Рәсимәнең бик боек көннәре иде. Тышта җәй булса да, күңелендә соры караңгы көзләрдә генә туа торган бер халәт. Кулына китап тотса, бер битенә текәлеп сәгатьләр буе утыра, аны читкә куеп телевизор кабызса, экрандагы хәлләргә исе китмичә, үз уена бата. Күз алдыннан бала чагы, мәктәп дуслары, соңгы кыңгырау, саубуллашу кичәләре, аннан соң техникумда укып йөргәннәре, клубтан озата кайткан авылдаш егетләре уза, җаны сыкрый башлый, тәнен сәер бер авырлык изә.
Якшәмбе көннәрен ничек үткәрергә белмәгәнгә, тизрәк таңны аттырасы, эшкә барасы, өстәл артында, кәгазьдәге исәп-хисапларның саннарына батып, инде кайчаннан бир ле чолгап алган хисләрдән арынасы килә аның. Таң атса, әле яңа гына йокыга киткәнлектән, ял итәргә өлгермәгән гәүдәсен карават өстеннән чак күтәреп торгыза, вакыты белән елап шешенеп беткән күзләрен чак ачып, юыну бүлмәсенә таба атлый. Инде эшенә дә теләр-теләмәс кенә, һәркемгә мәҗбүри бер нәрсә санап бара.
Күршеләренә кереп утырса да эче поша, бу карт-коры арасында гайбәттән башка ни ишетәм инде мин, дип, үз- үзен битәрли башлый, тизрәк чыгу юлын карый. Сөйләткәннәренә кысылмый, ишеткәннәренең мәгънәсен тапмый.
Элегрәк рәсем төшереп, чигү чигеп тә күңелен күтәргән кыз кул эшләрен тәмам бер кырыйга куйды. Аяк арасында мыраулап йөргән мәчесенә дә ризыкны аннан котылып, тынычлабрак торыйм дигән бер кыяфәттәрәк сала, юеш почык борынын битләренә куеп иркәләми, колак артын кашып, рәхәтен китереп тә утырмый, артык кәефсез вакытында юлына туры килсә, аяк очы белән генә читкә тибәрә, ачулы сүз белән куып җибәрергә дә күп сорамый.
Рәсимә уйлавынча, боларның барысына да Фәнзиләнең туган көне генә гаепле. Дусты мәҗлескә чакырган кызларның һәммәсе егетләре белән киләсен белсә, барып та тормаган булыр иде. Ахирие Рәсимәгә дә пар тапкан: ул эшләгән бүлеккә яңа гына башлык итеп билгеләнгән Фәндүсне чакырган. Башта ул моңа бик тә сөенде. Кешегә сиздермәсә дә, егетне беренче күрүендә үк ошаткан, үзенеке итәргә максат та куйган иде. Эшләр болай булгач пешә икән, дип уйлады кыз, туган көн ике арага күперләр салырга бик кулай ич.
Фәнзиләнең дә исәп шундыйрак иде булса кирәк. Әле юньләп дуслашып та өлгермәгән ир-атны, җитмәсә, үзләренә баш кешене юкка гына табынга дәшми бит инде ул. Фәндүс... Фәнзилә... Исемнәре дә бик ятыша! Дөрес, Рәсимә бу уйларны үзеннән куып җибәрергә ашыкты. Урыны да Фәндүс янәшәсенә туры килгәч, күңеленә җылы ук йөгерде. Алла боерса, һәрнәрсә башыннан ук уңай килеп тора, белмәссең... Егет кочагына кергәнеңне сизми дә калырсың!
