СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гәрәй Рәхим “Алмалар”

Алма агачыннан ерак төшми, диләр зурлар. Төшмәс инде. Әнә Таһирларның алмагачлы йортлары авылның теге-е-е очында, ә алмалары... алмалары минем кесәмдә. Нинди генә алмалар әле... Таһирның иң яраткан, иң кадерле алмалары бит алар! Ул аларны уку башланганнан бирле иң якын, иң кадерле кешемә бирәм дип саклап тота иде.
Урлашу яхшы гадәт түгел дә бит, мин моны аңлыйм, ә соң мактану яхшы гадәтмени?! Нигә соң ул көн саен «бишле» алуы белән мактана? Класс җыенында безгә ничек «бишле»гә укуы, өйгә бирелгән эшләрен ничек тырышып эшләве турында сөйләргә була. Тәҗрибә уртаклаша, янәсе. Үзе сөйләмәсә, без белмибезмени аның билгеләрен?! Җитмәсә, мине шефка алган булды. Янәсе, «икеле»ләр сазлыгыннан тартып чыгара, янәсе, бу - аның намусы. Әле тагын нәрсә ди бит: «Беренче «бишле» алуыңның икенче көнендә үк мин сиңа бер кадерле әйберемне бүләк итәм, тик әлегә аның нәрсә икәнен әйтмим». Имеш, кызыгы бетә. Ә мин аның нәрсә бирәчәген алдан ук белеп торам. Космик корабль моделе бүләк итмәкче була ул миңа. Мәктәп остаханәсендә көннәр буе шуның белән маташа бит. Кирәге бар иде синең кораблеңнең. Алмыйм да әле мин аны. Тырышсам, ул корабльне синнән дә яхшырак итеп ясый алам.
Әгәр Таһир менә шуларны әйтеп мактанмаган булса, мин дә аның иң яраткан алмаларына тимәс идем. Аларны бары тик Таһирның мактанчыклыгына үч итеп кенә урладым. Иртәгә мәктәпкә баргач, мин ул алмаларның барысын да кире үзенә бирәм. Берсен дә ашамыйм. Иртән бакчага чыккач елап җибәрсен әле Таһирың.
Онытып торам икән, мин бүген «бишле» алдым бит әле. Шулай булгач, иртәгә Таһир космик кораблен, газетага төреп, мәктәпкә алып килер, аннан аны укытучы өстәленә куеп сөйләп китәр: «Менә, - дияр, - мин Габбасны шефка алган идем, кичә ул үзенең беренче «бишле»сен алды. Вәгъдә биргәнчә, аңа үзем ясаган космик корабльне бүләк итәм». Аннан газетасын сүтеп җибәрер.
Бөтен класс кул чапкан булыр, мине дә, Таһирны да котлаган булырлар. Ә тәнәфескә чыккач, мин Таһирга: «Әй Таһир, мин - отличник, дигән буласың, ә үзең алма саклый белмисең икән», - диярмен һәм кып-кызыл алмаларны сузармын.
Менә шул вакытта Таһирны күрербез инде. Суга төшкән йомраннан ким булмаячак ул...
* * *
Иртәгесен йокыдан тордым да мәктәпкә йөгердем. Таһир класска иң соңгы кеше булып керде. Култыгында газетага төрелгән әйбере бар иде. (Белеп торам: космик корабль инде.) Йөзе сытылган, кәефе кырылган иде аның. (Алмалар ничек тәэсир иткән аңа.)
Таһир, теләр-теләмәс кенә, такта янына чыкты. Төргәкне укытучы өстәленә куйды. (Нәкъ мин уйлаганча!)
Елмаюымны күрсәтмәскә тырышып, аска карап утырам. Үзем бармак битләрем белән кесәмдәге алмаларны сыйпыйм.
Таһир авыр итеп бер сулап куйды да, мине гаҗәпкә калдырып, ялварулы тавыш белән:
- Гафу ит син мине, Габбас, - дип башлап китте. - Кичә син беренче «бишле»ңне алдың. Хәтерләсәң, «бишле» алганның икенче көнендә мин сиңа бүләк бирергә вәгъдә иткән идем.
Таһирның тавышы калтыранып чыкты.
- Ләкин мин сиңа үзем теләгән әйберне бүләк итә алмыйм. Исеңдә булса, бервакыт сиңа бакчабыздагы алмаларны күрсәтеп йөргән идем. Бик кадерле иде ул алмалар миңа. Бүген шуларны сиңа бүләк итәрмен дип уйлаган идем, ләкин үткән төндә алар юк булганнар.
Бармак битләремне нәрсәдер пешереп, яндырып алгандай булды. Мин кулларымны кесәмнән кинәт тартып чыгардым.
- Җиргә коелмадылармы икән дип эзләп тә карадым, - дип дәвам итте Таһир, - юк, берсе дә табылмады. Ләкин мин, намуслы кеше буларак, вәгъдәмне ничек булса да үтәргә тиешмен. Шуңа күрә бүген сиңа менә шушы корабльне бүләк итәм. Гел «бишле»гә генә укы, Габбас.
Таһир башын аска иеп, тынып калды. Кинәт бөтен класс гөр-р килеп кул чабарга тотынды. «Молодец, Таһир! Молодец, Габбас!» дигән тавышлар ишетелде. Мин, ирексездән, урынымнан сикереп тордым да такта янына йөгереп чыктым. Үземне үзем белештермичә, алмаларны өстәлгә тезеп куйдым һәм космик корабльне алып күкрәгемә кыстым.
Бөтен класс кинәт борып куйган радиоалгыч кебек тынып калды. Күзләремнән ике бөртек яшь тәгәрәде. Кызышудан бөтен тәнем тирләп чыкты. Бармак очларыма кадәр кызарган кулымны Таһирга суздым.
- Гафу ит, Таһир! Әгәр, әгәр син теләсәң, бүгеннән соң мин синең иң якын...
Шул вакытта коридорда «дәрескә-ә-ә» дигәндәй шат аваз белән звонок шалтырады.