СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Галиев "Язмышларны сайлап алмыйлар"

(Повестьнең дәвамы)
Көннәр, айлар әнә шулай үз чиратлары белән үтә тордылар. Кояш чыкты, кояш балкыды, нурын чәчте дигәндәй, аларның тормышларына ямь өстәп, тагын бер шатлык артты. Сәлимә ир бала алып кайтты. Шахтёр иптәшләре Исхакны күтәреп, һавага чөя-чөя тәбрикләделәр, малае белән котлап, бик зур бүләкләр алып килделәр. Исхак хәзер дә уйлап куя: аның иң бәхетле, иң куанычлы көннәре шул көннәр булгандыр, мөгаен. Бала тудыру йортыннан кайткан Сәлимәсен өф итеп кенә торды Исхак. Йорт эчендәге эшләргә Сәлимәсенең кулын да тидермәде, бала юу, йоклату кебек эшләрне дә бик яратып үзе башкарды. Улы Нияз бәхете белән туды. Исхакны гади шахтёрдан бригадир итеп куйдылар. Әлбәттә инде, хезмәт хакы да артты. Беркөнне шулай авылдагы әтисеннән «әниең авырып тора әле» дип язылган хат килеп төште. Авылга кайтып әнисенең хәлен белеп килергә дип җыенып торганда, кинәт кенә Сәлимәсе авырып китте. Поликлиника табиблары Сәлимәне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салып тикшерү узарга куштылар. Шулай итеп, авылга кайтып килү кичектерелде. Бер атна дәвамында тикшерү үткәргәч, Сәлимәне дәвалаучы табиб Исхакны каби нетына чакырып алды, җайлап кына җитди тавыш белән:Хатыныгыз яман авыру белән авырый, кичектерелмәстән операция ясарга кирәк,—диде.
Сәлимәне шул ук көнне онкологик хастаханәгә күчерделәр. Исхак өчен борчулы авыр көннәр башланды. «Тәнеңә чир тисә, малыңа зыян килер» дигәннәр борынгылар. Хатынының сәламәтлегенә акча кызганмады Исхак, әле берничә ай элек кенә алган «Москвич»ын сатты. Саклык кенәгәсендәге акчаларының да шактые кереп китте. Йортларына һәр көнне Исхакның хәлен белергә килеп йөргән Галия апасы белән намазга басып, Аллаһы Тәгаләдән сорап, Сәлимәнең сәламәтләнүен теләделәр. Нәкъ шул авыр көннәрдә авылдан әтисеннән «әниең вафат» дигән телеграмма килеп төште. Әнисенең үлемен бик авыр кичерсә дә, авылга кайтырга мөмкинлеге булмады Исхакның.
Күз яшьләре белән укылган догалар, иншалла, кабул булды, Сәлимә исән калды, табиблар Исхакны «операция уңышлы чыкты» дип тынычландырдылар. Исхак белән Сәлимә тагын матур гына яшәп киттеләр. Исхакның әнисен соңгы юлга озатырга кайта алмавына борчылганын күргән саен, Сәлимә: «Менә, Аллаһы боерса, җәйгә чыккач, авылга икәүләп кайтып килербез»,—дип юатып торса да, туган җиргә кайтулар тагын кичектерелде. Уллары Ниязны горный институтына укырга кертү артыннан йөрделәр, җайларга-майларга, шактый гына кесәдәге акча янчыгын бушатырга туры килде.
Яшь барган саен, туган яклар ешрак искә төшеп сагындыра икән, туган нигезне бер күреп килү теләге көннән-көн арта барды.
Операциядән соң хәле яхшырып киткән кебек булса да, Сәлимәсе янә үзен начар хис итә башлады: күзгә күренеп ябыкты, тагын хастаханәгә салдылар. Табиблар: «Хатыныгыз яңадан операция күтәрә алмас. Аннан соң яман шеш башка органнарга таралып өлгергән. Мондый очракта без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, вакытлыча хәлен генә җиңеләйтә алабыз»,—диделәр.
Сәлимә соңгы сәгатенә кадәр аерым палатада ялгызы ятты. Янында Исхак булды, сабый баланы караган кебек тәрбияләде. Сәлимәсе: «Миңа шулай җиңелрәк»,— дигәч, хатынының уң кулын тезләре өстенә куеп, гел кул аркасын сыйпап утырды. Икесенең дә күзләрендә яшь иде. Алар бик матур гомер иттеләр шул, икесе дә бер-берсеннән бик канәгать иделәр.
Кече атна көнне кич Сәлимә мәңгелеккә китеп барды. Җомга көн Сәлимәне Исхакның шахтёр дуслары, иптәшләре озатырга килделәр. Галия апа мулла алып кайтты һәм, юылган Сәлимәнең җәсәде каршына утырып, «Ясин» укыды, дога кылды. Мәетне ишегалдына алып чыгып җеназа намазы укыгач, татар зиратына алып китеп җирләделәр.
