—Бармыйм, бармыйм мин, әни, медицинскийга...
Зәбидә, сүзләренә бөтен ышандыру көчен салырга теләгәндәй, ярым пышылдап әйтте.— Класстан Мөнирә дә, Әминә дә чит телләр институтына барырга дип сөйләштек. Сүз куештык бит инде... Аларны алдыйммыни хәзер?
—Кызым, үзеңә ни кирәген һаман да аңламагансың икән әле. Киләчәгеңне уйладыңмы соң? Нигә үзеңне алар белән тиңлисең?
Берәр бәхәс чыкса, һәрвакыт шулай аның әнисе. Тота да шушы сүзләре белән Зәбидәнең авызын каплый да куя:
—Нигә син үзеңне алар белән тиңлисең?..
Үзен-үзе белә башлаганнан бирле шул сүзләр эзәрлекләп килә инде аны. Башкалар шикелле уйларга да, сөенергә дә, хыялланырга да хакы юкмыни соң аның? Һич югында әнисе исенә төшермәсен иде.
Зәбидә, менә-менә атылып чыгарга җыенган күз яшьләрен тыеп, иренен тешләде, күңеленең ташырга җыенганын сиздермәскә тырышып, тагын бер тапкыр үҗәтлек белән кабатлады:
Бармыйм, әни. Бармыйм дигәч, бармыйм!
—И бала!
Әнисе башка сүз әйтмәде. Хәер, аның да йөрәге үз урынында түгел иде бугай. Өстәл җыен бәргән җиреннән кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп алды да, Зәбидәнең башыннан, чәчләреннән сыйпады.
—Шулай да тагын бер тапкыр уйлап кара әле, кызым...
Бүтән берничек тә әнисен җиңә, ышандыра алмаячагын белгәнгә күрә Зәбидә сүз көрәштереп тормады. Иелә төшеп, башын аның кулы астыннан тартып алды да йокы бүлмәсенә кереп китте. Керде дә мендәренә капланды. Баядан бирле тыелып килгән күз яшьләре ике яңагы буйлап мендәргә тамды. «Аһ, нигә мин шундый булганмын соң?» — дип кычкырасы килсә да, Зәбидә иренен тешләп тыелып калды. Кычкырудан, елаудан ни файда! Ничәмә еллар шулай түзеп, үз-үзен кызганып та, кимсенеп тә яши бит инде ул. Онытылып китеп, башкалар шикелле көләргә, яшьлек дәрте белән сикергәләргә тотынса, я әнисенең, я иптәшләренең каш астыннан сынаулы карашларын тоеп ала да тагын үзенең кабыгына төренә. Шомырт шикелле кара күзләре уйчанланып кала, йөзенә үз яшенә хас булмаган кырыслык, җитдилек чыга. Өйдә булса рәхәт әле, үз бүлмәңә керәсең дә бикләнәсең. Ә мәктәптә бигрәк тә кыен. Гадәттә, иң арткы партада утыра ул. Башкалар кызып-кызып өйдә нишләгәннәрен, кайда булганнарын, кемне күргәннәрен, нинди егет белән сөйләшкәннәрен, күлмәк фасоннарын тикшергәндә, ишетмәскә теләгәндәй, я китабына каплана, я дәфтәрен алып ни дә булса яза башлый. Ә күңеле һаман иптәшләре янында була. Аның да шул ук күлмәкләр турында, кичәләрдә ни-нәрсә булганы турында уртага салып сөйләшәсе килмимени соң? Килә, бик килә. Әмма тагын каһәр суккан шул сүзләр искә төшә: «Нигә син үзеңне аларга тиңлисең?»
Юк! Мәктәптә дә, класста да беркемнең аңа шулай дип күтәрелеп әйткәне юк. Ә күз карашлары!.. Алар барысын да сөйли, күрсәтә, аңлата. Укытучыларның да мөнәсәбәте башкачарак түгелмени?!. Дөрес, башкалардан аны бер ягы белән дә аерып куймыйлар кебек. Киресенчә, әле һәр эшен мактаган булалар:
—Менә Зәбидәдән үрнәк алыгыз. Язмасында ник бер хата булсын. Үзе чиста, үзе дөрес,— диләр. Әмма шуларда да үзенең аерымлыгын тоя Зәбидә. «Әгәр мин дә башкалар шикелле булсам, икелегә дә, өчлегә дә ризалашыр идем»,—дип уйлап куя ул эчтән генә. Ә болай әнә гел бишкә генә укый да, аның ни кызыгы дигәндәй. Шулай гадәтләнелгән инде. Нәрсәгә булса да тотынса, аны бөтен ягыннан да тиешенчә эшләмичә, ахырына җиткермичә туктый алмый ул. Кечкенәдән кергән бу гадәт әнә шулай унынчы класска кадәр дәвам итте. Шулай булмый, ничек булсын инде тагы. Башкалар күңел ачканда, шаярганда, уйнаганда ул дәрес карады. Классташлары концертка әзерләнде, спорт ярышларында катнашты, көч сынашты — ул дәрес карады. Беренче класстан бирле бер генә дүртле дә алмавын үзе шуннан күрде. Башкалардан аерымлыгын да, класстагы кайберәүләр әйткәнчә, үзенең «башлы»лыгын да тоймады. Ьәр бишленең, һәр ирешелгән уңышның нинди хезмәт, тырышлык белән килгәнен яхшы аңлый шул ул. Шуңадырмы, үзенең холкы-фигыле, фикер сөреше белән классташларыннан, яшьтәшләреннән күпкә өстен иде. Хәер, өстенлек тә түгелдер әле ул, бәлки. Бары тик Зәбидәнең башкалардан күбрәк кичерүе, шуның нәтиҗәсендә алардан акыл ягыннан өлгергәнрәк булуы гына иде бугай. Унҗиде яшьлек кешедә егерме биш-утыз яшьлек акыл була ала микән? Әгәр була алса, Зәбидә әнә шундыйдыр да инде.
