Быел гына сиксән яшен тутырган Мәрфуга карчык тутыгып беткән калай чәйнегенә бер касәлек кенә су салды да газ плитәсен кабызып җибәрде.
Оныгы юбилеена бүләк иткән матур бизәкле чәйнекне күңел өчен генә дә тотып карамады ул. Хәер, башка бүләкләргә дә кагылмады, күз алдыннан алып, барсын да җыеп, өенең аулак почмагына өеп куйды.
Зәңгәрсу төстәге җиңел синтепон юрганын кат-кат кулына алып: «Нәрсәгә инде моны әрәм итим»,— диде. Хан заманындагы сиксән ямаулы юрганы ярап тора. Алсу бизәкләр төшерелгән кыйммәтле ак җәймәләрне дә туздырып тормады ул: «Ай-Һай бигрәк матур! Тик мондый затлы җәймәләрдә йокларга мин инде карт. Әнә хәзер минем өчен... ак кәфенлек...» — дип баш чайкады.
Башкортстаннан туган көн бәйрәменә махсус кайткан килендәше бүләк иткәндә: «Кара аны, саклап ятма, барыбер теге дөньяга алып китә алмассың! Хет картлык көнеңдә булса да кадерлә үзеңне!» — дигән иде. Әмма кунагы китүгә аның бүләге дә сандык төбенә төшеп ятты...
Ә менә кызы бүләк иткән чәй сервизын җыеп куярга батырчылык итмәде Мәрфуга. Кызы:| «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән касәдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме? Чәйне ул уң як күршесе Зәйтүнә белән дөнья хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә эчәргә ярата. Билгеле, ялгыз кешенең ашы да аш түгел, эше дә эш түгел.
Кадерле күршесе генә өйдә юк әле. Себердән кайткан балалары Ял йортына җибәрделәр үзен. Мәрфуганы да үгетләп караганнар иде, күндерә алмадылар. Барамы соң, йортын ташлап китәме соң?! Ни дисәң дә, монда үз өе, үз көе. Аягында йөри алганда беркая да китмәячәк ул. Аллаһы боерса, шул иске караватында гына җан бирер. Тик әҗәл генә еракта йөри әле, Ходайның рәхмәте!
Менә инде ике атна Мәрфуга Зәйтүнәсен юксынып яши. Аның хәлен бары тик күршесе генә аңлый шул. Балалары, оныклары тыңламый да кебек үзен. Берәр җире авыртып зарлана башлады исә, шундук: «И-и, әби! Әни! Сиңа ничә яшь әле? Сиксән яшеңә җитеп шулай йөри алгач, шөкер ит!» — дияргә тотыналар.
Беркөнне плитәсен дөрес сүндермичә, газ чыгып торганын сизмәгән. Шул әлеге дә баягы күршесе коткарды. «Зәйтүнәм кермәсә, хараплар була идем. Менә ул булмаса, күмәргә генә килгән булыр идегез! Хәлемне дә белмисез!» — дип сукрануына да: «Үлмәгәнсең ич, яшисең! Шатланып тор!» — дип авызын томаладылар.
Нәрсәсенә шатланырга? Ятса да берүзе, торса да ялгыз. Ичмаса, моң-зарын түгәргә күршесе генә дә китте...
Кинәт уйламаганда-көтмәгәндә, куенына төргәк кыстырып, кунакка гына кия торган матур күлмәген дә алыштырмыйча, Зәйтүнә килеп кермәсенме! Аны күргәч, Мәрфуга шаккатты!
— И-и, кайттың дамыни? Рәхмәт яугыры! Кая әле чәйнегемә су өстим. Бергәләп чәйләрбез!
Карчык шатлыгыннан кабалана-кабалана, әле генә кайнап чыккан чәйнегенә башта бер йомры, аннан, бәлкем, бер утыргач, бер-икене дә эчеп ташларбыз дип, тагын берне өстәп чәйнеген янәдән куеп җибәрде. Зәйтүнә керә-керешкә:
— Исәнме, Мәрфуга! Ни хәлләрдә яшәп ятасың? — дип сорашырга тотынган иде.
— Минеке нәрсә? Чигәләр кыса, йөрәк сикерә, тәнем сызлый, аяклар авырта...— дип, телдәгечә зар-моң түкте Мәрфуга.
— Бетте-бетте, сорамыйм,— дип сүз озайтып тормады Зәйтүнә дә.— Авылда нинди яңалыклар бар?
— И-и, беркая да чыгып йөргәнем булмады.Син белсәң генә инде, Зәйтүнә!
— Кара әле, сул як күршеңнең кечтек кызы әллә ире белән тормыймы?
