СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ләлә Гыймадиева "Рәхәт тормыш"

Нәфис әтисенең йөзен бөтенләй хәтерләми.
«Ул сиңа биш яшь вакытта авырып вафат булды», — дигәне бар әнисенең. «Их, әтиең кайтып күрсә иде сине, — дип уфтанганы булды берчакны аның туганнан туган апасының. —
Ничекләр түзеп яши икән сагынмыйча!» Дөреслек кайсында икән бу сүзләрнең — Нәфис ни өчендер бу хакта әллә ни уйланмый. Ул өзелеп әнисен ярата, бер кичне дә аннан башка үткәрүне күз алдына китерә алмый. Аңа шул җиткән. Күреп белмәгәч, бергә яшәп карамагач, әти кешенең нигә кирәклеген дә аңлый алмый.
Башта алар шәһәр читендәге ике катлы агач баракның аскы өлешендәге кечкенә генә бүлмәсендә яшәделәр. Җәен түзеп булмаслык тынчу, кышын идәнендә боз катарлык салкын булганлыгын хәтерли Нәфис. Җылы юрган астында, әнисе кочагында йоклап китә, иртән дә аның иркәләп-назлап эндәшүенә уяна иде. Балалар бакчасына йөргәндә, кичләрен иң соңыннан ул кала, әнисенең ишектән килеп керүен түземе төкәнеп көтә иде. Кайчагында аны алырга дәү апасы килә. «Әниең, мескен, әллә ничә җирдә эшли шул синең», — дип, Нәфиснең башыннан сыйпый. Андый чакларда малайның болай да менә-менә түгеләм дип торган күзләрен моң баса, кайткач та әнисен көтеп җиткерә алмый, «бөтенләй кайтмаса...» дигән куркыныч уйлар килә башына.
Аннары кухнялары, юына торган урыннары күршеләре белән уртак булган фатирга күченделәр. Әнисе: «Монда рәхәт инде», — дип кабатларга яратса да, Нәфис алай әллә ни куанмады. Күрше хатыны һаман сукранып, малай артыннан әнисенә гел әләкләп, зарланып тора. Ишегалдында да иркенләп уйнап булмый, усал малайлар, җае килгән саен үртәшеп, төрлечә кыерсытып, теңкәсенә тияләр. «Махы бирмә, улым, җавапсыз калма», — дигән була да әнисе, ул алар кебек кылана белми шул.
Ә бервакыт алар, әнисе белән икәүләшеп, үзләреннән ерак түгел бер матур йортта яшәүче абыйларга кунакка бардылар. «Без аның белән бер мәктәптә укыган идек, карап кайтыйк әле ничек яшәвен», — диде әнисе. Килеп карагач та шаккатты Нәфис. Шундый зур йортта ул абыйның әнисе белән икәү генә яшәвенә гаҗәпләнде. Бүлмә эчләрендә бүлмә иде, кергәндә малай адашып бетте хәтта. Бер стенаны тоташы белән диярлек иңләгән аквариумдагы төрле төстәге балыкларга карап рәхәтләнде. Олы якларындагы зур өстәлгә табын әзерләгәннәр иде,
Нәфис андагы ризыкларның кайсына үрелергә белми аптырады. Аннары алма бакчасын карап йөрделәр, андагы матурлыкны тагын кайда күрергә булыр иде икән? Берараны Нәфистә «Их, шушындый җирдә яшәсәң...» дигән адаштыргыч уйлар да туып куйды.
Үз өйләренә кайтып утыргач, әнисе уйга батып йөргән кебек булды да, җайсыз гына итеп: «Улым, әллә шул абыеңнарга барып торыйкмы икән?» — дип әйтеп куйды.
Нәфис шаккатып калды. Күңеле нидер сизенеп, сулкылдап куйды. Аллы-гөлле бакча эчендә әнисен теге абый янәшәсендә итеп күз алдына китерде. Патша сарае кебек зиннәтле йортта аның идән сөртеп, өй җыештырып йөрүен дә күргәндәй булды.
..Аның инде һич кенә дә ул йортка кабат әйләнеп кайтасы килми, үз тормышындагы рәхәтлекне бернәрсәгә дә алыштырасы килми иде.