СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рашат Низами “Матур ялган”

Арыгандыр шул, телевизор караган җирдән әнисе йоклап та киткән!.. Берьялгызы кыен шул аңа: иртүк торып көненә ничә тапкыр фермага төшә, тагын әле йорт-җир мәшәкатьләре артыннан күпме чабасы бар. Мал карау үзе генә дә күпме вакытны ала. Иң кыены — көтүдән сарыклар вакытында кайта белми, тыкрык яисә басу артыңда кунып калуны артыграк күрәләр. Фәния аларны чыбыклап үзе апкайта һәм абзарга яба. Ә беркөнне шулай идән юганда чәнчә бармагына шырпы керде. Ай, сызлап та күрсәтте соң, ислемай ялаткан энә белән көчкә тартып чыгардылар үзен. Фәния әнисенә тагын әле көтү куарга, бәрәңге әрчешергә ярдәм итә. Ә менә печән чабу, утын яру кебек авыр эшләрдә ничек булыша алсын ди ул! Андыйга көче дә, тәҗрибәсе дә юк аның. Унбер яшьлек Фәния шуны яхшы белә: яңда әтиләре булса, бөтенләй башкача, күңеллерәк яшәр иде алар...
«Әти» дигән сүзне юкка пышылдамады бүген кыз. Менә хәзер ул ашыкмыйча гына өй эше эшләргә — «Минем әтием» дигән темага инша язарга тиеш. Классташ дуслары, бәлки, дәрестән кайткач, көңдезен үк язып куйганнардыр аны. Фәниянең исә, ялгыз гына утырып, нәкъ менә әнисе йоклаган чакта иеләсе килә дәфтәр битенә.
Почмак яктан әнисенең йокылы тавышы ишетелде:
— Кызым, йокла, сиңа да вакыт җиткәңдер.
— Әни, өй эшен бетерәсем калды, ярыймы...
Бүтәнчә тавыш та, җавап та ишетелмәде.
Димәк, башларга мөмкин. Фәния беренче эш итеп телевизорны, аннары түр яктагы утны сүңдерде. Шуннан соң гына, зур эш башкарырга җыенгандай, каләм-дәфтәрләрен җәеп өстәл артына утырды.
Утырды да, нәни терсәкләренә таянып, уйга чумды. Ни язарга, ничек башларга? Кечкенә кулларына каләм кысып тоткан Фәния өчен шактый катлаулы, кыен сорау иде бу. Аның бит әле үз әтисен бер генә тапкыр да күргәне юк. Ни урамда, ни өйдә. Үзен үзе белгәннән бирле әтисе юк аның, болын чаклы өйдә әнисе белән икәү генә яшәп яталар. Кечкенәрәк чагында, әле укырга кергәнче: «Әтием кайда минем?» — дип елый ңде. Хәзер иңде, үсә төшкәч, аңдый сораулар бирергә ояла, дөресрәге, иптәшләренең үчекләвеннән курка ул. Теге чакта әнисе: «Әтиең тайгада тимер юл сала»,— дип юатты, елый-елый иркәләде түгелме соң... Шуннан гына тынычланды Фәния, тайганың зу-ур урман икәнен белгәч, тиеннәр турыңда да сорашты бугай әле.
Әнисенең әйткән сүзләре, юатуы гел исеңдә аның. Китаплар белән дуслашып та, укытучысыннан ишетеп тә тора-бара Фәния тайганың бик еракта икәнен, Байкал тирәсеңдәге әлеге төзелешнең БАМ дип аталуын белде. Бигрәкләр дә еракларга киткән шул әтисе... Берүзенә кыен түгелме икән аның? Телевизордан күрсәткәннәре бар — кышын, абау, бигрәк салкын ич аңда!
Сентябрь киченең салкынча, караңгы тәрәзәсендә кыз иң элек үзенең бантиклы башын күрде. Бераздан шәүлә эри-эри акрын гына артка чигенә һәм ул урынга яңа күренешләр, тимер чыңы, паровоз тавышлары бәреп керә иде...
