Татарстанның көньяк-көнчыгышында бик матур бер шәһәр бар. нефтьчеләр башкаласы ул. Биредә яшәүче абый-апалар җир астыннан кара алтын чыгаралар. Менә шушы шәһәр янындагы авылда яшибез без. Гаиләбез зур түгел. Нибарысы дүрт җан. Әти, әни, мин һәм абыем Айдар.
Абыем Айдар зур инде, ул тугызынчы сыйныфта укый. Мин — әле башлангычта гына. Җәйге каникулда әти белән әни безне шифаханәгә ял итәргә җибәрделәр.
Мондагы матурлыкка исең китәрлек! Тирә-якта — урман. Якында гына түгәрәк күле дә бар. Төрле-төрле кошларның, чәчәкләрнең исәбе- хисабы юк. Кошлар төрлесе төрле тавыш белән сайрыйлар. Чәчәкләр тирә-якка хуш ис тарата.
Шифаханәдә балалар бакчасындагы кебек ашаталар, йоклаталар, тезеп кенә йөртәләр дип уйлаган идек, алай булып чыкмады. Монда безнең кебек малайлар һәм кызлар күп икән. Шуңа күрә абыем да, мин дә тиз арада үзебезгә дуслар таптык. Көне буе уйныйбыз, су коенабыз, кызынабыз.
Абый — мәктәп баласы, зур егет. Әни әйтә, аның борынына ис тә керә башлаган, ди. Абый үзе кебек малайлар белән гел кызлар янында бөтерелә. Кич җитү белән, мине бүлмәдә калдырып, дискотекага чыгып китә. Көндезләрен кызларга хат яза. Хатны яза язуын, тик аны ничек бирү җаен гына таба алмый.
Беркөнне абый үзенең дуслары белән корпус түбәсенә чыгып китте, Алар, түбәдән барып, хатны кызларның балконнарына ташламакчы булдылар.
— Ярамый! — дим.
Кая инде мине тыңлау! Кызларга атап язган мәхәббәт хатларын түбәдән аларның балконына ташладылар. Бар да яхшы килеп чыкты.
Шушы көнне безнең хәлне белергә әти белән әни килде. Аларга ияреп, туганнан туган абыем Рамил дә килгән. Абый дигәч тә, миннән ике яшькә генә зур ул. Рамил, безгә карап, шифаханә дигән рәхәт җиргә бик кызыкты.
—Мин дә калыйм әле, — дип, әтигә ялына башлады.
—Ярый, бүгенгә кал, «куян» булып яшәп тор. Тәртипле булсагыз, әти-әниең рөхсәт итсә, иртәгә документларыңны алып килеп, рәсми рәвештә урнаштырып китәрбез, — диде әти.
Рамил дә, абый белән мин дә бик тәртипле булырга ант иттек, Рамил калуын калды да. Бүген әле якшәмбе генә. «Куян»га бүлмәдә безнең янда йокларга урын да бар, ләкин менә тамак туйдыру ягын кайгыртасы, ягъни кунакны ашатырга кирәк. Мондый четерекле эшне абый миңа йөкләде.
Кичке ашны ашарга баргач, үземә бирелгән ризыкларны ашап куйдым да, тәлинкәмне тотып, пешекче апалар янына киттем.
—Аш бигрәк тәмле булды!
—Шулаймыни?
—Телеңне йотарлык тәмле. Ашап бетергәнемне сизми дә калдым, Өстәмә бирмәссез микән? Зинһар өчен!
— Болай матур итеп, зинһарлап та сорагач, синдәй яхшы малайга ничек бирмисең инде!
Мактаудан эреп китеп, пешекче апалар миңа мул итеп тагын «второй» салдылар. Болай булгач, Рамилнең тамагы туя да туя инде.
Мин туганыбызга кичке ашны кайтарып бирдем. Ул «второй»ны ашап, тәлинкәне ялтыратып та куйды. Ашап, уйнарга чыгарга гына җыенган идек, безнең бүлмәгә ике милиционер абый килеп керде.
—Корпусның түбәсенә кем чыгып йөрде? — ди аларның берсе, усал итеп.
Иртәрәк сөенгәнбез икән! Милиционер абыйлар күреп калган бит боларның нишләп йөргәнен! Ә без тәртип бозмаска сүз биреп калган булдык! Ул арада Айдар абый:
—Мин, — дип, алга чыгып басты.
—А где второй? — ди икенче милиционер.
Мин аны ашханәдән алып кайткан «второй» турында сорый дип торам.
—А мы уже второй съели! — дим.
Тәртип саклаучы абыйлар рәхәтләнеп көлделәр дә, башка алай эшләмәгез, дип чыгып киттеләр.