СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айгөл Әхмәтгалиева "Ул югалмады" (хикәянең ахыры)

- Ярлы тәкәбберләр! - Күмәч кулның тешен кысып әйткән мыскыллы сүзләре гүя үзенең ике катлы иягенә сыланып калды - учы белән ияк астын кат-кат сыпырып, ир заты шулай дип кабатлады. - Карар-бызззз...
Аның бал корты кебек бызылдап торуына исе китепме, малай, әнисеннән кулын ычкындырып атлаган шәйгә, муены каерылганчы әллә ничә тапкыр артына борылып карады. Күмәч кул мыскыллы караш белән алар артыннан текәлеп калган иде.
...Күкрәк киереп утырган таулар тезмәсе ягыннан су лышны иркәләп талгын җил исте. Үзе белән сусыл үлән, күкчәчәк, җир җиләге исе генә түгел, иркенлек, хөрлек исе дә алып килә иде җил. Карлыгач, ялкау гына үлән чем ченгән җиреннән, башын күтәреп, таулар ягына текәлде. Тагын чабышка әзерләнгәндәй, бер урында биеп алгандай итте. Аннан, гәүдәсен кылтык кызлар урынына уйнакла тып, тыелгысыз дәрт белән шул тарафка томырылды. Тик бераздан, болай ыргылуның файдасыз икәнен искәртеп, аягына бәйләнгән аркан тартылып куйды. Ат, җан ачысы белән иһаһайлап, әле бер, әле икенче якка ташланды, тик ничек кенә ашкынмасын, каты кул белән бәйләнгән бауны өзү мөмкин түгел иде. Якындагы таш юлдан бертуктамый агылган машина тавышы һәм төтен исенә күмелеп, тагын яңа көн башланды. Карлыгач нәүмиз кыяфәттә башын иде. Ул үзенә-үзе хуҗа түгел иде шул. Адәм балалары кебек үк, ул да күзгә күренгән һәм күренмәгән арканнар белән ты- шауланып куелган иде. Эх, бәйдән ычкынасы иде дә, таш юл читендә болын исеме күтәреп яткан шушы биләмәдән мөмкин кадәр ераккарак китеп югаласы иде. Кешеләрнең саташулы дөньясыннан, күз яшьләреннән азат булган баш ка дөньяга...
- Карлыгач, ул тагын эчкән! Ул тагын эчкән!
Яшь дустының күзләренә яшеренгән бетмәс моң бу юлы ниндидер сын рәвешендә күз алмасында катып калган иде.
- Безнең җиңүне юган, имеш... Әз генә, имеш... Әз генә дигәне тагын атна буена җитәчәк...
«Безнең җиңү... Финиш сызыгына беренче килү түгел, үз-үзеңне җиңү күпкә авыррактыр, мөгаен...»
- Әти аны бу юлы үзе куа... Өйдән бөтенләйгә кит син, ди...
«Йодрык кадәрле йөрәгендә таулар күкрәгенә сыймас авырлык икәнен аңлыйм, дустым. Ничекләр ярдәм итим соң?»
- Минем яшисем килми, Карлыгач...
«Юк, юк, юк!!! Синең башыңда мондый коточкыч уй лар булырга тиеш түгел! Түгел!»
Өйалды ишеген ачып керүгә, малайның борынына яшь карлыган яфрагы исе килеп бәрелде. Димәк, әнисе аш бүлмәсендә, яфраклар кушып, тәмле итеп чәй пешерә. Димәк, ул айнык... Беркадәр гаҗәп иде: кичә кич шактый күңелле күренгән әнисенең болай тиз аякка ба суы гайре табигый хәл кебек тоелды. Малай шым гына басып, түр бүлмәгә үтте, яшел төстәге тар диван башын да ятимләнеп утырган кечкенә мендәр астына кулын шу дырды - кесә телефоны шунда иде. Иртән, өйдәге шомлы тынлыктан әллә туеп, әллә куркып, өстенә ни эләксә шуны киеп мыштым гына чыгып киткәндә, телефонын алырга оныткан иде. Карлыгачка су эчереп кайткач, буш чиләкне койма башына элеп куйды да, телефонын эләктереп бакча артындагы куышына чуму нияте белән өйгә керде. Аяк очына гына басып чыгып барганда, әнисенең борын астыннан гына үзалдына көйләгәнен ишетеп, шып туктап калды.
