СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов “Сукыр әбием”

Кинәт кенә әбием сукыраеп китте. Сукырайган кеше бөтенләй ярдәмсез кала: кеше кулын сузмаса, ялгызы берни дә эшли алмый икән, йөри башласа йә анда, йә монда килеп бәреләчәген көт тә тор. Шуңа күрә, хәзер әбиемә минут саен диярлек ярдәмче, үзе әйтмешли, аның өчен андый күз - мин, ник дисәң, без көнозын аның белән өйдә утырабыз, ә әти-әни эштә.
Башта миңа, әбием сукырайгач та, бик сәер тоелды. Ул юри, мин - кече оныгы белән шаяртыр өчен күрмәмешкә салына торгандыр, дип уйлый идем. Ник дисәң, әбиемнең зәп-зәңгәр күзләре элеккечә үк туп-туры карап торалар, ә күзләре тамчы да күрмиләр. Менә ничек бит ул.
Әгәр дә ул нидер белергә тырышса, йөзен бераз югарырак чөеп, колаклары белән яхшырак ишетергә тырыша. Ишек ачылып берәрсе керсә, колак салып тыңлап, кем икәнлеген аның җиленнән, хәрәкәтеннән, йөрешеннән алдан ук чамалый. Һәм үзенең сизгерлеген раслап:
- Килен, кайттыңмы? - ди.
- Фатыйх, балам, син ахрысы, комганыма җылы су салып бир әле, - дип сорап куя. Без инде:
- Әйе, мин, әбием, - дип шунда ук җавап кайтарабыз.
Өйдә икәү генә калгач, мин инде әбием янында булам.
Аны, әле генә тәпи баса башлаган баланы җитәкләгәндәй, кулыннан тотып әкрен генә ишек алдына, урамга алып чыгам. Чәй эчкәндә чынаякларын, ризыкларын, кашыкларын кулына тоттырам. Һәм башка бик күп төрле эшләр башкарам. Әбием дә шуңа күрә:
- Балам, син - минем күзләрем, синсез - дөнья миңа сансыз, - дип еш әйткәләп тора.
Күзе сукырайганнан соң әбием күбрәк урын өстендә утыра торган булды. Куе кызыл бәрхет ябылган караватында мендәргә таянып утыра. Ә карават янында ук чәй өстәле тора, самавары да, чәйнек-чынаяклары да шунда. Болар бар да әбиемә уңай булсын өчен эшләнгәннәр.
Сукырайган дигәч тә, әбием бөтенләй үк дөньядан аерылып калмады. Авыл хәлләрен миннән, әти-әнидән, килгән-киткән кешеләрдән сораштырып тора, әңгәмә кора, уй-фикерен җиткерә, аның белән киңәшмичә, әти белән әни бернинди зур эшне дә башламыйлар.
Килгән кешеләр һәрчак әбиемнең чәчләрен ике якка тыгыз итеп тарап-үреп куюына, пөхтә итеп чәчәкле яулык бәйләп, чип-чиста күлмәкләрен киеп йөрүенә игътибар итми калмыйлар, киленен, ягъни минем әниемне мактыйлар иде. Анан соң әбием дә һич тик тормый: йә эрли, йә бәйли, йә тәсбигын тарта.
Еш кына ул шулай, бәйләм бәйләп утырганда йөзен югарырак күтәреп:
- Балам, Фатыйх, син мондамы? - дип сорап куя.
- Әйе, - дигәч:
- Әллә, аулак кына итеп, икәү җимешләп чәй эчеп алабызмы? - ди.
Җимешне, әбигә дип, әтием базардан яхшыларын гына сайлап алып кайтып тора. Әбием шулай дигәч, мин тырышып-тырышып өстәл әзерли башлыйм. Чәй кайнап чыккач, бик шәп иттереп әбигә чәй пешереп бирәм. Әбием мин пешергән чәйне бик яратып, рәхәтләнеп эчә. Җимешләрне дә бик яхшылап юып, чынаякларга салам. Шунда, сорамый гына, бер-икесен авызга да кабып куям. Әле авызга капканчы, әбием күрмиме, сизмиме икән дип, шикләнеп, аның киң итеп ачылган күк гөмбәзедәй күзләренә карыйм. Бераз гына карап торам да, сизмәс әле, дип, шыпырт кына тәмле җимешне авызыма кабам. Чәйнәгәндә чапылдатмаска тырышып, тирләп-пешеп чыгам. Гөнаһыма дип әйтимме, шундый чакта әбием дә сүз куша:
- Балам, авызыңны кайнар чәй белән пешермәдеңме?
