Мияубикә талга кунган бөтен кош-кортларга сөрән салды: «Мин хәзер иң изге, иң йомшак, иң тәүфыйклы вә мәрхәмәтле җан иясе, ышанмасагыз ышанырсыз, сынап карагыз, һәммәгезне кунакка чакырам»,— диде. Шулай диде дә кунак чакырырга әзерләнә башлады. Хуҗасының келәтеннән бер песи учы тары, бер песи учы карабодай алып чыкты. Чебен-черки тотты, селәүчәннәр җыйды да ишегалдының нәкъ уртасына табын әзерләде, бөтен сыйны шунда тезде.
Песинең изгелеген күргән казлар, «кыйгак-кыйгак» килеп, аңа рәхмәт әйтеп, табын янына килә башладылар. Песи казларның каршысына төште дә, ал аягы белән битен сыйпый-сыйпый, аларны әдәпкә өйрәтергә кереште:
—Чүгез, чү, кыйгакламагыз,— диде ул аларга,— әдәпле булыгыз, миннән үрнәк алыгыз. Күреп торам, әдәпнең ни икәнен дә белмисез. Әниегез әдәпкә өйрәтмәдемени сезне? Табынга чакырганны көтегез,— диде.
Казлар, оялып, башларын кыңгыр салып читкә киттеләр дә үлән чемченергә керештеләр.
Кош-кортлар боларның барысын да күреп тордылар. «Казларны әниләре тәрбияләмәгән, алар әдәпсез икән, табынга чакырганны да көтмиләр, «гү-гү- гү!» дип пышылдаштылар.
Мияубикә, моңлы итеп мыраулый-мыраулый, табын тирәләрен койрыгы белән себереп чыкты. Чыбык-чабыкны читкә алып ташлады. Түм-түгәрәк табын килеп чыкты. Мияубикә, мыегын сикертә-сикертә, күзләрен оялчанланып йома-йома, тагын сүзгә кереште:
— Сез минем тыйнак икәнемә дә ышанырсыз әле. Масаюның ни икәнен дә белмим мин...
Шулчак ишегалдына бер көтү тавык-чебиләрен иярткән әтәч килеп керде. Ул Мияубикә әзерләгән табынны шундук күреп алды.
— Ку-ку-ку! Тизрәк булыгыз, тизрәк булыгыз, җим бар, җим бар,— дип, тавыкларын чакырды да, шпорларын сикертә-сикертә, табынга ашыкты.
—Ашыкмагыз, ашыкмагыз, Әтәч әфәнде,— диде Мияубикә, аның каршысына төшеп,— күрмисезмени талда никадәр кошлар җыелган. Әтәч гаиләсе бигрәк әдәпсез икән дип уйларлар.
Мияубикә белән моңа кадәр дуслыклары чамалы булса да, аның «әфәнде» дигән сүзенә әтәч эреп китте. Артык сүз көрәштереп тормады. Тавыкларына таба борылды да, «ко-ко-ко» дия-дия, аларны ияртеп тиреслеккә юнәлде. Үзе бертуктаусыз кокылдый-кокылдый:
— Ишеттегезме, миңа Мияубикә: «Әтәч әфәнде»,— диде. Әфәнденең әфәндесе шул мин, дөрес әйтә ул!— диде. Тавыкларының Мияубикә табыныннан бик авыз итәселәре килсә дә түзделәр. Әтәч кушкач, ул әфәнде дә булгач, берни эшләр хәл юк. Йомры күзләре белән табынга карап алдылар да әтәчкә иярделәр.
Мияубикә, кошларга карап, янә сүзгә кереште:
— Шулай, күрдегезме инде. Әтәчнең әтәче минем сүзне сүз итте. Сез дә олыны олы, кечене кече итә белегез,— диде. — Тик менә арагызда саескан белән чыпчыктан башка, берничә песнәктән башка кошларны күрмим. Ягъни мәсәлән, сыерчык, сандугач, карлыгач кебек кошларның ите...
Мияубикә үзенең артыграк сөйләп җибәргәнен төшенеп тыелып калды, мыегын кыймылдатып алды да сүзне икенчегә борды:
— Үзегезгә генә күңелсез булыр дим инде. Бергә-бергә күңелле ул. Барыгыз, бар, һәммә кошка хәбәр салыгыз, табынга рәхим итсеннәр.
Карлыгачларны чакырырга яр буена саескан очты, чыпчыклар, чыр-чу килеп, әрәмәлеккә сандугачлар янына ашыктылар. Песнәкләр һәр сыерчык оясының ишеген кагып чыктылар. һәммәсенә Мияубикәнең чакыруын җиткерделәр.
— Мияубикә кошлар белән дуслашкан, моннан ары беребезгә бер тими, табын хәзерләп кунакка чакыра,— диделәр.
