Урманда бер көртлек яшәгән. Аны җәнлекләр Төнтек дип йөрткәннәр.
Җәй көне көртлеккә урманда яшәве бик җайлы булган: яман күзләрдән ул һәрвакыт үлән эченә, куе яфраклар арасына кереп яшеренгән. Ә менә кыш җиткәч, куаклар һәм агачлар ялангач калгач, качар урын бөтенләй калмаган. Ерткыч җәнлекләр, Төнтек безгә азык булыр, рәхәтләнеп тәмләп ашарбыз, дигәннәр. Төлке белән Ас та, көртлек кемгә булыр икән, дип бәхәсләшә икән.
Төлке әйткән:
— Йоклар өчен Төнтек җиргә, куак астына ятачак. Җәй көне ул куаклар арасында күренми иде, ә хәзер инде нәкъ уч төбендәгедәй ялтырап торачак. Мин җирдә яшәп көн итәм, шуңа күрә аны мин ашыйм.
Ә Ас аңа болай дигән:
— Юк, Төнтек, йоклаганда, агачка куначак. Мин агач башында яшәп көн күрәм, шуңа күрә ул миңа эләгәчәк. Аны мин ашыйм.
Боларның бәхәсен ишетеп торган Көртлек куркуга төшкән. Урман кырыена очкан да агач башына кунган һәм ничек итеп бу җәнлекләрне алдарга икән дип баш ватарга тотынган. Агачка кунсаң, Ас тота, җиргә төшсәң, Төлке эләктерә. Кайда төн үткәрергә соң?
Уйлаган-уйлаган, уйлаган-уйлаган, тик бернинди чыгу юлын да таба алмаган һәм арып йокыга талган. Үзе йоклый һәм төш күрә икән: имеш, ул агач башында да түгел, җирдә дә түгел, ди, ә һавада асылынып йоклый икән. Аны агач башында Ас та тота алмый, җирдә Төлке дә эләктерә алмый, ди. Менә аякларын бераз җыя төшсә, аның янына килергә берәү дә батырчылык итмәячәк, имеш.
Көртлек төш күргән җиреннән аякларын аз гына җыя төшкән икән, ботактан ычкынган да шап итеп җиргә егылып төшкән. Ә кар бик тирән һәм мамык кебек йомшак булган. Шул кар өстеннән тавышсыз-тынсыз гына Төлке килә, ди. Ә югарыда, ботактан ботакка сикереп, Ас йөри, ди. Ул да урман кырына ашыга икән. Икесе дә Көртлек-Төнтекне тотмакчы булалар, ди.
Менә Көртлек кунган агачка иң элек Ас килеп җиткән, бөтен агачны, барлык ботакларны карап чыккан, ә Төнтек юк!
-Эх, - дигән Ас, - соңга калдым! Күрәсең, ул җирдә, куаклар арасында йоклагандыр һәм аны Төлке эләктергәндер.
Төлке исә бөтен куаклыкны актарып бетергән, тик Төнтекне таба алмаган.
—Эх, - дигән ул, - кичектем! Мөгаен, ул агачка кунаклап йоклагандыр да Ас кулына эләккәндер.
Берзаман Төлке башын югары күтәрсә, ни күрсен: агач ботагында Ас утыра, ди.
Төлкенең ачуы килгән дә кычкырып җибәргән:
-Син минем Төнтекне ашагансың, хәзер мин синең кирәгеңне бирәм!
Ә Ас аңа:
—Төнтекне син ашагансың, ә миңа сылтыйсың. Менә мин сиңа күрсәтим әле! — дип сикереп төшкән дә Төлкегә ташланган.
Алар шундый каты сугышканнар: хәтта алар әүмәкләшкән урында кар эри башлаган, ди.
Кинәт кар астыннан ниндидер бер нәрсә, чыгып: «Трах- та-та-тах!» - дип кычкырып җибәргән.
Төлкенең дә, Асның да куркудан котлары очкан һәм алар икесе ике якка чабарга тотынганнар.
Ерткыч җәнлекләрне куркытучы көртлек булып чыккан, ди. Ул агачтан егылып төшкән дә кар астына чумып йоклаган икән, бары каты тавышлар ишетеп йокысыннан уянган булган, югыйсә әле дә йоклаган булыр иде, ди.
Менә шуннан бирле барлык көртлекләр кыш көне кар астында йоклыйлар икән.