СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Әмирхан “Бер хәрабәдә...”

Зур ике катлы таш пулатның капкасы төбенә килеп туктагач, мин ике-өч минут ямщигымнан төшми утырдым:
— Мин ялгышмыйммы? Сөләйман абзый йорты шушымы?
Моннан биш ел әүвәл, мин бу шәһәрдә торган елны, бу йорт, әгәр хәтеремдә ялгыш калган булмаса, бөтенләй болай түгел иде. Ул болай ала-кола түгел, ул болай йөзен чыткан төсле караңгыланып тормый, аның тәрәзә пыялалары болай кырылмаган, аның кәрнизләре, почмаклары болай ишелмәгән, җимерелгәләп бетмәгән иде.
Шкатурлары купкалап беткән, бик нык ябылып куелган капка өстендә бер ягы белән генә бер генә кадакка эленеп калган бер калай кисәге миңа үземнең ялгышмаганлыгымны белдерде. Бу калайның бер читендә, текәлеп караганда, «...Сулеймана...» дигән сүз укыла иде.
Ямщиктан төшкәч, мин тагы берничә минут бу йортны каранып тордым. Бик иске архитектура стилендә вакытында бик байлык, бик җитешлек һәм пөхтәлек белән эшләнгәнлеге күренеп тора торган бу йортның хәзерге кыяфәте, ала-колалыгы, купкалаган, җимерелгәләгәнлеге, тузан белән яшькелткә әйләнгән тәрәзә пыялалары, гомумән, әллә ничек янган, көйгән, ташландык шикелле булып торуы минем эчемне пошыра, күңелемне каралта, моңландыра, әллә нишләтә иде.
Авыр тойгылар белән мин бу йортның капкасына барып сугылдым. Әүвәл заманнарда көне буе ачык була, аның аркылы өзлексез йөрелеп торыла торган бу картайган капка хәзер эчке яктан бикләп куелган иде. Иске, тузанлы, бераз бүртенгән бер сүс арканны тарттым да ишегалды эчендә шалтыраган кыңгырауның яңгырашын тыңлап тордым: ул әллә ничек тупас һәм моңлы шалтырый да искергән һәм кытыршыланган тавыш чыгара иде. Таш койма һәм таш капкалар аркылы сизелеп тора торган серле тынлыкка баткан ишегалды бу яңгыраштан ыңгырашып куйды. Берничә минуттан соң инде аның эчендә ниндидер бер хатынның картлык йөткереше белән йөткерә-йөткерә чыгып килгәнлеге сизелде. Тагы бераздан соң минем алдымдагы авыр капка ыңгырашып кына, теләми генә ачылган төсле ачылды. Аның эченнән күренгән озын буйлы, бер күзенә ак төшкән куркыныч кыяфәтле карчык, кем икәнлегемне бик җентекләп сорашканнан соң гына, мине ишегалдына кертте.
Биек таш койма белән чолганган киң һәм озын бу ишегалды, таш белән түшәлгәнлегенә карамыйча, ямь-яшел үләнлеккә әйләнгән, әүвәл заманнарда гөрләп, шаулап торган бу ишегалды хәзер әллә нинди серле тынлык, җанны авырайта торган тынлыкка батып калган иде. Ишекләре кәкрәйгән сарайлар, урыны-урыны белән түбә калайлары купкан амбарлар, ташланган кое, түрдә күренеп торган, искергән һәм бераз артка таба ауган рәшәткәле бакча коймасы бу хәятсыз ишегалдына әллә нинди, җанга авыр булып торган шыксызлык һәм ташландыклык төсе биреп тора иде.