— Раниясеме, әллә Саниясеме?!
— Исемен белмим. Иң кечесе диделәр инде.
— Алайса Рания инде, Рания! Ул бит... ямьсез! Ир дигәне матурракны тапкандыр. Мин, ничек бу кәртинкә кебек ир моңа өйләнде икән, дип гел баш ваткан идем.
— И-и, син бигрәк! Күрше кызыңны бөтенләй юкка чыгарып ташлама инде! — диде Зәйтүнә, Ранияне яклап.
— Әйе, матур түгел ул, тик уңган булган! Ул кайтсамы? Ул кайтса, Саниянең бер эше дә калмый инде. Юасын юа, пешерә-төшерә, тозлый-кайната... Вәт мәхлук, ирен әйтәм, ничек шундый хатыннан баш тарткан, ә?
— Карга Саматының уртанчы малае Камил дә Гөлчәчәге белән аерылышкан, ди, бергә тормыйлар икән,— диде Зәйтүнә, болар беренчесе дә, соңгысы да түгел дигәндәй кулын селтәп.
— Ул бит... ямьсез! Камилне әйтәм... ягымсыз... йолкынган чебеш сыман! Үзе ябык, үзе килбәтсез озын! Җиләк кебек хатыны үзе белән әле дә яшәгән диген.
— Әй Мәрфуга, Мәрфуга! Чибәрлектәмени эш? Матурлык туйда гына кирәк бит ул! Иң мөһиме холкың матур булсын!
— Анысы шулай инде, шула-ай! — дип килеште Мәрфуга. — Камил ул болай тыныч, ипле генә егеткә охшаган. Артыгын сөйләми, эчми-тартмый! Хәзер андый ирне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый! Хатын дигәненә нәрсә җитмәгәндер, ә?! Адәм баласы михнәткә чыдый, ә менә рәхәткә чыдый алмый, дип белмичә әйтмәгән шул борынгылар.
— Ишеттеңме соң әле? Бака Фираясының оныгы теге ни... «Лийес», «Лайс» диләрме соң әле? Рекламада күрсәтәләр бит инде. Теге... теге чит илнең кипкән бәрәңгесен ашап ун мең акча откан, ди!
— Кит аннан! Ул бит... бигрәк ямьсез! — дигәнен сизмичә дә калды Мәрфуга.
— Алай димә, Мәрфуга, керпе дә баласына йомшагым дип әйтә бит! һәркемгә үз баласы якын, иң матуры, иң яхшысы шу-у-л!
Мәрфуга карчык тагы килеште:
— Әйе шул, Фираяның оныгы бик башлы ул, харап зирәк. Мәктәптә дә гел бишлегә генә укый дип ишеткән идем.
— Авылыбызга яңа табиб килгән икән. Син күрдеңме әле? — дип сорады Зәйтүнә.
— Күрдем, ул бит... ямьсез! Шундый ягымсыз!
— Мәрфуга! Ни пычагыма сиңа аның матурлыгы? Иң беренче чиратта эшен белсен, кешелекле булсын! Әзме әллә дөньяда белдексез килеш урын бизәп утыручы наданнар? — дип шелтәләде күршесен Зәйтүнә.
— Анысы хак. Яңа табибны болай бик мактыйлар. Әйе, бик яраталар. Үз эшен белә, җиренә җиткереп башкара, диләр.
— Сеңелең Розаның күршесе Бөрәйдәне дә җирләгәнсез...— диде Зәйтүнә, дога кылып.
— Ул бит... ямьсез... карап торырга да коточкыч иде! Бичаракай, котылды инде.
— Өй сатып алганчы, күршеңне тикшер, диләр. Иң мөһиме әйбәт, саф күңелле кеше булсын ул! — диде Зәйтүнә.
— Бөрәйдәнең урыны оҗмахта булсын! Бигрәк изге кеше иде! Роза белән бик тату яшәделәр, бик йөрешәләр иде! Нәкъ менә безнең кебек инде! — дип, Мәрфуга мәрхүмәне мактый башлады.
— Күршекәем! Онытып та торам, сиңа дигән күчтәнәчем дә бар иде! Яшел чәй алып кайттым үзеңә! Бик файдалы, ди! Онытканмын бирергә! Ну бу тишек хәтерне! Ну бу картлыкны!
— Ул бит... ямьсез, бик ямьсез!
— Кем?! Минме?
— Картлыкны әйтәм, Карт Аюны! Шундый ямьсез, шундый сөйкемсез бит ул...— дип уфтанды Мәрфуга.
— Менә бусы дөрес! — дип хуплады ахирәте.