Исхак бергә гомер иткән хатынын югалтуны бик авыр кичерде. Әнисенең кырыгын үткәргәч, улы Нияз әтисеннән рөхсәт сорап өйләнде. Бик зурдан булмаса да, матур гына итеп туй мәҗлесе үткәрделәр. Бу шатлыклы көннәрне Сәлимә генә күрә алмаганлыктан, Исхакның күзләренә яшь тулды, йөрәге сулык-сулык килеп типте. Янында улы белән килене булса да, барыбер ялгыз иде Исхак. Улы Нияз белән килене Алсу иртән эшкә китеп баралар. Исхак фатирда берьялгызы кала. Оныгы булса, күңелен бу кадәр ялгызлык җәфаламас иде. Улы белән яши башлаганнарына инде ике ел тулып килә, тик килен онык алып кайтырга җыенмый әле. Ялгызлык бик кыен икән ул, ай-һай, кыен икән. Берьялгызы калгач, Исхак Сәлимә белән үткән бәхетле көннәрне, шатлыклы мизгелләрне исенә төшереп утыра. Прокопьевск ягында урнашып калуын, бергәләшеп гомер кичерүен үзенә язылган тәкъдире дип карый һәм моңа һич тә үкенмәвен белдереп, күз яшьләре аша Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый.
Соңгы вакытта әтисенең Исхакны авылга чакырып язган хатлары ешаеп китте. Исхак әтисенең хәлен аңлый, туксан яшен ваклап баручы картны күз алдына китерә дә аны кызгана, һәм ул исән чакта әтисенең бәхиллеген алып калырга кирәк дип уйлады да туган авылына кайтырга булды, үзенең карарын улы белән килененә дә җиткерде. Алар каршы килмәделәр.
Әнә шуларны күз алдыннан кичереп уйлый-уйлый, өйләренә кайтып җиткәнен сизми дә калды Исхак.
Йортларына кереп, киемнәрен алыштырып чыкты.
Әтисеннән келәт ачкычын сорап алып, аннан кул пычкысын, балта алып чыгып эшкә тотынды. Көне буе кыйшайган арткы бакча коймаларын төзәтте, куллары эштә, уйлары иртән күргәннәрендә булды, бигрәк тә күз алдыннан Рәхилә китмәде. Нинди түбәнлеккә төшкән Рәхилә! Хәтта авылдашлары аның яныннан йөз чөереп узалар. Шулай адәм рисваена ничек калды икән? Исхакның күңелендә ике уй көрәште. Беренчесе, дөмексен шунда, шул кирәк аңа, дисә, икенчесе, чү! Алай ашыгып карар чыгарма. Син аның үткән тормышын белмисең бит әле. Бәлки, аны бу төпсез упкыннан тартып алучы юктыр! Бәлки... бәлки. Аның уйларын бүлеп, югары очтагы мәчеттән, ахшам намазына чакырып, азан яңгырады. Миңлегали карт Исхакны йортка чакырып кертте, улы, тәһарәт алып, әтисе белән рәттән намазга басты.
Исхак, Прокопьевскида яшәгәндә, Галия апасыннан намаз укырга өйрәнгән иде. Миңлегали карт улыннан бик канәгать калды.
Исхак иртән капка төбенә чыгып басты. Нәрсә генә уйларга тырышмасын, күз алдына һаман шул Рәхилә килә дә баса. Аяклары үзеннән-үзе тагын кибеткә таба атладылар. Кибет алдында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә. Олы юл чатына урнашкан кибеткә узып баручы юлчылар да машиналарын туктатып кереп-чыгып торалар. Тагын шунысы бар: һәр туктаган машина эченнән чыгучы пассажирлар каршына, кулларын сузып, ике егет йөгерә. Исхак, туктап, бу сәер күренешне күзәтә башлады.
Кибеткә кереп баручы авылдашларының берсе:
— И-и Ходаем, бу адәм баласында оят дигән нәрсә бер бетсә бетә икән. Кара инде теге Кирам белән Равилне. Теләнергә чыгарга да җитешкәннәр,—диеп узды.
— Кемнәр соң алар? — дип сорамыйча булдыра алмады Исхак.
— Кемнәр булсын инде, авылыбызның тракторчылары. Мескеннәргә эш юк хәзер. Эчүгә сабышып бозылып беттеләр инде.
Кибет алдыннан бераз читкәрәк иномарка килеп туктады. Машина эченнән спорт киемендәге ир кеше белән хатын-кыз чыктылар. Ул арада боларның каршыларына егетләрнең берсе кулын сузып килеп тә җитте. Исхакка якын торганга, ул аларның сөйләшүләрен ише теп торды.
— Дайте десятку.
Машина хуҗасы беравык егетнең сакал-мыек баскан йөзенә күз салып торды, аннан ачулы тавыш белән:
— Деньги? — диде.
— Десятку...
— Зачем?
— По... похмелиться.
— Ха! Похмелиться!
— Дай...
— Не дам. Не только десятку, даже копейки не дам. Деньги надо зарабатывать. Как не стыдно, а? Такой молодой, ходишь с протянутой рукой. Работать надо!
Эченнән нәрсәдер мыгырданып, машина хуҗасы хатыны белән кибеткә кереп китте. Ул арада тагын барабан тавышлары дөмбердәтеп, рок музыкасын яңгыратып, ялтырап торган шомырт кара төстәге иномарка килеп туктады. Машина эченнән ялтыравык башлы ике яшь кеше килеп чыкты. Күренеп тора, болар инде — замана егетләре: муеннарда ялтыравыклы чылбырлар, бары шортиктан гына, күкрәкләрен, аяк балтырларын кара төкле йон баскан.
— Кирам! — дип кычкырды егетнең читтәрәк торганы. — Мин болар янына киттем!
Монысы Кирам исемлесе булган икән, дип уйлап куйды Исхак. Димәк, тегесе — Равил.
Равил, ашыга-кабалана, теге егетләр янына йөгерде.
