Гел сукранып тора Илнарның әнисе бу араларда.
— Ник бу кадәр пычракка баттың? — дип каршы алды кичке уеннан кергәндә. Пәлтә төймәләрен ычкындырышканда да, резин итекләрен юып кибәргә куйганда да тиргәнде: — Кемгә охшап мондый булгансыңдыр.
Кичке ашка солы боткасы иде. Илнар, борынын җыерды да:
— Бакчада да шуны биргәннәр иде, — дип еламсырады.
Монысын да әнисе килештермәде:
— Синең өчен өр-яңадан пешеримме? Алдыңа куйганны шыңшымый гына аша, — диде.
Иркенләп телевизор каршында утырырга да бирмәде.
— Төне буе саташып чыгасың аннары, иртән уяна алмыйсың, — диде. Кулыннан җитәкләп, йокы бүлмәсенә үзе илтеп куйды.
Башын мендәргә төртү белән йоклап китмәде Илнар. Әнисенә үпкәләп, уйланып ятты. Мөгаен, яратмыйдыр ул аны. Яратса, гел киресен сөйләп тормас иде. Менә дәү әниләренә китеп барыр әле, елап калыр әнисе. Жәлләмәс, артына борылып кул да изәмәс. Ялынып чакырса да кайтмас. Үсеп кенә җитсен...
Кемнеңдер бик тә йомшак итеп чәченнән сыйпаганына уянып китте Илнар. Күзен ачмаса да сизеп тора: әнисе инде. Шулай иркәләп уята да, аннары тирги-тирги бакчага озата ул аны. Шуңа күрә сер бирмәскә булды бүген малай. Кашын җимереп, турсаеп торып утырды. Әнисе әйткән һәр сүзгә киреләнеп җавап бирде. Булмады, артын чәбәкләп алды әнисе. Бер тамчы авыртмаса да, чәрелдәп елап җибәрде Илнар.
— Китәм дә барам дәү әниләргә, калырсың менә! — дип такмаклады. — Үсеп кенә җитим!
Урамда күңелсез, карлы-бозлы яңгыр ява иде. Тыз-быз машиналар чабыша, юл читендәге пычрак су әллә кайларга чәчрәп кала. Үпкәсе бетмәгән иде Илнарның. Әнисе нидер әйтүгә, кисәктән генә аның учыннан кулын тартып алды. Арттарак бара башлады. Әнисе игътибар итмәгәч, бөтенләй үк туктап калды. Барыр-барыр да күрер әле янында Илнар юклыкны. Еласын әле берьялгызы басып калгач...
Уйлап кына бетерде, бер дәү машина чыжылдап кына килде дә, әнисен баштанаяк карлы-бозлы пычрак су белән коендырып, узып та китте. Бик матур иде әнисенең пәлтәсе. Базардан Илнар белән бергә барып алганнар иде. «Аһ!» итеп куйды әнисе. Туктап калды. Йөзен куллары белән каплады. Илнар, кабалана-кабалана, аның каршысына йөгерде. Берүк елый гына күрмәсен...
— Елый гына күрмә, әнием... Син еласаң, мин нишләрмен... Үсеп кенә җитим, тагын да матуррак пәлтә алып бирермен мин сиңа. Бүрекне иртәгә үк алып кайтырбыз. Елый гына күрмә...