Яшәгән, ди, бер төлке. Матур да, ягымлы да, хәйләкәр дә булган. Әмма бик куркак икән. Ул үзенең куркаклыгыннан туйган һәм батырлык юллап киткән.
Бара торгач, арысланны күргән.
-Арыслан абый, арыслан абый, үзеңдәге батырлыкның беразын гына миңа бирмәссеңме? - дигән.
-Бик бирер идем дә, тик миндә артык батырлык юк шул, - дигән арыслан.
Төлке ары киткән, филне күргән.
-Фил абзыкаем, - дигән ул, - үзендәге батырлыкның беразын гына миңа биреп тормассыңмы?
-Бик бирер идем дә, - дигән фил, - батырлык үземә дә юк әле. Әгәр дә булса, менә шушы бәләкәй генә тычканнан куркыр идеммени? - һәм үзенең борынын күтәреп күрсәткән.
Шунда гына төлке фил борынында утырган тычканны күргән.
-Тычкан, тычкан абзыкай, - дигән ул, - үзендәге батырлыкның беразын гына миңа бирмәссеңме?
-Бик бирер идем дә, - дигән тычкан, - үземә дә юк шул. Әгәр дә булса, песидән качып, фил борынында утырыр идеммени?
Шунда төлке тычканның фил борыныннан төшүен сагалап яткан песине күргән.
-Песикәй, песикәй, - дигән ул, - үзеңдәге батырлыкның беразын миңа бирмәссеңме?
-Бик бирер идем дә, - дигән песи, - тик фил борынына менеп тычкан тотарга батырлыгым җитмәгәч, сиңа каян алыйм икән?
Шуннан соң төлке ары киткән. Каршына аю очраган. Аягы авыртуына чыдый алмыйча, үкереп-үкереп елый икән.
-Аю абзыкай, - дигән төлке, - үзеңдәге батырлыкны миңа да бирче?
-Бик бирер идем дә, - дигән аю, - менә шушы бәләкәй генә йомгактан курыккач, каян алыйм икән сиңа бирергә батырлык?
Төлке йомгакка эндәшкән. «Йомгак» дигәне керпе икән.
-Керпе абзыкай, үзендәге батырлыкны миңа да бирче? - дигән төлке.
-Бик бирер идем дә, - дигән Керпе, - кирәк чагында үзең миңа булышырсыңмы соң
Төлке риза булган. Керпе аңа энәләренең беразын биргән. Шуннан соң төлке берәүдән дә курыкмыйча яши башлаган.
Аңардан күреп, арыслан да батырлык энәләрен керпедән алып тунына кадаган. Аңардан күреп - песи, аннан соң тычкан, тычканнан күреп, фил керпедән батырлык сораган. Керпе берсенә дә каршы килмәгән, әмма барысына да төлкегә куйган шартын әйткән.
Әкренләп, керпенең энәләре урмандагы барлык җанварларга күчеп беткән, тора-бара, үзенә берәү дә калмаган.
Салкын кыш җиткән. Энәле туны булмагач, керпе туңа башлаган. Ул җылыныр өчен арыслан янына киткән.
-Арыслан абый, - дигән, - мине бераз гына җылытмассыңмы?
Арыслан аны күрмәмешкә салышкан.
Аннан соң ул песигә, тычканга, филгә киткән. Тегеләре дә аны танымамышка салышканнар.
Керпе энәләрен биргән бөтен җәнлекләрне йөреп чыккан, әмма берсе дә аны җылытырга теләмәгән.
Иң соңыннан ул төлкегә киткән. Төлке:
-Бик ярдәм итәр идем дә, тунымны да биреп торыр идем, тик кыш буена йоклап ятып, көя күбәләгеннән ашатырсың, дип куркам, - дигән.
Шуннан соң керпе:
-Энәләрем, кире үземә кайтыгыз! - дигән.
Керпенең барлык энәләре дә үзенә кайткан.
Шуннан соң бөтен хайваннар да керпене үзләренә кунакка чакыра башлаганнар. Тик керпе риза булмаган.
Ул әле берәүдән дә курыкмыйча яши бирә. Куркыныч килгәндә бүтән җанварлар кебек качмый, энәләрен тырпайтып, бөгәрләнеп ята гына икән.