СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗип Думави “Ике мәхәббәт”

Үги әнкәсе бүген Закирны орышып кына калмады, яхшы ук каты суккалап та алды:
— Сукыр пәри! Без сине йорт сакларга калдырабыз! Син көн буе йоклап уздырасың икән. Әнә чебешләр ничек ачыккан! Ник аларны ашатмадың, әрәмтамак?..
Шундый сүзләр илә орышырга, суккаларга башлап, үги әнкәсе әйтмәгәнен калдырмады, Закирның үлгән анасына да тигәләп алды.
Вакыт җәй, нәкъ урак өсте иде. Әхтәм агай җәмәгате илә иртүк уракка китә, ә Закирны, эшкә ярамаган өчен, йорт сакларга дип өйдә калдыралар иде. Әхтәм агайның җәмәгате бик зур түгел, үзе дә яшь хатыны һәм вафат булган хатыныннан үги калган сукыр Закир да Закирның анасы бала тапмаган вакытта асрауга балалыкка алынган, хәзер унсигез яшьлек бер кыз һәм быел гына яшь хатыннан туган Галим исемле угыл иде. Галим әле имчәк баласы булганга, әнкәсе аны калдырмый, кечкенә кабык арба илә тартып, үзе белән йөртә иде. Җирләре ерак булганга, алар төшкә дә кайтмыйлар. Шуның өчен йорт һәм өйдәге вак-төяк эшләрне берничә мәртәбә санап, үги әнкәсе Закирга кушып калдыра иде:
— Әнә, киштәгә әпәй куйдым, тавык-чебешләрне ике мәртәбә ашатырсың. Чобар тавыкның чебешләре яшь әле, аларга чәйнәп ашат. Үзең алардан аерылма, карга алыр. Бакчага да колагыңны салып йөр, казлар бәрәңгене казымасыннар. Казлар керсә, куып чыгар. Кара аны, кяфер, базга төшәр булма, бүген дә сөт өсте ачылган иде. Кичкә таба бәрәңге алып, аны кое янында арчып, яхшылап юып куй, без кайтканда хәзер булсын. Самоварга шакмак хәзерлә ...
Менә һәр көнне уракка китәр алдыннан Закирга бирелә торган әмерләрнең бәгъзесе шулар иде. Кайсы көнне атасы да, караңгы тавышы илә ачуланып:
— Кара аны, малай, йортны ташлап, су коенырга барма, шырпы фәлән белән маташма, — дип өсти иде.
Закир нишли иде соң?
Закир баштарак бик юаш, һәртөрле әмерләргә мескин тавыш илә "ярар, ярар" дип килә һәм көннең буена шул эшләрне эшләп, һәммәсен әнкәсе кушканча җнренә китерергә тырыша иде. Аның яше дә инде уникедә булганга, ул үзенең ятимлеген яхшы аңлый, үги анасының да явыз булачагын белә, үзенең зәгыйфьлеген дә исенә алып, түбәнчелек, күндәмлек белән кулдан килгән эшләрнең барысын да эшләп, анасына ярарга тырыша иде. Ул һичбер каршы сөйләми, Һәр урында, һәр эштә мескиннәрчә, юаш кына йөри иде. Ләкин тора-бара Закир бөтенләй үзгәрде. Ничаклы тырышып эшләсен, ничаклы ярарга тырышмасын, аңарга ачык йөз юк, һәрвакыт ачу, орыш ишетә иде. Үги әнкәсенең тиргәмәгән көне юк, атасы да күп вакытта аңарга кушыла, асрауга алынган кыз инде бала вакыттан ук Закирга дошман иде. Бу мөгамәләләр Закирны тәмам сүндерде. Ул инде гел маңгаен җыерып, бер дә сөйләшмичә йөри башлады.
Аның үзеннән сүз алып булмый иде. Анасына бөтенләй эндәшми, атасы биргән бик күп сорау-сөальләрнсң кайсысына җавап бирсә дә, чиркәнгән ачулы тавыш илә кыска гына өзә иде. Ул шулай булган саен атасының да, анасының да, асрау кызның да ачуы арта гына бара иде.
Аларның ачуы арткан саен, Закирның эчендәге алардан нарасыйлык, аларга нәфрәт, алардан бизү үскәннән-үсте.