Мин ишегалдына кереп җиткәч, өрәк төсле озын буйлы, берсе ак, берсе кара күзле карчык, йөткеренә-йөткеренә, капканы тагы бикләп куйды да, сүз дәшмичә генә, яңадан бер кат мине баштанаяк карап чыкты. Таш койма, бикле авыр таш капка бу карчык белән мине бөтен хәятлы дөньядан, бөтен адәм кыяфәтле кешеләрдән аерып торалар иде. Бу кыяфәтсез карчык белән бу хәрабә ишегалдында ялгыз калганлыгымны күргәч, мин, куркына башлаган шикелле, җәһәт-җәһәт өй ишегенә таба атладым. Кайчандыр бөтенлектән, чисталыктан ялтырап тора торган бу ишек хәзер каралган, сүнгән, пычранган, кырылып беткән килеш, алдындагы сүсәреп яшелләнгән һәм кыегайган баскычларына карап җылаган шикелле итеп тора иде. Мин баскычларның берсенә аягымны куям дигәндә, артымнан килә торган карчык, йөткеренә-йөткеренә:
— Чү, анда ярамый! — дип кычкырып җибәрде. Аннан соң игътибарсыз гына, карамый гына мине узып китте дә үзенең җеннәренә сөйләп барган сымак кыяфәт һәм әллә нинди төссез тавыш белән: — Күптән өйнең ул ягында кеше тормый. Анда бичура ияләнгән,— диде.
Бу сүз минем йөрәгемне туңдырып җибәрде.
— Мин белгән заманнарда анда фәрештәләр торалар иде.
Карчык мине әллә нинди сукмаклардан әйләндерде дә ярым җимерелгән бер ишек һәм паркетлары кырылган шакшы бер коридор аркылы, биек түшәмле, зур-зур тәрәзәле бер бүлмәгә алып керде. Тәрәзәләрнең зурлыгына карамыйча, бүлмә әллә ничек каралып, караңгыланып тора иде. Бүлмәнең караңгы бер почмагындагы киң бер караватка чалкан яткан бер кеше минем аяк тавышларыма бераз гына кымшанган шикелле итте һәм, минем сәламемә каршы, әллә нинди куркынган тавыш белән:
— Кем ул? — дип сорады.
Мин караватка якынрак килдем һәм күренгән кешенең ятлыгыннан аптырап калдым: бу —• кипкән, корышкан һәм сукырайган бер карт иде.
— Сөләйман абзый, бу сезме? — дидем дә мин үз тавышымның әллә ничек ят һәм моң яңгырашыннан үзем куркынып киттем.
Яһу, моннан биш кенә ел әүвәл таза, мәһабәт һәм матур бу карт биш ел эчендә йөз еллык картайган, сукырайган!
Сөләйман абзый янында мин озак тора алмадым, ул мине танымады. Мин аңар, үземне таныштырып, аның гаиләсе белән моннан биш кенә ел әүвәл бик якын белеш булганлыгымны сөйләп карадым. Ул мине аңламады. Мин аннан карчыгын һәм кызларын сораштырып карадым, ул миңа бик озак җавап бирми торды да аннан соң өзек-өзек карт тавыш белән җылап җибәрде:
— Алар юк инде! — диде.
Кайчандыр эчендәге тулылык, байлыктан елкылдап тора торган бу пулатның тышкы күренеше үк, кайчандыр чиста һәм бөтенлектән нурланып тора торган бу коридор, бу бүлмәнең бүгенге кыяфәте үк мине инде шушындый бер мәлгунь сүз ишетергә хәзерләп куйган булсалар да, Сөләйман абзыйның бу кыска сүзе үзенең өметсез яңгырашы белән мине аптыратып калдырды:
— Алар юк инде!
Берәр минут аптырап торганнан соң гына мин Сөләйман абзыйдан:
— Алар кайда соң? — дип сорый алдым.
Карт минем сүзгә җавап бирде. Аның тешләре коелып бетеп, эчкә батып калган авызының иреннәре калтырандылар, бөтен йөзе әллә ничек куырылды, куллары дерелдәде, ул тагы шул ук өзек-өзек һәм җылаган тавыш белән:
— Алар юк инде,— диде. Аннан соң ул, саташкан сымак итеп, үз пулатына бичура ияләнгәнлеген, кече атна көннәрендә кызы Әсманың өрәге, кабереннән чыгып, тәрәзәләрне шакылдатып, ишегалдында йөргәнлеген сөйли башлады.
