СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хәбибуллина "Зәйтүн илендә"

(Хикәянең ахыры)
Бүлмәдә аннан башка тагын берәү бар иде. Елап шешенеп беткән яшь кенә кыз әледән-әле юеш борынын тартып утыра. Үзе кебек үк бәлагә тарыган кызны күргәч, кызганудан, буталган фикерләре әкренләп җайга килә башлады, шушы мәлдә юатыр кешесе булмаган кыз баланың кайгысы үз хәсрәтен арткарак этәрде.
—Сине дә бүген тоттылармы? — дип сорашты ул кыздан, русчалатып.
—Әйе.
—Кайда эләктерделәр?
—Тавернага керделәр дә, алып та киттеләр.
—Анда нинди эштә идең?
—Официантка.
—Кайдан килдең?
—Белоруссиядән.
—Исемең ничек?
—Зося.
—Мин Россиядән. Исемем — Нурия. Зося, ничә яшь сиңа?
—Егерме.
—Балакаем, ничекләр йөрәге җитеп чыгарып җибәрде соң сине әниең?
—Җибәрергә теләмәде ул, мин үзем киттем. Эшсез дә, акчасыз да ничек яшәмәк кирәк? Ничә ел фатирга чират торабыз, бер бүлмәдә биш кеше... Йорт алырлык акча эшләп кайтмакчы идем.
—Хуҗаң яхшы түлиме соң?
—Күп түли иде, айга мең евро. Хәзер булмый инде, ни фатир, ни эш... Мине бит икенче тапкыр эләктерделәр, хәзер өч елга төрмә тиеш, диләр...
Кыз тагын елый башлады. Кызның хәле Нуриянекеннән мөшкелрәк икән...
—Борчылма, балам, бәлки, утыртмаслар әле...
Кызны юатса да, үзенең күңелен кара кайгы басты. Чит илгә килеп, төрмәгә утырырмын дип, кем уйлаган! Күрәселәрем бар икән! Илгизәгә дә бурыч түләнеп бетмәгән... И Аллам! Нинди гөнаһларым өчен җәзалыйсың? Кемнәрне рәнҗеткән идем икән? Ринат фатир алгач, и шатланган идем! Сөенергә ярамый миңа! Артык сөенмә, диде бугай Ходай! Дөньяңны онытып шатлану гөнаһтыр.
Иртән иртүк кулга алынган Нуриягә көн коточкыч озын тоелды. Бер минут та эшсез торырга өйрәнмәгән хатын, үзенә урын таба алмыйча, рәшәткәле тәрәзәдән тышкы дөньяны күзәтте. Тимер рәшәткәнең салкыны кулына тигәч, башы кайнарланып, күз алды караңгыланды: төрмә турындагы Карнеги сүзләрен көндәлегенә язуы исенә төште... Әстәгы! Каян хәтеремә килеп яздым икән бу турыда? Юраган юш килә, диләр, хак икән! Менә тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк, үз башыма юраганмын, үз башыма теләгәнмен, Ходаем! Рәшәткә аша дөньяны күзәтүдән дә җан әрнеткеч нәрсә юктыр! Үлемнән чак кына кайтыш...
Афинаның кай ягына карасаң да, таулар тезмәсе күренә. Әнә кояш чыгышында, түбәләре бозлар белән капланган зәңгәр таулар артында, аның газиз иле... Нуриянең йөрәге чәнчеп куйды. Эх! Очарга иде хәзер шул якларга! Акчасы да кирәкми! Бернәрсә дә кирәк түгел! Үз оҗмахлары үзләренә булсын!
Урамнан кәрҗин тоткан юан гына хатын үтеп барганны күреп, Нурия елап җибәрде, теге хатыннан үлеп көнләште! Ул хатын кая теләсә шунда бара ала! Ул хәзер өенә кайтып керер, гаиләсенә ашарга әзерләр, өстәл янына җыелып утырып ашарлар, гамьнәре юк... Минем дә шулай бәхетле чакларым бар иде бит! Ирек дигән төшенчәне шушы яшенә җигеп аңламаган икән...
Ниһаять, кайнар кояш таулар артына тәгәрәде. Шалтырап, йозак ачылды. Ишектән тоткыннарга эндәштеләр:
— Ашарга алыгыз!
Кичке ашка зәйтүн мае салынган кукуруз боткасы белән яшелчә салаты һәм су бирделәр.