Яшьлектә аңлатып бетерә алмаслык ниндидер юләрлек була, диләр. Ул кайчагында акланмаган усаллыкта да, тормыштагы теге яки бу вакыйгага кирәгеннән артык олы яки кечкенә бәя бирүдә дә чагыла. Үзенең әле генә кемгәдер рәнҗетерлек сүз әйткәнен, үпкәләтерлек караш ташлаганын да күпләр аңлап бетерми.
Зәбидәгә дә шулай тоела. Иптәш кызлары шау-гөр килеп көлешеп йөргәндә, аның кинәт төркемнән аерылып, партасына барып утыруын күрәләр дә «Кырагай» дип куялар. Кырагай, ягъни кыргый, башкаларга ияләнмәгән мал була ул. Аның мәгънәсен шулай аңлый Зәбидә. Баштарак, әле бу сүзгә ияләнеп җитмәгәндә бик рәнҗи, эченнән үпкәли торган иде. Тора-бара күнекте, үзенең кырагайлыгын да шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп саный башлады. Башкалардан ким икәнсең, димәк, син башкалар шикелле түгел.
Башкалар шикелле түгел!.. Кайчан башланды соң бу?
Анысын Зәбидә төгәл генә белми. Кечкенә чагында ак халатлы апаларның озаклап аркасын капшаганнарын, аны бер врачтан икенчесенә йөрткәннәрен генә хәтерли. Әнисе елый, әтисе дәшми. Зәбидә аларга карап тора да, елыйсы килүгә карамастан, елмаерга тырыша иде. «Нигә елыйсың, әни. Минем бит бер җирем дә авыртмый.
Врач абый да авырттырмый. Елама, әни»,- дияргә тели иде ул. Ә әнисенең күзләрен кулъяулык белән каплавы, әтисенең исә аларны челт-челт йома башлавы аның да елыйсын китерә. Зәбидәгә гел елмаеп караган врач абый ачулана аларны.
— Нәрсә, сез монда балавыз сыгарга килдегезме, әллә киңәшкәме?! — диде ул. Аннары тагын ниндидер кәгазьләр язып бирә, Зәбидәнең башыннан сыйпый. Бәлки әле, төзәтеп тә булыр. Иң мөһиме түземлелек, режим. Кичекмәстән санаторийга салырга кирәк. Дәвалау гимнастикасы да эшләрләр, гипска да салып карарлар... Анда күптөрле процедуралары бар аларның... Ярдәм итәрдер кебек.
Менә инде ничә еллар шушылай кырагай булып яшәвенә сәбәп булган «скалиоз» дигән сүзне беренче тапкыр шунда ишеткән иде Зәбидә. Әле мәктәп яшенә дә җитмәгән килеш ничәмә-ничә санаторийда, больницада дәваланырга туры килде аңа. Әмма барысы да юкка — әлегә медицина мондый авыруларны дәваларлык дәрәҗәгә ирешмәгәнме, әллә аның авыруы дәвалауга бирешми торган булып чыктымы, еллар үткән саен бу чир дә үзенекен итте: Зәбидәнең аркасы бер яктан һаман калыная барды. Махсус корсет киеп йөрү дә, массаж да, электр белән җылытып дәвалаулар да ярдәм итмәде. Ә врачлар катгыйлыгын киметмәде. «Әгәр чиреңнең һаман да артуын теләмәсәң, корсетны һәрвакыт киеп йөрергә кирәклеген исеңнән чыгарырга тиеш түгелсең»,— диделәр алар.
Әнисенең медицина институтына керергә димләве дә әнә шуннан иде. Гәүдәне туры тотып тору өчен күн белән металлдан эшләнгән авыр корсет киеп йөрү никадәр мәшәкатьле булса да, Зәбидә түзде, аны классташларына да, иң якын дуслары булган Мөнирә белән Әминәгә дә сиздермәскә тырышты.
Калын кара чәчләрен аркасына таратып сала, берничә үлчәмгә зуррак эре бәйләмле йон кофтасын киеп куя да көзге каршына килеп баса. Әле болай, әле тегеләй борылып карый. Иңеннән асылынып төшкән кофтасы, җилкәләренә таралган чәчләре аның аркасын каплый, гомере буе газапланган гариплеге кеше күзенә бик ташланмый башлый. Ә классташлары аның салмак хәрәкәтле булуын, аларның уен-көлкеләрендә, тәнәфестә әледән-әле кабынып китә торган әүмәкләшүләрендә катнашмавын шул кырагайлыктан күрәләр иде булса кирәк. Эчтән авыр корсет кигәнен беркем дә башына да китереп карамый. Зәбидәнең чирен белми түгел, беләләр алар. Уку елына бер-ике мәртәбә Казанга барып кайтуын да, җәйләрен санаторийда үткәрүен дә белеп торалар. Әмма чиренең бу кадәрле үк икәнен алар аңламый, әлбәттә.