Бу сүзләрдән минем бөтен вөҗүдем туңып китте, бөтен тәнемә бөрчекләр чыкты, йөрәгем курку һәм сызлану катыш бер тойгы белән кысылды. Бичураларга, өрәкләргә ышанмаганыма карамыйча, мин бу куркыныч сүзләрнең коточыргыч мәгънәләрен күзем белән күргән шикелле булдым.
Бичура!.. Әсманың, шул матур дустым Әсманың өрәге!
Мин карт яныннан чыгарга ашыктым. Бу борынгы пулатның шыксыз караңгы бүлмәсе, бу борынгы, чамасыз киң карават һәм аның өстендә әле җылап, әле бичура һәм өрәкләр белән саташып ята торган сукыр карт мине куркыта, әллә нәрсәдән шикләндерә башладылар...
Җанны изә торган авыр моң һәм авыр тойгылар белән мин ишегалдына чыктым да, нишләгәнемне үзем дә белмичә, бакчага таба киттем. Ул бакча үзенең матурлыгы, шаулап-гөрләп торуы белән минем бу авыр тойгыларымны таратыр төсле иде. Ул минем хәтеремдә шулай калган иде, ул минем зиһенемдә нурлы бер нокта булып тора иде. Моннан биш ел элек, җәйнең бу вакытында, ул бакча чәчәкләр, гөлләр белән тулып утыра, былбыллар тавышы белән яңгырап тора, Сөләйман абзыйның ике кызы һәм бер дә өзелеп тормый торган кунаклары белән шау килә иде. Очына чыга алмаслык озын, йөреп бетерә алмаслык киң, борын-борын заманнардан бирле тәрбия ителеп килгән, карт-карт агачлар белән чолганган бу бакча минем хәтеремдә әле дә шулай хәятлы булып тора иде.
Искереп кәкрәйгән ишекне көч-хәл белән ачып, мин бакчага кердем. Аның эчендә атлаган әүвәлге адымым минем күңелемдәге матур хатирәне шәфкатьсез җимерде: минем зиһенемдә кызыл ком белән түшәлеп тора торган юллар хәзер каядыр киткәннәр, җуелганнар, алар урынында әрекмәннәр, кычытканнар үсеп утыра торган бер ямьсез буталчыклык калган иде ки, алар өстеннән атланган һәрбер адым күңелне каралта иде.
Минем күзләрем, әүвәлге гөлләр, әүвәлге чәчәкләрне эзләнгән шикелле итеп, төрле якларга чаптылар... Ләкин юлларында үрмәкүчләр оялап беткән әллә нинди кыяфәтсез куакларга, чәнечкеләрен тырпайтып утыра торган тигәнәкләргә очрап, өметсез кире кайттылар.
Әнә сүсәреп беткән, бер ягы җимерелгән озын бер эскәмия! Кайчандыр ул бөтен, матур һәм төзек иде...
Мин, мондагы күренештән арып, җаным, күңелем белән арып, шул эскәмиянең әле җимерелеп өлгермәгән башына барып утырдым да иске хатирәләремне башыма җыймакчы булдым. Эскәмия артындагы карт агачтан, ни өчендер гаркылдашып, каргалар таралдылар; алар, үзләренең колакларны газаплый торган ямьсез тавышлары белән бөтен бакчаны тутырып, минем баш очымда әйләнеп йөри башладылар. Агачтан минем өскә әллә нинди чүпләр коелдылар.
Кайчандыр бу агачның ботакларында сандугачлар сайрыйлар иде!
