СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Максим Горький «Евсейка белән булган хәл”

Нәни Евсейка — менә дигән кеше! — диңгез буенда балык тотып утыра икән. Әгәр балык капмаса, әкәмәт тә күңелсез эш инде бу. Эсседән, хәрәкәтсез утырудан тәмам алҗыган Евсейка йокымсырап китүен сизми дә кала, — чулт! — суга төшеп тә китә.
Тик, нишләптер, бер генә дә куркып тормый, әкренләп йөзә башлый, аннары бөтенләй чумып ук төшә.
Келәмдәй кызгылт суүсемнәр түшәлгән ташка утырып тирә-ягына күз салса, андагы матурлыкка хәйраннар кала.
Ашыкмый гына диңгез йолдызчыгы шуыша, һаваланып кына мыеклы лангустлар китеп бара, кырын-кырын гына краб үрмәли; тирә-яктагы ташларга эре чиядәй актинияләр сибелгән; диңгез лаләләре чәчәк атып утыра, җитез креветкалар чабыша, авыр калканына күбәләктәй ике яшел балык утырткан ташбака сөйрәлә, ап-ак ташлар өстеннән кабырчыгын өстерәп кысла китеп бара.
Евсейканың хәтеренә шигырь килеп төште:
Яков дәдәй арбасы түгел шул йортың...
Ул арада баш очында кларнет уйнап җибәргәндәй тавыш:
— Сез кем буласыз?
Караса, күгелҗем-көмеш тәңкәле бик зур балык, кыздырып тәлинкәгә салганнармыни, күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып авыз ерып тора.
— Миңа сез эндәштегезме? — ди Евсейка.
— Ми-и-н...
Шаккаткан Евсейка, ачуланып:
— Ничек инде? Балыклар сөйләшәмени?! —ди.
Ә үзе эченнән генә: «Менә сиңа мә! Немец телен аңламасам да, балык телен аңладым тагын! Баш та инде үземдә!» — дип уйлый.
Бер уенчак балык, көлгәндәй итеп:
— Карагыз әле моңа, ике аяклы могҗиза килгән! — дигән була.
- Фи, тәңкәсе дә юк!
— Йөзгечләре дә икәү генә!
Чаяраклары, борын төбенә үк килеп:
— Шәп, шәп... — дип үртәшәләр.
Евсейканың бик нык хәтере кала:
— Вәт оятсызлар! Чын кеше икәнемне аңламаганга сабышалар бит...
Аларны тотмакчы да булып карый, тоттыралармы соң, борыннары белән бер-берсенең янтыкларына төрткәләп нәрсәдер җырлаган булалар. Шулай зур кысланы үртәүләре инде.
Тегесе, мыекларын селкеткәләп, кыскычларын суза:
— Эләктерсәмме, телегезне кисәм инде кисүен!
«Моның белән шаярырга ярамый»,— дип уйлый Евсейка.
Теге зур балык Евсейкага бәйләнә:
— Балыклар сөйләшми дип кем әйтте әле сиңа?
— Әти әйтте.
— Нәрсә соң ул — әти?
— Ни инде... Менә миңа охшаганрак, тик зуррак. Мыегы да бар. Ачуланмаганда сөйкемле генә үзе...
— Балык ашыймы?
Сагайды Евсейка: ашый дип әйтеп кара моңа!
Малай өскә, судан яшькелтләнеп күренгән зәңгәр күккә, бакыр тәлинкә төсле кояшка карап торды да ялганлап ташлады:
— Юк, балык ашамый ул, кылчыклы ди...
— Нинди наданлык! — Балык бик хурланды.— Барыбыз да кылчыклы түгел бит без. Мәсәлән, безнең ыру...
«Сүзне икенчегә борырга кирәк»,— дип уйлап алды Евсейка:
— Ә сезнең өстә булганыгыз бармы?
— Бик кирәк иде! Сулап булмый бит анда.
— Аның каравы чебен күп...
Балык аны бер әйләнеп чыкты да кинәт кенә:
— Че-бен? Ә сез нәрсә дип монда килдегез әле? — дип сорап куйды.
«Башлана! — Евсейка курка калды.— Ашый бит инде мине бу тиле...»
Аннары исе китмәгәндәй итеп кенә:
- Йөрергә чыктым әле менә,— дигән булды.
— Һем-м! — Ә бәлки сез суга баткансыздыр?
— Батты ди, батмый ни! — Малайның хәтере калды.— Уйлаганым да юк! Менә хәзер торам да...
Тормакчы булган иде — бу ни хәл? — авыр юрганга төргәннәрмени,— кымшанып та булмый.
«Елап та җибәрермен әле»,— дип уйлады ул. Ләкин шундук әлеге уеннан кире кайтты: соң, су эчендә еладың ни дә, еламадың ни — барыбер күренми, елап торганчы, бу хәлдән чыгуның башка берәр җаен эзләргә кирәк.
Тирә-юньдә — йә Хода! — диңгез тереклек ияләренә бик бай икән — шулар җыелган! Әнә дуңгыз баласына охшаган голотурия аягына ук менеп килә:
— Сезнең белән якыннанрак танышыр идем,— дип ысылдый үзе.
Ә теге күп сөйләүче балык һаман сораша:
— Сиңа бездә ошыймы соң?
— Юк... ә... әйе, ошый... Ә өйдә яхшырак. Әйдәгез уйныйбыз, югыйсә миңа күңелсез...
Ошады бу тәкъдим балыкка — алсу саңаклары күренерлек итеп түм-түгәрәк авызын ерып көлгәндәй итте, койрыгын уйнатып, карчыклар тавышы белән:
— Шәп, шәп ул уен дигәннәре! — дип сөйләнде.
— Әйдә, өскә йөзәбез!
— Нигә? — ди балык.
— Аска йөзеп булмый бит инде! Аннары өстә чебеннәр дә бар.
— Че-бен-нәр? Сез чебен яратасызмыни?
Евсейка, бары әнисен, әтисен һәм туңдырма гына яратса да, «әйе» дип җавап бирде.
— Ярый алайса, әйдә!
Малай балыкны саңакларыннан эләктереп алды:
— Мин әзер!
— Туктагыз! Сез нәрсә тәпиләрегезне минем саңакка тыгасыз?
— Зыян юк!
— Ничек инде зыян юк! Юньле балык суламыйча яши алмый бит.
- И Ходаем! — ди малай.— Бәхәсләшеп тора тагын. Уйнарга икән — уйнарга инде...
Үзе: «Әз генә өскәрәк менәргә булышса, тиз генә судан чыгар идем дә чыгуын»,— дип уйлый.
Шактый йөзделәр болар. Өскәрәк менгән саен җиңелрәк хис итте үзен Евсейка. Ниһаять, башы судан чыкканын сизеп алды:
Ой!
Көн матур. Су өстендә кояш нурлары уйный, яшькелт су тамчылары җырлый-җырлый сикерешеп ярга чыгарга маташалар. Кармагы әллә кая, эчкә кереп киткән, ә Евсейка бая үзе егылып төшкән ташы өстендә үк утыра,— өс-башы да коп-коры!
— Эх! — ди Евсейка, кояшка елмаеп,— менә мин чыктым да!