Ниһаять, шул мәртәбәгә килде ки, Закир үз-үзен тота алмый, күңеленә килгән бер сүзне ата-анасына әйтеп сала һәм кычкырыша башлады. Әллә ниләр, әллә ниләр әйтеп сала да кычкырып егъларга тотына иде ...
Бүген үги анасы көндәгедәй иртәрәк кайтты. Ул кайтканда, Закир үги әнкәсенең сандыгын ачып, үз анасыннан калган корама юрганны алган да бөркәнеп яткан —йоклый иде.
Бакчага казлар тулган, бәрәңге ашыйлар, ач чебешләр ишек төбенә килгәннәр иде. Бу хәлне күргән яшь ана уятып та тормады—Закирны йоклаган урынында ук суккалый башлады:
— Сукыр пәри! Без сине йорт сакларга калдырабыз. Син көн буе йоклап уздырасың икән! Әнә чебешләр ничек ачыккан!—дип, Закирны җилтерәтә башлады.
Куркынып уянган Закир, аңышмагыйчарак торса да, тиз төшенде һәм анасының кулыннан котылырга тырышты. Сикереп торып ишеккә барды да:
— Үзең кара! ... Әчегән пәри!—дип кычкырды һәм ишекне шарт итеп япты да чыгып китте. Закир үзе туганнан бирле сугылганы юк иде, бу сугылу аңарга беренче булды. Ул бу кадәр кимсетелү илә бәрабәр эченә кабарган ачудан шартларга җитде. Йортка чыккач, нишләргә белмәде дә кычкырып егълый башлады:
- Үтерәләр! Разбуй!— дип, бик каты кычкыра, үзе елый иде. Әнкәсе чыгып аңарга тагын берничәне өстәде. Тавышка күрше карчыгы керде. Карчык аны юатты да:
— Балам! Шулай булма. Син халыкны җыярсың. Атаң кайтса, беләмсең, нишләтерләр? Ата-ананың сүзен тыңларга кирәк, бәхетле булырсың, — диде.
Закир карчыкның вәгазен тыңлап тора иде. "Бәхетле булырсың" дигән сүзен ишеткәч, бердән: "Ә?!"—дип кычкырды. Карчык тагын "Бәхетле булырсың!" дип вәгазен башлаган иде, Закир тффү дип төкерде дә арт капкадан ындырга таба китте. Әнкәсе аның артыннан: "Казлар ку, кяфер!" —дип кычкырып калды. Закир ындыр капкасын шарт иттереп япты да ярыктан колагын салды. Анда карчык илә анасы Закирны тиргиләр иде. Хәтта карчык: "Аның анасы да шундый тискәре, үзсүзле иде",—дип куйды. Тагын нәрсәләрдер алар Закирның анасы хакында сөйләшен урам капкага таба юнәлделәр. Карчыкны озаткач, анасы, ындыр ягына чыгып: "Менә атаң кайтсын әле, кирәгеңне алырсың, кяфер, "разбуй" кычкыра бит. Ку казларны!"—дип кычкырды. Казлар инде үзләре дә читән тишегеннән берәм-берәм чыгып беткәннәр, тик башларын күтәреп, "Нинди тавыш бар?" дигән төсле йорт тарафына карангалап торалар нде. Закир анасына җавап бирмәде, "Дәҗҗал!" дип кычкырды да ындыр сукмагы илә түбән таба төшүендә дәвам итте.
Анасы йортка кереп китте, һава тыныч, җәйге җылы кояш яхшы ук түбән, һәртөрле яшеллекләр белән тулган, тар вә озын бу бакча суга кадәр озая иде.
Закир сукыр булса да, бу бакча бөтен картинасы илә аңарга мәгълүм: ул мондагы һәммә нәрсәне әллә ничә мәртәбә тотып-тотып караган, бакчада ничә төр бәрәңге барлыгына кадәр белә иде. Ул, бакчаның нәкъ уртасына җиткәч, шып туктап, төрле якка колагын салып казларның кайдалыгын тыңлады. Казлар инде ярдан суга да төшкәннәр иде. Закир, бакчада казлар юклыкка ышангач, инде кайда барырга, нишләргә кирәген уйлады һәм, озак та тормыйча, күптән түгел үзе төпләп алып утырткан карлыган агачлары янына барды. Барды да аларны бер-бер суырып читән аша тышка ата башлады. Закирның тирә-юне карлыган исе белән тулды. Ул нишләргә белми, нишләгәнен дә аңламый иде. Аның башына килеп киткән фикерләр бик төрле вә бик зур һәм куркынычлы иде.