Шул көннәрнең берсе әлегә хәтле минем хәтеремнән китми: яз көне иде, бик пөхтә җыештырылган, каралган бу бакчада әле яңа чәчәк ата торган кайсыбер гөлләрнең исе, чия чәчәге исе белән бергә кушылып, бөтен бакчаны аңкытып торалар иде, бакчаның һәр тарафыннан яшь кунакларның кәефле, шатлыклы шаулаганлыклары ишетелеп тора, бөтен бакчада гаҗәеп бер тулылык, гаҗәеп бер кәеф-сафа хөкем сөрә иде. Мин Әсманы кунаклар төркеменнән алып киттем дә шушы, менә нәкъ шушы эскәмиягә утырттым. Ул вакытта да бу карт агач шушында, менә нәкъ шушы, хәзерге урынында үсеп утыра иде, ләкин ул вакытта бу карт агач каргалар оясы түгел иде...
— Карагыз әле, Әсма, сез бөтенләй арыган, бер генә минут та бер урында тормаганлыктан, әлсерәгәнсез; утырыгыз, ял итегез...
Бу вакытта таң атып килә иде. Миңа Әсманың уң күзе өстенә салынган, бөдрәләнеп тора торган сап-сары чәч кисәге аермачык күренә башлады. Зәп-зәңгәр күзләрендәге шатлык һәм кәефлелек елмаюы аермачык сизелде.
Менә шул вакытта, нәкъ шул вакытта бу карт агачның әллә кайсы җиреннән бер сандугач, бер рәхмәт төшкән сандугач сайрап җибәрде.
— Әнә, Богданов белән Фәхрия апа киләләр! Әйдәгез, без алардан качыйк, аларга күренмик! — дип, Әсма сикереп урыныннан торгач, без икебез дә чабышып ян юлларның берсенә кереп киттек.
Әйе, кайчандыр бу агачта сандугачлар сайрый иде!
Бу хатирәләр минем күз алдымнан кадерле төшләр шикелле булып үтеп киттеләр. Бу эшләрнең булып-булмаганлыгын, бу эшләрне мин төшемдә генә күргәнме, әллә болар кайчандыр бервакыт өнемдә булып үткәннәрме икәнен аңлый алмый бераз утыргач, мин, ватык эскәмиядән торып, бакчаның урта бер җирендәге беседканы эзләргә керештем.
Кайчандыр бакчадагы хәятның мәркәзе булып торган бу беседка бу көн инде эченә керәлмәслек булып җимерелгән, кычытканнар белән чолганып утыра иде. Мин, аңа барып җитмәстән, тукталып, пошынып, аның ишегенә карап тордым. Әгәр ул ишекнең теле булып та, кайчандыр үзе аркылы йөргән кешеләрнең, кайчандыр үзе аркылы аккан тормышның моңлы тарихын сөйләсә иде, мин, шөбһәсез, җиргә егылып елар идем.
Әле дә хәтеремдә: моннан биш ел элек бер кичне аның эчендә Фәхрия гитара уйнап утырган иде. Әсма белән без икәү, аңа күренми генә бер читтә торып, аның уйнаганын тыңлаган идек. Гитара Фәхриянең кулында елый, алтын тавышлы фәрештә елаган шикелле, моң һәм хәят катыш тавыш белән елый; һәм аның елашына Фәхриянең коңгырт күзләре, моңланып, хәяттан арыган шикелле хәлсезләнеп җавап бирәләр иде. Кем белә, бәлки ул вакытта ук ул гитара һәм ул күзләр алдыларындагы бүгенге көнне күреп, бүгенге хәятсызлык, хәрабәлекне сизенеп моңланганнардыр. Ләкин Әсма белән мин, аны сизмичә, кичнең караңгысына кәефле чолганып, күз алдыбыздагы бу якты беседканы сөеп, күңелләребез белән иркәләп карап торган идек...
Мин беседка яныннан авыр кайгы белән кузгалып киттем:
— Беткән, беткән, барысы да беткән!