Дөресен генә әйткәндә, Зәбидә әле һаман өмет белән яши. Кайчандыр аркасы төзәлер, гариплеге бетәр, гәүдәсе дә тал чыбыгыдай төз һәм зифа булыр сыман тоела. Бәлки, белмибез генәдер, кайдадыр аны дәвалый алырлык санаторийлар да, врачлар да бардыр. Менә көннәрнең берендә чакырып алырлар да, операция тәкъдим итәрләр. «Күп интектең инде, хәзер менә корсетыңны салыр вакыт җитте»,— диярләр кебек иде аңа.
—И чибәр дә инде син, Зәбидә,— диде аңа көннәрнең берендә дус кызы Әминә.— Буең гына кечкенә. Кара әле, синең башны миңа алып куйсак, ничек шәп булыр иде, ә? Ул калын чәч, кара күз, озын керфек, уймак хәтле генә авыз...— Үзе, шаркылдап көлә-көлә, Зәбидәне кочаклап алды.— Мин генә йөрим менә колга чаклы буй үстереп. Ичмасам, күзләрем генә дә кешенеке төсле түгел бит. Йа хода, кемдә яшел күз була инде? Битемә бетчә чыгып интектерә. Синең кершән ягасың да, пудра сөртәсең дә юк...
Зәбидә бер сүз дә эндәшмәде аңа. Ә үзе эчтән генә: «Их, булса иде миндә синең буең, синең төзлегең»,— дип уйлап куйды. Юк шул. Табигать ничек яраткан, шулай булып каласың инде ул. Бик авыр минутларда әнисенең дә әйткәне бар:
—И, кызым, кызым! Шул чиреңнең яртысын гына булса да үземә ала алсам иде. Икебезгә бүлгәндә ул кадәр сизелмәс иде әле...
Аның шул сүзләрен исенә төшергәч, ничектер җиңел булып калды Зәбидәгә. Әллә күз яшьләре белән бергә авыр уйлары да юылып төште, әллә әнисенең шул сүзләрен искә төшерү күңелендәге ташны эретте — бердән уйлары яктырып киткәндәй булды.
— Чынлап та, нигә мин шул чит телләр институтына ябышып ятам соң әле. Әти-әниләр, бәлки, дөресен әйтә торгандыр. Бик теләсәң, чит телне болай да, үзлегеңнән дә өйрәнеп була бит аны. Ә медицина... Үзем укысам, бу чирнең сәбәпләрен өйрәнсәм, башка ил галимнәренең хезмәтләре белән танышсам... кем белә, аны дәвалау серләрен ачып булмас микәнни?!.
Аттестат алып кайткан көн Зәбидә өчен шатлыктан бигрәк әнә шундый газаплы уйлар, кичерешләр көненә әйләнде. Моңа кадәр тыныч кына, бер көйгә генә агып барган тормышы, ике тау арасындагы тарлавыкка килеп кергән елгага охшап калды, уйлары да ашкынулы агымга әверелде, күз алдыннан әллә никадәр вакыйга, истәлекләр, кайчандыр уйланып та, билгеле бер карарга килә алмыйча калган кичерешләр яңарып узды.
Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган кызга институтның кайсысын сайласа да була иде, әлбәттә. Аның классташлары да, укытучылар да, әти-әниләре дә Зәбидәнең теләсә нинди имтиханны тапшыра алачагын беләләр. Бу беркемдә дә шик калдырмый. Тик менә кайсы хезмәтне сайларга, кайсысы күңелгә якынрак булыр... Бу турыда беркемнең дә башына килми, күрәсең. Юкса, берәүләр әнә юрфакка, икенчеләре медицинага, өченчеләре тагын ниндидер башка вузга бар, дип киңәш бирмәсләр иде. Ә Зәбидә үзе чит телләр институтын якын күрде. Хәзер менә ул хыялдан да аерылырга туры килә. Әмма киләчәк хакына, шул хыялның тормышка ашуын якынайту хакына баш тарту булачак бу. Зәбидә шуларны уйлады. Язмышыңны гына түгел, үзеңне дә үзең формалаштырырга тиешсең... Бәлки, яшерен хыяллар да кайчандыр тормышка ашар.
Дөрестән дә, авыр булмады аңа институтка керүе. Химиядән беренче имтиханны бишкә тапшыруга ук, аларны, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларны, җыеп алдылар. Факультет деканы һәрберсенең кулын кысып, данлы медицина институтына кабул ителүләре белән котлады, бәхет, уңышлар теләде.
Галимнән бигрәк ит чабучыга охшаган декан ниндидер сәер тәэсир калдырды Зәбидәдә. Машинка белән кырдырып алынган чәчле, калын иренле, зур җәлпәк борынлы бу кеше, беренче карашка, чыннан да, тупас булып тоела иде. Тик аның шешенке күз кабаклары арасыннан үз итеп каравы, ачык елмаюы бу тәэсирне тиз оныттыра. Зәбидәнең уйлары шушы урында бүленде. Бераз тынып торганнан соң декан, бүлмәдә утыручыларны тагын бер кат барлап чыккандай, күзен йөгертеп алды да һәр сүзен өзеп-өзеп дәвам итте:
— Башта ук әйтеп куйыйм, уку авыр булачак. Бер имтихан тапшырдым да җиңел генә кердем дип, үзегездә әллә нинди иллюзияләр тудырмагыз. Мәктәптә уку авыр булган икән, бездә уку бер ярым тапкырга, бәлки, ике тапкырга авыррак булыр. Бүгеннән үк борыныгызга киртләп куегыз: кеше язмышы, кеше тормышы өчен көрәштә җиңел нәрсә юк. Белем кирәк, тәҗрибә кирәк! Һәp кешенең язмышын үзеңнеке кебек кабул итә белү кирәк. Әле сезгә «кирәк» дигән сүзләрне күп ишетергә туры килер. Бүген шуның беренчесен әйтәбез,— диде ул мәзәк кенә итеп үзенең борын очын уа-уа, гүя ки әйткән фикерләрен шунда киртләп куярга теләгәндәй.
