Бигрәк тә чибәр кыз инде бу Зөлхәбирә. Ул кашы-күзе дисеңме, ул буе-сыны дисеңме, ул үзен тотышы дисеңме,— татарча итеп әйткәндә,— просто коеп куйган картинка инде! Гыйлемлеге дә ни җитте генә түгел — унынчы классны иң яхшы билгеләр белән бетергән. Ә киенүе? Казандагы иң модный кызлар да аның шикелле килештереп киенә белми торганнардыр әле. Егетләрне әйткән дә юк инде,— колхоздагы иң матур кызлар да ул узып киткәндә: «Абау, җаныем! Биргән дә соң ходай үзенә чибәрлекне!»—дип калалар. Көнләшеп түгел, чын күңелдән сокланып карап калалар. Аның белән очрашканда ак сакаллы картлар да, шайтан вәсвәсәсеннән куркып, «әстәгъфирулла»ларын укып, бер читкә карап үтәләр. Гомерләрендә малай чырае күрмәгән апаларга чаклы, «Шундый киленең булсачы!» дип, хыялга бирелүләрен сизми дә калалар. Ә тавышы? Тел белән әйтеп, каләм белән язып аңлатырлык түгел ул тавышның матурлыгын. Филармоның бер якта торсын!..
Ә менә шундый кыз кайчаннан бирле инде кияү таба алмый интегә. Яна, көя мескенкәй. Кинодан кайта да түшәккә ятып елый. Уеннан кайта да әнисе Гөлниса түтинең күкрәгенә капланып елый. Гарьләнеп-гарьләнеп, үксеп-үксеп елый. Аңа кушылып, Гөлниса түти дә еларга тотына. Аналы-кызлы кочаклашып утыралар да, бер сүз дә дәшмичә, төннәр буе елап чыгалар.
Әйтәм бит, егетләр дә карамый түгел үзенә. Бик карыйлар. Акылларын җуярдай булып, онытылып-онытылып карыйлар. Тирәсендә бөтерелеп кенә йөриләр. Уеннан яки кинодан соң капка төпләренә кадәр озата да киләләр. Ә менә яшь күңелгә өмет салырлык бер генә җылы сүз дә әйтмиләр. Киная дә ясамыйлар, ичмасам. Еламас җиреңнән еларсың, агай!
Мондый фаҗигадән котылу өчен Гөлниса түти кулыннан килгәннең барысын да эшләде инде. «Егетләр авыз ачып калалар бит: Зөлхәбирәкәем калага укырга китәргә җыена»,— дип хәбәр дә таратты. «Читтән сораучылар бик күп тә күбен, тик бердәнбер кызым булгач, үз янымнан бер дә җибәрәсем килми шул»,— дип сөйләнеп тә йөрде. Кызның үзенә сиздермичә генә өшкертеп тә карады. Күлмәкләренең әллә кай җирләренә сөйдергечләр дә тегеп карады. Тирә-якта иң оста яучы саналган Саҗидә карчыкны ничәмә тапкыр кунакка чакырып, аның аркылы да эш итеп карады. Ләкин бу чараларның берсе дә файда итмәде.
Ахыр чиктә ул Саҗидә карчыкны тагын бер тапкыр өенә чакырды. Бу юлы инде аның белән ачыктан-ачык сөйләште.
— Инде, Саҗидә түти, синнән яшереп булмый, картая бит кыз,— диде, як-ягына каранып кына.— Синең аркаңда төп башына утырып кала бит,— дип, үпкәләү сүзләре дә ычкындырды. Елап та җибәрде.
Алдына куелган ризыкны капмыйча, башын түбән иеп, сүзсез генә утырган Саҗидә карчык, ниһаять, телгә килде.
— Син, Гөлниса сеңелкәем, күңелеңә авыр ала күрмә инде,— диде йомшак кына итеп.— Эшнең болай булып чыгуы минем өчен дә бигүк күңелле түгел. Үзең беләсең, мине Калдун Саҗидә дип йөртәләр. Күз буучы, сихерче, диләр. Теләсә, фәрештәне шайтанга кияүгә бирер, дигәннәрен үземнең ишеткәнем бар. Шушы яшемә җитеп, илле ел яучылык итеп, кавыштырмый калган кешем юк иде әле. Әмма дә ләкин синең Зөлхәбирәңә килгәндә, минем чирек тиенлек тә гаебем юк. Ходай үзе шаһит — мин кулымнан килгәннең барысын да эшләдем. Буйдагына, толына дигәндәй, әллә шунда йөзләп кешегә димләп карадым. Барсы да бер генә җавап бирәләр. «Аласыңмы, юкмы? Соңгы сүзеңне әйт!» — дип, стенага китереп терәгәч, дерелди-калтырый ялына башлыйлар. Беләбез, Саҗидәттәй. Кызның чибәрлегендә аз гына да шик юк. Гыйлеме дә бик зур. Бар яктан да килгән. Әнисе дә бик әйбәт хатын, колхозның иң алдынгы сыер савучысы. Әтисе мәрхүм дә бик әйбәт кеше иде, Ватан сугышында һәлак булды. Ә шулай да күңелгә ятмый ул синең Зөлхәбирәң, диләр. Ни өчен дип әйтсәң? Эш сөйми, эшкә җирәнеп карый, диләр. Мәктәпне бетергәненә биш былтыр бит инде, ә эшкә кул да тиереп бакканы юк, су буена да көянтә-чиләк тотып төшми бит ул, уенга гына төшә, диләр. Билләһи менә шулай диләр. Әнисе үстергән алма акчасында җырлап йөрүдән башка бер һөнәре дә юк бит аның, диләр. Курчак шикелле бизәнә дә ясана гына бит ул, ә безгә каммут өстенә утыртып куя торган андый таш курчак түгел, үзебез шикелле эш кешесе кирәк, диләр. Ә бит үзең дә беләсең, адәм дигән нәрсә эш белән бизәлә. Без, яучылар да, бит берәүне мактарга тотынсак,— алдашабызмы, дөресен әйтәбезме,— иң башта эше белән мактыйбыз. Кулыннан чак кына эш килсә, аны инде тау-таш актара торган итеп күрсәтергә тырышабыз. Ә синең бичаракаеңа килгәндә, күрәләтә торып ялганлап булмый бит. Эш ягыннан юк бит инде. Менә, Гөлниса акыллым, шуннан соң үзең уйлап кара инде. Тол башың белән, расхутланып, мине дә кунакларга чакырып азапланма. Ахыр чиктә, туният дисәләр дә, минем дә тиккә генә кеше ризыгын ашап йөрисем килми. Үземчә, мин дә эшләп ашарга яратам...— Саҗидә карчык табын яныннан торып, ишек төбенә җиткәч, тагын бер тукталды.— Менә сиңа, Гөлниса сеңелкәем,— диде ул, яулыгын бәйли-бәйли,— бер киңәш кенә бирә алам: куеныңда яткырып харап иткәнче, эшкә өйрәт син ул баланы. Эшләсен. Үзен эш белән күрсәтсен. Шуннан соң мин дә бер кагылып карармын... Хәер, кулыннан эш килгән кешегә минем шикелле яучыларның кирәге юк бу заманда. Алтынны җирдә яткырмыйлар — шундук күреп алалар.