СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Динә Абдуллина "Керпеләр ничек энәле булган?"

Борын-борын заманда урманның иң матур урынында яшәгән, ди, керпе гаиләсе. Бервакыт аларның малайлары урманга уйнарга чыгып киткән. Алар юлларында очраган гөмбәләрне тибеп йөргәннәр, кошларга таш атканнар, чәчәкләрне өзгәләп ташлаганнар. Кинәт керпе малайлары каршына Урман патшасы килеп чыккан: «Сез табигатьне бик яратасыз икән. Хәзер күзләрегезне йомыгыз, ачкач, матур аланда булырсыз», — дигән ул. Керпеләрнең күзләрен ачулары була, шайтан таяклары белән тулган аланда пәйда булуларын күрәләр. Аннан чыгу юлын эзли-эзли, тәннәренә шайтан таякларының энәләре кадалып бетә. Алар елый башлый. Менә урман патшасы килеп чыга һәм әйтә: «Сез чәчәкләргә, гөмбәләргә, кошларга зыян китергәндә, аларга да шулай авыр була. Менә хәзер шулай энәле булып калыгыз», — ди дә юкка чыга. Шуннан бирле керпеләр энәләреннән арына алмыйлар, ди.
2025-07-31 19:07