СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Лилия Фәрхетдинова "Барабанчы Куян"
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Куян. Бервакыт ул каяндыр барабан тапкан. Тапкан да аны бертуктаусыз кага башлаган. Көне буе каккан, төне буе каккан... Барабан тавышы күршедә яшәүче куяннарны тамам туйдырып бетергән.
— Тукта инде! Какма, зинһар! — дигән куяннар. Тик Куян аларның сүзләрен колагына да элмәгән, барабан кагуын дәвам иткән. Шуннан күршеләре тыңлаусыз Куянны куып җибәрергә булганнар. Нишләсен мескен Куян баласы? Барабанын аскан да юлга кузгалмакчы булган, ләкин китәргә өлгермәгән. Каршына усал Бүре килеп чыккан.
Башка куяннар, Бүредән куркып, өйләренә кереп бикләнгәннәр. Куян баласы, барабанын күтәреп, ялгызы басып калган. Ул куркуыннан барабанга каты итеп бәрә башлаган. Барабан тавышы бик көчле булган. Бүре, ачуланып, Куян баласына кычкырган:
— Ник шулкадәр кагасың ул барабанны?
— Мин, — дигән Куян баласы, — хәбәр салам. Барабан какканны ишетеп, Аю килер дә мине коткарыр. Ул миңа бу барабанны үзе бүләк итте. «Әгәр куркыныч янаса, аны мин ишетерлек итеп кагарсың», — диде.
Бүре шүрләп калган, як-ягына карана башлаган. «Аюга эләксәң — беттең инде», — дип уйлаган ул, шуңа күрә тизрәк качмакчы булган. Бүренең киткәнен башка куяннар да күргән. Алар, өйләреннән чыгып, барабанчы Куян янына җыелышканнар. Исән калуларына бик сөенгәннәр, Куянга рәхмәт укыганнар.
— Без сине башка ачуланмабыз, барабаныңны теләгән кадәр как, — дигәннәр.
Тик Куян гаебен аңлаган инде. Хәзер ул барабанын кирәк чакта гына, хәвеф-хәтәр, куркыныч янаганда гына кага икән.
2025-12-17 14:11