Борын-борын заманда булган, ди, бер агай. Аның булган бер хатыны, ике кызы, бер танасы, бер көчеге. Атай җәй көннәрен иген үстереп, ашлыгын суктырып, тегермәндә тарттырып гомерен уздыра икән, ди. Ә кыш көне кырыктартмачы булып сату итеп өяздә йөри икән. Агай сатуларын сатып баеп кайтканда, танасы мөгрәп, көчеге өреп каршы ала икән, ди.
Әтиләрен озаткач, әниләре олы кызын өй артында агып утырган инешкә суга җибәргән, ди. Кыз чиләген тутырып су алганда, миләш агачында кып-кызыл пешеп утырган ботакның инешкә таба кәкрәеп үскәнен күреп уйга калган, ди: «Мин кияүгә барсам, малаем белән әтиләргә кунакка килсәм, минем малаем да шушы миләшкә кызыгып агачка менәр дә, ботагы сынып, инешкә батып үләр», — дип елап утыра икән бу.
Кыз бик озак кайтмагач: «Бар әле, кызым, апаең нишләп озак тора икән», — дип, ана кече кызын инеш буена җибәргән, ди. Барып җитсә, апасы елап утыра моның.
— Нишләп елап утырасың? — дип сорауга, апасы аңа үзенең уйлаганнарын сөйләп биргән икән. Шуннан сеңлесе: — И апай, синең артыңнан мин дә кияүгә китәрмен, миңа да килер бит бу хәлләр, — дип икәүләшеп елый башлаганнар, ди, болар.
Ике кызы да кайтмагач, әниләре үзе киткән. Барса, ни күрсен: ике кызы да елап утыра. Кызлар елый-елый үз хәлләрен сөйләп биргәч, өчәүләп елый башлаганнар болар. Бераз шулай утыргач, әниләре әйткән: «И кызларым, болай елап утырып булмый, әйдә, кайтыйк та ул балаларның өчесен, җидесен, кырыгын укытып куйыйк», — дигән.
Өйгә кайткач, балаларның өчесен, җидесен, кырыгын укытырга дип тананы суеп, аш әзерләп мәҗлес уздырганнар, ди. Шул тананың сөяген кимергәндә тамагына сөяк кадалып, көчек тә үлеп киткән, ди.
Агай сәүдәләрен уңышлы үткәреп, баеп капкасын ачып керсә, ни гаҗәп: тана да мөгрәп чыкмаган, көчек тә өреп чыкмаган моның каршысына. Хатыныннан сорашкач, хатын булган хәлне сөйләп биргән. Агай, бик ачуланып: «Сезнең шикелле җиде тиле тапмасам, өйгә әйләнеп кайтырмын», — дип чыгып киткән, ди.
Бара агай, бара, ди. Бара торгач, бер авылга җиткән, ди. Шул авылда бер кешенең бер өйгә, бер келәткә йөгерә-йөгерә йөргәнен карап торган да, янына килеп: «Ни эшләр бетереп йөрисең?» — дип сорый икән.
Теге кеше әйткән:
— Менә солы кесәле пешергән идем, кесәлем өйдә казанда, тозы келәттә. Мин шул кесәлне ашыйм, — дигән.
— Синең болай ашап йөреп тамагың туймас, мин сиңа ансат ашау юл өйрәтим, күпме бирәсең, — дигән.
Теге кеше:
— Күпме сорасаң, шуны бирермен, — дигән.
Агай кесәлне казаннан табакка бушатып, келәттәге тозны чүлмәге белән ө кертеп боткага салган да, менә хәзер аша инде, дигән. Теге кеше шуның өчен моңа йөз тәңкә акча биргән.
Бу тагын акчасын кесәсенә салып, юлга чыгып киткән.
Бара торгач, бер авылга барып керсә, бер йорт янында халык җыелган. Болар бер үгезне өстериләр икән шау-шу килеп. Агай карап торган да сораган болардан:
— Бу үгезне кая алып барасыз, нигә болай шаулыйсыз? — дип.
