СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Таңчулпан Гарипова “Айлы төн”

Аларның өе Хәләф Уелдановларныкыннан тик стена белән генә бүленсә дә, тыштан ук аерылып тора. Уелдановлар бу йорт салынып бетү белән ничек чыкканнар, шулай тора бирәләр. Шул вакыт эчендә өйнең алдында да, артында да җимеш бакчасы барлыкка килеп, биек рәшәткә белән уратып алынган, ихата эчендә дә бөтен нәрсә ялт итеп тора, монда чәчелеп-тузгып яткан әйберләрне күрмәссең. Совхоз ике катлы йортлар салдыра башлагач, бухгалтер буларак, Хәләфкә беренчеләр рәтеннән үк фатир тәкъдим иткәннәр иде, ләкин ул баш тартты.
Дүрт бүлмәле йортның калган ике бүлмәсе, киресенчә, хуҗалардан уңмады: күчеп килә-китә тордылар, рәшәткә эчендә кычыткан, алабута котырып үсә, кайчандыр акка буялган өйнең балчыгы кубып-ярылып беткән, тик мәктәп балалары утырткан тирәкләрнең өч-дүрте генә исән калып, ихатаны икегә ярып, шаулап яфрак ярып утыра.
Өйнең икенче яртысында кайчан, кемнәр яшәп киткәнен бәйрәмнәрдә шактый кызмача булып алган Хәләф белән хатыны Фәрхиҗамал гына искә ала.
- Теге Галимнәрдән соң торган Нәкыйп ни дип җырлый торган иде әле?
—Хәтерең бар булгыры... — Хатыны, яулык очы белән авызын каплап, җырын исенә төшерде:
Мулла, мулла — мутына,
Мулла тәмуг утына...
—Ә-һә-һә... Белдем... искә төште, — дип җанланып китә Хәләф Борһанович.
Муллабызның күзе төшкән
Остабикә ботына.
—Эхе-хе-хе-хе!.. Шулай итеп, син дә, Фәрхи (хатынына кеше юкта ул шулай эндәшә), симереп киттең, ә? Симерми, картыңның җилкә нык шул, эх-хе-хе-хе...
Моңа каршы күңеле күтәрелгән Фәрхиҗамал да башы белән тоташ иңбашларын селкетә:
—Нәкыйп җырлар ул. Шуннан башка нәрсәгә ярый ул?
Хатыны авызыннан ишетергә теләгәнен ишеткәч, Хәләф, диван очында яткан зур ястыкка янтая биреп, йомшак йон оек кигән аякларын өскә ала.
— Шуның ише эшлексезләргә эләксәң нишләр идең, ә, Фәрхи? Май эчендә йөзгән бөер шикелле яшисең бит... Теге чак атаң, карун Борһан малаена бирмим, дип, дау куптарган булды. Хәзер кызының тормышын күрсә, ни дияр иде икән, ә?..
Фәрхиҗамал, көлүеннән туктап, бик сирәк җылына торган кара күзләрен тутырып, иренә карый:
— Шулай инде, юк талаштыра, бар яраштыра, иншалла, булганына шөкер.
— Ту-ты... Кешечә яшәр өчен барысыннан элек баш кирәк бит, башың йомры булмаса... — Хәләф Борһанович, тамак кырып, яткан җиреннән торып утыра, каплаган чынаягын кире утыртып, хатынына этә: — Булмаса, берне яса әле...
Бу гадәттәге тормыш икенче якка яңа күршеләр күчеп килгән мәлдә генә бераз бозылып тора. Уелдановлар мондый көннәрдә теге якны күзәтә. Бу хәл күршеләрендә үзләре көткән нинди дә булса бер кимчелекне (эчкечеме, ялкаумы, ялганчымы) күргәнгә тиклем дәвам итә. Үзләре көткән «прогноз» дөресләнсә, Хәләф Борһанович аеруча җанланып, шул ук вакытта җитдиләнеп китә. «Фәһем ал, гыйбрәт ал!» — ди аның бөтен булмышы. Шулай дими, кеше тормышын чагыштырып карамый торып, үз тормышыңның бөтенлеген, ныклыгын кайдан беләсең?