Син алай-болай итәм дип яшисең, язмыш үзенекен эшли. Егерме икедә генә булса да, Фәндүс инде өйләнгән, моңарчы үзе яшәгән район үзәгендә баласы, хатыны калган икән. Фатир алу белән, алар да монда күченәселәр, имеш. Уң колагына шуларны сөйләп утырган Фәндүсне әле генә бу төнне егет кочагында кунам дип хыялланган кыз бәреп үтерер хәлгә килсә дә, тешен кысып түзде. Нигә, нигә аңа гына һаман да бәхет елмаймый, дип үрсәләнде ул. Иптәшләренең күбесе гаилә корып өлгерде ләбаса! Чыкмаганнарының да очрашкан егетләре бар. Фәнзилә белән икесе генә ялгыз казлар кебек үзалларына каңгылдашалар.
Рәсимәнең килмәгән җире дә юк югыйсә. Әбисеннән калган бер бүлмәле фатиры бар. Кызны эләктереп аласы да үз бәхетләре өчен яшисе дә яшисе! Туган көн кичәсеннән чак өстерәлеп кайтып караватына егылган Рәсимә кат-кат шулай дип уйлады. Баш астындагы мендәре чыланып беткәнче яшь түкте, тормышының китек якларын барлап, язмышка рәнҗеп ятты. Аннан, башына кискен бер уй килгәндәй, торып ут яндырды, китап киштәсенең алдында бергәләп төшкән рәсем бар иде, урталарында Фәндүс булган өчен генә, аны ертып атты. Моның белән генә тынычланмады, фотоаппаратындагы әле ясалырга өлгермәгән, бәйрәм табынында төшерелгән бөтен-бөтен кадрларны бетерде.
Фәндүскә үчләшеп, рәсемнәрен юкка чыгару кызны тынычландырыр кебек иде, бөтен нәрсә син теләгәнчә генә буламыни! Егет торган саен кызга ныграк ошый барды, ахырда Рәсимә, башына аны мәңгегә сөячәкмен икән дигән .! бер уй беркетте дә каһәрле бәйрәм кичәсеннән соң үзе уйлап чыгарган әлеге уеның колына әверелде.
Фәндүс турында хыялланып, Фәндүс авызыннан бер җылы сүз өмет итеп яшәү авыр иде. Бизәнеп-ясанып та, күз атып та, эштә алдырып та гаиләле ирне карата алмагач, кыз үз хыялларын башкачага үзгәртергә ниятләде, - инде Ходайдан, Фәндүснең, һич югы, энесе булсын иде дә, мин аңа кияүгә чыксам иде, дип ялвара башлады.
Ай үтте, ел үтте, Фәндүс янына килгән-киткән кеше күренмәде, ул да үз кул астында эшләгән хезмәттәшләренә ата-анасы, туганнары турында җәелеп китеп сөйләргә ашыкмады. Ахыр чиктә кыз түзмәде, Фәндүсне күрмәс, тавышын ишетмәс өчен, икенче җиргә күченде; бер-беребезгә ияләшеп беткәч кенә китәсеңмени, дип гаҗәпләнгән иптәшләренә, өемә дә якын, хезмәт хакы да мулрак, дигән булды.
Рәсимә эшкә урнашкан тире-яры җыю комбинатында да коллектив начар булып чыкмады, бухгалтердан башкалары - ирләр, араларында өйләнмәгән бер егет тә бар. Рушан исемле. Рәсимә зәвыгына туры килми килүен, батканда агач тапмасаң, саламга булса да тотынасың... Егетнең өстендәге киемнәре ятышлы гына булса да, үзе күрер күзгә шактый сөйкемсез, сөйләшә башласалар, сакаулыгы белән эчен пошыра, нәрсә әйткәнен көтеп ярты гомерең үтә. Фәндүс түгел шул инде, дип уйлады Рәсимә. Үзе чибәр, үзе акыллы, яшь булса да, кечкенә генә «ничәл- дерик» тә бит әле... И-и, Рәсимәгә язган бер энесе дә булса! Фәндүс дип башын катырып утырыр идеме соң хәзер?!