Теге кешеләр әйткәннәр:
— Өй түбәсенә печән үскән, шуны ашатырга дип үгезне шунда менгерә идек, үгез киреләнә, менми, — дигәннәр.
— Мин сезгә шул эшне ничек эшләргә кирәген өйрәтсәм, күпме бирәсез, дигән.
— Күпме сорасаң да бирер идек, булыш кына, — дигәннәр тегеләр.
Агай бер урак алган да, түбәгә менеп печәнне урып алып, үгезнең алдына китереп салган, ди.
Агай болардан да йөз сум акча алып чыгып киткән.
Шулай юл буйлап барганда, бер өй эчендә дөбердәгән, елаган тавышлар ишетелгән моңа. Бу өйгә барып керсә, бер хатын яңа теккән ыштанны бөрмәсеннә тотып балакларын ачып тотып тора, ди, ире мич башыннан сикереп төшеп, аякларын ыштан балагына туры китереп кимәкче була, тик кия алмый икән. Ире: «Син тегә белмәгән», — дип хатынын кыйный, хатыны елый икән, ди.
Агай, бу хәлне күреп:
— Бу ни эшләвегез, икегезгә бер акыл юкмыни, күпме бирәсез, үзем өйрәтәм, — дигән.
— Күпме сорасаң да бирер идек, — дигәннәр болар.
Агай бу кешене эскәмиягә утырта да ыштанын киертеп, йөз сум акчаны алып, тагын үз юлы белән киткән, ди.
Бара торгач, бер кешенең кулына иләк тотып бер өйгә кереп, бер тышка чыгып йөргәнен күргән дә аның янына барып: «Бу ни эшләр бетереп йөрүең?» — дип сорагач, бу кеше:
— Менә өй салган идем дә, өем караңгы булды, яктыны ташый идем, яктыны тотып ала торган әмәл юк, гаҗиз булдым инде, — дип зарланган, ди.
— Күпме бирәсең, үзем өйрәтәм, — дигән агай.
— Сораганыңны бирер идем, өйрәтсәң, — дигән теге.
Агай балта белән пычкы алган да өйгә тәрәзәләр тишеп биргән. Аннан йөз сум акчаны алып тагын чыгып киткән бу.
Шулай юл буйлап бара торгач, бер авылда бер йорттан хатын-кызлар чыелдашкан тавышны ишеткән бу. Шул өйгә килеп керсә, анда аулак өйгә җыелган кызлар икән. Бу кызлар аякларына чәмчәле читекләр кигәннәр дә, аякларын сәкегә сузып утырып, чигү чигәләр икән. Йокларга вакыт җиткәч, торып китим дисәләр, аякларын таный алмыйча «бу минеке» дә, «бу минеке» дип чыелдашалар икән болар.
— Бу ни эшегез, чибәр кызлар? — дигән агай.
Кызлар хәлне сөйләп бирәләр моңа, аякларын таныткан өчен акча да бирергә риза булалар.
Агай ишегалдына чыга да бер күсәк алып кереп, һәммәсенең дә аякларына суккач, кызлар шыпырт кына барысы да үз аякларын тартып алганнар, ди.
Агай бу йөз сумны да кесәсенә салып, йөри-йөри арып, өенә кайтып киткән, ди. Өенә кайткач, хатынына әйткән: «Бу дөньяда сезнең төсле җүләрләр күп икән, барысына да йөреп бетерә алмассың, янчыгым тулды да өйгә әйләнеп кайттым», — дигән.
Алып кайткан акчаларын санап, бер тана сатып алган, бер көчек алган да калган акчасы белән гадәтенчә тагын кырыктартмачы булып сату-алу эшләре белән йөри башлаган, ди. Сатудан баеп кайткан саен, яңадан танасы мөгрәп, көчеге өреп каршы ала башлаган, ди, моны.
Әле дә булса рәхәтләнеп шулай яшиләр, ди, болар.