Менә шулай яңа шәһәрдә, яңа кешеләр арасында, яңа шартларда яши башлады Зәбидә. «Кеше язмышы өчен көрәштә җиңел нәрсә юк». Деканның бу сүзләре дә хәтерендә уелып калды. Әйе, шушы максат белән кергәнсең икән, тырышырга, өйрәнергә, укырга кирәк. Зәбидәнең беркем алдында да ачарга җөрьәт итмәгән, әнисе дә үзе генә белгән яшерен теләге дә бар бит әле. Ул — үзе интеккән чирнең асылын өйрәнү, шуны дәвалау серләренә төшенү.
Аһ, кемнәргә генә ярдәм итмәс иде дә ул, кемнәрне генә үзе шикелле яшерен газаплардан коткармас иде.
Беренче көннәрдән шундый гадәт алды Зәбидә. Иртәнге якта институт, лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр. Ә төштән соң китапханә, уку заллары.
Бәхетенә дигәндәй, әтисенең бертуган абыйсы үзәк китапханәдән ерак яшәми икән. Алар: «Беренче курста булса да бездә торып торсын. Кызыбыз Дилбәргә дә иптәш булыр»,— дип, Зәбидәне торырга үзләренә алганнар иде...
Баштарак бик ачык күренгән җиңгәсе, нишләптер, соңгы вакытта кырын-кырын карап куя башлады аңа. Телефоннан сөйләшкәндә дә ниндидер таныш-белешләренә: «Аһ, кешедән туйдым. Ял кирәк, ахрысы»,— дигәне еш ишетелә башлады. Бәлки, дөрес тә аңламый торгандыр, әмма Зәбидә аны һаман үзенә төрттерү дип кабул итә. Ничек кенә булмасын, кайтып бераз ял итеп ала да, сумкасын асып, тизрәк китапханәгә чыгып китү ягын карый. Ә анда рәхәт, ичмасам. Кырын караучы да, аның артык кеше икәнен сиздереп торучы да юк. Әле югары уку йортларында сессияләргә ерак. Заллар ярым буш. Борынгы бер асыл затның особнягы булган бу мәһабәт бина талгын тынлыгы, зиннәтле бүлмәләренең тантаналы хозурлыгы белән дә уйлануга, фикер туплауга тарта, кешене җыйнаклыкка, тупланганлыкка чакыра сыман. Аеруча бер залны яратты Зәбидә. Тау куышы кебек итеп эшләнгән ул. Диварлардан үрмә гөлләр салынып төшкән. Бер яктагы зур аквариумда шушы тылсымлы тынлыкка ямь өстәп алтын балыклар йөаә. Шәһәр урамнарының ыгы-зыгысы да, институт коридорларының шау-шуы да юк биредә. Зәбидә иң ерак почмактагы өстәл янына кереп утыра да китап дөньясына чума. Ә укыйсы әйбер күп. Анатомиясе дә, латин теле дә — таныш түгел, өр-яңадан үзләштерәсе, киләчәк белемнәрнең нигезен тәшкил итәсе фәннәр.
Шулай утыргач, беразга залга күз төшерә Зәбидә. Төрле кешеләрне, аларның йөзен, укыгандагы кыяфәтләрен күзәтеп утырырга ярата ул. Берәүләр шулкадәр китапка биреләләр ки, хәтта тирә-якта ни булганын аңышмас дәрәҗәгә җитәләр. Бармаклары белән чәчләрен аралыйлар, ручка башын кимерәләр. Икенчеләр исә бср-ике бит карап чыкканнан соң күзләрен каядыр текәп уйлана- уйлана, назланып кына укыйлар. Киемнәре дә төрле. Шуларга карап кемнең кем икәнен билгеләргә тели ул. Олы яшьтәге, салмак, дәрәҗәле абзыйлар, билгеле инде, фән кешеләре. Ә яшь-җилкенчәк, күбесенчә, студент, ахрысы. Алган китаплары, аларның әле берсен, әле икенчесен актаргалаулары да, нидер эзләп казынулары да шул турыда сөйли.
Дәфтәренә китаптан авыр аңлаешлы урыннарны күчереп язып утыра иде. Бераз ял итү, арыган буыннарны язып алу теләге белән каләмен куеп, күзен күтәрүгә ишектән керүче ике егеткә игътибар итте. Аларның берсе базыграк гәүдәле, таза егет. Икенчесе исә нечкә, озын буйлы, дулкынланып торган сары чәчле егет. Икесе дә бер үк төрле киемнән — студентлар униформасына әйләнгән зәңгәр джинсы һәм калын свитердан. Беренче егеткә күз сирпеп кенә алган Зәбидә үз карашының ирексездән икенче егеттә тукталып калуын сизде. Нәрсәсе беләндер ул башкалардан аерыла иде. Тик нәрсәсе белән? Шул ук кием, шул ук буй, төс-бит. Тукта, тукта! Нәкъ шул төс-бите үзгә түгелме соң? Чыннан да, залга таба борылган егетнең кыяфәтен тагы бер кат күздән кичерүгә шул аерымлыкны чамалап алды. Сары чәчле егетнең кашы белән мыегы сумала төсле кара икән. Чиста ак йөзе фонында алар аңлашылмый торган, әмма сөйкемле контраст тудыралар. Күзләрендә дә ниндидер җете зәңгәр нур чагыла сыман.