Бер пычак алып, үги анасының корсагына кадыйсы килә, аның эчәкләрен актарып ташлыйсы килә. Бер ут төртеп бөтен авылны, әгәр дә мөмкин булса, бөтен дөньяны яндырып ташлыйсы килә. Бер тизрәк үлеп, анасының җаны янына барасы килә, җиргә күмеләсе килә иде, анасының черегән сөякләрен кочаклап ятасы килә иде ...
Ул, карлыганнарны суырып ташлап бетергәч, колагын йорт ягына салып нәрсәдер тыңлады да читән аша су ягына чыкты. Су буенда уйнап йөрүче яшь балалар: "Сукыр, сукыр!"—дин, аны үчекли башладылар. Закир күзләрен акайтып салды. Балалар аның саен көлеп аның янына киләләр, кайсылары чыбык белән төртеп ала, кайсылары арт яктан килеп чабуыннан тарта, хәтта кайсылары кычыткан илә аның аягына сугып качалар иде.
Закир нишләргә белмәде. Дөрест, балалар аны очраган саен шулай үртиләр иде, ләкин бүген инде азганнар кебек тоелды. Аптырагач: "Йә, балалар, зинһар, туктагыз, мин бит сезгә тимим",—дип тә карады. Әмма балалар аның саен: "Йә, тот, йә, тот",—дип котырталар, хәтта кайсылары: "Кичә минем маңгаема бәргән иде",—дип, балчык илә дә томыралар иде. Закир чыдаша алмаслык булып кызды. Читән янына барып, бер калын гына имән казыкны суыра-тарта башлады. Кечкенәрәкләре әллә кайда, ерак качтылар, зурыраклары да казыкны суырып алды исә качарга торалар иде. Закирның хәрәкәте тиз, ул бер-ике тартуда казыкны суырып та чыгарды, балаларның аяк тавышы килгән якка яшен кебек атып та җибәрде. Балаларның күзләре дүрт булды, әгәр дә тисә, үтермәсә дә, исән дә калдырмаячак иде. Казык тавышланып, жулап суга барып төште. Балалар табаннары к...ә тигәнче чаптылар. Аралык тын калды. Балаларның "сукыр, сукыр пәри, сукыр җен" дигән тавышлары ерактан ишетелә иде. Озак тормады, ул да бетте. Инде Закир, колагын салып йорт ягын тагын бер мәртәбә тыңлаганнан соң, су аша торган кичүгә (басма) таба юнәлде. Басмадан чыгып, суның ары ягына —болынлыкка китте.
Болынлык бик озын түгел, бераз баргач яхшы ук биек тауга терәлә, тау өстендә дә "Әүлия өсте" дип йөртелә торган янәшә ике кабер бар, шул зыяратлар турында тау итәгеннән бик матур чишмә ага иде. Закир никтер шуңа таба юнәлде, чөнки ул урын һәрвакыт тыныч була, ни җитте кеше ул тирәдә йөри алмый, үлеләрдән курка иде. Андагы чишмәгә дә адәм кулы тими, төзәтелми, бура-фәлән төшерелми, бәлки табигый хәленнән чылтырап ага иде. Авыл халкы зыярат вә чишмәне бик мөкаддәс дип саныйлар, аның суын шешәләр илә алып барып дару өчен генә истигъмаль итәләр иде.
Закир, болындагы әрәмәлекне үтеп, чишмә янына барып утырды да тын калды.
Закирның үз әнкәсе, һәр җомга көн шул чишмә янына алып килеп, чишмә сулары илә Закирның күзләрен юа, әллә нинди догалар укый иде. Ул вакытта Закир кечкенә иде. Шулай булса да анасының ни эшләгәннәрен барын да белә иде. Мәсәлән, күзләрен юып бетергәч, Закирны чишмә янындагы чирәмгә утырта иде дә каберлек янына барып намаз укый вә намаз соңында: "Әй, әүлиялар, дога кыйлыңыз. Сезнең хөрмәтеңездә баламның күзе ачылса иде",—дия дога кыйла. Әнкәсенең шулай дога кыйлулары вә дога эчендә үксеп-үксеп егълаулары — бары да Закирга ишетелеп тора иде.
