1
Кичке зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә.
Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына, сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды.
— Беләсеңме, Нәзыйфә, мин бүген төшемдә урман аланлыгында йөргән ялгыз болан күрдем. Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфракларына сары сарган. Шул куакта өзелеп-өзелеп сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзыйфә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә, көчле җил чыкты: ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде, нәрсәдәндер курку килде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым.
— Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син, Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, күргән төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген...
Нәзыйфә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды.
2
Җиргә тагын көзләр килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды.
Гомер дигәннәре... Нәзыйфә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. «Алдагысын Алла гына белә»,— диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да, язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзыйфә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар. Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, ярты бәхет түгел мени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми, тоймый калдылар.!!.
Нәзыйфә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрмиләр иде.
— Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр. Күрмиләр бит, әнием бәгърем! — дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул.
Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары, кызын кочагына алып, юатырга тотынды:
— Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар.
Нәзыйфә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде.
— Нәзыйфәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу.
Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел, җанны әрнеткән хәсрәт чишмәсе акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләре куды.
3
Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзыйфә өчен көннәр бертөрле — күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра.
Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр. Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзыйфәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә кем начарлык теләсен ди.
Нәзыйфәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде.
— Нәзыйфәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен.
— Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим. Син, юрист булып, кешеләрне гаделсезлекләрдән аралау турында хыяллана идең бит.
— Синең якты көнне, табигатьне, кешеләрне күрә алмавың гаделсезлек түгелмени, Нәзыйфә? Кешеләргә саулык бүләк итү, өйгә кайткач, сөйгәнеңнең ягымлы карашын тою бәхет түгелмени?!
— Шулаен шулай да, Нәсим. Ләкин теләк — бер, чынбарлык — икенче, дигәндәй, ниятең барып чыкмаса?
— Ни генә булса да, мин сине ташламам, Нәзыйфә. Күзең белән күрә алмасаң, күңелең белән тоярсың. Тик мин язмышның шулай мәрхәмәтсез булуына ышанмыйм, ишетәсеңме, кадерлем, ышанмыйм!
— Юк, юк, Нәсим. Минем бәхетсезлегем сиңа бәхет китермәс бит. Оныт син мине, онытырга тырыш. Син әле үз бәхетеңне табарсың. Ә мин синең бәхетеңә куанып яшәрмен.
— Күңелсез уйларны калдырып торыйк әле, Нәзыйфә. Әнә, радиодан ял концерты бара.
Нәсим, транзисторны кулына алып, тавышын көчлерәк ачты. Бүлмәгә моң агылды.
Тәрәзәләр елмаялар,
Тәрәзәләрдә нурлар
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Йөрәктә шыта җырлар.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Киңрәк ачылсын.
Язны сагынган күңелдә
Сагыш басылсын.
Алар сихри моң агышына кушылып җырлый башлауларын үзләре дә сизми калдылар.
Тәрәзәләр кошлар моңын
Кабатлый сыман безгә;
Зеңгелдиләр, яз килде, дип,
Зеңгелдиләр, яз килде, дип,
Сөйкемле җиребезгә.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр —
Күңелнең сафлыклары.
Тәрәзәләрдә чагыла
Очрашу шатлыклары.
4
Нәзыйфә язларга гашыйк. Бу яз да аңа якты өметләр, шатлык алып килер кебек иде. Әмма көннәр үткән саен, Нәсим белән аерылышу минутларын уйлап, йөрәге сулкылдап куя. Дөрес, әле Нәсимнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Университетка уңышлы имтихан тоткан очракта да, сентябрьгә кадәр азмы күпме вакыт кала. Нәзыйфә үзе дә Нәсимнең ярдәме белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлады. Югыйсә, күзләре күрми башлагач, укудан гына түгел, тормыштан да күңеле суына башлаган иде инде. Тик әнисенең үгетләве һәм Нәсимнең түземлелеге, игътибарлылыгы үзенекен итте — Нәзыйфә акрынлап кына булса да яңа темаларны үзләштерә башлады. Авыр, бик авыр иде аңа, чөнки ул сәламәт вакытында төгәл фәннәрне укытучы сөйләве буенча гына түгел, үзе күреп, язып үзләштерергә дә күнеккән иде. Ә инде тарих, әдәбият кебек фәннәр аңа җиңел бирелде. Тора-бара алар бергәләп имтихан сораулары буенча да әзерләнә башладылар. Бәхетсезлеккә юлыкканчы бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны кызганып, укытучылар да көнаралаш килеп йөри башладылар.