— Мондый кешеләр дә була микәнни? Гаҗәп, бу төсләр әлеге егеттә диссонанс тудырмый, киресенчә, аның кыяфәтенең камиллеген күрсәтә, тагын да бизи.
Шушыларны уйлап алырга өлгергән Зәбидә, әллә нинди эчке бер канәгатьләнү кичереп, яңадан китабына үрелде. Укыган һәр нәрсәнең башына тиз һәм ныклап кереп утыруына гаҗәпләнә-гаҗәпләнә шигырь юллары кебек яңгырый башлаган латин терминнарын өйрәнергә кереште.
Башка көннәрдә ике-өч сәгать ятлап азаплана торган күләмне шулай тиз ерып чыга алуына сөенеп, кайтырга җыенды. Залга күз төшереп алды. Баягы егетләр анда юк иде инде.
Икенче көнне гадәттәгедән иртәрәк килде Зәбидә китапханәгә. Кирәкле томнарны сорап алды, үзе ияләшеп өлгергән почмакның буш булуына сөенә-сөенә килеп утырды. Тик бүген нәрсәдер җитми, авыр терминнар да алай шома гына башка керми. Зәбидә, арыганмындыр ахры дип, китапларын читкәрәк этәрде, бераз ял итү максаты белән залны күзәтергә кереште. Берәм-берәм барлык өстәлләр буйлап күз йөртеп чыкты, игътибарны җәлеп итәрдәй нәрсә тапмады һәм кинәт сөенү катыш гаҗәпләнү белән үзенең кичәге сары чәчле егетне эзләвен абайлап алды. Арыганы онытылды, сәер бер җиңеллек кичерүен сизде ул. Алда ниндидер бәйрәм булыр, күңеллелек килер сыман иде.
Озак көтәргә туры килмәде. Бераздан, чыннан да, залда яңадан теге егетләр күренде.
Ишектән керүгә кара чәчлесе иптәшенә дәште:
— Рәшит, мин китаплар алам. Син урын карый тор!
Шулай дип әйтте бугай ул. Ерак арадан аларның һәр сүзен ишетүенә гаҗәпләнде Зәбидә. Залда чебен безелдәсә ишетелерлек тынлыкка сылтады ул моны. Ә егетләр килеп кергәч, үзенең тартылган кыл шикелле киеренке бер халәткә килүен тоймады да, шуның сәбәп булуы турында уйланмады да.
Рәшит!.. Кара нинди матур исем икән бит. Мәктәптә дә бар иде Рәшит исемле малайлар. Ул чагында бу сүзнең ничек матур яңгыравы башка да кереп карамаган. Чыннан да, ни дигән сүз икән ул Рәшит? Рәшит, Рәшидә, рәшә, рәшәткә... Юк, кеше исеме рәшәткәдән булмый инде ул.
Егетләр Зәбидәдән ерак түгел генә өстәл янына утырдылар. Рәшит киң ак маңгаена төшеп торган чәчләрен сыпырып алды, калын дәфтәрен өстәлгә салып яза башлады. Башын күтәреп, залга күз йөртеп алганда, аның үзенә карап-карап алуын тойды Зәбидә. Моны ул күзе белән күрмәде, әллә нинди җиденче тойгысы белән сизде кебек. Эчендә нидер куырылып килгәндәй булды, аның күз карашы белән очрашудан куркып, башын да күтәрмичә китабына ябышты. Башта колаклары, аннары бите дә кызара башлады. «Шулай да нәрсәне аңлата икән бу Рәшит дигән сүз?»
Әллә аның берәр магик көче бармы? Шул исемне әйтүгә аңа ниндидер әйтеп бетерә алмаслык җиңеллек килгән, дөньясы киңәеп киткән кебек тоела. Әбисе укыган бер борынгы китаптан Рәшит хәлиф турындагы риваять кылт итеп хәтеренә килде. Рәшит — туры юлдан баручы, зирәк кеше дигән сүз түгелме соң? Шулайдыр... һәм менә шушындый егет булгандыр да әле ул.
Үзе каршында утыручы, джинсы һәм кызгылт фонга ак кар бөртекләре шикелле эре сурәт төшерелгән свитер кигән егетне әкият шаһзадәсе итеп күз алдына китереп, Зәбидә көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Аннан үз-үзен битәрләп, җитдиләнергә тырышып, китабына текәлде.
Әнә шуннан башланды да бугай инде. Китапханәдә Рәшитне күрмәгән көннәрдә ул үзенә нидер җитмәгәнне тоя, ишек ачылган саен өмет белән ялт итеп карап ала. Болытлы көндә кояшны зарыгып көткәндәгедәй түземлек, сабырлык белән көтә ул. Менә-менә ишек ачылыр да ул килеп керер, барысы да үз урынына утырыр. Укыганнар да җиңелрәк аңлашыла башлар, залда да яктылык артып китәр сыман. Тавышсыз диярлек ачыла торган ишеккә кемнеңдер карап алганын күрсә, алар да Рәшитне көтәләрдер кебек тоела Зәбидәгә.