Әнисе йоклый. Мияубикә урындык аякларына килеп сырпалана-сырпалана да, дустының бик мөһим эш белән утыруын чамалап, мич буена китеп бара. Өстәлеңдә лампа янып торган җылы, тыныч, аулак өйдә сизелер-сизелмәс кенә дәфтәр бите кыштырдый. Бүген Фәния бөтен тырышлыгын биреп дәрес әзерли, әтисе турында инша яза.
Мәктәп укучыларына хас эре, тигез матур хәрефләр артыңда ниңдидер яңа тормыш, яңа сулыш, әтисенең йөзе-хәрәкәтләре җанлана...
«Минем әти ерак-ерак тайгада эшли. Ул анда иптәшләре белән тимер юл сала. Иң башта агачларны кисеп аударалар. Көчле тракторлар юл чистарта, бүрәнәләрне читкә ташый.
Кырмыска күк үзеннән дә зур йөк күтәрүче ул тракторларны мин телевизордан карадым. Юлга вак таш җәюләрен күргәч, исем китте, нәкъ безнең чишмә буендагы чуерташлар инде!
Иң күңеллесе — рельслар җәйгәнне карап тору. Безнең абзарда печәнлеккә сөялгән биек баскыч бар. Нәрсәгәдер беркетелгән рельслар әнә шул баскычны хәтерләтә. Зу-ур краннар тоташ килеш күтәреп кенә ала аны. Күтәреп ала да акрын гына җиргә төшерә. Кулларын күтәргән абыйлар нидер кычкыралар, шаулашалар, елмаялар. Шул чакта телевизордан әтиемне дә күрсәттеләр: якыннан, зур итеп! Ул да елмая иде. Башында каска, рәхәтләнеп яланкул басып тора. Мине күрде микән ул? Күрсә дә, барыбер телевизордан сикереп төшә алмас ңде. Җәй көне ярыйдыр, ә менә кышкы салкыннарда яланкул йөри күрмәсен. Бармакларын өшетсә, эшли алмас бит. Иртәгә үк әнигә әйтәм әле, минеке шикелле җылы бияләйләр бәйләсен. Әтигә җибәрербез, рәхәтләнеп киеп йөрсен.
Шундый тимер юллар салгач, әтием поездлар да йөртә беләдер. Бераз үскәч, мин аның янына барырга телим. Ул мине үзенең поездына утыртачак. Озын итеп, классташ дусларым ишетерлек итеп кычкырта-кычкырта Байкал күленә китеп барырбыз. Киңдер, тирәндер ул. Әтием карап торгаңда нигә куркырга — су да коенырмын әле. Инештәге кебек чәчрәтеп, кулларны су өстендә бертуктаусыз чәбәкләп.
Безнең инештә үрдәкләр йөзә, ә аңда чып-чын дельфиннар куышып уйныйдыр, бәлки?
Әтиләрнең эше тиз генә бетәрлек түгел. Шуңа да хәзергә кайтырга вакыты юк аның. Шулкадәр зарыгып көткәнемне белсә, кайтмый калмас ул. Тәмле күчтәнәчләр, матур бүләкләр белән. Мин аңа көндәлегемне, аңдагы «дүртле» - «бишле»ләремне күрсәтермен, чишмәбезгә алып барырмын. Мин ышанам, эшләре беткәч, әтием безнең янга әйләнеп кайтачак».
Соңгы җөмләне язып бетергәңдә, өй эченә әллә ниткән җиңеллек, рәхәтлек иңгән иде. Өстәл лампасының нуры, паровоз утыдай бөркелеп, мич буйларын яктырта, бүгенге кичкә серлелек өсти.
Кыз каләм тотып арыган бармакларын селкеткәләде, гаҗәеп кадерле дәфтәрен ашыкмый гына сумкасына салды. Әле генә язган сүзләрнең хыял җимеше, матур ялган булуын Фәния белми иде. Китап-дәфтәр тыгып көн дә мәктәпкә йөри торган сумкасы кинәттән тылсымлы әйбергә әверелде. Шундый әйберне ңдәндә калдырырга ярыймы соң, бүген аның урыны — меңдәр янәшәсеңдә...
