СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Карчык белән аю"

Борын заманда күрше авылдан кайтып килгән чагында бер карчыкны Аю тотып алган, ди. Аю карчыкны урманга алып керә дә кунак итә башлый: бал ашата, җиләк ашата. Карчык ашаса да ашый, ашамаса да ашый. Бераз шулай кунак булганнан соң карчык әйтә:
— Аю дус, ди, мин карчык кеше инде, син мине җибәр, ди. Өйдә минем өч кызым бар, алар өчесе дә бик матурлар. Шуларның берсенә өйлән, булмаса, кайсын теләсәң, шунысын алырсың, ди. Кызларның олысы — Сак-Сок кына атлы, икенчесе — Бик-Бик кенә, өченчесе — Инде-Инде генә атлы,— ди.
Ярый, Аю карчыкны кайтарып җибәрде, ди. Кич булды, караңгы төште. Караңгы төшү белән Аю, лап-лап басып, кызлар йоклый торган келәт янына килде. Дөбердәтә бу келәт ишеген.
— Сак-Сок кына, ишекне ач әле!— ди.
Олы кыз әйтә:
— Үзебез дә сакланып кына ятабыз, ди, йөрмә монда,— ди.
— Бик-бик кенә, ишекне ач әле!— ди.
Уртанчы кыз әйтә:
— Үзебез дә бикләнеп кенә ятабыз, йөрмә монда,— ди. Аю өченче тапкыр дөбердәтә:
— -Инде-Инде генә, ишекне ач әле!-ди.
Кече кыз әйтә: инде моннан соң урманга җиләккә дә бармабыз, йөрмә монда,— ди.
Шуннан соң этләр бик каты өрә башлыйлар. Аю куркуга төшә: “Их, ди, карчык башы мине алдап китте бит!»— дип, урманга кача.