Өметләр яңарып, үз-үзенә ышаныч туып кына килгәндә, Нәзыйфәнең тормышын өермә кебек тузгыткан бер вакыйга булды: сыер савучы булып эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә әнисе каты авырып китте. Берәр атна өйдә яткач, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Олы яшьтәге әбисен һәм йорт эшләрен карау үзе дә ярты кеше хәлендә булган Нәзыйфә өстенә калды. Өстәвенә, әнисенең хәле үзәкне өзә. Инде түзәр чамасы калмагач, күрше Миңнеҗамал апаны өйдә күз-колак булырга күндереп, Нәсим белән район үзәгенә киттеләр.
Хастаханәгә алар көн төшкә авышкач кына барып җиттеләр. Әнисе яткан бүлеккә керергә рөхсәт ителмәсә дә, Нәзыйфәнең хәленә кереп, аның үзен генә әнисе яткан палатага уздырдылар. Палата ишеген ачуга, әнисенең хәлсез тавышын ишетеп, Нәзыйфә бер мизгелгә зиһенен җыя алмый торды. Икенче мизгелдә ул, егылып китмәс өчен, ике куллап ишек тоткасына ябышты. Нәзыйфәнең халәтен күреп, шәфкать туташы аны, җитәкләп, әнисе янына алып килде һәм урындык куеп янәшә утыртты. Күзләре белән күрмәсә дә әнисенең сулган сары йөзен, эчкә баткан күзләрен күңел күзе белән күрде ул. Күз яшьләрен авырлык белән генә йотып, әнисенең кулларын учларына алды һәм йөзенә тидерде:
— Әнием, бәгърем, хәлең ничек?
— Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм,— диде ана, кызын борчымаска тырышып.— Син ничек үзең генә ерак юлга чыгасы иттең?
— Мин Нәсим белән килдем, әнием. Тик аны бирегә кертмәделәр.
— Әбиең ни хәлдә, кызым, йөриме?
— Шулай өй тирәсендә йөреп тора. Терлек-туарны карарга Нәсим килеп булыша.
— Бик авырга туры килә инде сиңа, кызым. Болай килеп чыгасын кем белгән. Азрак түз инде, озакламый мин дә чыгармын.
— Син безнең өчен борчылма, әнием. Яхшылап дәвалан. Мин ияләштем инде. Аннары Нәсимнең әнисе дә көнаралаш килеп йөри.
— Алланың рәхмәте яусын инде ул игелекле җаннарга. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын.
— Әнием, мин сиңа кабартма, өчпочмаклар пешереп килгән идем. Аз булса да аша инде, хәл кереп китәр.
Аннары ул шәфкать туташына эндәште:
— Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән?
— Соңрак, кызым, соңрак,— дип бүлдерде аны әнисе.— Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Аннары, сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылырлык булсын, ди.
Палатага төшке аш китерделәр. Нәзыйфәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды.
Нәсим Нәзыйфәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде.
****
Июнь ае яңгырлы килде. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип, тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа Ай тугач, көннәр дә аязып, рәтләнеп китте.
Нәзыйфә белән Нәсимгә йокы аз эләгә — менә- менә имтиханнар башланырга тиеш. Нәзыйфәнең әнисе хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. (Юкка гына инвалидлык группасы бирмиләр шул.) Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә йорт эшләре дә Нәзыйфә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул сузылып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа, улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап, тоеп тора — ярата, бик ярата ул Нәзыйфәне. Югыйсә, халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә очрап тора. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә, кушыла алмаган елга ярлары кебек, икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә бәгырь кисәге — улы Нәсим бар...
Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзыйфә күпме сузарга тырышсалар да, имтихан көне килеп җитте.