Мондый чакларда ир белән хатын аеруча дуслашып китә, йоклар алдыннан да, ашаганда да сүз шулар хакында бара.
Әле дә алар теге якта дөбер-шатыр килә башлагач, песи шикелле басып, стенага колакларын терәп, тынып калдылар. Күрше якта әйбер күчергән, чөй каккан, балаларның көлгән-шаярган тавышлары ишетелгәч, авызыннан имчәген тартып алган баладай турсаеп, кире урыннарына утырдылар. Башта Хәләф Борһанович, телгә килеп, кул селтәде:
— һи, күпкә барырлар дисеңме?
Фәрхиҗамал да, бәйли башлаган оегын кулына алып, иренең сүзен җөпләде:
— Әй-йе, тәүге эш хакы алганчы инде, күченеп килгән машиналарын бушатканнарын карап тордым — затлы бернәрсәләре дә юк, шакы-шокы да тимер-томыр.
— Уелдановлар көткән эчкечелек, ыгы-зыгы күрше якта акча алган көннәрдә дә, аннан соң да булмады. Көн дә иртән кечкенә гәүдәле юка хатын, капка тышына ук чыгып, үзеннән ике тапкырга озын, киң җилкәле көләч чырайлы ирен озатып кала да соңрак, ике кызын җитәкләп, балалар бакчасына юнәлә, үзе шуннан кире кайтмый, эшкә китә, күрәсең. Бүген дә моны күзәтеп торган Хәләф Борһанович хатынын, ымлап, тәрәзә янына чакырды:
— Тагы чыкты... Ирен озатырга чыкты...
— И-һи-һи, шулай бер алдына, биш артына чыгып ярамаса, әзмәвердәй ир бу күрексез-чирләшкә хатын белән ни дип торсын? Тәнендә чеметеп алыр ите дә юк, китче...
Хатынының тапкыр сүзенә күңеле күтәрелгән Хәләф Борһанович, җанланып, иртәнге чәйгә утырды, тыныч кына сөйләшеп ашагач-эчкәч, өй эчендәге мөлкәтен барлаган төсле, тирә-ягына канәгать караш ташлады, аннан, кикереп, урыныннан торды:
— Эш күп бүген, бичәкәй. Ай азагы, отчёт бирәсе бар. Син сыердан күзеңне алма, бозауларга итсә-нитсә, үземә шылтырат...
* * *
Күгәрчендәй җилпенеп, сылу кыздай бизәнеп-талпынып килгән яз ае — май үтеп китте, җирне куе яшелгә манчып, чәчкә-үләнгә төреп, җәй килде. Хәләф Борһановичлар ягында артык үзгәреш күренмәсә дә, күршеләрендә әле бер, әле икенче нәрсә яңарды: башта төсен җуйган рәшәткәләр зәңгәргә буялды, өйалды бакчасына ике зур, ике бәләкәй (соңгыларын берсеннән- берсе кечкенә кызыкайлары ясады) түтәлләрдә чәчкәләр күренде, алар янында дүрт төп яшь алмагач яфрак ярды, капка баганаларына кагылган колга башларындагы сыерчык ояларында кош балалары чыркылдашты. Күршеләре нәрсәгә тотынсалар да, нәрсә кыбырдатсалар да, ишектән дүртесе бергә чыгып, бергә кайнашалар. Чыр-чу килгән балалары янында әниләре дә нәкъ сабый бала төсле кылана: алар чәбәкәй итсә, чәбәкәй итә, бергә куышып-уйнап китә. Бер эш эшләгәнче мыжгып, бер-берсен күралмас хәлгә җиткән Уелдановларга бу да сәер тоела. Әле дә, тегеләрнең ишегалдына чыкканын күреп, гөлләргә ышыкланып, тәрәзәгә капландылар.
— Кара әле, Фәрхи, ничек очына теге бичә ире тирәсендә? Май күбәләгемени? Балалары да атасының авызына гына карап тора.
