Борын-борын заманда куян бар нәрсәдән курка торган булган. Күктә очкан кошлардан да, хәтта соры тычканнардан да куркып, дер калтырый икән ул.
Үзенең шундый куркак булуыннан хурланып, көннәрдән бер көнне ул елап җибәргән.
— Дөньяда миннән дә куркаграк җан иясе юктыр. Хәзер йә елгага-сикереп, суда батып үләм, йә утка ташланам, — дип курка-курка гына кабатлаган куян.
Шулай дигән дә якты дөнья белән хушлашырга ниятләп, елга ярына таба чабып киткән. Шулчак, моның ярсып чабуын күргән тиен куркуыннан агач башына сикереп менгән. Куян кагылган куак яфраклары, шомлы авазлар чыгарып, шаулашып алган. Боларны күреп һәм ишетеп торган сарыклар куркудан як-якка таралып, чабыша башлаган.
— Карале, миннән дә куркаграк җәнлекләр бар икән бит дөньяда!? — дип, чапкан җиреннән туктап калган куян. Аннары шатлыгыннан шаркылдап көләргә тотынган. Шулхәтле каты итеп көлгән ул, хәтта өске ирене урталай ярылып чыккан. Шул көннән башлап куян ярык иренле булып калган ди.