Кирам кебек үк:
—Дайте десятку! — дип, кулын сузды.
— Десятку? — диде егетләрнең озынрагы.
— Да, голова болит. Пожалейте, ребята.
— Жалеть? Ты же не инвалид. Вон какой здоровый, как бык. Надо работать.
— Работа нету. Трактора забирали инвесторы, увезли. Пожалуйста, дайте десятку.
Егетләрнең озыны, уйга калып:
— Сейчас так никто десятку не даст. Вот канистр с водой и тряпка. Вымой нашу машину до блеска. Мы пока зайдём в магазин,— диде.
Ул, машина багажнигын ачып, юарга кирәкле әйберләрен Равилнең кулына тоттырды да, аннары егетләр кибеткә кереп киттеләр. Равил аһылдый-ухылдый машина юарга кереште. Машина хуҗалары әйләнеп кире чыкканда, машина ялт иткән иде.
Ну как? Не поцарапал машину? — Озын, машинасын тикшереп чыккач, кулындагы кечкенә күн сумкасын ачып, Равилгә унлык тоттырды.Равил белән янәшә басып торган Кирам да кулын сузды.
— Вам не дам. Вы же не работали.
Ул, кинәт астыртын көлемсерәп, күзләрен уйнатып алды да Кирамга:
— И тебе дам, попляши, давай,—диде.
Кирам өстеннән костюмын, башындагы кепкасын салып читкә атып бәрде дә биергә әзерләнде. Әмма Озын буй бу тәкъдимен үзгәртте.
— Не надо, очень пыльный здесь. Не стоит вокруг нас пыль поднимать, лучше спой.
— Это не могу.
— Почему?
— Спою, так и заплачу. У меня от водки... нервы... Можно запою как петух?
Озын буйның да, иптәшенең дә, кызыксынулары артып авызлары ерылды.
— Давай, тогда прокукарекай.
Кирам куллары белән әтәч кебек кагынып кычкырып җибәрде.
Тегеләр:
— Ещё раз, ещё раз,— дип, кат-кат кычкыртудан рәхәт табып көлделәр.
Кирам инде акча алу өмете белән Озын буйның кулындагы күн сумкасына төбәлде. Әмма сумка хуҗасының моның белән генә күңеле булып җитмәде. Ул, ерылган авызын җыя алмыйча, тагын бер «номер» уйлап чыгарды:
— Кричи по-ослиному!
— Как это?
— Какой недогадливый татарин! Кричи как осёл, понял?
Исхак егетләрне болай мәсхәрә итүгә артык түзеп тора алмады, ачу белән тавышын күтәреп кычкырып җибәрде:
— Эй, вы, перестаньте издеваться! Как вам не совестно?
Озын буй хихылдавыннан туктап, җилләнеп Исхакка таба атлады:
— Ты, старый хрыч, кто такой нам запрещать? А ну- ка, отчаливай отсюда, пока я тебе шею не свернул!
Исхак та аңа каршы атлады:
— Попробуй только...
Биредәге тамашаны күзәтеп торучы хатын-кызлар арасыннан әче тавыш белән берсе:
— Чичас скажу учасковой милисия. Вәт здещ рядом тулька живут. Чичас бигу, чичас! — дип кычкырды.
Милиция сүзен ишетү белән, тегеләр китәргә ашыктылар. Озын буй машина тәрәзәсеннән башын тыгып, ачулы күзләрен ялтыратып, елан кебек ысылдады:
— Я тебе это припомню, старый хрыч! — Алар китү белән, кешеләр таралышты.
— Их, абзый, эшне боздың син. Нигә алай иттең инде? — диде Кирам, үкенеп. — Синең аркада акча бирми киттеләр бит.
— Шулайрак килеп чыкты шул. Ярар, кәефең китмәсен, хәзер акча үзем бирәм,—дип, куен кесәсеннән 6умажнигын алып, Кирамга ике унлык сузды да: — Их, егетләр,— диде, ачынып,— үзегезнең нинди түбәнлеккә төшкәнегезне күрмисезмени? Болай яшәп булмый бит, егетләр, булмый.
Кирам да, Равил дә, тотылган караклар шикелле, башларын аска иеп басып тордылар.
Равил дигәне Исхакка карап сорады:
—Әйткәннәр иде Прокопьевск ягыннан Исхак абзый кайткан дип. Сезме ул Исхак абзый дигәннәре?
— Әйе, ул кеше мин булам.
— Их, абзый. Күреп тордык безнең өчен кәефегез киткәнен...
— Кәеф китү генә бик аз, сезне күргәч үксеп елыйсы килә. Алма кебек чагыгыздан сәрхушка әйләнгәнсез. Ничек оялмыйсыз, егетләр?!
— Нишлик соң, абзый? Йә, әйт? Эш юк. Тракторларыбызны инвестор дигәннәре каядыр алып китте. Фермага төшәр идек, терлекләре юк, аларын да куып алып киттеләр. Менә син әйт әле безгә, боларның барысына да без гаеплеме?
— Белмим.
— Белмисез шул менә. Эшсез калган авыл бәхетсез авыл ул, абзый. — Исхак уйланды, аның, чыннан да, бу егетләргә ярдәм итәсе килә иде. Шунда кинәт әтисе хуҗалыгындагы искергән, бер якка авышкан мунчалары күз алдына килде.
— Әгәр теләсәгез, мин сезгә, вакытлы гына булса да, эш табам, егетләр!