Карлыгачлар кара фракларын киеп алдылар, сандугачлар сары ефәк шәл бөркәнделәр, сыерчыклар кара бәйрәм костюмнарын киделәр. Мияубикә табынына кунакка килделәр.
Тал ботагына тезелгән тәмле итле кошларны күргәч, Мияубикәнең авызына сулар килде. Ул беркемгә сиздерми генә телен ялмап алды да кунакларны, боргалана-боргалана, табын янына чакырды.
Ләкин кошлар табынга килергә ашыкмадылар. «Бар, син бар да, син бар»,— дип, бер-берләрен кысташтылар. Берсенең дә, ашыгып-кабаланып, «әрсез икән» дигән данга каласы килми иде.
Мияубикәнең түземе бетте. Ул тагын да йомшаграк тавыш белән кошларны кыстады:
— Әйдәгез, әйдәгез, кыстатмагыз, хур булмассыз,— диде.
Кошлар арасында әле күптән түгел генә очарга өйрәнгән яшь чыпчык малае да бар иде. Ул түзмәде, тиз генә очып табынга төште. Тары бөртеген эләктерде. Мияубикәнең күзләрендә утлар кабындымыни. Ул ялт-йолт каранып алды. Бу нәни чыпчык аның ярты тамагын да туйдырмас иде. Шуңа күрә бөтен көчен җыеп түзде. Ут янган күзләрен кошлардан яшерер өчен, аска карап торды.
Кошлар песинең чыпчык малаена тимәвен күрделәр. Күз ачып йомганчы табынга төшеп кундылар. Казлар да көттермәделәр, каңгылдашып килеп җиттеләр. Тавык-чебиләрен ияртеп әтәч килеп җиткәндә, табын өсте кош- кортлардан мәш килеп тора иде. Саесканнар карлыгачларга, карлыгачлар сандугачларга, сандугачлар песнәкләргә, песнәкләр чыпчыкларга, чыпчыклар барысына да комачауладылар. Барысы да сый өчен сугыштылар, тыпырдаштылар.
Булды тамаша! Мияубикә үз хәйләсенә үзе куанып, мыек астыннан гына көлеп, бер мәлгә бу тамашаны карап ятты. Аннан сабырын җуйды. Пружина таккандай җитез сикереп, табынның нәкъ уртасына барып төште. Тырнакларын кошларга батырды. Мияубикә эләктерә алмый калган кошлар, пырхылдап, һавага күтәрелделәр. Хәлләре бетеп, талга кундылар. Казлар аптырап: «Бу ни бу?» — дип, Мияубикәгә карап каттылар. Әтәч әфәнде гаиләсе дә көтелмәгән хәлдән читкә тайпылды.
Мияубикә тырнагына эләккән кошлар ярдәм сорап кычкырыштылар. Мияубикә аларны мыскыллап йомшак тавыш белән такылдады:
— Ә шулаймы, эләктегезме? Тынычланыгыз, тынычлан, минем корсакта сезгә җылы булыр, — дип, мияулый-мияулый көлде.
Мияубикәнең мәңгелек дошманы Сарбай өйалды астында йоклар- йокламас ята иде. Кош-корт тавышы баядан бирле аның теңкәсенә тиеп ярсыта. Кошлар: «Ярдәм итегез, ярдәм итегез!» — дип кычкырыша башлагач, Сарбайның күзеннән шундук йокы качты. «Әһә, Мияубикә тәмле тамак ялмана!» — дип уйлады да өйалды астыннан атылып чыкты. Мияубикә, мырлый-мырлый, коштан авыз итәргә җыена иде.
Сарбай бер генә сикерде. Табын янына барып та җитте, Мияубикәне муеныннан эләктереп тә алды.
— Тимә! — диде кызганыч тавыш белән Мияубикә, авыртуга түзмичә, тырнакларын йомшартты. Кошлар, аннан ычкынып, тизрәк талга очтылар.
— Әһә, эләктеңме, тәмле тамак! — диде Сарбай, аны аяклары белән җиргә кысып. — Ишегалдына мин хуҗа икәнне онытма икенче, онытма!
— Алдакчы ул, алдакчы, — диделәр талдагы кошлар, — ул безне, кунакка чакырып, тотып ашамакчы булган. Әшәке ул, әшәке! Син аның үзен аша!
— Фу! Шушынымы? — диде Сарбай, кошларга ачуланып. — Кем дип беләсез сез мине!
Сарбай Мияубикәне бер-ике мәртәбә каты-каты итеп җиргә бәрде дә ташлады. Үзе, яңадан йокысын дәвам итәргә дип, ашыкмыйча гына, баскыч астына кереп ятты.
Мияубикә оятыннан сарай түбәсендәге печәнлеккә качты.
Кошлар яңадан табынга очып төштеләр. Мияубикәнең сыен мактый- мактый, ә үзеннән көлә-көлә тамак ялгадылар да очып таралыштылар.