Күрше өстәлләрнең берсендә утыручы шушы тыйнак егетне күрү көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Нишләптер, хәзер күбрәк ялгызы гына килә Рәшит. Ул да Зәбидә утырган почмактан ерак түгел бер өстәлне үз итте булса кирәк, һаман саен шунда утырырга тырыша.
Шуларны уйлап өлгермәде, ишектән Рәшит күренде. Аның килүен эчке бер өмет белән көтеп утырган Зәбидә, бөтен барлыгы белән елмаюын сизми дә калды. Ьәм нәкъ шул мизгелдә аларның күзләре очрашты. Егетнең дә йөзе яктырып китте, кара мыек астыннан тигез ак тешләре күренде, күзләрендә шатлыклы очкыннар балкыган кебек булды. Моны ук көтмәгән иде Зәбидә. Күзен яшен тизлеге белән китабына күчерде, йөрәгенең атылып чыгардай булып тибә башлавын тойды. Иреннәре ирексездән үз гомерендә моңарчы беркемгә дә мондый хиссият белән әйтелмәгән, тәүге тапкыр, яңа мәгънә, яңа дөнья ачкан сүзләрне пышылдады: «Йа хода, яратам түгелме соң мин аны?!»
Шуннан соң башын күтәрергә кыймады Зәбидә. Түзсмсезлек белән Рәшитнең тизрәк китүен көтә башлады. Үзе генә калып, айкала башлаган хисләрен аңларга, ни очен кеше кулына эләккән нәни кошчык шикелле шулай калтырана башлавының сәбәбен төшенергә тели иде ул.
Бүтән көннәрдә бер-ике сәгать утырганнан соң кузгала торган егет бүген нишләптер китәргә җыенмый да иде. Зәбидә аңа берничә тапкыр күз сирпеп алырга батырчылык итте. Әмма тегесе гүяки китап дөньясына чумган...
Дәфтәрләрен ябып, инде чыгып китим дип омтылган Зәбидә, кинәт аякларында хәлсезлек тоеп, яңадан урынына утырды.
— Чыгып барганда аркамны күреп калса?!
Бу уйдан аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Көне буе илаһи бер яктылык белән балкыган күңелен шомлы кара болытлар каплап алды.
Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә...
Ничарадан бичара булып утырудан башка чара калмады.
Бәхете бар икән әле. Шулай хәлсезлек белән көрәшеп күпме утыргандыр, хәтерләми. Ул арада Рәшит нәрсәдер эзләп китабын актарырга кереште. Күрәсең, үзенә кирәкле мөһим нәрсәне тапмады, торып абонемент ягына чыгып китте. Шуны гына көтеп утырган Зәбидә бәрелә- сугыла ишеккә ташланды. Тиз генә пальтосын алды да, үзен кемдер эзәрлекләп килгәндәй, урамга ашыкты. Озак йөрде ул көнне Зәбидә. Институтка кереп утырырга да. өйгә кайтып китәргә дә була иде. Әмма ул үзен кая куярга белмичә якын-тирә бакчаларны урап үтте, аннан соң Бауман урамына төште. Я кешеләр арасында югаласы, я тыныч кына ялгыз каласы килә иде. Күз алдында үзен Рәшит белән чагыштырып карады ул: зифа буйлы чибәр бу егеткә тиңме соң?
Кинәт, аяз көнне яшен ялтырагандай, фикер ачыклыгы китереп, күңелен тынычландырган уй килде. «Кем сиңа аны тиң дигән соң әле? Авыз ерып каршы алгач, нигә елмаймасын ди ул. Әллә сөйләшеп карадыңмы? И җүләр, и җүләр»,— дип битәрләде ул үзен.
Тынычланып калгандай булды. Шайтаннан җәяүләп качкандай чыгып чабуы үзенә дә көлке булып тоелды. Шулай да бу юануга, Рәшит күзендә балкыган чаткының гади балку гына булмаганлыгына күңел түрендәге хисләр ышанырга теләми иде.
Шул көннән ул китапханәгә йөрүен туктатты Зәбидә.
...Берничә атна үтте. Дәрестән соң уйланып, бераз саф һава сулыйм әле дип кенә шәһәрдә йөрмәкче булган иде. Үзенең шул әкияти йорт янына килеп чыгуын сизми дә калды... һәм тәвәккәлләде. Аяклары мәгарә залына тартса да, башка уку залына кереп утырды. Күнегелмәгән залда Рәшит турында да уйланылмас, аны очратып та булмас! Хәер, очратмас өчен керде дә бит инде ул бу залга.
Әллә нинди көн булды ул. Күңеленең тынычлана башлавына сөенә-сөенә китапларын, дәфтәрләрен чыгарды. Гадәттәгечә, иркенләп дәрес карап алырга иде исәбе.
Идәннән түшәмгә кадәр күтәрелгән саллы имән ишек шыгырдап ачылганга башын күтәргән иде, аннан кемнедер эзләгәндәй башын сузган Рәшитне күреп өнсез калды. Ул да күрде аны. Ишек шар ачылды, очарга җыенгандай җиңел хәрәкәт белән, Рәшит аңа таба килә иде.