Закир шул хәлләрне исәпләп уйга калды. Тирә-як тып-тын, тик чишмә суы гына чылтырап ага иде.
Үзе белгәннән бирле булган эшләр, әнкәсенең сөюләре — һәрбарчасы Закирның башына килә иде. Каты йөрәкле, усал Закир ике кулын битенә каплады да йөзе илә чирәмгә ятып егълый башлады. Ул бик каты егълый, үзен-үзе тота алмый бөтен тәне калтырап селкенә, ләкин тавышы чыкмый, үкси генә иде. Закир байтак заман ятты. Бәлки ул тагын әле ятар иде, ниндидер аяк тавышы аны уятты. Үги әнкәй булыр дия уйлап сикереп утырды да аяк тавышы килгән якка колагын салды.
Аяк тавышы зурларныкына охшамый, кем булса да, аякларын вак атлый, бер аяк җиргә таяк төсле төртелә, берсе йомшаграк баса иде. Колагы илә Закир шуларның барын да белде һәм, килүче әнкәсе булмауга ышанып, үзен үртәргә килә торган берәр баладыр дия уйлады да, маңгаен җыерып, аяк тавышы якынланганын көтеп калды. Ниһаять, аяк тавышы туктап:
— Исәнме, абзый? Нишләп торасың анда ялгыз?—дигән йомшак тавыш ишетелде. Әлегә кадәр һич тә ишетелмәгән мондый йомшак тавыш Закирны әллә ничек гаҗәпләндереп җибәрсә дә, ул җыерган маңгаен сүтмәде. Бары да мине мыскыл итәләр, дигән уй аның зиһененә бик каты урнашкан булганга, бу йомшак тавышка тиз генә бирелмәде:
— Сиңа нәрсә кирәк? Миндә ни эшең бар?—дип, каты ачу белән җавап бирде дә чишмә елгасын капшанып кулын юа башлады .
Тавыш, тагын чылтыраган төсле юаш вә кайгылырак булып:
— Эшем юк, гафу ит, әфәндем, тик беләсем генә килгән иде, — диде дә бер якка китте.
Закир җавап бирмәде. Аяк тавышы югалганчы колагын салып тыңлап торды да, әллә ничек үз-үзенә күңле борчылып, уф дия бер сулады. "Ник мин аңарга каты әйттем. Ничек матур, ягымлы кыз ул ... Ах, юкка мин аның күңелен сындырдым! Ничек йомшак эндәште ... Ул юаш һәм яхшы" дигән уйлар Закирны борчый башлады. Ниндидер бер куәт Закирны аяк тавышы беткән якка тарга, гафу үтенергә куша кебек тоелды. Закир чынлап ук уңгайсызлана иде. Ул сикереп торды да аяк тавышы беткән якка китте. Аяк тавышы тау буйлап китеп беткән иде. Тау буенча бераз баргач, кечкенә генә әрәмәлек бар, ул әрәмәлекне узгач, озын гына күл, камышлы күл булачак. Камышлы күлнең ары ягында су тегермәне иде.
