СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ркаил Зәйдулла “Мәгарә”

Көн кичкә авышкан иде инде. Башка кабарлык эссе сүрелгән, талгын һаваны дулкынландырып, бераз гына җил дә исеп куйгандай булды. Әтәй кулындагы тустаганны читкә этәрде. Андагы чәй әле суынып бетмәгән — буы чыгып тора, шул бу белән тирә-юньгә мәтрүшкә исе, тагын әллә нинди әтәй генә белгән үләннәрнең исе таралып, борын эчләрен кытыклый иде.
Әтәй чалгысын кулына тотты, янады, аннары кискен генә селтәнеп печән чаба башлады. Әле генә үзара ни турындадыр пышылдашып утырган кыяклар, каерылып, киң пакуска ава барды. «Ә-әх!» — әтәйнең шат, көчле тавышы бөтен болынны яңгыратты, кайтавазы ерак тауларга бәрелеп кире кайтты, үлән арасындагы чикерткәләр, өркеп, чык тамчылары сыман, тирә-якка сибелеште. Әтәй киң алдырып алга бара, кояшта янган ялангач аркасындагы мускуллар, нәни бурсыклар сыман, бер-берсенә таба йөгерә иде.
Мин, учны җәеп, аның артыннан чабам, печән арасыннан сикергән эре-эре җир җиләкләре учыма төшә, битем, кулларым кып кызыл җиләккә буялган иде.
Без шулай барабыз да барабыз, сызгырып чалгы чала, кыштырдап печән ава, кояш офыкка тәгәри. Алачык артындагы атыбыз койрыгы белән кигәвеннәрне куа, вәкарь белән генә пошкырып куя. Мавыгып-нитеп бик еракка китмәгез, янәсе. Болын киң, иркен, анау кызгылт офыкка ук барып тоташа.
Күз бәйләнә башлагач, әтәй учак тергезеп калды, мин йөгерә-атлый су буена төшеп киттем. Гөлҗимеш, карлыган куакларын, кураларны ера-ера, биек ярга килен чыктым. Аста кара-кучкыл су, ашкынып, каядыр ага, мине ымсындырып, чакырып тора иде. Мин, чишенеп тә тормыйча, түбәнгә томырылдым, агымсуның кара куе яллары мине урап алды, гөрелтесе уйларымны бүлеп, кан тамырларына күчте, астан бәргән чишмәләрнең салкыны йөрәгемне учына алды.
Мин шомланып күккә күз салдым, йолдызлар каядыр югалды, тик яңа туган ай гына сиртмәле бишек төсле чайкала-айкала башлады. Җил чыкты, тыгыз дулкыннар мине ярдан читкә, билгесезлеккә өстерәде. Кулларымны ишкәк кебек ян-якка ташлап, мин ишеп тә карадым, тик еллар сыман аяусыз дулкыннар миннән көчлерәк иде шул.
Үзем төшкән ярга, учак янында калган әтәй янына мәңге кайта алмавымны аңлаудан җаным өшеп, кулларым бәйләнде, аягымны көзән җыерды...
Шул чагында, суүсемнәрне ера-ера, миңа таба ап-ак сакаллы карт якынлашты. Әкәм-төкәмнәрне, яшькелт бака ефәкләрен таягы белән аралап, акрын гына якынлашты ул миңа. Йа Хода, әллә бу әбием сөйләгән Хозыр Ильяс инде?.. Каршыма килеп баскач, җыерчыкларын җәеп елмайды, йомшак учын маңгаема куйды. «Юлың озак, олан, — диде ул, — әле син күп юлларның тузанын суларсың, хәтфә чирәмнәрнең йомшаклыгын арыган аягың тоеп рәхәтләнер. Көнбатышка карап бар да бар. Юлыңның ахырында син мәгарәгә тап булырсың. Эчтә, мәгарәнең нәкъ түрендә, мәңге яшьлеккә кайтара торган даруның сере язылган. Шул даруны ясап, син әтиеңә алып кайтырсың».
Мин сөзәк ярда чалкан яткан килеш уянып киттем. Елганың теге ягында кояш инде дилбегә буе өскә менгән, бөтен табигать нурда коена, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр черелди.
Кесәмнән ипи телеме чыгарып чәйни-чәйни, туп-туры кояш баешына таба киттем. Урманнар аша үттем, поезд юлларын аркылы чыктым, тузанлы, гаугалы шәһәрләр артта калды. Ниһаять, алда бер калкулык күзгә чалынды. Аның итәгендә ат көтүе утлап йөри иде. Ерак та түгел чишмә тибеп тора, чишмә янында көтүче егет курай уйный.
— Исәнме, көтүче егет! — дип сәламләдем мин аны.
Ул җаван бирмәде, курай уйнавын дәвам итте. Сузынкы, сагышлы моң мине изрәтте, талчыккан аякларны узып җибәреп, көтүче егет янына утырдым. Курай моңы каядыр дәшә, чакыра, нидер искәртә дә, сагайта да иде шикелле. Ниһаять, көтүче телгә килде:
Бу курганда Япанчы батыр күмелгән, — диде ул. — Әнә аның аты. — Ул бармагы белән көтүдән читтәрәк утлап йөргән чем-кара атка төртеп күрсәтте. — Беркемне янына җибәрми, хуҗасын көтә...