—Менә, балам, төрмә азыгы ашарга да насыйп итте, — диде Нурия.
— Мин теге юлы унбиш көн утырып чыктым, монда начар ашатмыйлар, — диде Зося.
Нурия төн буена күз дә йоммады, үткән гомерен уйлап чыкты, яктыра башлагач кына черем итеп алды. Кеше гомере озынмыни! Укыды, кияүгә чыкты, укытты, балалар үстерде, тормыштагы кыенлыкларга түзде, хәзер чыдасам, алга таба гел әйбәт булыр дип өметләнде. Унөч яшьтән әнисез, кырык сигез яшьтән ирсез калды... Ялгыз канат, нәрсәгә тотынса да берүзе... Менә язмыш аны тагын аяныч хәлгә куйды! Төрмәдә утыру гына җитмәгән иде!
Камераның каты ятагында гәүдәсе авыртты, әз генә йокыга талгач та, әллә ниләр күреп саташты.
Иртән аларга үз-үзләрен рәткә кертергә мөмкинлек бирделәр. Нуриянең кирәк-яраклары үзе белән иде. Монда килгәч тә кисәтеп куйдылар: кая барсагыз да, якынга гына чыксагыз да, иң беренче кирәк әйберләрне үзегез белән йөртегез, чөнки теләсә кайсы вакытта кулга алулары мөмкин. Теш щёткасы белән паста, массажка, сабын, крем, барлык туганнарның адреслары һәм телефон номерлары, дарулар һәм акча гел яныгызда булсын.
Иртәнге ботка әсирләрнең тамагыннан үтмәде. Йозакны тагын бордылар. Юньле хәбәргә өметләнмәсәләр дә, Зося белән Нурия ишеккә текәлделәр: аларны нәрсә көтә икән?
— Сабирова, сезне чакыралар!
«Сорау алыргамы, икенче төрмәгә күчерәләр микән?» — дип уйлады Нурия. Аңа җыенасы юк — булган әйберләре кулында.
— Зося, хуш, балакаем, китәм мин!
Кыз аңа килеп сарылды, күкрәгенә капланып елап җибәрде. Нурия янында аңа тыныч, ул бердәнбер якын кешесенә әйләнгән иде, хәзер аннан аерылу кызга бик авыр...
— Зося, матурым, артык бетеренмә! Бу сынауларны Ходай бирә дә, ала да! Ни килсә дә, хәерлегә булсын! Кайгы артыннан, һичшиксез, шатлык килер! Менә көт тә тор! Адвокат сора, жәлләмә акчаңны, яхшы адвокат ничек гә моннан тартып чыгарыр! Мин башка котылу юлын белмим. Үзем дә шулай итәрмен дип торам.
Зося камерада елап калгач, Нуриянең үз баласы калган кебек үзәге өзелде...
Кичәге тикшерүче янында автобуста бергә утырган кешене бүлмәдә күреп, бик сәерсенде Нурия. Тикшерүче, аңа мәгънәле генә карап:
— Танышыгыз сезнең өчен ышандырды, бергәләп, документларыгызны рәсмиләштерегез, — диде.
Нурия бернәрсә дә аңламыйча карап катты.
— Сезгә китәргә мөмкин. — Нурия котылуына ышанмады.
—Әйдәгез! — диде кичәге юлдашы.
Хатын, ашыгып, аның артыннан иярде.
Урамга чыккач, ир гел елмаеп кына тора:
— Хроня полло! Хәерле гомер! Котылуыгыз белән! — диде. — Таныш булыйк: мин — Янис! — дип, зур кулын сузды.
—Нурия.
Дулкынланудан, борчылулардан аның тез буыннары калтырый иде.
—Сез ничек мине коткара алдыгыз?
—Кичә һәлакәткә дучар булган бала кебек кызганыч идегез. Мин бит килермен дигән идем.
— Ә мин аңлап бетермәдем, шуңа көтмәдем дә!
—Әйдәгез, китик моннан! — Ул, кесәсеннән ачкычларын алып, машинасының ишекләрен ачты. — Утырыгыз. Кая барабыз?
Нурия адресларын аңлатты. Аларның йорты турында туктадылар. Нурия белә: аны каталажкадан чыгарыр өчен, бу кеше акча биргәндер. Ул, рәхмәтләр әйтеп, сумкасыннан бар булган акчасын алды да Яниска сузды, ләкин ир акчаларны алмады.