— Әниләре өйрәтә инде, — дип эләктереп алды Фәрхиҗамал, — икенчегә мавыгып китсә, кызларын жәлләр, ташламас, ди торгандыр. Бахыр хатын, бигрәк юк инде, тик чыкмаган җаны гына бар.
— Бичә шулай була икән дип тора да тора микән бу ир? — Аннан Хәләф Борһанович, кулын селтәп, тәрәзә яныннан китеп үк барды. — һә-ә!.. Юридер ул, тыштан гына яхшатлана торгандыр. Шофёр кешенең авыл саен сөяркәдер әле...
* * *
Шулай бермәл күрше яктан ир кеше иртән балалары белән үзе генә чыга башлады, эштән кайта да, кызларын җитәкләп, кулына сумка тотып, үрге очка хастаханә урамы буйлап китә. «Менә хәзер күрсәтә инде ир кеше, — дип, мыек астыннан көлемсерәде Хәләф Борһанович. — Хөррият. Курку-мазар юк...» Үзе дә яшьрәк чагында, районга отчёт белән барган мәлләрендә, шаяргалап алгалый торган иде. Хәзер дә райбюджетта эшләгән, кочакласаң, колач җитмәс тол хатын Сәвия Хәмитовнаның чәйгә чакыруыннан баш тартмый. «Эһе- һе, эһем», — Хәләф Борһанович кулын угалап, ары-бире йөрештереп алды, аннан аш-су тирәсендә булашкан Фәрхиҗамалы каршысына барып утырды.
— Күз алдында әрәм булып йөри бит ирнең асылы, ә, Фәрхи? Күршене әйтәм... Сырхау бичә белән гомеренең заяга үткәнен сизми микән ахмак?!
Фәрхиҗамал да, ире каршысына утырып, сүзгә куәт бирде:
— Урамга чыксалар, парлап атларлыгы да юк, ирне ир иткән дә, хур иткән дә бичә шул. — Ул, тулы беләкләренә кигән көмеш беләзекләрен сыйпап, елмаюын күзенә яшереп, иренә карады. — Ашап алмыйбызмы?
* * *
Алмагачларда җимешләр тулышып, җим җыеп, бала-чага күзенә чалына башласа, тынычлыгы югала Уелдановның, йокысы качып, төнге берләргә кадәр бакчасыннан керә алмый азаплана. Башына мондый төннәрдә төрле уйлар килә, бакча почмагындагы эскәмиягә утырып, мал-туарын, агач-ташын, отчёт, дебет-кредитларын күңеленнән кичерә, үзе буйсынган түрәләрнең холык-фигылен айкый. Шуннан, үзеннән тәмам канәгать булып, ай яктысында моңаеп торган алмагачларына кинәнеп карый- карый, җылы түшәк көткән өенә юнәлә. Нигә? Канәгать булмаслыкмыни? Җиде класс белеме булса да, шоп-шома итеп эшләп килә ул. Яхшымы-яманмы, ни дисәң дә, «тавык» түгел, ә «әтәч». Ул эшләгән дәвердә түрәләрнең ниндиләрен генә очратмады — барысына да мәгәр ярады! Бөтенесенең дә хикмәте башта, дип уйлый ул. Атасы әйтмешли, кәлләнең (башның) йомры булуында. Башың булмаса, егерме ел бер урында, суга баткан таштай уелып утырыр идеңме дә хәвеф-хәтәрсез дөнья көтәр идеңме? Балалары гына булмады аларның... Анысы да әллә ни зур кайгы түгел. Хәзерге заманда бала асрап кем игелек күргән? Болай тыныч та, мәшәкать тә юк. Әнә агасының өч улы бар, өчесе өч яктан тарткалый, бәрәңгесен дә, онын да, акчасын да, башкасын да бир генә.
Үз уйлары белән күңеле хушланган Хәләф Борһанович, торып, сөякләрен шыгырдатканчы киерелеп, өенә керергә иткәндә, койма артында, тирәкләр янәшәсендә хатын-кыз тавышы ишетеп, шып туктады: «Әһә! Әйттем бит... Әнә күр... Әтнәкәсез кеше булмый ул...»