Башыңа чүп тутырсаң, эш алыштырып кына, аннан котылып булмый икән. Инде башка кирәкмәгән хәлләр алдагыларын түргәрәк төртеп җибәрсәләр җибәрәләр, әмма һичкем узганын тәмам себереп атарга, күңелен буш калдырырга әзер булмый. Рәсимә дә баш миенең бер яртысы белән - янында таңнан кичкә кадәр чүмәләдәй өелгән тире-ярыны, икенче яртысы белән һаман да шул Фәндүсне уйлады. Вакыты белән аның бу эчпошыргыч уйларына, их, энесе генә булсачы да, аңа кияүгә чыксам икән, дигән көлке бер хыял нокта куя, һәм ул тынычланыбрак киткәндәй дә булгалый.
Халыктан җыелган тире-ярыны эшкәртү цехына шуның хисабын алып барган кыз бүлмәсе аша узасы. Туктаусыз үтеп йөрүчеләргә дә эче пошмады Рәсимәнең, биек калай түбәне тотып утырган балкалардагы чыпчыкларның чыркылдашуына да. Аларны ничек тә бер куып чыгарырлар иде әле, ә менә башын чукыган чыпчыклардан агулап та, куып чыгарып та котылып буласы түгел. Ярый әле баш бухгалтер бик үткен күзле, югыйсә, гел бер нәрсәне уйлый торгач, хисабыңда да ялгышып куюың бар. Исәп-хисапны ул, Рушан икегә Рушан тугызны кушасы, берне язабыз, Фәндүсе хәтердә кала кебегрәк, алып бара иде шул.
Башкалар үтеп-китеп кенә йөрсә, Рәсимә янына Рушан көненә әллә ничә тапкыр керә. Комбинатның инженер- технологы булгач, килгән тирене бәяләү буенча киңәшләрен бирә, җыелганының сыйфатын тагын бер кат күздән кичерә, махсус капчыкларга аерып сала, болай гына, чәйләп алырга да җай, вакыт таба. Кесәсендә һәрвакыт кыз яраткан чикләвекле шоколад, юл өстендә очрады да алдым әле, дигән булып, өстәленә чәчәкләр дә кертеп куйгалый.
Тора-бара Рушанның хисап бүлмәсенә элеккедән күбрәк йөрүенә цехтагылар да игътибар итә башлады, җае килгәндә, кызга да төрттергәлиләр, кияү-килен дип шаяртучылар да юк түгел. Рәсимә бу сүзләргә ачуланмый, Рушанның үзенә гашыйклыгын сизә сизүен, тик гади бер дуслык итеп күрергә, күрсәтергә тырыша, һаман да Фәндүс энесен, кара-чутыр күзле, озын буйлы егетне хыялында яшәтә.
Рушан кыздан ошау-ошамавы турында сораштырырга тырышмады, мөнәсәбәтләрнең үз агымында үсешеннән ул канәгать иде, һәм шулай тыныч кына көннәр үтә торгач, Рәсимәнең бервакыт үзенеке булачагына бик нык ышанды. Инде ул, вакыт тәмам җитте, дигән нәтиҗәгә килгәч, кызны үзе торган фатирга - абыйсы белән җиңгәсе йортына чакырды. Әтием урынына калган абый, һәрнәрсәдә киңәшчем, бер күреп кайтыйк әле, дигән булды.
Алар килүенә абыйлары эштән кайтып өлгермәгәннәр иде әле. Залда иртәдән үк ярым әзерләнгән өстәл балкып утыра, яңа йортларда гына була торган буяу исе, яктылык, иркенлек...
Киемнәрен чишенеп алгач, Рәсимә кунак бүлмәсенә узды. Ул арада кухняда аш-чәйләрне ут өстенә куйган Рушан да аның янына чыкты, кыз моңсуланып утырмасын диптерме, телевизор тумбочкасыннан алып, бәрхет тышлыгына яшь солдат рәсеме ясалган калын гына альбом сузды:
-Мә, абыйлар кайтканчы, минем белән ныклап таныша тор.
