СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әнәс Хәсәнов "Ач кешенең ачуы яман" (юмореска)


Бермәлне хатынга төбәбрәк караган идем, аһ иттем. Кай арада шулкадәр уңган камыр кебек күпереп киткән соң әле бу минем бәгырькәем. Әле кайчан гына үкчәсе тигән җирдән очкыннар чәчрәткән Саимәм күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен киеп карый да: «Тагын яңа күлмәк тектерәсе була инде», — дип, диванга барып ава. Аяк киемнәре хакында әйтеп тә торасы юк: кайсы кыса, кайсының борыны тар, үкчәсе сыек. Үзе дә интегә, минем кесәне дә интектерә. Өстәвенә йә авыргалап китә, йә акчасыз ялга чыга. Шулай да чыдыйм. Эчтән тынам. Акчадамыни хикмәт, кешенең үзендә ләбаса! Саимәмдә. Әнә бит елмаюын оныта башлады.
— Кара әле, — дим, — Саимә, ни... син әз генә тазарып киттең бит әле, матурым. Күбрәк хәрәкәтләнергә, йөгерергә кирәк түгелме икән? Әллә бераз гына ашавыңны кысасыңмы? Газета-журналларда да ашаудан тыела белүне хуп күрәләр. Ябыктыру дарулары да хәзер бик күп, диләр.
— Бердәнбер хатыныңны ашаудан тыя башладыңмы? — дип күтәрелеп бәрелер дип көткән идем, юк, алай итмәде Саимәм. Тыныч кына:
— Үзем дә әллә кайчаннан сизеп йөрим, — диде. — Ризыкны сайлап кына ашарга кала инде.
Минем шатлыгым эчемә сыймады, кысыла башлады бит Саимәм. Итле-сөтле ризыклардан тыелды, каймак-кабартма өстәлгә бәйрәм көннәрендә генә менә торган булды. Өчпочмак-бәлешләрне төшләремдә күреп уянгаласам да, түздем. Пешер, дип бәйләнмәдем. Тора-бара токмач, пилмән кебек нәрсәләр дә юкка чыкты. Аның каравы алма, апельсин, мандарин, лимон, җиләк-җимеш табыннан төшми башлады. Җәен-кышын, язын-көзен. Мин күршеләр белән дуслашып киттем. Әҗәткә акча сорап кергәндә борып чыгармагач, ничек дус итмисең инде үзләрен. Саимәм күзгә күренеп ыспайланды. Бер-ике апельсин ашый да шалт итеп үлчәүгә менеп баса.
Ябыкты бит тәки. Бодай күмәче шикелле тулы битеннән бер кыерчык кына калды. Терсәк сөякләре яңадан калкып чыкты. Ул йөрешләрен әйтер идем, спортчы диярсең. Ирешүен ирештем мин максатка, тик Саимәмнең теле дә ябыкты димме, бик үткенләнеп китте. Әче әрем! Гомерендә тавышын күтәрмәгән хәләл җефетем утлы табага бастыра бит, әй! Тыпырдата гына! Җиләк-җимеше, апельсин-мандарины бетә башладымы, элеп ала, селкеп сала:
— Син, — ди, — мәнсез, саран, минем ашарыма ризык беткәнне күрмисеңмени?!
Мондый пешекләүләр күпкә киткәч, беркөнне түзмәдем, әйтә куйдым:
— Син, Саимә, — дим, — болай әче телле түгел идең. Әллә яратмый башладыңмы?
Әйтүен әйттем, тик ник әйткәнемә үкендем. Китте күз яше, китте тавыш. Зилзиләң бер якта торсын. Урамга чыгып ычкындым да, инде нишләргә дип, баш ватып йөрим. Шундый матур тормышыбыз нишләп болай бозылып китте соң, дип җаным йолкына. Уйлый торгач, таптым бит сәбәбен: ач кешенең ачуы яман, дигән бик тә мәгънәле сүзне онытып җибәргәнмен ләбаса! Җиләк-җимеш ашап кына торып кара, бар. Шул көннән соң мин әкрен генә Саимәмнән пәрәмәч, кыстыбый кебек нәрсәләрне яңадан пешертә башладым. Үзем ашыйм, үзем мактыйм:
— Авыз итеп кенә кара әле, — мин әйтәм. — Кулың алтын бит синең...
Әкренләп авыз итә башлады бит бәгырькәчем. Хәзер хатынымның күмәч кебек түгәрәк йөзендә яңадан елмаю балкый, өйдә шылт иткән тавыш юк. Менә бит, хикмәти Хода.