Егетләрнең икесе дә Исхакка төбәлделәр.
— Нинди эш?
— Әйдәгез, безнең хуҗалыкка таштан мунча салыйк.
— Мунча?
— Әйе, ризамы сез?
— Бишкуллап риза, абзый. — Егетләрнең күзләре янды,— Кайчан килергә? Төзү материалларың әзерме?
Әнә шулай сорау артыннан сорау яуды. Исхак кирпеч, цемент кайтарту белән, егетләрне чакырып алырга вәгъдә бирде.
Тыкрык башында бармаксыз аякларына зур галош кигән, аксап-туксап, хәлсез адымнар белән атлап, Рәхиләнең килгәне күренде. Ул килә килешкә Исхакны күреп елмайды, кырыена килеп туктагач:
— Исәнме, Исхак! — дип сәлам бирде. Бүген аның тавышы йомшак, ягымлырак иде.
— Исәнме! — дип, аның сәламен алды Исхак һәм, сынаулы караш ташлап: — Мин сиңа бара идем бит әле,— диде.
— Миңа? — Рәхилә бу һич тә көтелмәгән сүздән сискәнеп куйгандай итте.
— Әйе, сиңа...
— Син чынлапмы? Шаяртасыңдыр әле.
— Шаяртмыйм, мин ихластан. — Исхакның сүзенә Рәхилә бөтенләй аптырап, каушап калды, йөзе бер агарды, бер кызарды.
— Ни, гафу ит, Исхак,—диде ул. — Оят булса да әйтим, минем сине кунак итәргә бер сыем да юк.
— Миңа сый кирәкми. Минем синең белән бер сөйләшеп утырасым килә. Бәлки, син теләмисеңдер?
— Телим, ник теләмәскә. Ләкин тагын бер тапкыр алдан белдереп куям, өстәлемдә хәтта каткан икмәк кисәге дә юк.
Исхак бераз уйланып торды да, кинәт бер карарга килеп:
— Әйдә әле, кибеткә керик,—диде. Исхак, Рәхиләне ияртеп, кибеткә китте.
Исхак кибетчегә бер пакетка чәй тәм-томнары, икенчесенә икмәк-булки кебек ашамлыклар тутырырга кушты.
Барысы өчен дә түләгәч, Исхак, Рәхиләгә карап:
— Инде булды кебек, хәзер безгә китсәк тә ярый,— диде.
Рәхилә кузгалмады, аның янып торган күзләре кибет киштәләрен сыгып тезелеп киткән төрле төстәге ялтыравыклы кәгазьле эчемлек шешәләрдә иде.
— Йә, тагын нәрсә? — дип сорады Исхак.
— Ике шешә сыра ал...
— Ике шешә?! Юк, ике шешә күбрәк булыр. Бер шешә сыра бирегез,—диде Исхак сатучыга.
Алар икәүләп чыгып барганда, кибеткә керүчеләр нык гаҗәпләнеп, кайберләре нәфрәтләнеп артларыннан карап калдылар. Исхак эчке сиземлеге белән барысын да аңлады. Авылдашлары аның бу эшен хупламыйлар, көт тә тор, тиздән авыл буйлап зур гайбәт таралачак.
Рәхиләнең йортына кайттылар. Капкадан керү белән, хуҗасызлык күзгә ташланды. Ишегалды бик күптәннән себерке күрмәгән, кая карама тәртипсезлек, чүп өемнәре. Тавык чебешләренә дип бирелгән пешкән бәрәңге калдыкларын чебеннәр сырып алган. Шул ук чебешләр кәкәй иткән, тузан каплап алган өйалды баскычыннан күтәрелеп, йорт эченә үттеләр. Биредә дә шул ук тәртипсезлек: күптән акшарланмаган мич, җыелмаган урын-җир, өстәл өсте тулы юылмаган савыт- саба.
— Миндә биспүрәдек әле. Гафу ит инде, шундый йортка алып кайтканым өчен. — Рәхиләнең йөзе оялудан бераз гына кызаргандай булды, үзе, пакет эченнән сыра шешәсен алып, калтыранган бармаксыз куллары белән өстәлдәге стаканга сыра агызып, ашыгып, эре йотым белән эчеп куйды. Бераз сүзсез генә утырдылар. Рәхилә тагын сыра шешәсенә үрелде. Исхак шешәне, ялт кына эләктереп, читкә алып куйды.
— Хәзергә җитеп торыр,— диде Исхак. — Мин синең яныңа эчкәнеңне карарга түгел, сөйләшергә килдем.
— Мин бу хәлемдә сөйләшә алмыйм. Миңа бер-ике йотым гына йоттыр.
Исхак сыраны Рәхиләнең алдынарак этте. Ул, калтыранган куллары белән стаканга салып, янә эчеп куйды. Рәхилә бу эшне бармаксыз куллары белән шундый оста итеп башкара иде.
— Соң әйдә, сөйләшик инде,— диде Рәхилә.
Аңа, күрәсең, исерткеч тәэсир итеп өлгергән. Сүнгән учак кабынып киткән кебек, күзләрендә очкын барлыкка килгән иде.
Исхак Рәхиләнең йорты эченә тагын бер тапкыр күз ташлап алды да:
— Мин сине мондый хәлдә очратырмын дип уема да китермәгән идем,—диде.
— Сиңа куанычтыр инде мине шушы хәлдә күрү...
— Юк, һич гә куаныч түгел.