— Юк, Акназар, син күккә бакчы, ул тоташ ак нур җептән сугылган, җирдә дә, күктә дә ак нурлар...
Уелданов үзе дә сизмәстән башын күтәрде: күктә ни булсын — шул котсыз ай тора, ул шундый чекерәеп яктырта, хәтта йолдызлар, тайчынып, төпкә качкан төсле. Ул арада баягы тавыш тагы да хисләнебрәк эндәшә:
— Ә йолдызлар ай белән качышлы уйный, тирәк яфракларына очып кунган. Тыңла әле... Ишетәсеңме? Алар яфракларны йолдыз яме, йолдыз чыңы белән тутырганнар... — Беразга хатынның тавышы өзелеп торды, тыныч төндә тик яфрак кыштырдавы гына ишетелә. — Яфрак түгел, ә йолдызлар шулай чыңлый, Акназар...
Уелданов, тын алырга куркып, җиргә чүгәләде: куе кура җиләге куаклары аша берни күрерлек түгел. Йөрәк тамак төбендә үк типкән төсле. «Йолдыз, имеш... — Хәләф Борһанович кычкырып, юк-бар сүз әйтүдән көчкә тыелып калды. Ул утырган җиреннән кул селтәде. — И-и, юньлерәген тапкандыр дисәм, тәмам хыялыйга охшаган монысы...»
— Нинди айлы төн бу! — Хатын хисләргә буылып тынып калды.
Хәзер инде ир кеше телгә килде:
— Үләсем килә хәтта бу чакта...
— Тик мәңгегә түгел, бер минутка...
Шунда ике тавыш бергә әйләнеп пышылдады:
— Бер минутка — синең кочакта!..
Юк! Бу тиклене сабыр гына тыңлап утырырга көче җитмәде Уелдановның. Ни булса, шул булыр дип, битен-кулын сыдырган ботакларга да карамый, койма янына шуышты. «Кызык та инде, — дип исе китте аның. — Такмак белән (җырны да, шигырьне дә ул шулай атый) сөйләшә башладылар бит. Уендагы (янәсе, спектакльдәге) сымак...» Уелданов койма ярыгыннан тегеләрне күрүе булды, дыңк итеп җиргә утыра язды: әзмәвердәй ир кулында сабый төсле изрәп күккә карап яткан хатын... күршесенең үз хатыны иде. Хатынының янып торган дымлы иреннәрендә, киң ачылган күзләрендә энҗе-йолдызлар җем-җем килеп бии төсле. Ире, Хәләф Борһанович күз алдына китергәнчә, һушы китеп, бер дә күккә бакмаган, ә ай нурында чаларып күренгән дулкын-дулкын чәчләрен тузгытып, хатынының күзләреннән, битләреннән шашып-шашып шул энҗе-йолдызларны чүпли, ә алар чүпләгән-үпкән саен күбәя генә...
— Җибәр, исәр, авырттырасың, канатланып очтым-киттем булыр, — дип көлә тегесе, үзе иренең муенын нечкә куллары белән ныграк коча.
— Җибәрмим, Газизәм, йолдызга да, айга да бирмим, син минем йолдызым, үземнеке генә, дәваханәдә ятканда...
Газизә кечкенә кулы белән иренең авызын каплады:
— Кирәкми, Акназар, без бергә, ай да, йолдызлар да, хәтта бөтен галәм безнең белән!..
— Газизәм... — Акназар, хатынын күтәргән килеш бөтерелә-бөтерелә, өенә юнәлде, тегесенең колынчактай чыңгылдатып көлгәне ишетелде...
— Аһ! - Уелданов, коймадан аерылып, маңгаен сыпырды — кулы салкын тиргә тиде, беркавымга, миңгерәгән балыктай, хәрәкәтсез утырды, шуннан, оеган аякларын көчкә сөйрәп, бакчадан чыкты.