Закир әрәмәлеккә барып кергәч, туктап, тирә-якны тыңлады. Бик җентекләп тыңлады. Аның маңгае инде күптән сүтелгән, чәһрәсе әллә нинди юаш, кызганыч, мескин хәлгә килгән. Бернәрсә дә күрә алмасалар да, аның ялтыравыклы күзләре әле бер якка, әле икенче якка авалар, колаклары да күзләре ауган якны алмаш-тилмәш тыңлыйлар иде. Закир әрәмәлекне дә узды, Камышлы күл янына да җитте, ләкин һичбер аяк тавышы юк, бары кемнеңдер үрдәкләре генә камыш эчендә нидер сөйләшеп йөриләр иде. Закир озак тыңлады. Ул күл буенча бераз йөрештергәләде. Кич сайрый торган кошлар әрәмәлектә инде сайрый башладылар, чөнки торган саен көн кичәя бара иде. Күлдәге бакалар да нәрсәгәдер тавышланып-тавышланып алалар иде. Закирның башына кайту уе төште. Әткәсе илә апасының инде кырдан кайтканнары уйланды. Үги әнкәсенең әләкләгән булуы, атасы камчы әзерләп инде кыйнарга җыенып тора булуы да хәтеренә төште. Әзрәк торыйм да кайтырмын дип уйлап чирәмгә ятты. Аның аяклары, куллары арганнар, корсак та ач иде. Әнкәй инде бәрәңгене соскандыр, ашарга хәзерләнгәннәрдер, дия уйлады. Шулай да кайтырга ашыкмый иде. Закир шул урында байтак ятты. Яткан саен аның ятасы килә. Ятасы килгән саен, тагын әзрәк торыйм да кайтырмын, дип уйлый иде. Озак ятканнан соңында инде кояш баеганын сизенде. Авырсынып, акрын гына торды да әрәмә аша кайтырга юл тотты. Чишмә янына җитте. Чишмәнең чылтырап аккан тавышы Закирның колак төбенә "Исәнме, абзый?" дигән төсле булды. Кайткач, өйдә булачак картиналарны уйлап килә торган Закир тагын баягы юаш кыз турында уйлый башлады. Аның тавышы да нәкъ чишмә тавышы төсле моң, матур иде. Закир китә алмады. Чишмәнең аккан тавышын тыңлап калды. Ул шунда калырга мәңгегә разый төсле иде, ләкин кичә ягыннан "Закир, кайт, кайт!" дигән атасының калын тавышы килде.
Вакыйган, атасы, кайткач, хатыны сөйләгән сүзләрдән гайрәткә килеп, Закирны эзләргә чыккан иде. Атасы бая ук чыккан, әрәмәне, болын буйларын эзләп бетергән Һәм әүлия каберләре яныннан да әйләнгән, ләкин Закирны таба алмаган, инде "Әллә суга төште микән?" дип, борчылып кайтырга чыккан иде. Аның атасы башта бик ачу белән чыкса да һәм ачу белән эзләсә дә, баласы табылмагач, вә бигрәк ул ятимнең кайгырып, үзен-үзе суга атты микән, дигән уйлар атасын йомшарткан вә никтер үлгән сәдакатьле хатыны —Закирның анасы да аның күңеленә кылт итеп төшкән иде.
Әхтәм агай табган явыз кеше түгел, бик тиз йомшара иде. Менә суга төшеп үлгәндер, дип уйлаган баласын чишмә янында кайтырга куркып торган төсле бер хәлдә күргәч, Әхтәм агай гагы да йомшара төште. Закир атасы янына килеп җиткәч, атасы аның кулыннан тотты, башта: "Әйдә, нишләп кичкә каласың?"—дип, үзе белән алып китте. Закир инде кайчан таяк башка төшәр дип, курка-курка гына кайта иде.
Атасы, үз ындырларына кергәнчә, һичбер эндәшмәде. Үзе ындырларына кергәч, йомшак кына: "Ник калтырыйсың, угьлым, курыкма, мин сиңа тимәм. Тик бернәрсә дә карамыйча йоклап ятуыңа минем ачуым гына килде. Шулай "разбуй" кычкырырга ярыймы сон?" —дип, кыйнарга җыенган тавыш белән түгел, бәлки үпкәләп вәгәзьләгән тавыш белән сөйли башлады. Закир, озак заман эндәшмичә килсә дә: "Әткәй, зинһар, гафу итеңез, инде кычкырмам, бер дә кычкырмам!"—диде.
Алар өйгә кереп киттеләр...