...Ак биләүләрдә биләгән - Бәхете булсын димәгән...
Көчле булмаса да, йомшак кына, моңлы гына иде әни сенең тавышы. Җыры гына малайга аңлашылып бетмәде. Җыр артыннан ук әнисенең әкрен генә үксегәне ишетелде дә, малай, кулын олыларча селтәп, ашыга-кабалана чыгып китте. Әнисенең чираттагы бәйрәм атнасы башланачагы көн кебек ачык иде.
Ишегалдына чыгуга, бакчаның тәбәнәк коймасы өс теннән үрелеп, нигә, ни өчен икәнен дә аңламастан, ба лан куагының бер ботагын сындырып алды. Шул мәлдә уң колагын әчеттереп, нидер тешләде. Малай, колакның әрнүенә түзә алмыйча, йөзен җыерып куйды, шап итеп колагына сукты. Әллә бал корты, әллә шөпшә булды ин де - аяк астына тәгәрәде. Шул мәлдә урам яктагы капка биге шалтырап ачылды, әтисенең бик ашыгып атлап керүе, агарып каткан йөзе күренде Малайның елардай булып ко лагын угалап торуын күргәч, аның янына ашыкты.
- Корт чакты бугай ла... - Исе китмәгән кебек әйтергә тырышса да, малайның тавышы калтырап чыкты.
Әтисе күзен кыса төшеп аның янына иелде, болай да уттай янган, кабартмага әверелгән колакны чеметтереп, кортның угын алды.
- Салкын куеп торырга иде дә... - Аннан, җөмләнең азагын әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйланып тор дымы, бертын сүзсез калды. Кисәк кенә малайны кочып күкрәгенә кысты, уфтанып куйды. - Улым... тик син, ни... артык борчылма гына, яме... Нишлисең, безгә язганы без гә була инде...
Малай, кашын сораулы җыерып, әтисенә күтәрелеп карады. Әтисенең какча яңагы буйлап яшь тамчысы тәгәри иде.
- Ни бит әле... - Әтисе күзләрен яшереп читкә борыл ды. - Анда... Карлыгачны... машина бәргән...
Малай кисәк кенә әтисеннән читкә тайпылды, күзләре киерелеп ачылды, аның да йөзе мизгел эчендә агарынып китте. Ышанасы килмәде. Әле яңа гына Карлыгачы яныннан кайтып керде бит!
- Аптыраган инде... Әллә арканын өзеп, юлга үзе ба рып кергән, әллә берәрсе махсус эшләгән... - Әтисенең тавышы каяндыр ерактан гына ишетелде.
Малай, аякларының җиргә тиюен-тимәвен дә искәр мәстән, авыл читендәге болынлыкка - Карлыгач янына томырылды.
Юк! Тормыш дигәннәре тоташ югалтулардан гына торырга тиеш түгел... Ул еламый, юк, еламый... Күзләрен генә түгел, күңелен дә коточкыч бушлык биләп алган иде. Нәрсәдер чытырдап өзелде. Кап-караңгы төндә нәни генә булса да яктылык җемелдәтеп утырган бердәнбер шәм сүнде диярсең... Янәшәсендә җан сердә ше, дусты, җылытыр җан иясе - Карлыгачы гына бар иде, инде аны да бөтенләйгә югалтты. Үзенең шушы олы җи һанда япа-ялгыз калуын уйлап, малай калтыранып куйды. Төнге салкын, кыска җиңле юка күлмәге аша бөтен тәненә үрмәләп, куырып алды. Үз-үзен кочаклап утырудан гына әллә ни җылына алмады. Элек, кышкы кичләрдә, өйдәге мәхшәрдән качып, абзарда утырганда, туңган кулларын ял астына куеп җылытырга Карлыгач бар иде. Ә хәзер... Җиләктау буендагы киң чокырда, аяк асты тутырып кәрешкә үскән төпкелдә, төн уртасында әле тезләрен, әле терсәк ләрен кочаклап утырган мәлдә аның җан ярасын бүлешер беркеме дә юк.