Мин кызарып чыгам, чәйнәп бетерер-бетермәс, авыздагы җимешне йотып җибәрәм дә:
- Юк, әбием, - дип куям.
Бер чакны, шулай тәмләп кенә чәй эчеп алгач, әбием бер әкият сөйләде: «Борын-борын заманда, - ди, - чал чәчле бер әби сукыраеп киткән. Кинәт кенә булган бу хәл. Бу әби өчен дөнья дөм караңгыга әйләнгән. Әмма колаклары ярканат колаклары шикелле бик яхшы ишетә икән. Әбинең оныгы да булган. Начар малай түгел икән үзе, ярдәмчел дә. Әмма чәй эчкәндә, әбисенең сукырлыгыннан файдаланып, өрек җимешләрен авызына каба ди бу. Ә кем дә кем качып бу җимешне ашый, шул үсмичә, кечкенә генә булып кала икән, ди. Ә малай һаман шулай ашаган да, ашаган. Бер заман көзгегә күзе төшсә, ни күрсен бу... кәрлә малай булып калган ди...»
Әби сөйләп бетерүгә, мин тимгел-тимгел булып кызарып чыктым да:
- Әбием, әбием, мин дә үсмичә каламмы инде, - дип куркып, әкрен генә сорап куйдым. Әбием елмаеп, кулы белән капшанып, башымнан сыйпады да, мине күкрәгенә кысты.
Шуннан соң мин чәй эчкәндә, сиздермәскә тырышып, хәрәмләп җимеш капмый башладым. Әмма әбиемнән сорамыйча гына урамга чыгып китүләр булгалый инде. Мин бүген дә, чәй эчәр алдыннан гына, чәйнекне утка куйдым да, аяк очларына гына басып гына урамга чыгып киттем. Әбием тәсбигын тартып калды. Ә мин бераз гына уйнап керәм, чәйнек кайный торсын, янәсе... Урамга чыккан гына идем, күрше малае Рәфыйк көтеп кенә торган диярсең, яныма йөгереп килеп тә җитте. Тубын да алып чыккан. Рәхәтләнеп, онытылып китеп икәү әй уйныйбыз, әй уйныйбыз... Уйнап арыгач, өздереп ашыйсы килеп китте. Рәфыйк та ачыккан күрәсең, ул да өенә кереп шылды. Мин дә өйгә чаптым. Әкрен генә өйгә кереп карадым: әбием нишли икән? Ә ул кулларын алга сузган, борчулы йөзен югарырак чөеп:
- Улым, Фатыйх, син кайда? Янган ис килә түгелме? Янып китмәгәек, - дип бер үк сүзләрне кабатлый-кабатлый кухняга таба атлый иде. Минем шунда исемә утка куйган чәйнегем килеп төште. Йөрәгем «жу» итеп китте. Беттек мин әйтәм. Ут кебек атылып кухняга йөгереп кердем дә, чәйнеккә ябыштым. Шул мизгедә үк әче итеп кычкырып та җибәрдем, һәм чәйнектән кулымны тартып алдым. Ник дисәң, чәйнекнең суы бетеп ул бик нык кызган иде. Тиз генә газны сүндердем дә, пешкән кулыма өрә-өрә, җиңел сулап куйдым. Тик тынычлыгым озакка бармады: шулчак бүлмәдән дыңгырт иткән тавыш ишетелде. Сискәнеп киттем. Тагын ни булды икән? Чыксам, күзем дүрт булды: әбием, минем кычкырган тавышка ашыгып, аяк астындагы урындыкка абынган да, урындык барып та төшкән.
- Әби! Аягың авыртмадымы? - дип атылып янына килдем.
Ә ул үз чиратында миннән:
- Балам, пешмәдеңме? - дип сорады, калтыранган куллары белән мине капшап-капшап чыкты. Берни булмаганын сизеп, тынычланып калды. Мин әбиемне кулыннан тотып урынына илтеп утырттым. Утырткач та, бәрелгән аягын өф-өф итеп, әкрен генә сыйпый башладым. Элек минем берәр җирем бәрелсә, әбием шулай эшли һәм авырткан җирем төзәлгәндәй була иде.
Әбием, минем хәлне сизеп, ике кулы белән идәнгә тезләнгән җиремнән торгызды да:
- Балам, син миңа бик кирәк идең бит әле, - дип, мине кочып алды.
Шулчак, никтер күңелем йомшап китте дә, күземнән яшь бөртекләрем тамды. Мин әбиемнең күкрәгенә сыендым. Һәм без шулай кочаклашкан хәлдә озак кына утырдык.