Бу вакыйгага инде өч көн узган иде. Бу өч көндә Закир өчен яхшы якка да, яман якка да үзгәреш булмады. Кулыннан тотып кайтканда, әткәсе, мәгълүм булганча, йомшак сүзләр әйтсә дә, ул шул ук төндә үк беткән иде. Дөрест, аны кыйнамыйлар, әмма һәркөн орышмыйча калмыйлар иде. һәркөн иртә берлә кушып калдырыла торган эшләр көннән-көн арта бара иде. Закир үзенең әүвәлгә эндәшмәүчәнлеген дә дәвам итте, ләкин кушкан эшләрне эшләп куя иде. Менә бүген анасы, бер кочак бала искесе калдырып, кое тигәнәсендә шуларны юып киптерергә кушкан иде. Закир барын да эшләде. Ул һәммә эшне бик тиз эшләп бетергән, аларның кайтуларын зарыгып көтә иде. Ник шулай зарыгып көтә иде соң ул? Чөнки ул, анасы бәрәңге пешерергә дип кайткач та, бәлки кайткан сәгать илә ындыр артына чыгып, мәгълүм чишмә янына юнәлә иде. Анда барып кояш баеганчы тора, мәгълүм аяк тавышын, мәгълүм юаш кызны көтә, дөрестем генә әйтсәм, тагын бер мәртәбә очрамасмы дип уйлый иде.
Өченче көнне барды ... Кичә дә барып, кояш баеганча торды, ләкин аяк тавышы да, кыз да юк иде.
Закир бүгенге һәммә эшләрне эшләп, чебешләрне туйдырып, искеләрне юып, самоварга шакмак ярып, хәтта бәрәңге дә казып, аны кое янында әрчеп, бөтен эшен бетереп куйган, тик әнкәсенең кайтканын гына көтә иде. Әнкәсе капкадан кергәндә, Закир өй ишеген бикләп, йорт уртасындагы чирәмгә яткан, нәрсәдер көйләп моңлана иде. Анасының аяк тавышы икәнен сизгәч тә, сикереп утырды да муенына таккан ачкычының мунчала бавына тотынды.
Анасы, бер дә эндәшмичә генә килеп, каты кулы илә аның муеныннан ачкычны тартып алды да тагы бер дә эндәшмичә генә өйгә габа китте. Анасы өйгә керү белән, Закир урыннан сикереп торды да ындыр артына югалды. Ул тагын чишмә янына юнәлде.
Кичке һава шулай тын, шулай иркен иде ки, сукыр булса да, Закир кичке кояшның дөньяга чәчкән матурлыгын күрә кебек иде.
Закир мәгълүм юл илә чишмә янына барып утырды. Чишмә һаман кичәге, өченче көнге вә аннан әүвәлге кебек моңаеп кына ага, башка тавыш-тын юк иде. Закир озак утырды. Аның үткен колаклары яфрак селкенгән тавышны да сизә, чишмәнең һәр чылтыравын санап тора иде.
Менә тиктомалга аның әүлия каберләре янына менеп, үз анасыннан өйрәнгән "Колһуаллаһы" сүрәсен укыйсы килеп китте. Ул үрмәләп тауга менде, кабер янына җиткәч тә, ул куркына-куркына гына әүвәл барча урынны капшады, бурасын да тотып карады. Бер яктан бура ишелгән иде. Бура эчендәге ташны капшады, тирәли капшанып бетергәч, тезләнеп утырды, каты кычкырмыйча "Колһуаллаһуны тәкрар укырга тотынды. Ул никтер каушаган иде. Аның әнкәсе дә шул урынга утырып догалар кыйла, ясиннар укый иде бит! Шулар бар да тагын бер мәртәбә Закирның күңеленә килә башлады, һәм бу кабернең эчендә бик яхшы кеше бардыр, ул моны —Закирны һәм Закирның бөтен эчен күреп ятканлыктан, бәлки Закирның анасының җаны да шунда, хәзер ясин укырга килмәдеме икәнлек —бар да аның зиһенен каплап алды. Шундый тынлыкта, шундый уйлар белән капланган кечкенә Закир үз тавышыннан үзе моңаеп егъларга тели башлады.
Менә нәкъ шул вакытта чишмә ягыннан аяк тавышы килде. Закир, "Колһуаллаһы"сын бүлеп, колакларын чишмә ягына салды. Аяк тавышы тәмам Закирның көткәне иде.
Закир бик тиз генә урыныннан торды да тау читенәрәк килеп колакларын торгызды. Аяк тавышы беткән, чишмә елгасында кемдер кулларын юа иде. Закир акрын гына төшә башлады. Закир чишмә янына да җитте, аяк тавышы да кузгалып китә башлады.