Юрган астына кереп яткач та Фәния озак кына йоклый алмый ятты. Уты сүнгән өй артыңда агачлар шаулаганы, ялгыз бер эт шыңшыганы ишетелә иде... Бер тапкыр да күрешмәгән әтисен беренче тапкыр төшендә күрде кыз. Менә әтисе аны киң җилкәсенә атландырган да кулларыннан тотып ишегалдында йөртә. Аякларында күн итек, өстендә калын свитер. Җилкәләре шундый йомшак, үзеннән-үзе тирбәлгән таган шикеллерәк. Сөйләшүләре ниңди ягымлы...
— Әтием, син бөтенләйгә кайттыңмы?
— Бөтенләйгә, кызым... Тимер юлны салып бетердек.
— Тайгада куркыныч түгелме?
— Түгел, без бит анда күбәү.
— Әгәр чын юлбарыс килеп чыкса?..
— Без аны читлеккә ябабыз да поезд белән зоопаркка озатабыз.
— Казандагы зоопаркта шул сез тоткан юлбарыс микәнни ул?
— Шул иңде, кызым, шул.
— Ә тиеннәр күпме аңда?.. Поезд тавышыннан курыкмыйлармы?
— Юк, кайчак учка ук сикереп төшәләр, чикләвек ашарга. Сиңа да күчтәнәчкә чикләвек алып кайттым, кызым.
Әтисе, чалбар кесәсеннән алып, кызына бер уч чикләвек суза. Фәния аптырап, гаҗәпләнеп кала: чикләвек дигәнең вак кына чуерташлар икән! Әтисе исә елмая гына:
— Ал, кызым, иптәшләрең белән «биш таш»лы уйнарсың.
— Әти, әти, беләсеңме, әнием сине шулкадәр көтте!
— Әйдә, өйгә, әнием янына керик. Ул сине өчпочмак пешереп көтеп тора. Телеңне йотарлык!
— Шулаймыни?.. Алайса, әйдә, кызым.
— Синең хакта әнием нигә берни дә сөйләми икән миңа?
— Сөйләр, сөйләр, менә хәзер өчәү бергәләп туйганчы сөйләшербез.
Өйалды ишеген ачып өйгә керәләр... Керәләр... тик һаман әнисе янына барып җиткәннәре юк... Их, шуңдый да матур төш нигә бүленә икән? Нигә кирәкмәс чакта йокыдан уяталар икән?
— Тор, кызым, мәктәбеңә барасың бар.
Кыз әкренләп татлы төшеннән, йокысыннан айный. Әнисенең таба чыжлатканы ишетелә. Аяк очында иркә песие, баш очында исә кадерле сумкасы оеп ята. Бары да үз урынында, бары да элеккечә кебек. Тик менә Фәниянең генә күзләреннән фирүзәдәй ике бөртек яшь тамарга тора.
Айлар, еллар узды. Унҗиде яшьлек Фәнияне ошатып йөргән егете озата кайткан иде. Өйгә кергәч тә кыз сентябрь киченең салкынча, караңгы тәрәзәсенә текәлде һәм анда үзенең дулкын-дулкын чәчләре ташып төшкән түгәрәк йөз чагылышын күрде. Бераздан бу чагылыш эри-эри акрын гына артка чигенде һәм ул урында әле кайчан гына инша язып утырган бантиклы кыз шәүләсе пәңда будды... «Марҗага өйләнеп калган»,— дигән сүзләрне соңрак ишеттерделәр аңа. Бүгенге көндә кыз әтисезлеккә инде ияләнде, язмышына буйсыңды да кебек. Тик нигә соң аңа мәктәп еллары аша тәрәзә экранындагы бантиклы кыз төбәлеп карый? Нигә соң төн карасы аша колагына һаман тимер чыңы, паровоз тавышлары бәреп керә?
Тирләгән пыяладагы ике бөртек тамчы, Фәниянең күз яшьләре булып, әкрен генә тәгәри иде...