Шул вакытта әллә нәрсә булды. Үткән көннәрдәге барлык газаплы уйлар, үзенең чиреннән гаҗиз калган минутлардагы кичерешләре яңарды Зәбидәнең йөзендә. Моны ул үзе дә сизмәде. Әмма читтән караган кеше аны газап та, ачу да, нәфрәт тә дип аңлый алыр иде.
Рәшит белән дә шулай булды, күрәсең. Әйтерсең лә очып барган кошның канатларын кистеләр: ул бердән адымнарын әкренәйтте, йөзендәге елмаю сүнде, беренче очраган өстәл янына утырды. Әмма укырга дип килмәгән иде ул. Азмы-күпме анда утырганнан соң, акрын гына атлап, залдан чыгып китте. Адымнарыңда баягы җиңеллек тә, сыгылмалы талпыну да юк иде инде.
Ә Зәбидә, кичерешләрен кешеләргә сиздермәс өчен,, кинәт туган чиксез арыганлык белән башын китабына салды. Рәшит белән күз карашлары беренче тапкыр очрашкандагы татлы да, газаплы да уйлары күңелен теткәли башлады.
— Юк, юк! Мин аны бүтән күрергә тиеш түгел!..
Институтта көннәр бер көйгә акты да акты. Декан, аның фамилиясе Әхмәтов булып чыкты, беренче очрашу вакытында дөрес әйткән икән — институтта уку авыр, бик авыр һәм катлаулы иде. Укытучылар да таләпчән, һәм дәреснең конспекты, лекциясе язылуын мәктәптәге- дән дә болай тикшереп торалар. Зәбидә тырышмады түгел, тырышты, әлбәттә. Әмма мәктәптә гел бишлегә генә укырга күнеккән кыз биредә һаман да бер эзгә төшеп китә алмый йөдәде.
Аудиториядән чыгып киләләр иде. Деканат секретаре Нурия Мәхмүтовна Зәбидәне туктатты.
—Хафизова, сезне декан чакырган иде,— диде.
—Нигә икән, Нурия апа?
Студентларга бер җылы сүз әйтсәм авторитетым төшәр дип курыккандай кыланучы бу ханым рәтле җавап бирә алмады.
Рәшитне очратып күңеле урыныннан кузгалган, аны күрмәс өчен үзен тыеп, газаплы уй, гаҗизлек эчендә яшәгән Зәбидә соңгы вакытта чыннан да укуында бераз артка кала башлаган иде. Сөйләшү бик күңелле булмастыр ахры, дип уйлап куйды ул. Ләкин керми чараң юк. Әхмәтов ике чакырганны яратмый.
—Әйдә, утыр, Зәбидә,— дип елмаеп каршы алды аны Сөләйман Гарифович.— Йә, күнегеп буламы инде? Уку бик авыр түгелме?
—Була-а,— дип җавап кайтарды, аңа ни әйтергә белмәгән кыз.
Әхмәтов өстәлдән яшел тышлы калын бер журналны алды да Зәбидәнең янына ук килеп утырды. Тавышы әле һаман да рәсми түгел иде. Тагын ни әйтер икән дип күңелсезләнеп көткән кызга аның шушылай җылы сөйләшүе бигрәк тә үзәк өзгеч булып тоелды.
—Сеңелем, менә бу журналда бик кызыклы бер мәкалә басылган. Ортопедия институты профессоры Дәүләтьяровның өметле эшләре турында элек тә белә идек белүен. Ә бусы медицинада ачыш буларак та, аерым алганда, синең өчен дә бик кызыклыдыр, дип уйлыйм. Танышып чык әле.
Аптырап калды Зәбидә. Сорау катыш гаҗәпләнү белән Әхмәтовка карап утыруын белде. Ә тегесе аның җавапсыз утыруын ризалык билгесе дип аңлады бугай, үз фикерен тагын бер кат расларга теләгәндәй дәвам итте:
—Әйе, укуың яхшы гына бара. Анысы өчен борчылма. Берничә айга артка калсаң да, ярдәм итәрбез. Уйлап кара! Бәлки, тәвәккәлләрсең...
Декан яныннан шул журнал белән чыкты Зәбидә. Чыкты да тиз-тиз актарырга кереште. Сүзнең үзе инде ничә еллар өмет белән көткән эш турында баруын хәзер генә төшенеп алды ул. Бер кат күз йөгертеп чыгу белән генә канәгатьләнмәде, мәкаләнең һәр сүзен үлчәп, уйлап, миенә сеңдереп калдырырга теләп, бөртекләп укый башлады. Танылган галим Илизаровның шәкерте, Казан профессоры Дәүләтьяров скалиоз авыруларын дәвалауның принципиаль яңа ысулларын тәкъдим итә иде. Инде монда дәваланган дистәләп кешенең савыгу процессының ничек баруы турында да бәйнә-бәйнә язылган иде мәкаләдә.
Зәбидәнең алдында күк капусы ачылгандай булды. Ниһаять! Мин дә кешеләрнең күзенә туры карый алырмын микәнни? Мин дә башкалар шикелле була алырмын микәнни? Аның күз алдыннан төз гәүдәле чибәр курсташ кызлары тезелеп узгандай булды. Алар арасында үзен дә күз алдына китерде ул. Бу сурәт тә эреп юкка чыкты. Ә аның урынына китапханәдә соңгы тапкыр күргәндә хәтердә уелып калган, канаты сынган кош кебек китеп баручы, аптыраулы карашын аңа текәгән Рәшит пәйда булды.
