СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Халисә Ширмән «Хушлашырга ашыкма» (Нәсер)

Көз. Урман. Әкрен генә агачлар арасыннан атлыйм. Авылдан ук миңа ияргән җил, шук малай сыман, әле алдыма, әле артыма чыгып уйный, чәчләремне тузгыта, алга китеп югала, артка калып ял итә. Яфракларга кушылып, нидер көйли. Алтын төсенә манылган яфракларның исә үз моңы бар. Сагышлы моң. Сагышлы көй. Бөтен нәрсә дә сагышка уралган монда — сары каеннар, сары юкәләр, хәтта кызгылт-сары өрәңгеләр дә... Монда минем җаным сагышка чорналып ял итә. Шәһәрнең көзгә дә, язга да карамый торган ыгы-зыгысыннан, мәшәкать-борчуларыннан җаным ял итә. Бераз гына моңсуланып, яшәүләренең соңгы мизгелендә упкынга атылган яфраклар белән бәхилләшәм: уңга-сулга тартып өзгәләгән җилгә бирешмичә, ахыр минутларына кадәр үлем белән тартышканнарын күреп, күңелем тула. Сокланам. Гомерләренең менә шулай кинәт өзелүе минем күңелемдә ниндидер ризасызлык хисе уята. Минем өчен тормыш дәвам итә бит әле! Минем янәшәмдә яшәгәннәрнең дә гомере озын булырга тиеш! «Көзләрдән соң язлар килми, алда салкын ак кышлар», — дип җырлый миңа урман. Көзләрдән соң язлар килми... Килми шул! Мин дә гомерем көзенә кереп барам бугай. Яшьлегем язларының кабат шауламаячагын акылым белән аңласам да, күңелем риза түгел. Шуңа күрә бу сагышлы көз якын миңа. Мин дә үземнән олы кадерле кешеләрем белән бәхилләшәм. Минем күңелемә көз ягылса, аларныкында кыш бураннары хөкем итә шул...
Әй, сагышлы көз! Иртәләдең быел. Иртәләдең. Мин әле язым белән хушлашмадым. Мин әле сөю-яратуыма кул болгамадым! Әй, сагышлы көннәрем минем! Килгәнсез икән инде, китмәгез әле, тоткарланыгыз азрак. Салкын кышны күңелемә кертмәгез!
...Җилне җитәкләп, урманнан чыгып киләм. Биек-биек зәңгәр күктән кояш елмая. Елмая! Көзен дә, кышын да елмая — ул мәңгелек... Ә бәлки, салкын көзләрдән дә матурлык табып елмаядыр. Аһ! Кинәт кенә күңелемә нидер була: мәңгелекнең серен ачкандай, илаһи бер халәт кичерәм. Менә нидә икән хикмәт! Кояш — мәңгелек: ул кара көзләрдән, зәмһәрир салкыннардан матурлык таба белә! Аны кешеләргә өләшә белә!
Әй, Кеше! Гомереңнең кайсы гына фасылына керсәң дә, матурлык эзлә икән. Балачакның матурлыгы — шаяруда, яшьлекнең матурлыгы — хисләр давылында, олыгаюның матурлыгы — тәҗрибәдә, картлыкның матурлыгы акылда икән. Матурлык янәшәсендә көзләр кара була алмый!
Әй, якты көзем! Син гомеремнең иң матур чагы икәнсең бит! Китәргә ашыкма!
...Җил малаен иреккә җибәрәм дә мине озатып калган урманыма җырның дәвамын көйлим:
Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар!..