— Яшереп маташма, Исхак. Күреп торам бит, эчеңнән куанганыңны.
— Ялгышасың. Мин кара эчле кеше түгел.
— Беләм, гафу ит, Исхак. Әнә шуңа үкенеп бетә алмыйм да мин. Рәнҗеттем, бик нык рәнҗеттем шул мин сине. Каргагансыңдыр да, рәнҗегәнсеңдер дә инде, Исхак. Синең күз яшең тотты мине...
— Кирәкми, Рәхилә. Хәзер үкенүдән ни файда.
— Бер башлагач сөйләп бетерим инде. Сиңа эчемне бушаткач, бәлки, миңа җиңелрәк булыр. Барысы да шушы йортка килен булып төшкән көннән башланды. Мин күргәнне оясыннан куып чыгарылган эт тә күрмәс. Ильяс һәр көнне аяк тибеп эчте, юк кына нәрсәгә дә сәбәп тапкан булып тавыш чыгарды. Кичләрен фермадан эштән кайтканымны капка төбендә көтеп торыр иде. Фермадай күптән кайттылар инде, кайда йөрдең, сөйрәлчек, дип, котырган эт кебек өстемә ташланыр, якамнан бөтереп алып, дөресен әйт, үтерәм дип, күзләрен акайтып җилтерәтә-җилтерәтә ант иттерер иде. Өйгә кергәч тә тынычлана алмыйча, синең ант итүеңә ышанмыйм менә, алдакчы, сатлык, хыянәтче син, Исхакка да хыянәт иттең, күзеңне дә йоммыйча миңа хыянәт итәчәксең дия-дия, төрле әшәке сүзләр белән мәсхәрә итәр иде. Малаебыз туды. Әнә шундый тавыш- гаугалы йортта үсте, мәрхүм.
— Мәрхүм?!
— Әйе, мәрхүм. — Рәхиләнең күзләре яшь белән тулды. — Унсигезе тулгач, йөрәк җимешемне армия хезмәтенә озаттык. Бер бәхетсезнең бәхете буламыни, кайтыр вакыты җиткәндә, Чечняга җибәрделәр. Засада дигән нәрсәгә эләккән, балакаем. Башы яраланып, алты ай госпитальдә ятты, аннан акылы зәгыйфьләнеп кайтты. Йөрәк җимешемә тынычлык кирәк иде. Кая инде ул исерек аталы йортта тынычлык... Тора-бара улыбызның авыруы көчәйде, атасына да, миңа да кул күтәрә башлады. Сөйгән кызы да ташлап икенче берәүгә кияүгә чыгып китеп баргач, бөтенләй бетереште, балакаем. Тормышыннан ямь тапмады, йортта исерек ата, көн туган саен тавыш, йодрык кадәр йөрәк ничек барсын да күтәрә алсын, көннәрнең берсендә үз-үзенә кул салды, бәгырькәем. И-и гомерләр! И-и язмышлар! — Рәхилә, кулына яулык алып, күз яшьләрен сөртте, авыр сулап куйды: — Янымда күбәләк кебек очып йөрергә кыз балам да булачак иде әле минем. Дүртенче ае тулып килгәндә, Ильяс эчемә тибеп төшерде, кан күп китүдән булнистә тәүлеккә якын аңыма килә алмыйча ятканмын. Рәхмәт инде үзем белән эшләүче ферма кызларына, чират торып кан биреп, үлемнән алып калдылар. Минем күргәннәрем тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел, Исхак. — Рәхилә алдындагы стаканына шешәсеннән сыра салып эчеп куйды да: — Гафу ит, Исхак, тагын тыела алмадым инде,—диде.
Исхак бер сүз дә әйтмәде, башын түбән иеп тыңлап утыруын дәвам итте. Рәхиләнең үткән тормышы аңа да тәэсир итмичә калмады. Ильяс дигән кеше аның күңеленә җирәнү хисе тудырса да сорамый булдыра алмады:
— Ә, Ильяс?
— Ильясның вафатына октябрь аенда ике ел тула. Кан басымы белән җәфаланды. Шуның өстенә тыела алмыйча эчте. Минем ялынуларыма кул гына селтәде.
Шул ул эчүе башына җитте дә, атна буена тәрәзә чистарта торган сыекча чүмерде. Авыл табиблары бик тырышып карасалар да алып кала алмадылар. Әнә шулай берьялгызым торып калдым. Минем өчен яшәүнең яме бетте. Эчә башладым, хәер, кем белән яшисең, шуның җырын җырлыйсың икән шул. Ильяс исән вакытта ук хәмер белән дуслаша башлаган идем инде мин. Беренче тапкыр Ильяс авызыма көчләп салып эчерде. Эчәргә теләмәдем, кулларым-аякларым белән чәбәләндем, барыбер явызлыгын итте, кулларымны каерып, өстемә атланып, авызыма койды. Шуннан аз-маз сала башладым, берьялгызым калгач ныклап тотындым. Шуннан китте, өченче ел Яңа ел кичәсендә Марияләрдә күбрәк җ ибәргәнмен, алардан кайткач, үземнең баскыч төбемдә егылып йокыга киткәнмен. Азрак айныгандай булып уянганда, аяк-кул бармакларым өшегәннәр иде инде. Район хастаханәсендә бармакларымны кисеп аттылар, йөрим инде менә хәзер ярты гарип булып. И-и, мин күргәннәрне сөйләп бетерерлекмени... Үзең ничек соң, Исхак?