— Кирәкми. Сез бу йортта нинди эш эшлисез?
—Әби белән бабайны карыйм.
—Сезгә ял бирәләрме?
—Әйе, айга өч ял бирәләр.
—Анысы яхшы икән. — Ул Нурияне тагын автобустагы кебек кайнар карашы белән коендырды:
—Сезгә хәзер тынычланырга, ял итәргә кирәк! Ярый, очрашырбыз әле!
—Ясас, Я! Сто кало! Сау булыгыз! Барысы да әйбәт булсын! — дип, машинасына утырып китеп барды.
Кызыл машина күздән югалгач та, Нурия баскан урыныннан кузгала алмый торды. Ул һаман котылуына ышанып бетә алмый! Ул азат! Ул иректә! Ләкин, уйламаганда, көтмәгәндә, аның тормышына чит бер кеше килеп керде... Моның төбендә Нурияне кызгану хисе генә түгел, тагын нидер барлыкны аңлаганга, күңелен шик тынгысызлый, борчый башлады...
Шимбә җиткәч, аларның урамына сатучылар палаткалар корып, киштәләргә кызыл пластмасс табакларда зәйтүн, җиләк- җимешләр, азык-төлек тезеп куялар. Нурия атнага җитәрлек ашамлык алып кайтырга чыкканда, каршысына Янис килеп басты.
—Калимэра! Хәерле көн! Исәнмесез! Хәлегез ничек? — дип исәнләште һәм, рөхсәт сорап, аның кулындагы авыр пакетларны алды.
—Ничек, хуҗалар иртәгә ял бирәме?
—Әйе, иртәгә ял итәм, — диде Нурия.
—Нәрсә эшләргә җыенасыз?
—Бернинди планнарым да юк әле.
—Алай булгач, мин сезне диңгез буена чакырам!
Нурия эндәшмәде. Бу кешенең үтенечен берничек тә кире кагарлык түгел... Ләкин, Янисның чакыруын кабул итсә, Насихына хыянәт итү булыр дип, Нуриянең коты очты.
Хатынның икеләнүен күреп алды.
—Нәрсәдән шикләнәсез? Миңа ышанмыйсызмы? Мин сезне аулакка чакырмыйм, кешеләр ял итә торган урынга барабыз.
Нуриягә уңайсыз булса да ризалашты. Чыннан да, кешеләр арасында су коенып, ял итеп кайтса ни була? Нәрсәсе белән исенә төшерер бу Афродига илен? Килгәненә күпме вакыт үтте, аның әле диңгезне барып күргәне юк!
Якшәмбе көнне Янис аны иртән иртүк килеп алды. Өй турысында машина сигналын ишеткәч, йөрәген тагын курку биләде. Каушый-каушый, сумкасына зур сөлге белән бизәнү әйберләрен салып, урамга чыкты. Янис аны чәчәк бәйләме тотып көтә иде инде.
Кайнар кояштан яр буенда рәшә уйный. Күк тә, диңгез дә зәп-зәңгәр! Очсыз-кырыйсыз киңлектә, дулкыннарны ярып, ак җилкәнле яхталар йөзә... Диңгез суы шундый чиста, якты: тирәндә, су төбендә матур ташлар аермачык күренә! Менә нинди икән син, диңгез! Ниһаять, миңа да сине күрергә насыйп булды! Ничек хыялланган идек Кара диңгез ярларында кайнар комда икәүләп йөрергә! Йомшак дулкыннарда йөзеп, тозлы суын авыз итәргә! Булмады шул... Булмады... Башта балалар кечкенә дидек, алар үскәч, ташлап китәргә курыктык! Акчасы да җитмәде... Җанны эретерлек матур Эгей диңгезенә карап, Нурия ямансулады... Ул инде алга-артка карамыйча, дөньясын онытып ләззәтләнер чактан узган...
Диңгез суы искитмәле җылы икән! Янис, көчле беләкләре белән канатланып, еракка, буёкларга таба йөзеп китте. Коенып чыккач, бер зур зонт астына утырдылар. Янисның куе кара йон каплаган күкрәгендә алтын чылбырдагы тәрене күргәч, Нурия әллә нишләде... Бөтенләй ят, чит кеше белән нишләп йөри ул? Комда бу кеше янәшәсендә ятарга тәне ытыргый, аның карашыннан котыласы килә... Күктән Насихның җаны рәнҗеп карап торган сыман тоела. Аның Насихы бөтенләй башка... Чиста ак тәнле иде...
