Март кояшының җылы нуры, тәрәзә аша үтеп кереп, киерелә-сузыла йокыдан уянып килүче Әхмәтнең чәченнән иркәләде, яңагыннан сыйпады. «Бүген каникул, — дигән рәхәт уй йөгереп узды аның башыннан, — туйганчы йокларга була...»
Нәкъ шулчак ишегалды ягыннан күрше малаеның тавышы ишетелде:
— Әхмә-әт! Чыгасыңмы инде?!
«Фәрхәт кереп тә җиткән... Ашыт буена чакырадыр!» Ул арада кылт итеп кичәге сөйләшү исенә төште: Рабига әбиләр базына кар салырга дип сөйләшкәннәр иде ич. Әхмәткә күңелсез булып китте, татлы уйлары каядыр эреп юкка чыкты. Әмма урыныннан торырга ашыкмады ул. Дөбердәп Фәрхәт килеп кергәндә, юрганын башыннан ук бөркәнеп куйган иде.
— Үләм, малай, башым чатный, тәнем ут кебек кыза, — диде ул, еламсырап.
Фәрхәт аптырап калды:
—Дару кертимме соң?
—Кирәкми, әни фермага киткәндә калдырды...
Фәрхәт иптәшенең караваты янында бераз таптанып торды да, ярар инде алайса, дип чыгып китте.
Әхмәтнең дә йокысы качты. Мендәрен кочаклап, иркәләнеп бераз аунап ятты да, әкрен генә торып юынды. Ашыт буендагы уеннарны күз алдына китерә-китерә, тәмләп кенә ашап- эчеп алды.
Ул барып җиткәндә, малайлар җыелып өлгергән иде инде, чыр-чу килеп чабыша-шаярышалар. Әхмәтнең сыйныфташлары гына күренмәде. «Кар салырга мин генә бармый калдым микәнни?» дип, күңелендә борчулы хис кузгалды. Тик бу хәл озакка бармады, Әхмәт тиз арада уенга бирелеп китте...
Өйләренә төш авышкач кына, баштанаяк юешләнеп, арып кайтып керде. Газ плитәсе тирәсендә кайнашкан әнисе сәерсенеп аңа борылды. Малай ашыга-кабалана акланырга тотынды:
—Без, ни, Рабига әбиләрнең базына кар салган идек...
Әнисенең йөзе бердән үзгәреп, балкып китте:
— Ә-ә, шулаймыни! Рабига әби кибеттә мактанып тора иде шул, ялт иттерделәр, уңган балалар икән, ди. Иртәгә калганын эшләп бетерербез дип киттеләр, ди.
Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, Әхмәтнең аркасыннан сөеп алды, юеш киемнәрен кибәргә урнаштырды, чисталарын ки терде.
Елга буенда сиздереп узган үкенү хисе кабат кире кайтты. Әнисенең сөенеч тулы йөзенә караган саен, йөрәгенең әллә кайсы почмагын нидер тырнап-тырнап ала башлады.
Әнисе фермага кичке савымга җыена иде. Ул ишекне ябуга, арлы-бирле йөренеп алды да, Әхмәт урамга чыкты. Туп- туры түбән очка, Рабига әбиләргә юнәлде: иртәгә калдырылган эшне бүген эшләргә уйлады...