Якында гына, камышлар тирәсендә өзми-куймый бака лар чурлый иде. Куе булып үскән үлән арасыннан шыш- тырдап әллә йомран, әллә төлке баласы үтеп китте. Малай аның ике утлы төймә булып ялтыраган күзләрен генә кү реп калды. Курыкмады. Аңа барыбер иде. Кемнән дә булса ярдәм сорарга, еларга, таяныч эзләргә теләмәде - мине барыбер беркем дә ишетми дигән уйдан күңелен соры бер битарафлык урап алган иде.
Шәрә беләкләрен черки талап интектергәндә уңлы- суллы селтәнеп утыра торгач, үлән арасына авып, йоклап китүен үзе дә сизми калды. Илаһи көй ишетелгән мизгелдә генә сискәнеп уянып китте ул. Җәйге төннең бер саплам караңгылыгы әллә ни арада китеп югалган, таң атып килә иде. Тау битендәге каенлыкта, гаҗәеп бер җырны көйгә салгандай, берсен-берсе уздырып сайраган кош тавышла рында илаһи моң ишетелде. Ул моң зекер әйтеп утырган яфраклардан, чык тамчысы эчкән үләннәрдән, алсу юрган ябынган болытлардан агыла иде.
«Эх!» Малайның эхелдәп куюына әнисе турындагы караңгы уйлары һәм җан әрнүе сыеп беткән иде. Кичә, Карлыгачны машина әрҗәсендә алып киткәннәрен карап калган мизгелдә, бу югалтуның мәңгелек икәнен сабый йөрәге белән аңлап килеште ул. Гаҗәп - югалу һәм югал ту шулкадәр табигый һәм җиңел булып тоелды. Үзе дә югалырга булды. Беркемгә әйтмичә, бөтенләйгә. Чөнки ул беркемгә дә кирәкми, аның җан авазын беркем дә ишет ми. Китәсең дә югаласың. Тик кая, ничек итеп? - Аякла ры малайны кайчандыр әтисе белән печән чабып алырга туктаган, матурлыгына, серлелегенә шаккаткан Җиләктау буена алып килде.
Җиде төн уртасында черем итеп алган арада ул төшен дә Карлыгачның мөлдерәп торган акыллы күзләрен дә, әнисенең әле елмайган, әле ямьсезләнгән йөзен дә күреп алды. Сабантуй көнне күз яшьләре белән ялына-ялвара теләгән теләге уеннан тагын сызылып үтте. «Әни эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде...» Тик шул кичне әнисеннән аңкыган аракы исе әлеге теләк-өметне мең кисәккә телгә ләп, аяк астына түшәде шул.
Бер урында селкенмичә яту малайның тәнен тәмам оеткан иде - аягын кыймшатуга, табан астын мең энә бе лән чәнчеп алдылармыни! Табанын уа-уа торып утырды. Тамагы ачкан икән - ү+ереп-үтереп ашыйсы килеп китте. Тик ул шушында утырырга карар иткән иде. Кайчанга кадәр, кемне көтеп, ни өмет итеп - монысын үзе дә бел ми, ләкин өйгә бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска дигән карары әлегә нык иде. Үлән сабагын теш арасына кыстырып, тагын сузылып ятты. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Колак төбендә меңләгән черки гөжелди иде, малай ул тавышның төштәме, өндәме икәнен аерырга маташты, тик бар гәүдәсен хәлсезлек, сәер халәт чолгап алды да ул төпсез караңгылыкка төшеп югалды.