...Беренче мәртәбә кияү мунчасына кергәч, Насих, оялып, ләүкәгә утырган җиреннән төшмәде... Нурия кыюрак булып чыкты .
—Кая, аркаңны ышкыйм, — диде.
Ак күбекле мунчала белән иренең киң таза җилкәсен, төз гәүдәсен юганда, эченнән генә ул: «Тфү-тфү, күз тимәсен!» — дип теләде. Сул калак сөяге астында матур көрән миңен күргәч:
—Синең шәхси тамгаң бар икән! — дип шаяртты.
Насих, яшь хатынын мактап:
—Кулларың кечкенә булса да, бик көчле икәнсең, арканы шәп массажладың, — диде.
Нурия тиз генә коенып чыкты да, мунча алдына басып, Насихның киенүен көтеп торды. Шул арада юеш чәче бозланып катарга да өлгерде... Тәрәзә төбендә мунча ягучыга кияү бүләге — яулык белән исле сабын калдырганнар иде...
—Беренче көнне сезгә кояшта озак булырга ярамый, — диде Янис, Нуриянең кадерле хатирәләрен бүлдереп, — берәр тавернага кереп ашап чыксак, сез каршы түгелме?
Каршылыклы хисләр кичерсә дә, ул бүгенге көннән канәгать иде: гомер буе күрергә хыялланган диңгезне күрде бит. Диңгез буенда сүзгә-сүз ялганып, Янисның үз мастерскоеңда автомеханик булып эшләвен, бер ел элек хатыны үлгәнен белде. Үзе турында да сөйләргә мәҗбүр булды, чөнки турыдан-туры куелган сорауга җавап бирмичә мөмкин түгел.
Икенче ялда Янис тагын килде. Бик тә кадерле кешесен күргәндәй, эре ак тешләрен күрсәтеп, киң итеп елмайды. Исәнләшкәннән соң:
Нурия, бүген мин сезнең гидыгыз булам, сезгә Акропольне күрсәтермен, — диде.
Ой, гафу итегез, мин бүген графиягә барам, дусларым белән сүз куешкан идек!
Янисның кәефе кителгәне йөзенә үк чыкты, ул бүгенге көнгә зур өмет баглаган иде, ләкин, итагать саклап, Нурияне яңадан кыстамады.
Ярый, алай булгач, мин сезне анда илтеп куям, ләкин киләсе ялда Акропольгә барырга сүз бирегез!
Нуриянең графиядәге хатыннарга Янисны күрсәтәсе килмәде, ничек баш тартырга белми аптырады.
Ярый, киләсе атнада Акропольгә барырбыз, ләкин бүген мәшәкатьләнеп йөрмәгез, мин үзем генә барам!
Әйдәгез, илтеп куям, мин беркая да ашыкмыйм.
Графиядә хатыннар, чекрәеп, аларны күзәттеләр, Янис киткәч тә шаулашып алдылар:
Нурия кемне эләктергән!
—Шәп егет күренә!
—Карагыз әле моны! Безгә әйтү-нитү юк, рөхсәт сорау юк! — дип шаярттылар.
—Әй, ташлагыз әле, булмаганны!.. Беркемне дә эләктермәдем! Кирәк тә түгел!
—Алай димә! Коега төкермә, суын эчәсең булыр!
—Сез нәрсә беләсез соң?! Мине бит автобуста полиция арестовать итте, төрмәгә яптылар!
—Боже мой! Когда?
—Үткән атна башында.
—Ничек котылдың?
—Әнә шул кеше коткарды.
—Ничек?
—Белмим. Участокка килеп, нәрсәдер әйткән.
—Элек таныш идеңмени?
—Каян таныш булыйм ди! Шунда, автобуста бергә утырган идек, бер ике сүз генә сөйләштек!
—И Аллам! Бәхетеңә күрә очраган! Менә Алла юк дип әйтеп кара! Бар ул, Алла бар! Юньле кешеләр дә бар бу дөньяда!
—Кызлар, тиккә генә түгел инде! Аның Нуриягә күзе төшкән!
—Хатыны бар микән?
Хезмәтче булып ялланган хатыннарның күбесе диярлек ирсезләр, байтагының күңел почмагында яшерен теләк, — юньлерәк кешегә кияүгә чыгып, тормышларын көйләү.