Юкка кайгырганнар икән — барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә — бишле, Нәзыйфәгә дүртле һәм бишле билгеләрен генә куйдылар. Ул көнне дөньяда алардан да бәхетле кеше булмагандыр.
Нәзыйфәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзыйфәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде.
— Нәзыйфәм, менә минем беренче теләгем кабул булды — имтиханнарны уңышлы тапшырдык.
— Икенче теләгең нинди иде, Нәсим?
— Ни генә булса да, гомергә бергә булу.
— Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. «Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала»,— ди минем әбием.
— Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзыйфәм.
— Әле синең өченче теләгең дә бармыни? — дип үпкә катыш сораган булды Нәзыйфә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде.
— Өченче теләгем — синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә бу хакта, «Амин», дип дога кылсалар иде дим.
— Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер- берсен бәхетле итәр өчен яраткан»,— дип юата мине әбием.
Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә өздереп-өздереп сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп офыкта таң сызылып килә иде.
6
Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: «Ага сулар, айлар ага, еллар ага...»
«Әйе, берәүләр өчен гомер алга ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә...» Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзыйфә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомыртны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек агуын тоеп, ул сискәнеп китте.
«Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә...,— дип юата кебек иде аны шомырт.— Әнә мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар».
— Әллә исәрләнәм инде,— дип куйды үзалдына Нәзыйфә, һәм өйгә кереп китте. Аннан, өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды.
«Нәсим, газизем!
Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт.
Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар.
Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә.Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә, кышкы каникулга кайтырсың икән дип көтәбез. Ә көткәндә вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да, сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...».
Шунда Нәзыйфәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзыйфә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да, күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сәламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән ич. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җибәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде.
Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Ә берничә минуттан, йөзен кулларына куеп, утырган урынында йокыга талды.
Төшендә ул дулкын булып чайкалучы яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерде. Җил дә яшел игеннәрне аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзыйфә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып китмәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер, анда... кояш юк иде.
Шул мизгелдә Нәзыйфә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Ул үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзыйфә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды.
«Су, — дип пышылдады ул, — бер йотым су бирегезче...».
Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне кызышып яткан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзыйфә саташулы халәттә йокыга китте. ¥
Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буйларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә аларның хәленә керергә исәбе юк иде.
7
Нәзыйфә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә төнәтмәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзыйфә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәрмәде: «Өзлегерсең, әлегә чыгып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын»,— диде.
Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нәсим кайтып төште. Нәзыйфәгә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай булды.
«Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшәгән»,— дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзыйфә белән Нәсимгә карап.
Икенче көнне Нәзыйфә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмә буена төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботаклары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккегечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәңгәллек, кешедән башка һәр тереклек иясе табигать кануннары буенча яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый калыр иде. Кызганычка ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик гомер азагында гына уйлана башлый.
Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән шул турыда уйлады Нәсим белән Нәзыйфә. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшергә дә кыймый тордылар.
Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзыйфәнең өстенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан пырхылдашып бер төркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты.
Нәсим, елмаеп, Нәзыйфә өстенә коелган карны перчаткасы белән сак кына каккалый башлады.
— Тимә, Нәсим, бәлки кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр,— дип эндәште аңа Нәзыйфә.
— Алайса, мин аны җибәрмим,— дип, Нәсим Нәзыйфәне йомшак кына кочаклап алды.
— Янымда булсаң, җибәрмәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул.
— Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нәзыйфәм.
— Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да, онытырсың кебек.
— Җүләрем. Шундый уйлар уйлыйлар димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит сине, бары сине генә яратам.
Төне буе назга сусаган чәчкә таҗлары тәүге кояш нурлары белән кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды.
8
Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде.
Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән иләгәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да, үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый. Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай кыска...
Нәзыйфә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна. Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле врачларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә бәлки аның да өлеше бардыр?!
Шулай дип юатты Нәзыйфә үзен. Яз сулышын тоеп, йөрәге дә ешрак, өмет белән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде.
Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте.
Күбәләкме, гашыйк кеше җаны,
Җирдән ургып чыккан чишмәме?