Закир: "Кем ул? Кил монда, кил әле",—диде. "Мин синнән куркам, син бик усал",—дигән тавыш килде. Тавыш әлеге Закирга мәгълүм вә бик зарыгып көткән тавыш иде.
"Син бик усал" дигән сүз Закирны яшен суккан кебек калтыратты. Закир, нишләргә дә белмичә, чирәмгә шып итеп утырды да егълаган, инәлгән тавыш белән: "Мин усал түгел, усал түгел! Курыкма, кил әле, сүзем генә бар. Син мине гафу ит. Беркөн бик каты әйттем бугай, кил әле чишмә янына, икәү уйнарбыз. Син кем кызы?" —диде.
Аяк тавышы, бер урында бераз тыбырчынып торгач, Закирга таба атлады. Закирның йөрәге ут булып сикерә, куллары калтырый иде. Кызның аягы якынлашкач: "Кил менә монда",—диде.
Кыз: "Мин синнән куркам, миңа тизрәк кайтырга кирәк. Мин тегермәнче кызы",—дип тагын туктады.
Закир: "Мин яхшы, мин бик яхшы, курыкма, кил әле мондарак", — диде. Кыз якынлашкан иде. Закир сузылып аны тотты да башларын, күзләрен, чәчләрен, борынын һәм авызын капшана башлады. Кыз кычкырып ук егълый башлады. Закир күзләрен бер якка әйләндереп салган да һаман капшана иде. Ниһаять, кызчык тартылып котылды да: "Менә мин әткәйгә әйтим әле",—дия, егълый-егълый китә башлады.
Закир да кулларын йөзенә куеп җиргә ятты.
Байтак киткәч, кызчык борылып караган иде, Закирның тәгәрәп-тәгәрәп егълаганын күрде. Кызчык үзе егълавыннан туктап озак карап торды. Закир һаман егълый, бик уңгайсыз вә гаять кызганыч егълый иде, кызчык аны кызганды.
Тагын якын килеп: "Ник егълыйсың, егълама инде. Мин әтигә әйтмәм",—диде.
Закир башын күтәреп, егълаган тавыш белән: "Билләһи, мин усал түгел, икмәк орсын, усал түгел. Минем бит күзләрем күрми, мин тотып, капшап кына беләмен. Мин усал түгел, курыкма. Ай Алла, бары да мине усал дияләр",—диде дә тагын ятып егълый башлады.
Кызчык инде якын ук килеп кечкенә куллары илә аның башыннан тотты.
Башын сыйпап: "Егълама, туганым, мин курыкмыйм инде. Мин белмәдем. Син сукырмыни? Күзләрең күрмимени? Әй мескин!"—диде. Закирның ут булып янган йөрәгенә май салган төсле булды. Ул торып утырды, егълавыннан туктарга тырыша иде. Егълау инде ирек алган, күкрәкләр сулкылдый, сукыр күздән мөлдерәп яшь ага иде. Кызчык текәп аның күзләренә карады да сукыр икәнен беренче мәртәбә күрде, һәм итәк чабуы илә Закирның күз яшьләрен сөртте: "Егълама, егълама, туганым, без икәү уйнарбыз. Син безнең тегермәнгә барырсың, мин дә анда ялгыз, бер генә бала да уйнарга килми. Мин дә бит синең кебек зәгыйфь",—диде.
Закир: "Зәгыйфь?" —дип, куллары илә аңарга тотынды.
Кызчык: "Әйе, зәгыйфь шул",—дип, аның янына утырды.
Закир: "Кай урының зәгыйфь? Син дә күрмисеңмени?",— диде.
Кызчык: "Юк, минем күзләрем зәгыйфь түгел, бер аягым зәгыйфь. Мин агач аяк белән генә йөримен",—диде.
Закирның куллары кызның аякларына сузылды, вакыйган, аның бер аягыннан тезенә кадәр агач иде...
Кызчык Закирның һәнүз яшьтән кипмәгән сукыр күзләренә томрап караган. Закир исә ике кулы белән кызчыкның аягын капшый, һичбер сүз юк. Әтрафта да тынлык, кичке кояш та үзенең актыккы нурларын бу ике зәгыйфь утырган җиргә сибеп батып бара иде.