Нурия соңгы сорауны җавапсыз калдырды, сүзне икенчегә борды:
Мин утырган бүлекчәдә Белоруссиядән килгән Зося исемле егерме яшьлек кыз калды. Берәрегез аны беләме?
Хатыннар белмиләр иде.
Эшкә безнең графия аша урнашмагандыр.
Ул баланы бик кызганам. Аны икенче тапкыр тотканнар инде, өч елга утыртып куюлары бар.
Без ни эшли алабыз соң?! Ул участокка барсак, хәзер үзебезне кулга алырлар, Аллам сакласын!
Күңел ачарга дип җыелышкан дусларның йөзләре моңсуланды — аларны да Зося язмышы көтүе ихтимал...
Зосяның төрмәдә калуы Нуриянең җанын борчып торды. Ниһаять, ул шикләнүләрен, куркуларын җиңеп, бер карарга килде: барлык җыйган акчаларын алды да теге үзен тоткарлаган участокка килде һәм аннан чыкканда, янында сөенеченнән нишләргә белмәгән Зося атлый иде инде. Нурия соңыннан да бу кыз балага гел ярдәм итеп торды.

Нуриянең көндәлегеннән
28 май, 2004 ел
Бирегә китәргә җыенганда, Греция турында берничә китап алган идем, һаман укырга вакыт тапмадым. Янис Акропольгә алып 6арам дигәч укый башладым һәм гаять кызык нәрсәләр белдем. Афина шәһәренә биш мең елдан артык икән. Ул — Европаның иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Афина шәһәренең яклаучысы Зевсның кызы Афинаның — җирдәге түгел, күкләрдәге гыйффәтле гүзәл кызның — күзләре зәңгәр булган икән! Шуңа исем китте! Мин грекларның барысы да кара чәчле, кара күзле дип уйлый идем. Чынлап та, аларның күбесе шундый, билгеле. Афинаны хәзер дә бик ихтирам итәләр, горурланалар. Мифлар сөйләгәнчә, аны, илгә байлык китергән өчен (ул грекларга зәйтүн агачын бүләк иткән) һәм зирәк акыллы булган өчен, шәһәргә баш итеп куйганнар. Бу мифларда хаклык барлыгына ышанасың, чөнки мондагы халык бар азыкны зәйтүн маенда пешерә, кыздыра, базарларда иң күп сатылган әйбер олива, аны маслины да диләр, шул килеш тә ашыйлар, тозлап-маринадлап та ашыйлар, ашка да салалар, җимешләреннән май сыгалар. Зәйтүн мае бар майлардан да фай далырак. Ул илнең төп байлыгы бугай, аны күпләп чит илләргә чыгаралар, ди. Зәйтүн плантацияләрен күрдем: агачлары биек түгел, яфраклары нәкъ безнең талларныкы кебек, нечкә, озынча, төсләре дә шундый көмешсыман, зәңгәрсу-яшькелт.

3 июнь, 2004 ел
Акрополь шәһәрдән йөз метр биеклектә, биек кыяда икән. Монда иң атаклы бина Парфенон — Афина Палладага багышланган храм. Мең еллар элек анда Афинаның тугыз метр биеклектәге бронза һәйкәле һәм башка антик каһарманнарга багышланган скульптуралар торган. Хәзер анда бернинди сыннар да юк. Күп меңләгән еллар, сугышлар, илбасарлар һөҗүме аркасында искиткеч гүзәл һәйкәлләр юкка чыккан, исән калганнарының күбесе Лондон, Париж, Рим, Ватикан музейларында, ди. Хәзер Греция хөкүмәте тарихи байлыкларны ватанга кайтapry турында эш алып бара икән.
Парфенонның мәһабәт колонналарын күргәч, чыннан да, монда аллалар, антик геройлар яшәгәненә ышана башлыйсың. Мон нан күп мең еллар элек яшәгән халыкның шундый югары культурага ия булуы, кешенең бөеклеге турында уйланасың, горурланасың... Акрополь янында Дионис театрының. хәрабәләре сакланган: биш мең кеше сыешлы залның утыргычлары хәзер дә исән! Һушың китәр! Эралар, гасырлар үткән, күпме буын кешеләр алышынган, ә таш утыргычлар шул килеш... Бер уйласаң, мондый матурлыкны иҗат итүче кеше бөектер! Ә мәрхәмәтсез вакыт өчен ул тузан бөртеге кадәр генә... Бу - бик моңсу хәл, чөнки үзеңнең дә тузан бөртегенә әйләнәчәгең турында уйландыра... Көн коточкыч кызу, тауга менү хәлне алды, ләкин һич үкенерлек түгел: бөтен кешелек дөньясына билгеле таpиxи урыннарны күрдем.