Давылларны кичәр бер корабмы,
Йолдызмы бер юлсыз кичтәге?!
Бизмән бармы сөю газабына,
Тиңдәш бармы сөз назына?
Мәхәббәтен җуйсаң — дәва бармы,
Алмаш бармы сөю язына?!
Сорау арты сорау туа җанда,
Еллар булып гомер агыла.
Язмышлардай җаваплар да төрле,
Тормыш юлы шулай языла.
Нәзыйфә бер мизгел уйланып торды, аннары ручкасын куйды да, ишеккә атлады. Тышка чыккач, саф һавадан башы җиңелчә әйләнеп китте. Нәзыйфә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп сыерчык сайрый башлады. Аның тавышына сарай түбәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзыйфә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде.
9
Нәсим кайтыр көн якынлашкан саен, Нәзыйфә өчен көтү татлы газапка әйләнде. Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзыйфә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде. Төшләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төннәрен саташып чыкты. Имеш, Нәсим имтиханын тапшыра алмаган да, яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзыйфә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: «Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул»,— дип юата иде.
Ә бер төнне Нәзыйфә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәкләргә күмелгән икән. Чәчәкләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан күбәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә, очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты.
Шул урында төше өзелеп, Нәзыйфә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул.
Нәзыйфә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән ишек янына килде. Элгечтән шәлъяулык алып иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үләннәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады.
Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нәсим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, ул участок хастаханәсендә дә, район хастаханәсендә дә ятып чыккан иде. «Күз катламнарына зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк»,— диделәр.
Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзыйфә теләр-теләмәс кенә өйгә атлады.
Теләге фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Нәсим:
— Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нәзыйфәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә,— диде.
— Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик, көнендә өлгермәсәгез, Мәскәүдә кайда тукталырсыз икән соң? — диде борчылып ана.
— Борчылмагыз, Нәгыймә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нәзыйфәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен,— диде Нәсим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нәзыйфә белән йөреп керергә рөхсәт сорады.
— Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзыйфәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын,— диде ана, ризалык биреп.
10
Нәзыйфәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларында җентекле тикшеренүләрдән соң, «нейроинфекция — арахноидит нәтиҗәсендә килеп чыккан ретробульбарневрит», дигән диагноз куйдылар.
— Сеңлем, сукыраер алдыннан берәр йогышлы авыру белән авырмаган идеңме? — Профессорның Нәзыйфәгә биргән беренче соравы шул булды.
— Әйе,— дип җавап бирде Нәзыйфә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма, дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы хакында сөйләде.
— Их, кызым, кызым,— диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп,— сез, яшьләр, авыруның нәтиҗәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый,— дип өстәде аннары, Нәзыйфәне тынычландырырга тырышып.— Әле өмет бар. Әмма савыгу синең үзеңнән дә тора. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җиңәрбез.
Һәм ул Нәзыйфәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады...
Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ай үткәч, Нәзыйфәнең күзләре азрак күрә башлады. Ике айдан соң клиникадан чыкканда Нәзыйфә яхшы күрә иде инде.
Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзыйфә аның күз карашында.
— Нәзыйфәм, бәгърем,— диде ул, кызны кочагына алып.— Хәлең ничек?
— Мин күрәм, күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?!
— Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?!
Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. Нәзыйфә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашыкты:
— Шатлыктан ул, Нәсим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көттем. Төшләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем.— Нәзыйфә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте.— Рәхмәт сиңа, Нәсим. Яратуың, түземлелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт.
— Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! — Нәсим кызның күзләренә сөеп карады.— Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм. Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нәзыйфәм!
* * *
Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады.
— Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр.— Нәзыйфә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды.
— Юк инде, Нәзыйфәм, мин сине беркая да җибәрмим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: «Нәгыймә апа, мин Нәзыйфәне яратам, ризалыгың бир»,—дип әй- тәм.
— Юләрем минем.— Нәзыйфә егетнең күзләренә тутырып карады.— Алай сандугач кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем.
Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфраклар талгын җилгә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә алар да бу яшь насыйпларга бәхет тели иде.