Йа илаһым, чыннан да бу дөрес хәбәр микәнни? Зәбидәнең бала чагындагы шикелле йөгереп китәсе, очраган бер кешене кочасы, шатлыгын уртаклашасы килде. Сөенеч яшьләре ага башлаганын үзе дә сизми иде ул. Профессор Әхмәтов янына яңадан керәсе, аңа кат-кат рәхмәт укыйсы иде бит. Ләкин еллар буе күнегеп киленгән басынкылык, күңелендәген тышка чыгармаска тырышу аның холкына сеңгән иде инде. Зченнән бәхет кошы тоткандай куанса, очынса да кыяфәтендә артык чагылмады алар. Чыннан да бәхет кошы иде аның өчен бу яңалык.
Ортопедия институтының клиник больницасы...
Зәбидәнең урыны тәрәзә янына туры килде. Монда яктырак та, уңайлырак та. Палатада тагын өч кыз бар. Барысы да Зәбидә шикелле терелүгә өмет баглап, яшерен ышаныч белән килгәннәр. Болай караганда бернигә дә зарланмыйлар алар. Үзара тыныч кына сөйләшәләр, укыйлар, чәй эчәләр, тиешле вакытта анализга, төрле тикшерүләргә барып киләләр. Ә инде бүлмәгә профессор Дәүләтьяров килеп керсә, һәрберсе әйтеп бетергесез бер тугрылык, инану белән аңа карый. Әйтерсең лә аларның бөтен язмышы, тормышы, бүгенгесе һәм киләчәге, яшьлек гүзәллеге, өмет-идеаллары — барысы да аның кулында. Хәер, шулайдыр да, һич югында Зәбидә өчен нәкъ шулай. Ул аның коткаручысы, ак халатлы фәрештәсе. Балачактан килгән барлык газаплар шушында бетәр, үзеңне башкалардан ким итеп тоюдан килгән ачы күз яшьләренең соңгысы шушында тамып калыр сыман.
Йоклый алмый хәзер Зәбидә. Түземсезлек белән берничә көнгә сузылган тикшеренүнең, анализларның нәтиҗәләрен көтә. Операция ясауның мөмкинлеге шуларга бәйле. Ничек чыдап ятмак кирәк. Күзен йома да хыял диңгезенә чума. Больницадан чыккан көнне үк үзәк китапханәгә баруын, иркен адымнар белән рәтләр арасыннан очынып үтүен, матур бер рәсем шикелле, күз алдына кат-кат китерә, ләззәтләнеп, сокланып уйлый боларны. Менә ул мәгарәгә килеп керә. Ә анда... Рәшит! Зәбидә аның яныннан үтешли туктап калачак та, «Гафу итегез, сәгать ничә икән?» — дип сораячак. Юк! Юк. Алай ярамый. Киресенчә, ул аның яныннан игътибар бирмичә генә үтеп китәчәк. Нәкъ элеккечә үз урынына барып утырачак та, сиздерми генә күзәтәчәк. Нишләр икән? Элеккечә якты күзләре белән Зәбидәнең карашын эзләр микән?
Тагын әллә ниләр уйлап бетерде Зәбидә. Балаларым Рәшиткә охшар микән? Охшасын иде. Әтисенә охшаган балаларны бәхетле була диләр. Шушындый тузга язмаган уйлар башына килүенә үзе дә аптырап куйды. Бүген бәхетле иде ул. Ә бәхетле кешегә ни уйласа да килсшә. Бәхете булгач, тормышка ашмас хыял буламыни?!
Уйга бирелеп, янына профессор Дәүләтьяровның килеп утыруын да сизми калган икән.
— Йә, Зәбидә, үзеңне ничек хис итәсең? Анализлар әзер. Иртәгә операция ясарга мөмкин.
Үзенең озын, сизгер бармаклы каты кулына Зәбидәнең беләген алды, пульсын санады. бар...
Зәбидәнең эче жу итеп китте. Әллә берәр анализы ярап бетмәде микән? Юк, юк... ул күпме көтәргә дә риза. Тик ясасыннар гына. Сабырлык белән профессорның ни әйтүен көтте.
Бераз уйланып торгач кына, авыр сулап тагын өстәп әйтте:
— Риза булганчы, тагын бер кат уйла, сеңелем! Бик катлаулы, авыр операция... Куркытырга теләп әйтүем түгел, уңышлы чыгачагына шигем юк. Тик бер «ләкин»
— Сез бит кыз кеше... булачак әни кеше. Ләкин дигәнем шул, бу операциядән соң сезгә әни булырга ярамаячак. Аңлыйсыңмы, сеңелем, андый авырлыкны күтәрә алмаячаксың, бәби күтәрү җиңел түгел... Уйларга вакыт бар. Уйла! Барысын да үзеңә хәл итәргә.
«Ә» дә, «җә» дә дип әйтә алмады Зәбидә. Аның бу минуттагы халәтен аңлаган профессор ишек янына җиткәч, карашы белән Зәбидәне хуплаган кебек, керфекләрен төшереп алды.
...Төне йокысыз үтте Зәбидәнең. Билгеле бер фикер! килә алмыйча җәфаланды. Барысы да, барысы да яңадан тагын бер тапкыр күз алдыннан үтте.
Икенче көнне обходка кергән профессор, Зәбидәнең урыны буш булуын күреп, бер сүз дә әйтмәде. Бары тик авыр көрсенеп кенә куйды.