— һы, карачы әле... — Хәләф Борһанович, туктап, җилкәсендә кәбестә күчәнедәй тыгыз утырган башын күтәреп, күккә карады, өйалды баскычына менгәч тә, ишеккә арты белән борылып, тыныч төнгә колак салды: яшь үләнгә туйган сыерның уфылдаганы, кәҗәләрнең мырт-мырт күшәгәне, канат астыннан туганнары этеп чыгарган каз бәбкәсенең пипелдәп әнисен чакырганы ишетелде. Уелданов, шушындый гаҗәп төнне калдырып өенә керергә кыймагандай, кулын артына куеп, ары-бире йөренгәләп алды, аннан, баягы «такмакны» исенә төшереп, баш чайкады: — Үләсем килә хәтта, диген, ә... Ну, ма-ла-ай... — Уелданов бөтен битенә җәелгән елмаю белән ишеген ачты — борынына тынчу өй һавасы бәрелде: җиденче төшен күреп йоклап яткан Фәрхиҗамалының кемгәдер сукранганы ишетелде. Хәләф Борһанович, күзләре караңгыга ияләшкәч, диван читенә утырып, ашыкмый гына чишенә башлады.
Бичәсе уянып, йокылы тавыш белән:
— Бакчаны нык бикләдеңме? Сыер кереп, түтәлләрне таптамасын... — дип мыгырдады.
— Япты-ым. — Хәләф Борһанович, кинәт күңеле төшеп, ачуланып, хатынына терсәге белән төртте: — Кит тегеләйрәк! Ни, туйган сыер шикелле уфылдап ятасың...
Фәрхиҗамал, көчкә кыймылдап, гәүдәсен эчкәрәк күчерде, аннан:
— Төне буе йөрергә этем кушкандыр сиңа, — дип мыгырдады да йоклап китте.
Уелданов, хатыны җылыткан урынга яткач та, күтәрелеп тәрәзәгә карады — анда тәрәзәгә елышкан яфракларның әкрен генә кыштырдаганы ишетелде. Бу тагы да Газизәнең, елар чиккә җитеп: «Нинди айлы төн бу!» — дип пышылдавын искә төшерде.
Хәләф Борһанович, йоклый алмый, урынында боргаланды, торып, йокы даруын эчеп карады. Җибәрмәде. Зиһен чәчелгән счёт төймәләредәй таркалды, җыеп алып, тәртипкә китерер әмәл юк. Ай яктысында тагы да күркәмрәк, мәһабәтрәк булып күренгән өй җиһазлары да күңелгә көндәгедәй рәхәт бирми, җылытмый. Нәрсә бу — көнләшүме әллә? Уелданов, йөрәген тотып, түшәгеннән торып утырды. Шуңача үзенең бәхете камил булуга ышанып яшәгән Хәләф Борһанович... көнләшәме? Юу- ук!.. Тирән күлдәй тыныч күңеле искән җил — бер хыялый хатынның исәр сүзләренә болганырмы? Әйе-әйе, бөтенесе дә элеккечә... Шыксыз ай белән ач бүре күзедәй елтыраган йолдызларда ни эше бар аның? Хәтта бөтен галәм безнең белән, имеш... Дөньяң бөтен булмаса, төпсез галәмнән ни файда?!
Уйлары белән мавыгып, күңеле тынычлана төшкән Уелданов хатынының җылы аркасына шуышты. Әллә дару тәэсир итте, күзен йокы баса башлады...
.. .Ул гаҗәп төннән соң байтак вакыт үтте. Алмагачларда сусыл, тыгыз, балавыздай сары алмалар өлгерде. Хәләф Борһанович төннәрен һаман шул эскәмиясендә утыра, нидер аңларга, нидер төшенергә тырышкандай, бихисап йолдызлар уйнаган күккә бага. Караган саен, ниндидер олы куанычның (бәлки, бәхетнең?) үзен мәңгегә читләп үткәнен ныграк тоя...
Хәзер ул теге чак, койма артында тавыш ишетелү белән, өенә кермәгәненә дә үкенә. Үкенсә дә, җир белән күк арасы нур белән тулган чакларда, алма каравыллаган сылтау белән бакчага чыкмыйча, йолдызларга бакмыйча булдыра алмый...