Акропольне карап йөреп чыкканнан соң, бер кафега кереп ял иттеләр. Шунда утыргандa, Янис үзенең ниятен ачыктан-ачык әйтте:
Сез дә тол, мин дә ялгыз, безгә кушылып яшәргә бернәрсә дә комачауламый. Сез миңа бер күрүдә ошадыгыз.Диңгез буенда ук Нурия, бу кеше белән яңадан аралашмас өчен, турысын әйтергә уйлаган иде. Бу килүендә очрашкач әйтәсе сүзләрен әзерләп килде.
—Мин сезнең ярдәмегезне беркайчан да онытмам, гомергә рәхмәтле булырмын, ләкин тәкъдимегезне кабул итә алмыйм.
—Ни өчен? Ни сәбәпле? Мине ошатмыйсызмы?
—Сәбәпләр бар инде...
—Документларсыз һәрчак куркып яшәгәнче, миңа кияүгә чыгыгыз! Минем тормышым җитешле, бернәрсәгә дә мохтаҗлык юк.
—Минем планнарым — монда килеп иргә чыгу түгел бит, улыма фатирлык акча эшләү. Теге көнне автобуста мине кулга алмаган булсалар, без сезнең белән очрашмаган да булыр идек. Мине илемдә балаларым, туганнарым көтә. Анда ата-анамның, иремнең кабере... Аларның берсен дә ташлый алмыйм. Гафу итегез, минем өчен түләгән акчагызны, зинһар, алыгыз! — Нурия сумкасыннан акча алып сузды: — Минем сезгә бурычлы булып каласым килми, гомерем буе борчып торыр.
Янис Нуриянең кире кагуын көтмәгән, риза булыр дип уйлаган иде. Аныңча, ике ялгызакка бернинди каршылык та юк, Нуриянең дәлилләре аны ышандырмады, андый әхлакый кыйммәтләр кешенең үз бәхете бәясенә тормый, чөнки гомер кире кайтарып ала торган нәрсә түгел.
Янис кебек үз сыендагы иргә кияүгә чыгарга теләүчеләр булыр иде, анысы. Әмма хиссезрәк, талымсызрак булсаң гына, илле яшеңдә бөтенләй чит диндәге ят кешегә иргә чыгарга мөмкиндер, ләкин үз гомерендә чын бәхетнең, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белгән Нурия түгел... Нурия үз тормышының бәясе менә шул әхлакый кыйммәтләрдән торганын бу кешегә аңлатырга тырышмады да. Хәзер туган илләрен ташлап чит илләргә китү — гадәти күренеш, тик менә чит җирләрдә кемнең җаны ничек изалана, аны беркем дә белми...
И сөеклем, нишләп соң син бу дөньяга азга гына килдең? Югыйсә Ташлытау чишмәсенең шифалы суын эчеп үскәнсең, ник ул сиңа да озын гомер бирмәгән? Ашыгып яшәдеңме? Үз өлешеңә тигән юлны шул арада үттеңме? Илле ел эчендә туарга да, үсәргә, укырга, өйләнергә, өч ул үстерергә, йортлар салырга, күп җырлар җырларга, сөяргә һәм сөелергә, бу дөньяда күрәсе газапларыңны күреп бетерергә өлгердеңме? Күп эшләдең, нык тырыштың, күп интектең, арыгансыңдыр дип, Ходай үз янына алдымы? Мин синең белән яшәп туя алмадым, яңадан йөз ел яшәр идем! Гомеребезнең уртасында ташлап киттең! Бәлки, теге дөньяда очрашу насыйп булыр? Булмас шул... Бу дөньядагы газапларың өчен ярлыкап, Аллаһ сине җәннәткә урнаштырыр... Ә мин... Минем гөнаһларым күптер инде... Мәңгелеккә аерылдык микән? Бу арада төшләремә дә керми башладың! Теге кеше белән аралашканга үпкәләдеңме? Гафу ит, кадерлем, тик бер минутка да, күңелемнән генә дә сиңа хыянәт итмәдем! Синнән башка бүтән кеше юк миңа!