Аның сүзләрен ишеткәндәй, кара ат башын өскә чөеп, ялларын офыкка таратып кешнәп җибәрде.
— Ерактан киләсеңме, юлчы?
— Ерактан, Елга үзәненнән...
— Юлың кайларга алып бара?
— Кояш баешына... — Мәгарә турында көтүчегә сөйләп тормадым.
— Анда өлгерерсең әле, — диде ул, көлеп.
— Бу җәйгә генә булса да син монда кал, көтү зур, берүземә көтүе читен...
Ул, минем җавапны да көтмәстән, казан асып җибәрде, учакка ут тергезде. Бераздан казанда инде быгырдап куй ите кайный, чәйнектә кыр үләннәре белән кушылган чәй пешә иде.
Икенче көнне, мин уянганда, көтүче егет юк иде инде. Атлар тау итәге буйлап таралган, чыбыркы күтәреп, аларны бер урынгарак җыя-җыя, көн уртасы җитте. Чишмә янына менеп, учакка ут өстәгәндә, мин бик арыган-талчыккан идем. Нигәдер миңа моңсу булып китте. Теге егеттән калган курайны алып, иренемә терәдем. Дөнья сәер авазлар белән тулды. Атлар, утлаудан туктап, башларын миңа таба суздылар. Шунда мин тау итәгеннән менеп баручы бер кызны күрдем. Ул, минем янга туктап, курай уйнавымны тыңлап тора башлады.
Аның зәп-зәңгәр карашыннан кыенсынып китеп, кураемны читкә куйдым. Кыз, иңбашыма орынып ук, янәшәмә чүгәләде.
— Оста уйныйсың...
— Беренче тапкыр курайны тотам әле, — дидем мин, үзем дә гаҗәпләнеп.
— Сиңа ашарга китердем, — диде ул. Тырысыннан бер телем икмәк, әрекмән яфрагына төргән куй итен чыгарды.
Без икәү казан астык, анда куй ите быгырдады, корымлы чәйнектә хуш исле чәй пеште.
— Китмә, — дидем мин. — Монда миңа берүземә генә күңелсез.
— Исемем — Таңсылу, — дип җавап бирде ул.
— Китмә...
Ул елмайды:
— Ялгызга һәркайда сахра, — диде.
Аста, калкулык итәгендә, Япанчы аргамагы кешнәде, чем-кара яллары офыкка таралды.
Кызның иреннәреннән җир җиләге тәме килә иде.
— Без беркайчан аерылышмабыз!
Ул челтерәп көлде.
Күктә йолдызлар сикереште, ниһаять, ул, хәлсез юрган сыман, безнең өскә сыланды.
Төшемә тагын Хозыр-Ильяс керде. Ул инде берни дә эндәшми, таягын гына җиргә бәреп-бәреп куя иде.
Таң алдыннан мин уянып киттем. Таңсылуның чәченнән сыйпадым, алсуланып торган яңакларына учымны тидердем. Ул уянмады.
Кояш күтәрелгәндә, мин бу калкулыктан еракта идем инде. Кайдадыр артта дөпелдәп атлар чабып узды, чыбыркы шартлаган тавыш ишетелде.
Мин елмаеп куйдым. Мәгарәгә кадәр юл ерак иде әле.
Кичкә таба давыл чыкты, күктә яшен уйнады, яңгыр камчылары шашынып җирне кыйнады. Якын-тирәдә бер ышыкланыр төш тә булмаганга, мин яшеннәргә уралып, абына-сөртенә гел алга бардым.
Үземнең инде кем булуымны, кая баруымны, нишләп бу җирләрдә йөрүемне дә аңламаслык хәлгә килгән идем, тәмам эштән чыгып җиргә авам дигәндә, бер таш диварга килеп төртелдем. Сыдырылган, кан саркып торган кулларым белән шул салкын диварга тотынып, капшана-капшана ишек эзли башладым. Ниһаять, ниндидер аждаһа итеп коелган тимер тоткага килеп орындым.
Тимергә тимер бәрелгән тавышны ишеткәч, өстә кемнәрдер шыбырдашып йөгерә башлады.
— Мин — бичара юлчы... — дип ыңгыраштым.
Капкадан ниндидер тимер киемле кешеләр чыгып, мине эчкә өстерәп керттеләр.
Җылы өйдә аңыма килдем.
— Баллап, кайнаган сөт эчерегез, — диде бер калын, тупас тавыш.
— Тыңлыйм, морзам, — дип, кемдер аңа җавап бирде.
Бер атнадан мин аякка бастым. Монда ниндидер сәер, кырыс кешеләр кала диварларын ныгытып яталар иде. Мине таш ташырга куйдылар.