— Ничек дип әйтим, хәзергә болай шөкер генә кебек. Шахтада эшләп пенсиягә чыктым. Гаилә тормышыма килгәндә, хатыным Сәлимә вафат. Улым Нияз Прокопьевск шәһәрендә яшәп калды. Үзем төп йортка әтиемне карарга кайттым.
— Дөрес эшләгәнсең, Миңлегали абзый да минем кебек берьялгызы бит.
һәрберсе үз уена бирелеп бераз тын утырдылар.
— Исхак! — диде Рәхилә, тынлыкны бозып. — Минем бер соравыма җавап бир әле. Яшермичә дөресен әйт, син мине күралмыйсыңмы?
Исхак бу сорауга тиз генә җавап бирә алмады, эченнән: әйе, мин сине күралмаска хаклы, чөнки син мине таптадың, издең, авылдашларым алдында минем чык тамчысыдай саф мәхәббәтемнән көлеп мәсхәрә иттең. Шуның аркасында мин, туган нигеземне сагынып, читтә яшәргә мәҗбүр булдым дип, йөрәк түрендәге ачы хакыйкатен ачарга теләсә дә тыелып калды. Болай да каһәрле язмыш иңгән бу хатынга үткәннәрне кабат кузгатырга теләмәде.
— Ник бер сүз дә әйтмисең, Исхак?
— Мин хәзер ул турыда уйламыйм әле.
— Нәрсә турында уйлыйсың соң?
— Сине уйлыйм. Сине бу тирән упкыннан ничек тартып алырга дип уйлыйм.
— Мине? Тартып алырга? — Рәхиләнең күзләрендә кинәт очкын кабынып киткән кебек булды. — Ул мөмкин эшме соң?
— Мөмкин. Әмма ул синең үзеңнән дә тора.
— Беләм. — Рәхиләнең күзләрендәге кабынган очкын ничек кабынган булса, шунда ук юкка да чыкты.—Үземнән торганын бик яхшы аңлыйм мин. Ләкин хәмер минем күзәнәкләремә кадәр сеңгән инде. Яшәешемне ул идарә итә, минем аны җиңәрлек көчем юк. Мин инде гомеремнең соңгы чигенә кадәр аннан ычкына алмаячакмын.
— Алай өметсез яшәргә ярамый.
— Өмет?! Нәрсә соң ул өмет? Кем өчен бар, кем өчен юк ул. Мин менә эчкече, ялгыз бер хатын нәрсәгә таянып өмет итә алам, күреп торасың, минем беркемем дә юк. Соңгы сулышымда авызыма су салучы да булмас.
— Булыр.
— Кем?
— Мин.
— Син?.. — Рәхилә, дөрес ишетәмме дигән кебек, ялт кына Исхакка карады.
— Әйе, мин. Мин икенче, беренчесе — Аллаһы Тәгалә.
— Аллаһы Тәгалә?!
— Әйе, әйе. Аллаһыга ышансаң, ул сиңа ярдәм итәр. Иң мөһиме: хәмердән котылырга ихтыяр көче бирер.
— Белмим шул. Аллаһы Тәгалә дә һәркемгә ярдәм итми: бик авыр вакытларымда ялварып караган чакларым булды.
— Алай гына булмый ул. Иң элек Аллаһы Тәгаләгә, аның барлыгына, берлегенә ихлас күңелеңнән иман китерергә тиешсең, син юынган, пакьләнгән булырга тиешсең...
— Мин син әйткәнчә эшли алмадым шул.
— Шулай булгач, ул синең ялваруларыңны ничек кабул итсен? Син шуны яхшы аңла: Аллаһы Тәгалә шайтан коткысы юлында йөргән, үзенә ышанмаган кешенең ялваруларын кабул итми.
— Нинди ышанычлы итеп сөйлисең. Син дин юлындамыни, Исхак?
— Иншаллаһ. Аллаһы Тәгаләм бер, пәйгамбәребез хак.
— Исхак, миңа нишләргә соң? Белсәң иде, үзем дә туйдым болай яшәүдән. Инде үлсәм дә үкенмим.
— Шайтан сүзен сөйләмә. Әле бу якты дөньяда яшәүдән туйган кеше юк.
— Нишлим соң? Башым саз түмгәге диярсең, берни эшләми...
— Эчүеңне ташла. Дин юлына басарга мин сиңа үзем ярдәм итәрмен.
— Кирәкми, Исхак. Минем инде кабат кеше буласым юк. Алдымда куе томан, күзләрем котылу юлын бөтенләй күрми.
— Ул синең хәмер сөреме белән саташып йөрүеңнән. Уян! Дөньяга аек күзең белән карый башлагач, барысы да үзгәрер.
— Үзгәрер микән? Ышанулары бик авыр шул.
— Болай сөйләшәбез. Иртәгәдән эчүеңне ташлыйсың, йорт-җиреңне җыештыр, киемнәреңне ю. Хәер, синең куллар... ни бит әле. Ярый, анысын да хәл итәрбез. Мин сиңа кер юу машинасы алып бирермен. Тагын шунысын колагыңа киртләп куй: мин хәзер көн дә килеп йөрермен, яхшылап айныганчы сиңа тынычлык бирмәячәкмен...
— Бик ансат уйлыйсың, Исхак. Гайбәттән курыкмыйсыңмы? Әтиең, авылдашларың нәрсә әйтер?