Мин сызландым, минем бу урыннарның хәятлы чакларын сагынып елыйсым һәм:
— И, кая, кая киттегез сез, ул көннәр?! — дип кычкырасым килде, ләкин артымда басып тора торган ике күзе ике төрле карчыктан оялдым, оялдым түгел, шикләндем, уңайсызландым:
«Бу хәрабәнең бу өрәге минем артымда нәрсә саклый? Аңа миннән ни кирәк?» — дип уйлап, мин аңа таба әйләндем дә:
— Әби, бу йортка нәрсә булды? Моның кешеләре, кадерле кешеләре кая киттеләр? Фәхрия кайда? Әсма кайда? — дип сорадым.
Карчык, ямьсез күзләрен миңа текәп, әллә нәрсәдән шикләнгән шикелле итеп торды да теләр-теләмәс кенә:
- Әнә Әсма кайда ята инде,— дип, ияге белән бер тарафны күрсәтте. Бераз уйлап торгач кына, мин бу сүзнең мәгънәсен аңладым: ул күрсәткән якта шәһәрнең зиярәте, карт, йөз еллык карт зиярәте бар икәне минем хәтеремә килде.
Карчыкның бу сүзе миңа ят түгел иде, чөнки Сөләйман абзыйның калтырануыннан, аның өзек-өзек тавыш белән елавыннан ук мин бу каһәр суккан мәгънәне аңлаган идем. Ләкин бу сүз, бу ишарә белән күрсәтү куркыныч иде. Моның куркынычлыгы әллә нинди йөрәк сызлаткыч, җан авырттыргыч куркынычлык иде, мин ихтыярсыз чытайдым, үз-үземнән, бу карчыктан, бөтен бу ташландык бакча һәм ташландык беседкадан, аларны чолгап алган хәрабәлек кыяфәтеннән курка башладым.
Куркынып, күзләремне бакчаның түренә аттым да мин ишеккә таба киттем. Бакчаның түре миңа Американың зәһәр еланнар тора торган, эченә кергән кешеләр адашып, зәһәрләнеп үлә торган урманнары шикелле серле куркыныч булып күренде.
— Ә Фәхрия? — дип, мин карчыкка яңадан бер сорау бирдем.
Карчык дәшмәде. Бераз баргач:
— Һәр кече атна кич Әсманың өрәге ишегалдыбызга килә, бик хафалый: тәрәзәләрне шакылдата, кайсы вакытта шаркылдап көлеп йөри, кайсы вакытта ачулы була...— диде.
Мин бу сүзләрнең ачы зәһәрләреннән:
— Ләгънәт сиңа, и карчык! — дип кычкырып җибәрә яздым.
Өрәк, Әсманың өрәге! Юк, бу сүз ялган! Бөтен дөнья халкы килеп, үз күзләре белән күргәнлекләрен сөйләсәләр дә, мин моңа ышанмыйм! И мәлгунь халык, ялганламагыз! Әсма өрәге — ул ни дигән сүз? Фәрештәләрдән өрәк чыгамы соң? Шул минем белән менә бу эскәмиядә утырып торган, бөдрә сары чәчле, зәңгәр күзле, фәрештә шикелле Әсмадан? Юк, юк, мин йөрәк яргыч итеп кычкырам, юк! Сез аны, Әсманы, мыскыл итәсез, аның җавап бирә алмавыннан, аның үлгән булуыннан файдаланып, аңа яла ябасыз!
Мин бу коточыргыч бакчадан чыгарга, бу коточыргыч зәһәр сүзле карчыктан котылырга ашыктым — чыгып киттем. Артымда каргалар каркылдашып калдылар. Бакча яңадан үзенең серле куркынычлыгына батты, аның рәшәткәләренең әллә кай җирләре шытырдап коелдылар. Ташландык кое, иске җимерек амбарлар, сарайлар, бичура оялаган парадный ишек мине үзләренең коточыргыч өметсез тавышлары белән озатып калдылар. Карчык, зәһәрле йөткеренә-йөткеренә, авыр таш капканы сыкрандырып, минем арттан бикләп калды. Мин, артыма әйләнеп карарга куркып, йөгереп, урамның икенче ягына чыктым:
— Ләгънәт сиңа, и тормыш! Әүвәл алдыйсың, аннан соң мыскыллыйсың!