Караңгылык - яктылык, ямьсезлек - матурлык, төш һәм өн... Табигатьтә тоташ парлылык, капма-каршылык... Әгәр шулай икән, югалту белән янәшә табыш та булыр га тиеш тә соң. Ә ул табыш бер генә төсмердә була ала: әнисе... әнисе... Саташулы-уяулы бу уй да төштә генә сы зылып үтте, ахры. Малай хәтта үзенең йөзенә терәлеп ди ярлек иелгән әнисенең күзләрен аермачык күрде. Үзенең сөяктән генә торган иңбашларында әнисенең кулларын тойгандай булды. «Улым, улым!» дигән куркынган тавы шы да яңгырагандай тоелды. Малай рәхәт елмайды. Төше татлы, гаҗәеп дәрәҗәдә татлы иде - уянырга, шул бәхетле мизгеленнән бүленергә теләмәде.
- Улым, улым!
Тавыш төштән түгел, янәшәдәге чынбарлыктан килә иде. Әнисенең эндәшкәненә кушылып, әтисе дә нидер әйтте. Менә аның көчле куллары малайны күтәреп алды. Малай үзенең җирдән аерыла баруын сизеп, куркынган кыяфәт белән керфекләрен күтәрде. Әтисенең нур качкан йөзен, әнисенең күп елаудан кызарып беткән күзләрен күреп, ни булганын, үзенең кайдалыгын аңышмыйча, ап тырап китте. «Карлыгач... Карлыгач өчен елыйлар». Кайда соң әле алар? Җиләктау түгелме соң? Кешеләр дә җыел ган. Ни булган соң?
Малай гәүдәсен җыерды. Әтисе тезләренә чүкте, ма лайны кабат җиргә яткырды, кытыршы кулы белән битен нән сөеп куйды.
- Улым, син безне ишетәсеңме?
- Улым, безне ташлап, кая китеп югалдың син?
Монысы - әнисе икән. Елый-елый малайның беләген сыпыра. Кызык, малай аларны ташлап, китеп югалдымы? Киресенчә, әнисе бит... Гел-гел аларны ташлап, каядыр югала...
- Без сине бөтен авыл белән төн буе эзләдек, улым. Ярый әле күрше агай Җиләктауны исенә төшерде... Айка маган җир калмаган иде бит. Ә син монда төш уртасына кадәр йокы симертеп ятасың икән... - Шаяртырга тырыш са да, әтисенең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде.
- Кичер мине, улым... Кичер! Мин бүтән беркайчан да сине ташлап китмим. Беркайчан да! Беркайчан да китеп югалмыйм, улым, бәгърем! Югалтулар, ай, авыр, белә идем бит югыйсә, белә идем... Эчмим мин, ышан, улым, эчмим! Йә Раббым, син мине ишеттең: ул исән, ул табыл ды! Кичер, кичер мине! Ялгышларымны кичереп, бер Үзеңә табынып яшәрһә көч бир! Сынауларың булды - җан иңгән бер баламнан аерып сынадың. Әйе, сыгылып төш тем мин, авырлыклар алдында шунда ук тез чүктем. Ту раеп басарга, өметне югалтмаска үзең көч бир! Бербөртек баламнан, күз нурымнан, җан җимешемнән аерма берүк! Йә Раббым... Ишет берүк!
Әнисенең инәлеп елый-елый шулай дип кабатлавына малай янә керфекләрен тибрәтте. Җирдә теләгән теләк ләрне ишетүче барлыгына тагын бер кат инанырга теләп, ул күзләрен тутырып, кемнедер эзләгәндәй, әле күккә, әле җиргә, әле кул изәп утырган ак каеннарга, әле зәңгәр офыкка төбәлде.