— Бүредән курыккан урманга бармый. Теләсә нәрсә әйтсеннәр. Соңрак аңларлар әле. Ярый, хуш әле бүгенгә.
— Хуш, Исхак.
Исхак өйләренә кайтып керү белән, әтисенең борчылу йөзен күреп, нидер булганын сизенеп сагаеп калды. Бу тиккә түгел, димәк, минем кайда йөргәнемне кемдер җиткерергә дә өлгергән инде.
— Улым! — диде Миңлегали карт, күкрәген тотып йөткерә-йөткерә урындыкка утырып. Бу көннәрдә картның хәле китебрәк тора иде: начар йоклый, ютәлли, ыңгыраша, аптырагач, төнен тышка йөреп үткәрә. — Кил әле каршыма, утыр, сөйләшик.
Исхак әтисе каршындагы урындыкка килеп утырды.
— Сине,— диде Миңлегали карт, Исхакка сынаулы караш ташлап,— теге юлдан язган сәрхуш Рәхилә янына барып йөрисең икән диеп ишеттем. Дөрес сүзме шул? — Әтисенә инде ишеттергәннәр, яшерүдән файда юк иде.
— Дөрес, әти.
— һе... ничек була инде бу, улым?
— Берничек тә булмый, әти.
— Әстәгъфирулла! Ул хатынның сиңа күрсәткәннәре сабак булмадымыни әле, улым? Әле җитәрлек түгел идемени?
— Нишләп җитмәсен, артыгы белән җиткән иде, әти.
— Соң, улым, шулай булгач...
— Әти, ул хатын кылган яман гамәле өчен җәзасын алган инде. Ахирәттәгесе — Аллаһ эше. Ләкин ул хәзер коточкыч хәлдә берьялгызы калган. Аннан бөтен авылыгыз белән йөз чөергәнсез бит.
— Синеңчә, ул шуңа лаек түгелмени?..
— Әти, ул да — кеше бит.
— Кеше?! Син шул кешелек сыйфатларын югалткан оятсыз сәрхушны кеше дисеңме?
— Бер бәхетсез ул, әти.
— Ул аны үзе теләп алды.
— Әти, сазга баткан сыерны да тартып чыгаралар. Нигә аңа кул сузучы юк? Нигә?
— Хәзер шул эшкә син алындыңмы?
— Аллаһы Тәгалә батып барганнарга ярдәм кулы сузарга куша.
— Бигрәк беркатлы инде син, улым...
— Әти! Аллаһы Тәгалә яманлык кылганны кичерә белергә куша. Хәтта дошманыңны да кичерү саваплы гамәлләрдән саналыр дигән.
Миңлегали карт улының дини әхлак кануннарыннан чыгып фикер йөртүен ошатты, Рәхиләгә карата каткан күңеле бераз йомшый төште.
— Әмма, улым, синең тырышлыгың гына ярдәм игә алыр микән? Мин ул хатынның төзәлеп китүенә ышанып җитә алмыйм, шомланып куям. Аның белән тагын мәсхәрәгә калмассың микән? Бер сынаганны икенче кат сынама, ди китап.
— Әти! Мин аны бу хәлендә ташлый алмыйм. — Алар шактый вакыт, үз уйларына бирелеп, сүзсез утырдылар. — Әти, сүзеңне әйт,—диде Исхак.
— Сүзем шул: минем ризалыгым юк,— диде Миңлегали карт.
— Әти, нигә инде шулай? Син...
— Мин әйтәсе сүземне әйттем,—диде Миңлегали карт, урыныннан кузгалып. — Инде теләсәң нишлә. Озак яшәмәм инде мин, рәтем көннән-көн китә тора, хәерлегә булсын.
Алар тагын кич буе хуҗалык кирәк-яраклары турында сөйләшеп утырдылар. Исхак әтисенә мунчаларын яңартырга җыенуын да җиткерде.
Исхак икенче көнне иртән тагын Рәхилә янына китте. Барган уңайга кибеткә кагылып чыкты. Сатучы кыз аның сумкасына тагын чәй эчәргә тәм-томнар, икмәк, булки, пачкалы токмач кебек нәрсәләр тутырды.
Кибеттәгеләр дә, урамда очраганнар да Исхакны авыз читләре белән көлемсерәп озаттылар. Урамда очраган өлкәнрәк яшьтәгеләрнең кайберләре хәтта аның сәламен дә алмыйча үтеп киттеләр.Берничә көннән авылда Исхак сәрхуш Рәхилә янына зина кылырга йөри икән дигән хәбәр таралды. Ха тыннар очрашкан урыннарда сүз алар турында гына барды. Гайбәт сөйләргә яратканнарның кайберләре: «Аллаһ сакласын, авылыбыз белән әллә нинди афәтләр күрербез әле»,— диештеләр.
Исхак барып кергәндә, Рәхилә, уң кулының беләзегенә ураган чүпрәкне известь эремәсе салган чиләгенә манчып ала-ала, мич агартып маташа иде. Капкадан кергәч үк ялт итеп юылган өйалды баскычларын күреп, бу йортта уңай якка ниндидер үзгәрешләр булганын сизеп, эченнән куанып куйган иде Исхак. Рәхилә Исхакны күргәч елмаеп куйды. Беләзегенә ураган чүпрәген Исхактан сүттерде дә тизрәк чәй кайнатырга ашыкты. Бераздан кара-каршы утырып, йорт кирәк-яракларын сөйләшеп чәй эчтеләр.
