СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илзирә Хәсәнова "Алдакчы тычкан"

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Эт, Песи һәм Тычкан. Алар, үзара тату һәм дус булып, бер өйдә гомер иткәннәр. Эт белән Песи ауга йөргән, Тычкан, ашарга пешереп, аларны өйдә көтеп торган, ди.
Беркөнне Тычкан пешергән ризыкларын үзе ашап бетергән. Эт кайтып ашарга сорагач, ул: «Песи кайтып ашады», — дип алдаган. Эт Песине әрләгән, хәтта өйдән үк куып чыгарган. Песи исә Тычканга бик үпкәләгән, аны тотып ашардай булган.
Шулай итеп, арада дуслык беткән. Шул көннән башлап алар бер-берсен яратмый башлаган ди.