Рәсимәнең кешедә фотолар карап утырырга җене сөйми иде, шулай да каршы төшмәде. Ул үзенә бөтенләй чит кешеләрнең фотолары хакында, егетнең күңелен күрү өчен генә, монысы кемнеке, тегесе... дип сораштыргандай итенде. Бу рәсемнәр егетнең мәктәп дуслары, армия хезмәте, уку еллары турында сөйли иде. Әкренләп кызда ниндидер кызыксыну да уянды. Рушан зурайтып эшләткәне күренеп торган әти-әнисенең сурәтләренә озак текәлеп утырды, алардан Рушанныкына охшаган чалымнарны эзләде - тапмады. Инде соңгы битне ачтык, бу теләмәгән эштән котылам дигәндә, Рәсимәне яшен суккандай булды.
-Бу рәс-с-сем ничек с-сиңа килеп кергән? — диде кыз, Рушан кебек тотлыга-тотлыга - анда әлеге дә баягы кызның җанын талаулаган туган көн күренеше иде.
-Ә-ә, үзе җитәкләгән бүлектә эшләүче бер кыз узган ел бәйрәмгә дәшкән иде абыйны. Фәнзилә исемлеме шунда. Минем белән киңәшеп, Чаллыда белгән кешем дә юк, бер кеше арасында ял итим дип кенә барган иде. Бик күңелле утырганнар, рәсемнәргә дә төшкәннәр, монда күченеп килгәч, иренең ялгызы кунаклап йөрүе, чибәр кызлар янәшәсендә рәсемнәргә төшүе җиңгәйнең күңеленә тиде. Абый гаиләдә тавыш чыкканны бер дә яратмый, әллә ни уйлап тормады, барысын ертып атты, ә бер рәсемне миңа бирергә өлгергән иде, шулай очраклы гына исән калган бәхетле фото ул.
Шулай диде дә Рушан фотоны тагын бер кат кулына алды.
- Бәй, монда син дә бар түгелме соң?
-Әйтәм аны, сине моңарчы кайдадыр күргән кебек идем, — диде егет, Рәсимәне тәмам телсез калдырып. — Абый, бүлегебездә бик акыллы кыз эшли иде, көтмәгәндә нигәдер китеп барды, сәбәбен аңламадым, дигән иде шул чакта. Мактаганы син булгансың икән алайса!
Рәсимә, тузан кунган киштәләрне сөртим дип үрелгәч ялгыш төшереп җибәргән альбомның соңгы битләреннән идәнгә коелган рәсемнәрне кулына алганда, бөтен яшьлеген тагын бер кат күз алдыннан кичергәндәй булды. Тотлыга торган, күзләре соргылт, чәчләре җитендәй сары Рушанга бер дә кияүгә чыгар кебек түгел иде ул. Инде менә үзләре буенда өч кызлары үсеп килә. Барысы да кара-чутырлар, Фәндүс абыйлары кебек чибәрләр. Хәер, әни кеше чегәндәй чибәр әбиләре ягына тартмыйча, бабалары төсен саклаган Рушанга охшасалар да, шулай ук яратыр иде аларны.
Әле гашыйклык утында гына янганда, күңелендәге теле телгә йокмаган чибәр Фәндүс урынын сакау, тышкы кыяфәтендә күңелең төшәрлек җире дә юк сыман Рушан алыр, дисәләр, яшь аралаш кычкырып көләр иде Рәсимә, хәзер менә күңелсезлектә узган әлеге җәйне исенә төшерергә дә ояла, иреннән башка яшәүне күз алдына да китерми. Ә бит, сораганым кабул булды, инде буйсынмый нишлим, дип кенә чыккан иде ул аңа.
Сорап алган картам, тешли-тешли тартам, дигән ди берәү, карта кисәген өзә алмый аптырагач. Ә бу тора- бара сорап алган сөю кебегрәк булды шай...