Юк юктан Рәхиләнең кибет ризыклары тутырылган сумкага күз төшереп алганын күреп, Исхак түзмәде:
— Рәхилә! Әгәр син теләгән теге нәрсәне алып килгән булсам, эчәр идеңме? — дип сорап куйды.
— ...Белмим,—дип, бик икеләнеп кенә җавап бирде Рәхилә.
— Эчәсең киләме соң?
— Килә. Бар ихтыяр көчемне биреп түзәргә тырышам.
— Тырыш. Шайтан коткысына бирешмә, Рәхилә. Без ул авырлыкны икәүләп җиңәргә тиеш. Ә хәзер, әйдә, йортка бераз пүрәдек кертик.
Алар, икәүләп чыгып, иң элек ишегалдын тәртипкә керттеләр. Аунап яткан әйберләрне бер почмакка өеп, себерәсен себереп шактый эш башкаргач, Исхак кайтып китте. Ул көнне дә Рәхилә күз алдыннан китмәде. «Эчмим» диде бит, чынлап туктар микән? Исхак, кечкенә генә булса да, уңай йогынты ясады кебек. Хәзер ничек тә ихтыяр көчен югалтмаска кирәк, югалтсаң, кабат эчеп китәчәк. Аның янында гел булырга кирәк. Әллә өйләнергәме? Өйләнергә?! Чү! Кайдан килде әле бу шайтан коткысы, тфү-тфү-тфү. Исхак, үзе дә белешмәстән, як-ягына төкерде.
Кинәт Сәлимәсе күз алдына килде. Сәлимә! Исхакның гомер иткән хатыны. Чү! Нәрсә уйлый Исхак, Сәлимәсенең рухын рәнҗетә бит. Рәхилә аның беренче мәхәббәте булса, Сәлимә бит — аның гомер иткән хатыны. Ә улы? Прокопьевскида калган Ниязы нәрсә әйтер? Ул төнне бик озак йокыга китә алмыйча уйлар диңгезендә йөзде Исхак. Тагын шунысы да бар: Рәхилә үзе ни әйтер бит әле. Бәлки, ул шунда ук кире кагар Исхакның тәкъдимен. Ул көнме Исхак Рәхилә янына кыска вакытка гына кереп чыга алды. Көне буе диярлек төзеләчәк мунчаларына төзү материаллары кайтарту артыннан чапты.
Чапты диеп әйтү бик үк дөрес булмас, бу эшнең Совет заманындагы кебек артык кыенлыгы юк хәзер. Кирпечен дә, цементын да көнендә, әйтелгән сәгатендә китереп бушаттылар. Алдан телефоннан сөйләшеп куйганча, Исхак акчаны урынында кесәсеннән түләде. Икенче көнне иртән, балта, көрәк күтәреп, Кирам белән Равил дә килеп җиттеләр. Төзү хакын килештеләр. Шактый вакыт уфылдашып утыргач, Равил исемлесе кулларын күтәреп киерелде дә:
— Бер рәтебез дә юк, Исхак абзый, әйдә, бүгенгә калдырып торыйк. Син безгә, эш килешүне билгеләп үтү өчен, бераз сәмән бир дә, без китик.
— Егетләр! — диде Исхак җитди кисәтүле тавыш белән. — Бернинди билгеләп үтү юк. Менә сезгә эш! Телисез икән эшлисез, теләмисез икән — юк. Авыл тулы эшсез, кешеләрен табармын, бер сызгыру белән килеп җитәрләр. — Исхакның сүзе тәэсир итте. Икесе дә тизрәк эшкә керештеләр. Хәмер тәмам йомшаткан икән егетләрне: көрәк белән яңа мунча нигезен казыганда, җан тиргә төштеләр. Исхак егетләрнең хәлләрен күреп кызганса да, үзләренә белдермәде, күрмәмешкә салышып йөрде.
Кичен, көнлек эш тәмамлангач, егетләр Исхактан тагын бер яртылык акча кысып карадылар. Бирсә, кибеткә кагыласыларын белгәнгә күрә, Исхак үз сүзендә нык торды, башкача мөмкин түгел иде.
Егетләр икенче көнне күтәренкерәк кәеф белән эшкә килделәр. Кичтән акча бирмәгәнгә, Исхакка үпкә-мазар белдермәделәр. Килгәч үк, җиңнәрен сызганып, эшкә тотындылар. Егетләр белән хәлнең тәртиптә икәнен күргәч, Исхак Рәхиләнең хәлен белеп кайтырга китте. «Ике көн бара алмадым, ниләр бар икән ул йортта?» — дип уйлый-уйлый атлады Исхак. Кибеткә кереп, Рәхилә турында сорашты.
— Юк, бу ике көндә Рәхилә апа кибеткә килмәде,— диде сатучы кыз.
Исхак тагын күп итеп тәмле әйберләр, ашамлыклар алды.
Рәхиләнең аек икәнен күреп шатланды Исхак, елмаешып күрештеләр. Бүген дә кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Исхак күрми торган шушы ике көн вакыт эчендә Рәхилә күзгә күренеп үзгәргән, йөзе агарып матурланып киткән, яшьлегендә Исхакны гашыйк иткән куе зәңгәр күзләргә, сүрән генә булса да, кабат нур иңә башлаган. Торыш-кыяфәтендә дә уңай якка үзгәреш сизелә иде.
(Дәвамы бар)
2025-07-02 09:08