Без көне буе диварга таш өябез, ә иртән ул нәкъ элеккеге биеклектә була... Шулай да миңа монда ошады. Ташчылар аз сөйләшә, сорау биреп интектерүче юк, җилкәгә таш салын, үз эчеңә бикләнеп йөрисең дә йөрисең... Дөресен әйткәндә, каядыр барып мәгарә эзлисе дә килми башлады. Мин ул мәгарә турында оныттым да, ахрысы... Көн артыннан көн уза, һәм гаҗәп — син аны сизмисең дә. Бу каланы Вакыт бөтенләй читләтеп уза иде бугай.
Беркөнне мин нәрсәгәдер абынып егылдым, иңемдәге авыр таш тәгәрәп китте. Әллә дәрманым беткән, әллә болай тиз генә торасы итмәдем — озак кына яткач, урам ташының уентыгында җыелып торган суга күзем төште. Калада көзге бөтенләй юк, шуңа минем үз кыяфәтемне күптән күргәнем юк иде. Мин суга карадым, ә аннан миңа чал сакаллы, җитү чәчле бер карт карап тора! һәм ул карт мин идем, ахрысы.
Урам уртасында язмышым ташы аунап калды, мин, чайкала-чайкала атлап, кала капкасына таба киттем. Сәер хәл — беркем дә туктатмады! Гүя мин юк, мине беркем күрми, алар барысы да үз мәшәкате белән мәшгуль. Таш ташыйлар, диварны ныгыталар... Мин шул чакта гына зәгыйфь күзләрем белән шәйләп алдым: бу каланы дошман инде күптән алган икән ич — Зур Манарада алар байрагы җилферди! Ул бик өстә, дивар ныгытучылар аны күрми, аларның каерылып күккә карарга вакытлары юк...
Таулар арасында мәгарәнең авызы ерактан каралып күренә иде. Килеп кергәч тә, ниндидер сөрсегән, күкшегән ис — караусыз картларның ятагыннан, гадәттә, шундый ис килә — борынга килеп бәрелде. Мин тизрәк түргә ашыктым. Андагы юешләнеп торган стенага чүкеп нидер язылган иде. Әллә күзләрем тәмам чепиләнгән, әллә вакыт җиле әлеге язуларны тәмам ашаган, әллә мин бу хәрефләрне бөтенләй танымыйм — бернәрсә дә укый алмадым! Яшьлеккә кайтара торган дару! Тик мин аны ничек ясыйм? Миңа бик кирәк иде бит ул... Кипшенгән кулларым өметсезләнеп дымсу ташны капшады, мин түзмәдем, тавышсыз гына сулкылдадым.
Иртән мине бизгәк тота иде инде. Калтырыйм, тешем тешкә тими. Мәгарә дивары бер ерагая, бер убылып өстемә килә. Шул вакытта язуы да ачык укыла сыман... Бер почмакта аунаган өч аяклы нәни казанны алып килдем — ул борынгы илтәбәрнеке иде! — аңа стенадан саркыган суны җыеп салдым. Әлеге бәллүр суга, кесәмнән алып, имән кайрысы салдым — безнең як имәненнән! Олтанымнан коры тузан җыеп сиптем — безнең юлның тузаны! Учак җылысыннанмы, әллә дулкынлануданмы, мин шулкадәр эсселәгән идем, маңгай тире тып-тып итеп казанга тамды. Мәгарә уртасында таралып үскән сары чәчәкне өзеп, мин шулар өстенә ташладым. Тик бу дару түгел иде әле. Мин, чарасыз калып, учак янына чүктем. Күземнән яшь сытылып чыкты да кайнап торган шул сихри измәгә төште. Казан эчендә нидер чытлады, өскә таба яшел ялкын суырылып күтәрелә башлады.
Мин, шул казанны күкрәгемә алып, кайтыр юлга чыктым.
...Көн кичкә авышкан иде инде. Башка кабарлык эссе сүрелгән, талгын һаваны дулкынландырып, бераз гына җил дә исеп куйгандай булды.
Теге ярда бер ир-ат чалгысын кулга алды, янады, аннары, кискен генә селтәнеп, печән чаба башлады. Әле генә үзара ни турындадыр пышылдашып утырган кыяклар, каерылып, киң пакуска ава барды. «Ә-әх!» — ир-атның шат, көчле тавышы бөтен болынны яңгыратты, кайтавазы ерак тауларга бәрелеп кире кайтты, үлән арасындагы чикерткәләр, өркеп, чык тамчылары сыман, тирә-якка сибелеште. Ир кеше киң алдырып алга бара, кояшта янган ялангач аркасындагы мускуллар, нәни бурсыклар сыман, бер берсенә таба йөгерә иде.
Кәтүк буйлы бер малай, учларын җәеп, аның артыннан чаба, печән арасыннан сикергән эре-эре җир җиләкләре аның өстенә төшә, малайның бите, куллары кып-кызыл җиләккә буялган...
«Э-эй!» дип кычкырдым мин, тик бу авазны агымсулар йотты, ир кеше белән аның малае, пакус аудара-аудара, кызгылт офыкка кереп югалдылар. Шулай да мин аларны танып калдым — печән чабучы ир — әтәем, аның артыннан җиләкләргә җилдерүче малай — мин үзем идем.