Нурия үз гомерендәге авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрен, өч бала үстергән чорда кеше балаларын укытып, аларга бөтен көчен, йөрәк җылысын биреп эшләвен, кылган гамәлләрен бизмәнгә салмый, зарланмый, үзен жәлләми...Балконга керләр эләргә чыккач, почта тартмасында ниндидер кәгазь күрде. «Акча түләргә квитанцияләр микән?» — дип уйлады. Хат икән! Уртанчы улы Айраттан хат икән! Конверт тышында «Foto!» дигән сүзне укын сөенде! Килене бәбәйләргә тиеш иде, баланың карточкасын салганнардыр! Хәзер замана икенче бит, кем туасын да беләләр — малай! Алар, Насих белән бәбәй көткәндә, гел чамалый алмадылар. Беренчесе малай булгач, икенчесендә кыз көттеләр! Анысы да малай булды. Өченчесен бөтенләй көтмәделәр, бала имезгәнгә, авырга узганын сизми калды: «Тазарам», — дип уйлады. Уртанчы улына бер яшь тулганда, өченчесе туды! Биш елга өч ул!
Нурия, конвертны ачып, бер фотоны алды һәм... имәнеп китте: рәсемдәге сабый йөзеннән мөлдерәп... Насихның күзләре карап тора! Сары чәчле, зәңгәр күзле бала бабасына искиткеч охшаган иде!
— Улым! Улыкаем! — Нүрия Насихына охшаган нәни йөзне үбеп тынсыз торды... Елады... Көлде... Суга сусаган кеше кебек, шул баланы кочагына алып, сабый исен исни- исни рәхәтләнеп сөясе, иркәлисе, үчтекиләсе килде!
«Әни! Сине оныгың белән котлыйбыз! Малаебыз таза, сәламәт булып туды, авырлыгы өч кило җиде йөз грамм, буе илле җиде сантиметр, Алмаз дип исем куштык», — дип язган улы.
Яңа гына ирен сагынып юксынган хатын бу хат белән фотоларның очраклы гына туры килүенә ышанмады, күңеленең сиземләвем, кан тартуын, җан тартуын тойды. Нурия улы белән килененең кечкенәләрен тотып, бәхетле елмаеп төшкән фотоларын карады да кире оныгыныкын алды, төбәлеп, нарасыеның йөзенә багып, бик озак утырды. Караган саен карыйсы килде, гаҗәпләнде: ничек шулкадәр дә охшаган бу малай бабасына?! Үскәч тә шулай булыр микән? Эх, бәләкәчем, кайчан кулларыма алын сөярмен икән сине?! Мин кайтканчы үсеп бетәрсең шул инде! И Аллам! Ни сөйлим! Үс, улым, үс! Мин кайтканчы үсеп тор! Тик бабаңның язмышын кабатлама, бәгырькәем! Бабаң, билгеле, бәхетсез түгел, бәхетле иде, тик гомере генә кыска булды... Сиңа Ходай хәерле озын гомер бирсен!
Оныгының киң маңгайлы садә йөзе, бәбкә мамыгыдай йомшак чәчләре, кечкенә алсу йодрыклары, тыпырчынып өскә күгәргән нәни тәпиләре күңеленең түрендә урын алды, ул сабый әбисенең шатлыгына, юанычына әверелде: үзенең җанын ярып чыккан баласымыни — Нурия әйтеп аңлата алмаслык наз һәм җаваплылык сизде. Сабый аның мәхәббәтенә, ярдәменә мохтаҗдыр кебек тоелды.
Бүгенге хәбәр Нуриянең тормышында бер могҗиза булды: күкрәгендә төерләнеп калган югалту хисе Насих күзләре белән карап торган оныгын — багалмасын күргәч эреп юкка чыкты, күңеленә тынычлык иңде, моңарчы күрмәгән яңа бәхет аны гөнаһлы җирдән күкләргә күтәрде, бу хис шундый көчле иде ки, Нурия үзенең яшәргәнен тойды, канатлы җаны, дәртләнеп, газиз балалары, оныгы, якыннары өчен һәр мизгелдә батырлыкка, ярдәмгә, яратуга әзер иде!
Көтелмәгән бәхет сагынуларын тагын да көчәйтте... Шушы минутта кадерлеләре янында булырга, йөгерергә, очарга теләде! Сөенеч балкыган күзләре боз түбәле зәңгәр таулар артына, кояш чыгышына төбәлде: анда гына, туган илдә генә аның оҗмахы...
2025-03-25 16:33