Рәиснең талканы коры, керосиннарны ничек тә илтеп тапшырырга кирәк.
Атларын кирегә борып, малайлар басу юлына чыктылар, ике йөзләп адым чамасы юл үткәч, үр башлана иде.
Рәсим юл читеннән ике таш табып алды, берсен үзенә калдырды, икенчесен Галигә сузды.
—Үр менә башлагач, атлар туктап хәл алган арада арбалар артка тәгәрәмәсен өчен, тәгәрмәч астына кыстырырбыз,— диде.
Бераз үр менү белән, Карлыгач күзгә күренеп хәлсезләнде. Дүрт-биш адым атлаган саен, туктап хәл ала башлады. Карлыгач кузгалган арада, Гали, арбаны артыннан этеп җибәреп, атына булышты. Нык, бик нык хәлсезләнде аның аты. Финишка килгән чабышкы кебек, бөтен гәүдәсе белән калтыранып-селкенеп тын алды, бот аралары, түшләре, янбашлары соргылт куе күбекле тиргә батты. Ул үзе дә манма тир булды, башы гөжләде, колаклары чыңлады. Бу туктавында Гали күпме генә әйдәкләп караса да, Карлыгач кузгалырга теләмәде. Малай, арба артына чыгып, җилкәсен арба үрәчәсенә терәп, бар көченә ухылдый-ухылдый этте. Ләкин соңгы чиккә җитеп алҗыган ат барыбер кузгалмады, күрәсең, аның инде атларлык рәте калмаган иде. Гали нишләргә белмичә арбасы тирәсендә йөгергәләде. Юлда аунап яткан ниндидер тимер кисәгенә абынып тәгәрәп китте, бәрелүдән күзеннән очкыннар чәчрәде. Шулвакыт кинәт барлык газап-михнәтләре өчен кемнәндер үч аласы килеп, котырынып ачуы чыкты һәм, үзен үзе белешмәстән йөгереп барып, арба төбеннән чыбыркысын тартып алды да, ярсый- ярсый, атын кыйный башлады. Киерелеп суккан саен, бичара Карлыгач бөтен гәүдәсе белән калтыранып куя, өттереп алган авыртуга түзә алмыйча, урыныннан кузгалырга теләп тартылып карый, ләкин күпме тырышса да, арбаны урыныннан кузгата алмый иде. Хәлсезләнүе ахыр чиккә җиткән ат алгы аякларына тезләнде, сузып кына бик зәгыйфь тавыш белән илереп, ыңгырашып куйды. Аның шулай үзәкне өздереп җан авазы белән ыңгырашканын ишетеп, Гали бермәлгә өнсез калды, кабат сугарга дип күтәрелгән кулыннан кинәт чыбыркысы төшеп китте, һәм нәкъ шул мизгелдә үзенең мәгънәсез ачуыннан миңгерәйгән баш миенә беркайчан да гафу ителмәслек хата эшләп ташлаганы барып иреште.
Гали, туп кебек атылып, Карлыгачы янына килде һәм аңа тезләнгән, тора алмыйча газапланган җиреннән аякларына басарга булышты, аннан муеныннан кочып алды да кычкырып елап җибәрде: «Карлыгачым!.. Җа ным!.. Гафу ит мине!!! Зинһар, гафу ит... Кабахәт малай мин... Миһербансыз малай... Сиңа суккан кулым корысын! Яшен суксын мине! Зинһар, гафу ит мине, Карлыгачым!»
Гөнаһсыз хайван, хуҗасының күз яшенә тыгылып әйткән сүзләрен аңлаган кебек, башын Галинең күкрәгенә терәде. Атның күзләрендә эре яшь бөртекләре күреп, Гали тетрәнеп китте, бәгыре телгәләнде. Аңа кушылып, Карлыгач та елый иде.
2025-06-04 14:52