СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гүзәл Вәгыйзова "Ел фасыллары"
Булган, ди, дүрт туган: Кышбикә, Язбикә, Көзбикә һәм Җәйбикә. Үзләре бик уңган булса да, Кышбикә белән Язбикә арасында татулык юк икән. Кышбикә усал, Язбикә көнче, ди. Болар еш кына бәхәсләшәләр, айларны- көннәрне бүлешәләр икән. Бервакыт Кышбикә җиңә, чөнки ул көчлерәк була, шуңа күрә илгә мәңгелек кыш килә. Кешеләр туңа, авырый, нишләргә дә белмиләр. Көзбикә белән Җәйбикә боларны татулаштыру чарасын эзли башлый:
— Әйдәгез, өчебезгә дә өчәр ай булсын, — диләр алар. — Әгәр үзебезгә тиешле айлар белән идарә итеп өлгермибез икән, үпкәләшми генә аны бүтәнгә бирик. Без бит бертуганнар. Дус, тату яшәсәк, халык та безне сагынып көтеп алыр.
Тегеләр риза була. Килешү турындагы солыхка кул куялар. Ничә еллар буена барган ызгыш тукталгач, кызлар табигатьтәге матурлыкны күреп соклана.
Менә шулай дүрт туган ел фасылы булып китә. Кайчак кайсының да булса иртәрәк килүенә халык аптырамый — фасыллар үзара килешеп эшләвен белә.
2025-09-09 10:26